Занятие Виды транспорта
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Назипова Клара Васильевна

Занятие для подготовительной группы детского сада "Виды транспорта"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon transport_torlere.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Транспорт төрләре.

Максат. Транспорт төрләрен белүләрен ныгыту.

Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту.

Геометрик фигураларны таный белү күнекмәләре бирү, төсләрне белүләрен ныгыту, игьтибарларын арттыру.

Дәрескә әзерлек эшләре: иртәнге якта рольле-сюжетлы “ Автобус” уенын уйнау; юл хәрәкәтен , машиналарны күзәтү; экскурсия вакытында юл аркылы чыгу, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү

Җиһазлау. Транспорт төрләре рәсемнәре, уенчык светофор, “Юл билгеләре” дидактик  уены,  транспорт рәсемнәре белән пазло, геометрик фигуралардан ясалган трактор рәсеме, машина руле(уенчык), сандык, бака бибабо курчагы, “Автобус” уенына урындыклар.

Кулланылган алымнар: табышмаклар чишү, рәсемнәр карау ,           ” Светофор” шигырен тыңлау (Гөлсинә Галиева сүзләре), “Юлларда тәртип булсын” (В. Вәлиева сүзләре һәм көе) җырын җырлау.

                                     Дәрес барышы.

   Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

   Тәрбияче. Хәерле көн килгән кунаклар, хәерле көн балалар. Кәефегез ничек?

   Балалар. Яхшы.

    Балалар  Әйдәгез балалар, барыбызга да  күңелле булсын , хәерле көн телик.

     Хәерле көн, күзләр, (кулларны бинокль итеп куялар)

     Сез уяндыгызмы?

     Хәерле көн, колаклар, (кулларны колакка куялар)

     Сез уяндыгызмы?

     Хәерле көн, куллар, (кулларны сыпыралар)

     Сез уяндыгызмы?

     Хәерле көн, аяклар, (аякларны сыпыралар)

     Сез уяндыгызмы? (аякларны  тыпырдаталар)

     Хәерле көн, кояш, (кулларны җәеп өскә күтәрәләр)

     Без уяндык!

Барыгыз да матур итеп басыгыз, кәефегез тагын да яхшырак булсын өчен бер-берегезгә карап матур итеп елмаяегыз (балалар елмаялар). Дусларыбызның, иптәшләребезнең көләч йөзләрен, елмаюлы күзләрен күргәч, күңелләребез күтәрелеп, безгә бик рәхәт булып китте.

    Без бүген сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәткә нинди транспортка утырып барып була?

   --Машинага, автобуска, поездга...

   --Күп кешеләр утырып йөри торган транспортны җәмәгать транспорты дип йөртәләр. Кабатлыйк әле.

   --Җәмәгать транспорты.

   --Сез тагын нинди җәмәгать транспортларын беләсез?

   --Трамвай, троллейбус, автобус, поезд, самолёт, теплоход һ.б.

   --Балалар, транспортларны нинди төрләргә бүлеп әйтеп була әле?

   --Коры җир транспорты, һава транспорты, су транспорты.

   --Коры җир транспортына нәрсәләр керә?

   --Йөк машиналары, җиңел машиналар, җәмәгать транспортлары, поездлар һ. б.

   --Су транспортына нәрсәләр керә?

   --Корабльләр, пароходлар, теплоходлар, катерлар һ. б.

   --Һава транспортына нәрсәләр керә?

   --Самолетлар, вертолетлар.

   --Дөрес балалар, бик яхшы.

   --Без бүген сәяхәткә автобуска утырып барабыз. Автобусны йөртү өчен шофер кирәк. Малайлар арасыннан кем шофер була? Санамыш белән билгелик әле.

           Әке-бәке, кыек сәке

           Эремчек,

           Син калып тор,

           Энем чык! (бер малайны шофер итеп билгеләп куям)

   --Ә хәзер барыгыз да автобуска утырыгыз. (шофер уенчык рульне тотып утыра).  Башка малайлар һәм кызларның да автобусны йөртәселәре килгәндер, зур үскәч, барыгыз да шофёр булырсыз әле. Ә хәзер “Шофёр булам” җырын бергәләп җырлап алыйк.

                             

Шофер булам.

Ә. Хәйретдинов көе.

Х.Халиков  сүзләре.

     Бакчага барып йөргәнче

     Җәяүләп көн дә,

     Әллә шофер булыйм микән

     Әтием мин дә.

     Алай булса, мә машина,

     Хәзер үк йөрт син.

     Рулен борам, машинам ник

     Бер адым китсен.

     Рульне әти тоткан иде,

     Киттек дип кенә,

     Машина тузан туздырып

     Элдертте генә.

     “Кызык булдыңмы,” дип бәлки

     Көлеп йөрерсез,

     Үсим генә, шофер булам,

     Менә күрерсез.

   Ә хәзер җәмәгать транспортында үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен искә төшерик, нинди кагыйдәләр беләсез.

   Балалар җавап бирә:

  --Автобуста ишеккә сөялеп барырга ярамый, ишек ачылып китәргә мөмкин,

   --Куллар белән ишеккә тотынырга ярамый, бармакларың яки кулың кысылу куркынычы бар.

   --Автобус эчен чүпләргә, конфет кәгазьләрен ташларга, көнбагыш ашап барырга ярамый.

   --Кычкырып сөйләшергә, көләргә, тавышланырга ярамый.

   --Бер-береңне этеп, уйнап барырга, тәртипсезләнергә ярамый.

   --Олы кешеләргә, әби-бабайларга, бала күтәргән апаларга урын бирергә кирәк.

   Тәрбияче. Менә балалар, без беренче тукталышка килеп тә җиттек. Бу тукталыш -- юл билгеләре тукталышы. Юлда хәвеф-хәтәрсез йөрү өчен  юл билгеләрен яхшы белергә кирәк. Әйдәгез, уйнап алабыз. (“Юл билгеләре” уены).

   Без автобуска утырып пассажирлар булып барган идек, ә хәзер җәяүлеләр булабыз. Икенче тукталышка җәяү генә барабыз. Бу тукталышта нәрсә күрәсез, балалар?

   --Светофор.

   --Светофор ул—машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче, урамдагы хәрәкәтне көйләп торучы. Светофорның ничә төсе бар?

   --Өч төсе бар.

   --Нинди төсләр?

   --Кызыл, сары, яшел.

   --Дөрес, балалар. Кызыл ут янганда урам аша чыгарга ярамый. Ә сары төс игътибарлы булырга куша. Яшел ут янганда гына  урам аркылы чыгарга була. Светофор турында Гөлсинә Галиева бик матур шигырь  язган, шуны тыңлап үтик әле.

 

         Светофор. Гөлсинә Галиева сүзләре.  

               

                Мин светофор, юл читендә

                Һәр баланы күзәтәм.

                Юлны аркылы чыгарга,

                Юл йөрергә өйрәтәм.

                Кызыл утымны яндырсам,

                Туктап кал син, ашыкма!

                Юлда барган машиналар

                Үтеп китсен барсы да.

                Сары утымны яндырсам,

                Игътибарлы, әзер бул!

                Хәзер яшел утым яна—

                Юл ачык,-- дигән сүз ул.

                Яшел ут янганда гына

                Чыгарга кирәк юлны.

                Исән-сау йөрегез, дип

                Озатып калам сезне.

   --Светофорда нинди ут янганда гына урам аша чыгарга ярый?

--Яшел ут янганда гына чыгарга ярый.

   Тәрбияче. Бик яхшы балалар, шәһәр урамында светофор машиналарга дөрес итеп юл күрсәтсен өчен светофорның төсләрен дөрес итеп урнаштырырга кирәк. ( Ике бала ярышып светофорның төсләрен дөрес итеп урнаштыра).

   Физкультминут . “Җир, су, һава”.

   Алдагы тукталышка рәхим итегез. Балалар, карагыз әле, бу нинди сандык икән? Хикмәтледер бу, әйдәгез ачып карыйк . (сандыкны ачам, аннан бибабо курчагы --бака килеп чыга).

   --Бака-ка бака-ка, сезгә килдем кунакка. Исәнмесез, дусларым. Мин сезне күптән көттем, сезгә уен әзерләп куйдым. Рәхим итегез дусларым. “Домино” уены.(юл билгеләре белән). Булдырдыгыз балалар, бик яхшы. Сез миңа бик ошадыгыз. Минем сезнең тапкырлыкны да тикшереп карыйсым килә, шуның өчен мин сезгә табышмаклар әзерләдем.

       Бака-ка, бака-ка,

       Барлык бала баш вата.

       Табышмакларны белсәгез,

       Бөтен халык шакката.

Табышмакларны тыңлагыз.

    Юл чатында тора батыр

Күзләре төрле-төрле.

 Берсен йома, берсен ача—

Аны белә һәр кеше. (светофор)

Алда да бар, артта да бар,

Борылган да сырылган.

