Осенний листопад
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Галимова Рима Николаевна

Предлагаю вашему вниманию сценарий утренника в первой младшей группе. Дети с большим желанием танцуют, поют, отвечают на вопросы. Воспитатель может нарядиться "Осенью". Этот  утренник можно провести и как занятие по окружающему миру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_byrme_1nche_kechkenlrd.docx14.93 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар залга музыка астында  кулларына төсле яфраклар тотып килеп керәләр һәм түгәрәктә калалар.

               Тәрбияче:

-Балалар, менә  алтын  көз дә җитте. Урамнар  төрле-төрле төсләргә күмелде. Бакчаларда  яшелчәләр ,урманнарда гөмбәләр өлгерде. Без шундый мул һәм юмарт көзне бик яратабыз. Аның турында җырлар, шигырьләр өйрәндек. Менә бүген сезнең белән алтын көзне мактарга шушы залга бәйрәмгә җыелдык.

              Тәрбияче:

-Әйдәгез әле, балалар, көз т-да җырны җырлап үтик.

               Көз. (М.Әндәрҗанова көе һәм сүзләре)

Салкын җилләр исә                          Сары яфрак белән

Тәрәзәгә чиртә                                   Безнең бакча тулган

Сап-сары яфраклар                            Кояш та елмаймый

Җиргә очып төшә.                             Белмим нәрсә булган?!

Балалар кулларындагы яфраклар белән шигырь сүзләренә туры килгән хәрәкәтләр ясыйлар һәм җыр азагында яфракларны идәндә,җәймәдә калдыралар. Бер балага гөмбә маскасы кигертеп уртагачыгаралар. Ул бала чүгәләп түгәрәк уртасында утыра.

              Тәрбияче:

Балалар, карагыз әле. Нинди матур яфраклар арасында бер гөмбә пәйда булды! Әйдәгез әле, аның турында да биеп-җырлап алыйк.

            “Гөмбәгә барабыз” җырлы уены:

Без гөмбәгә барабыз

Тәмле гөмбә табабыз

Гөмбә, гөмбә, гөмбәкәй,

Син бит бездән бәләкәй,

Утырма посып кына,

Чык монда очып кына!

“Гөмбә”  уртага чыга һәм балалар белән бергәләп “Әпипә”татар халык бию көенә бию хәрәкәтләре ясый

Тәрбияче:

-Безнең балалар  көзне мактап шигырьләр дә өйрәнделәр бит әле.

Балалар шигырьләрен сөйли:

Ранил, Дарина: Кояшкай, кояшкай безгә син елмай

                            Бик рәхәт син булганда,

                             Яратабыз уйнарга

Гөльяз:

Үтте китте матур җәйләр

Көзләр килеп җиттеләр

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киттеләр

Инсаф:

Сары-сары-сап-сары

Агачның яфраклары

Җил исә, ява яфрак

Көзнең матур чаклары

Камилә:

Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме

Таһир:

Көз килде, үләннәр

Саргайды шиңде

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде

Хәйдәр:

Ни арада җәй үткән

Алтын көз килеп җиткән

Җимешләр өлгергәч бакча

Бигрәк тә матур икән!

Алмаз:

Урман кырларга

Килде матур көз

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без

Мөхәммәт:

Бакчада хуш ис

Бакчада ямьле

Берсеннән берсе

Алмалар тәмле

Тәрбияче:

-Рәхмәт балалар, булдырдыгыз!Әйдәгез көз турында бер җырлап та алыйк инде.

Көз, көз, көз!Сине көттек без

Алма, кавын-карбызлар да

Өлгерми синсез.

Көз, көз. Көз! Көзсез күңелсез

Алтын сары яфраклар да

Коелмый синсез!

Тәрбияче:

Балалар, көз сезгә аны мактаганыгыз өчен рәхмәт әйтә һәм үзенең күчтәнәчләрен җибәрә. (Кәрзин белән алмалар күрсәтә). Бүлмәбезгә кергәч, юарбыз һәм сыйланырбыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка совместной образовательной деятельности с детьми второй младшей группы "Осень, осень, листопад"

Методическая разработка совместной образовательной деятельности с детьми второй младшей группы "Осень, осень, листопад"...

«Осень, осень, листопад, листья желтые летят».

23 октября в младшей группе "Светлячок" прошло увлекательное, запоминающееся комплексное занятие по ознакомлению с окружающим миром "Осень,осень, листопад, листья желтые летят"...

«Осень, осень, листопад»

Конспект занятия нетрадиционная техника рисования в средней группе...

Конспект открытого занятия во II младшей группе « ОСЕНЬ, ОСЕНЬ, ЛИСТОПАД»

Цели:  Закрепить знания детей о цвете, величине осенних листьев, уточнить понятия «один - много»,  «легкий – тяжелый»;  Учить детей обследовать предме...

Осень, осень, листопад...

Уточнить основные признаки осени....

конспект оод по рисованию "Осень, осень листопад

1.Познакомить детей с рисованием  пальцами....

Методическая разработка: конспект непосредственно-образовательной деятельности по развитию речи «Осень, осень, листопад»

- составлять коллективный рассказ об осени по картинному плану;- развивать все виды моторики: общую, мелкую, артикуляционную;- развивать общие речевые навыки: голоса, дыхания,...