Курчак бездә кунакта
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Рахимова Мадина Булгаровна

Икенче кечкенәләр төркемендә интеграцияле шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_kurchak_bezd_kunakta.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районының

27 нче “Миләшкәй” балалар бакчасы

мәктәпкәчә гомуми үсеш һәм белем бирү

бюджет учреждениесе.

 

Тема: “Курчак бездә кунакта”.

(Икенче кечкенәләр төркемендә интеграцияле шөгыль конспекты)

 

                                   

                                   

                                                                                      Конспектны төзүче:

                                                                                      Рахимова Мәдинә Булгаровна,

                                                                                      тәрбияче

Алабуга шәһәре

“Курчак бездә кунакта”.

Белем бирү өлкәсе: танып-белү – тирә-юнь белән таныштыру.

  Интеграция: танып-белү – башлангыч математик  

  күзаллауларны формалаштыру; иҗади сәнгать – рәсем;  

  аралашу- уен эшчәнлеге.

Максат: Балалар бакчасы турында белемнәрен киңәйтү.

Бурычлар:

Балаларда тирә-юньгә эмоциональ караш, ярдәмчеллек сыйфатлары  тәрбияләү;            

Балаларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыкларын үстерү;

Бер һәм күп предметларны табарга, җавап биргәндә күп, бер, берәү дә юк сүзләреннән файдаланырга өйрәтү.

Җиһазлар: Петрушка курчагы, мольберт, бакча бинасы фотографиясе, “серле капчык”, кечкенә йөк машинасы, алмалар төялгән машина рәсеме, конвертка  салынган машина схемасы, балалар санынча машина төзү өчен геомептрик фигуралар җыелмасы, балалар санынча мамыклы таякчыклар, күзләр һәм борын ясалган пиктограммалар, кызыл гуашь

Алдан башкарылган эш:

  • Балалар бакчасы тирәсендәге йортларны күзәтү;
  • балалар бакчасы турында шигырьләр, хикәяләр уку;
  • “Ничек яшисез?” уенын уйнау;
  • Төрле төзү материалларыннан машиналар төзеп уйнау.

Сүзлек белән эш: бер катлы йорт, ике катлы йорт, күп, берәү генә, берәү дә юк, моңсу.

 

Шөгыль барышы:

Балалар кунаклар каршына паласка  тезелеп басалар.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, хәерле көннәр һәммәгезгә дә. Балалар, безнең шөгылебезне карарга кунаклар килгән, ягез әле, аларга хәерле көн телик!

- Хәерле көн!

Балалар паласта ярымтүгәрәк итеп тезелгән урындыкларга утырышалар.

Тәрбияче: Яхшы, дусларым, инде шөгыльне башлыйк.

(Ишек шакыла, Петрушка керә)

Балалар, безнең төркемгә Петрушка килгән икән. Аның белән исәнләшик әле.

  • Исәнмесез!

Петрушка: Исәнмесез, балалар!

Тәрбияче: Петрушка, син нишләп болай бик моңсу соң әле? Безнең балалар көн саен балалар бакчасына йөриләр. Аларга биредә бик күңелле.

Петрушка: Нәрсә соң ул балалар бакчасы?

Тәрбияче: Хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм. Аны Бари Рәхмәт исемле шагыйрь язган.

Безнең бакчабыз

Ямь-яшел бакчада

Бик матур бакча бар.

Чын бакча түгел тик,—

Ул бары шундый өй,

Эче дә, тышы да

Матур бик, чиста бик.

Шул өйне без инде

Йөртәбез «Бакча» дип.

Бик матур бакча шул —

Балалар бакчасы.

(шигырь укылган вакытта мольбертка балалар бакчасы фотографиясе куела)

Менә монда рәсемнәр бар. Шуларны карыйк әле. Бу нинди рәсем? (бер катлы йорт рәсемее куела) Дөрес, бу өй. Бер катлы йорт. Кабатлыйк әле бергәләшеп. Ә менә монысы ике катлы өй. Монсы нинди өй икән?

  • Ике катлы.
  • Безнең балалар бакчасы кайсы йортка охшаган соң?
  • Ике катлы йортка охшаган.
  • Безнең бакча ничә катлы икән?
  • Ике катлы.
  • Әйе, безнең балалар бакчасы - ике катлы бина. Балалар, безнең бакча зурмы, кечкенәме? (Зур) Димәк, анда бик күп балалар йөри. Белдеңме, Петрушка?

Петрушка: (моңсу гына) Эһе.

Без бакчада уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез, төрле нәрсәләргә өйрәнәбез, безнең моңсуланып утырырга вакытыбыз юк.  Ә хәзер, әйдәгез әле, Петрушкага “Балалар бакчасында ничек яшисез?” дигән уен уйнап күрсәтик.

(Күңелле музыка яңгырый. Балалар паласта түгәрәкләнеп басалар. Уен “Ничек яшисез?”Балалар хәрәкәтләрне имитациялиләр)

Тәрбияче: Ничек яшисез? Ничек иртәнге гимнастика ясыйсыз? Ничек юынасыз? Ничек рәсем ясыйсыз? Ничек биисез? Ничек йоклыйсыз? Ничек шаярасыз? Ничек саубуллашасыз? Булдырдыгыз, хәзер урындыкларыгызны өстәлләр артына куеп утырышыгыз  инде.

