Һөнәрләр иленә сәяхәт.
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна

Максат: Театр һөнәре хезмәте белән таныштыру. Әсәрләрне сәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү.

Тәрбия бурычы:Балаларда ата –анага хөрмәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.

Белем бирү бурычы: Өлкәннәр хезмәте , аларның һөнәрләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату.Төрле һөнәр ияләренә кызыксынучанлыкларын арттыру. Тәкъдим иткән рәсем буенча хикәяләр төзеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_honrlr_ilen_syaht.docx17.03 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Һөнәрләр иленә сәяхәт.

Максат: Театр һөнәре хезмәте белән таныштыру. Әсәрләрне сәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү.

Тәрбия бурычы:Балаларда ата –анага хөрмәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.

Белем бирү бурычы: Өлкәннәр хезмәте , аларның һөнәрләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату.Төрле һөнәр ияләренә кызыксынучанлыкларын арттыру. Тәкъдим иткән рәсем буенча хикәяләр төзеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Интеграль белем бирү бирү өлкәләре:социальләштерү,аралашу, матур щдщбият уку, иҗат, музыка

Методик алымнар һәм чаралар: интерактив такта,уен,күрсәтмә ысуллар;

Алымнар: әңгәмә, сораулар, балалар сөйләмен бәяләү.

Сүзлек өстендә эш: костюмер, гример, артист, режжисер.

Алдан эшләнгән эш: һөнәр ияләре турында әңгәмәләр, матур әдәбият әсәрләрен уку,  әниләрнең фотокарточкаларын җыю, уеннар өйрәнү

Материал:Слайдлар, “Һөнәр ияләренең” рәсемнәре (УМК),“Өч кыз”әкияте өчен киемнәр.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле.

2. Әңгәмә

      3. Уен: “Синең әниең кайда, кем булып эшли?”

4. Уен:”Сез ничек уйлыйсыз бу кемнең әнисе?”(интерактив тактада)

5.Уен:”Сүзләр чылбыры”

6. Картиналар буенча эш(УМК)

7. Уен:”Хатаны төзәт”

8.Бармак уены

9.Театр һөнәре хезмәте белән таныштыру

10.”Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү

11. Йомгаклау

Эшчәнлек барышы:

Исәнләшү.

Балалар әйдәгез әле бүгенге шөгылебезне матур шигъри юллар белән башлап китик.

Тәмле сүзеңне кызганма

Син дустым сөйләшкәндә

Ягымлы һәм мөләем бул

Кешегә эндәшкәндә

(Балалар бер берсенә ягымлы сүзләр әйтәләр.”Айзилә син бүген матур итеп елмаясын”Рәхмәт Айгиз” һ.б.)

(Өстәлдә матур тартма күрәләр. )

-Балалар карагыз әле нинди матур тартма!!!

-Сез ничек уйлыйсыз бу тартмада нәрсә бар микән?

(Әнигә бүләк)

Мин үземнең әниемә бүләк ясадым.

Балалар озакламый нинди   бәйрәм була соң?(Безнең яраткан әниләребезнең бәйрәме була).

Бу көнне барлык кешеләрдә үзләренең әниләрен бәйрәм белән котлыйлар, аларга бүләкләр бирәләр. Без дә сезнең белән икенче шөгылдә әниләргә бүләкләр ясарбыз.

Балалар сез үзегезнең әниләрегезнең кайда, кем булып эшләүләрен беләсез микән. Әйдәгез әле мин сез тикшереп карыйм.

Уен: “Синең әниең кайда, кем булып эшли?”

-Балалар әйдәгез әле без хәзер сезнең белән әниләрегезнең эш урыннарына сәяхәт кырыйк.

(Интерактив тактадан әниләрнең фотоларын карау.)

-Сез ничек уйлыйсыз бу кемнең әнисе?Ул кем булып эшли?

-Без сезнең  белән әниләрегезнең эш урыннарына сәяхәт кылдык.

-Сезнеңчә сезнең әниләрегезгә нинди сыйфатлар хас микән соң?

Уен: “Сүзләр чылбыры”(туп белән) .( Минем әни уңган,булган, тырыш, эшчән, булдыклы, ярдәмчел, төгәл, сәләтле, җаваплы, гадел, чыдам, түзем, тугры һ.б)

Ә сез тагын нинди һөнәр ияләрен беләсез соң?

(Интерактив тактада һөнәр ияләре турында балаларның сөйләме(УМК картиналары буенча эш)

Уен:”Сикергеч сүзләр” (сүзләрне иҗекләргә бүлү)

Уен:”Хатаны төзәт”

(Уен тәртибе)

Төзүче очкычны очыра.-Юк төзүче өйләр төзи

Янгын сүндерүче кешеләрне дәвалый.-юк янгын сүндерүче утны сүндерә

Тегүче  киемнәр тегә.-әйе Тегүче  киемнәр тегә

Чәчтараш киемнәр юа.-Юк чәчтараш кешеләрнең чәчләрен кисә.

Хат ташучы кешеләргә хатлар ,газеталар тарата.- әйе. Хат ташучы кешеләргә хатлар ,газеталар тарата.

Укытучы балаларны ашата.-Юк укытучы балаларны укыта.

Пешекче кешеләрне ашата.-Әйе Пешекче кешеләрне ашата

Очучы кешеләрне машинага утыртып йөртә.-Юк очучы кешеләрне ерак шәһәрләргә илтә.

-Балалар ә менә сез үзегез кем булыр идегез?

Бармак уены:

Баш бармагым-биюче

Имән бармак-тегүче

Урта бармак-төзүче

Атсыз бармагым-укытучы

Чәнти бармак кем була?

Читек чигүче була

Балалар әйдәгез әле бергәләшеп косманавтлар булып,галәмгә очып ял итеп алабыз. Ялминуты(видео)

Балалар бүген мин сезне театр һөнәрләре белән таныштырып китәрмен.Нәрсә соң театр?

Театр –ул бәйрәм. Кешеләр театрга ял итергә, күңел ачарга, спектакль карар өчен киләләр. (слайдлар карау Г.камал театры)

Ә кайбер кешеләр өчен ул эш урыны. Уйлап карагыз әле , театрда кемнәр эшли? (режиссер,костюмер, гример, артистлар, яктыртучы)

(экраннан аларның рәсемнәрен карау, аңлату)

Балалар сезнең дә театр артисты буласыгыз киләме соң?

(Балалар сайланып алына)

Балалар алар әле әкият куярга әзер дип уйлыйсызмы? Юк аларны киендерергә , бизәндерергә кирәк.

-Театрда артистларны кем киендерә, кем бизәндерә?

(Костюмер, гример сайлана)

(Өч кыз әкиятен сәхнәләштерү)

Балалар менә сез бүген чын артистлар булдыгыз.Рәхмәт сезгә.

Балалар сезгә бу әкият охшадымы?

Сез бу әкияне тагында яхшы якка үзгәртер идегезме?

Бүгенге шөгылдә сезгә нәрсәләр охшады?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем иленә сәяхәт.

Белем иленәсәяхәт (мәктәпкә хәзерлек төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле)....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

“Татар теле иленә” сәяхәт-дәрес.

Татар теленнән  гомумиләштерү дәресе...

Методическая разработка для детей дошкольного возраста по изучению правил безопасного поведения на дорогах "Юл фәне иленә сәяхәт"

Здесь  отрывок  этой методической разработки. Работа сама  состоит из проектов для детей старшей группы коррекционных  ДОУ....

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....