Озын булып сузылган. (юл)

Ат түгел ул, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми. (трактор)

Нинди гаҗәп өй бу?

Һәр ягы тәрәзәле.

Аягында резина,

Бар ашаганы бензин. Бу нинди өй? (автобус)

Канаты бар, җилпеми,

Эче җылы, җил тими. (самолет)

Ияремә менәләр,

Өзәнгемә тибәләр

        Йөгертәләр, чаптыралар,

        Кирәк җиргә китәләр. (мотоцикл)

 

 Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, бака, уеннарың һәм табышмакларың өчен, син дә безгә бик ошадың, без сине үзебез белән бакчага алып китәбез.

   --Урра, урра, мин бакчага барам!

   --Балалар, мин сезгә бер рәсем алып килдем әле, игътибар белән карагыз, нинди транспорт сурәтләнгән ?

   --Трактор рәсеме.

   -- Әйтегез әле, рәсемдәге трактор нинди геометрик фигуралардан тора?

   --Турыпочмаклык, түгәрәк, квадрат, өчпочмак, овал.

   --Бик дөрес балалар, рәхмәт сезгә.

   --Балалар мин сезнең уенчыкларыгызны кечкенәләр төркеменә уйнарга биреп торган идем, алар уйнаганнар-уйнаганнар да пазл кисәкчекләрен урынына куярга онытканнар. Әйдәгез әле дөрес итеп урнаштырып, уенчыкларны урынына куябыз. Уенчыклар алар тәртип булганны яраталар. (Балалар төркемнәргә бүленеп транспорт төрләрен төзиләр)

   --Балалар,безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты, кабат искә төшерик әле, транспортларны нинди төрләргә бүлеп әйтеп була?

   --Коры җир транспорты, һава транспорты, су транспорты.

   --Коры җир транспортына нәрсәләр керә?

   --Йөк машиналары, җиңел машиналар, җәмәгать транспортлары, поездлар һ. б.

   --Су транспортына нәрсәләр керә?

   --Корабльләр, пароходлар, теплоходлар, катерлар һ. б.

   --Һава транспортына нәрсәләр керә?

   --Йөк ташый торган һәм пассажир самолетлары, вертолетлар.

   --Балалар, сез дә миңа бик ошадыгыз бүген, бигрәк тә Ильвина, Әлфинә, Зилә һәм Рәниф актив булдылар, рәхмәт сезгә. Без  өйрәнгән транспорт төрләре көн дә юлда йөри, алар юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрсен дисәк, юл йөрү кагыйдәләрен беркайчан да истән чыгармыйк. Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк. Бүгенге күтәренке күңел, бердәмлек безнең көндәлек юлдашыбыз булсын. Ә хәзер барыбыз бергәләшеп “Юлларда тәртип булсын” җырын җырлыйк.

               Юлларда тәртип булсын. В. Вәлиева сүзләре һәм көе.

           Юл йөрү кагыйдәләрен

           Яттан бел барысын да.

           Кагыйдә белмәүчеләрне

           Зур бәла көтә юлда.

           Кушымта: Урамда, урамда

                              Шау-гөр килеп уйныйбыз,

                              Юлларда, юлларда

                              Бер дә тәртип бозмыйбыз.

            Бер-беребезне хөрмәт итеп,

            Урамда йөрик әле.

            Кагыйдәне бер дә бозмыйк,

            Син—шофёр, мин—җәяүле.

     

           Кушымта: Урамда, урамда

                              Шау-гөр килеп уйныйбыз,

                              Юлларда, юлларда

                              Бер дә тәртип бозмыйбыз.

  --Рәхмәт, балалар. Ә хәзер автобуска утырып бакчабызга кайтыйк.(“Автобус“ уены дәвам итә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

занятие "Виды транспорта"

Занятие в старшей группе...

открытое занятие "Виды транспорта"

В этом занятии были поставлены цели:• познакомить детей с понятием «транспорт», а так же с видами транспорта (наземный, воздушный и водный) ;• расширить словарный запас;• развитие мелкой моторики рук...

Занятие "Виды транспорта" 30.09.2015г. и Выставки "Транспорт" 01.10.2015г. (Средняя группа).

Цель:Расширять у детей представление о пассажирском и грузовом транспорте. Учить различать транспорт по назначению. Развивать сенсорные процессы, мыслительные операции. Воспитывать любознательность. В...

Конспект занятия "Виды транспорта"

Конспект занятия "Виды транспорта"...

Конспект интегрированного занятия " Виды транспорта"

Конспект интегрированного занятия...