Тәрбияче:  Балалар, безнең кунагыбыз Петрушка һаман да богып утыра. Аның күңелен күтәрер өчен без сезнең белән “Серле капчык” уенын уйнап алыйк.  "Серле капчык" кем янына килә, ул аны ачып эчендәге предметны алырга һәм ни икәнен әйтергә тиеш. (капчыкта йөк машинасы була)

  • Бу йөк машинасы.
  • Йөк машимнасының арбасында ниләр бар соң?
  • Бер ни дә юк.
  • Әйе, йөк машинасының арбасы буш. (тактага алмалар төягән йөк машинасы рәсеме куела) Ә менә бу йөк машинасының арбасы бушмы, яисә тулымы?
  • Тулы.
  • Арбада ниләр бар?

- Йөк машинасында алмалар бар.

Тәрбияче:- Машина арбасында алмалар ничәү?

- Машина арбасында күп алмалар бар.

- Ничә кечкенә алма бар?

- Кечкенә алмалар берәү генә.

Тәрбияче:- Машинада ничә яшел алма бар?

- Берәү дә юк.

Тәрбияче:  Дөрес, акыллыларым. Карагыз әле, “Серле капчык”та бер конверт та бар. (ача) Бу уен икән. “Дөрес итеп төзе” дип атала. Геометрик фигуралардан машина төзергәз кирәк. Монда нинди фигуралар бар?

  • Квадрат.
  • Ул нинди төстә?
  • Кызыл.
  • Түгәрәкләр зәңгәр төстә.
  • Зәңгәр түгәрәкләрдән машинаның кайсы өлешен ясыйбыз?
  • Тәгәрмәчләрен.
  • Квадраттан кабинасын ясыйбыз.САры кипрпеч шикелел фигурадан арбасын ясарбыз. Мин сезгә дә геометрик фигуралар таратам.. Әйдәгез, алардан машина төзибез.

Дидактик уен: "Машина төзе”. (һәрбер бала геометрик фигураларны сәнгатьле урнаштырып, схема буенча машина төзи)

Тәрбияче:  Карагыз әле, Петрушканың күңеле күтәрелгәнме? Юк, һаман да шулай башын салындырып утыра. Күрсәтегез әле, Петрушканың бите нинди? Моңсу бит нинди була? Ә безгә күңелле булганда без нишлибез? Әйе, елмаябыз.

 Психогимнастика. Пиктограммалар күрсәтелә.

Тәрбияче: Бу нинди бит? Нигә алай дип уйлыйсыз? Ә монысы нинди? Каян белдегез?

Тәрбияче: Карагыз әле, менә бу рәсемнәрдә нәрсәләр ясалган?

  • Борын, күзләр.
  • Ә нәрсә ясарга онытылган?
  • Авызлар.

Балалар, мин бу рәсемнәрне сезгә бирәм, Ә сез бу битләргә күңелле елмаюлар ясарсыз, һәм аларны безнең балалар бакчасына урнаштырырбыз. Бездә һәрвакыт яхшылык һәм күңелле елмаюлар гына булсын.

( Балалар елмаюларны мамыклы таякчыклар белән ясыйлар).

Тәрбияче: Карагыз әле безнең елмаюлы йөзләр Петрушканың да күңелен күтәреп җибәргән бит. Безнең дустыбызга күңелле булгач, без дә бик шат, әйеме, балалар?

- Әйе.

Тәрбияче: Балалар,  без бүген сезнең белән бер һәм ике катлы йортлар белән таныштык. Безнең балалар бакчасы ничә катлы йорт икән?

- Икае катлы.

- Ә тагын без бүген сезнең белән ниләр эшләдек?

- Машина төзедек.

- Елмаюлар ясадык.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Без балалар бакчасында бик күп нәрсәләргә өйрәнәбез. Бакчаны яратабыз. Ул безнең икенче өебез.

Тәрбияче: Балалар, Петрушкага безнең бакчада шулкадәр ошаган. Ләкин аның башка төркемнәргә дә кереп карыйсы килә икән. Әйдәгез, аның белән саубуллашыйк.

Хәзер, балалар, безне карарга килгән кунакларга рәхмәтебезне әйтик, тагын кунакка чакырыйк.

Безнең төркемдә 21 бала йөри.

Шуларның 5 се татарча яхшы сөйләшә. 14 е русча сөйләшә, татарча күп нәрсәне аңлый. 2 бала татарча аңламый әле.

Балалар бакчасы хәзерге вакытта “Мн һәм минем әйләнә-тирә” дигән тема буенча эшли.  

Бүгенге шөгыльнең темасы “Петрушка бездә кунакта”.

Төп белем бирү өлкәсе – танып белү – тирә-юнь белән таныштыру.

Максат.          Бурычлар.

Интеграция: математика – бер, ике катлы йортлар; машинада алмаларпны санау, геометрик фигураларны кабатлау.

Сәламәтләндерү – физик күгенүләр белән физкульт-минутка.

Социальләштерү – театральләштерү, уеннар.

Музыка - музыка тыңлау.

Максатка ирештем. Балалар дөрес итеп җавап бирделәр. Тырышып эшләделәр. Без алга таба да шушы теманы тирәнрәк өйрәнүне дәвам итәчәкбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мияубикә- бездә кунакта.

Балаларга песинең йорт хайваны булуын аңлату. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү....