Урман аланында.
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

(Зурлар төркеме балалары белән экология темасына уздырылган бәйрәм кичәсе.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman_alanynda.docx24 КБ

Предварительный просмотр:

Урман аланында.

Максат: 1)балаларда табигатькә сак караш тәрбияләү;

                2)туган якның гүзәллеген күрергә өйрәтү;

                3)урман-кырларда үзеңне тота белү;

                4)куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын төшендерү.

Материал: беренче ярдәм күрсәтү сумкасы;көйләр белән диск;яулык;тәкыя,конверт,урындыклар(ат арбасы).

Сөенечле мизгел:коймак керү.

Алып баручы:Балалар,карагыз әлеминем кулымда нинди матур конверт.Бу чакыру кәгазе.Аны урман кызы Таңсылу җибәргән.Ул безне кунакка чакырган.Барабызмы?

Балалар:Барабыз.

Алып баручы:Урманга без ат белән барабыз.Ә сез,балалар,көн җылы булганга җиңелчә киенегез,әмма башларыгызга кияргә онытмагыз,чөнки кояш сугуы бар.Ралина белән Гүзәл санитарлар булырлар.Сез,кызлар санитар сумкасын алырга онытмагыз.Салкын су да алыйк.Я сез әзерме? Утырышыгыз.Озын юлны кыскатыр өчен без сезнең белән җырлап барырбыз.

Җыр “Кояшлы ил”(Л.Батыр-Болгари көе,Ә.Рәшит сүзләре).

                                                         Кояшлы ил – безнең ил,

                                                         Күге аның гел аяз,

                                                         Кыш китерсә кыш бабай,

                                                         Чәчәк алып килә яз.

                                                         Һавасы да җире дә,

                                                         Салават күпере дә,

                                                         Яңгыры да, кары да –

                                                         Безгә якын бары да.

                                                         Сандугачлы урманы,

                                                         Ашлык тулы кырлары,

                                                         Бөтен җиргә яңгырый

                                                         Безнең бәхет җырлары

Алып баручы:Менә балалар,без килеп тә җиттек.Тыңлагыз әле,нинди тынлык,матурлык.Әйдәгез әле,кошлар тавышын тыңлыйк.(Дискта язылган кошлар тавышын тыңлау).Ә хәзер уйнап алыйк.

Уен “Читән”.(“Челтәр элдем читәнгә” уены)

Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Мин килмәдем буш китәргә-

Килдем алып китәргә.

Алын алырсың микән?

Гөлен алырсың микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсың икән?

Алларын да алырмын,

Гөлләрен дә алырмын

Күңелемә кем ошаса,

Шуны сайлап алырмын.

        Балалар,урманда йөргәндә саклык чаралары турында да онытып бетермик.Күзегезгә агач ботаклары төртелмәсен.Аяк асларыгызга карап атлагыз,еланнар булмасын.

(Бер бала елап җибәрә)-Корт чакты...,корт чактыыы...

 Алып баручы:Әйдәгез әле,балалар,Әдиләгә ярдәм итик.(Санитарлар йөгереп килә.Кызлар беренче ярдәм күрсәтәләр.)

(Искәндәр рогатка белән кошларга атып йөри).

Алып баручы:Искәндәр,син нишлисең? Кошларны куркытма,алар безгә зур файда китерәләр ич.

Искәндәр: Аңладым,мин яңадан алай эшләмәм.

Урман хуҗасының тавышы ишетелә: Кем ул анда кош оясын туздыра?кем агачларны сындыра?

Алып баручы:Чү! Кем тавышы бу?

Урман хуҗасы:Бу мин-урман хуҗасы.Мин табигатьне  явызлардан,усаллардан саклыйм. Табигатьне рәнҗетмәгез!Менә бу тылсымлы таягымны селкеп җибәрермен дә өегезгә юлны онытырсыз.Аңладыгызмы?  

Алып баручы: урман хуҗасы,зинһар өчен  гафу итегез!Без беркайчан да алай эшләмәбез.

Урман хуҗасы:Бер юлга гафу итәрмен.Ләкин минем сезгә бер шартым бар:сез минем күңелне ачып бер биеп күрсәтегез!

(Карабай биюе)

Урман хуҗасы:Биюегез миңа бик ошады.Ә хәзер мин сезнең зирәклегегезне тикшереп карыйм әле.(Табышмаклар әйтә):

1.Нечкә яшел сабакта

Юл буенда шар үскән.

Кай арада җил искән,

Ак шар очып та киткән (Тузганак)

 2.Үсә койма буенда,

Гел чагудыр уенда.(Кычыткан)

3.Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә.(Яфрак)

4.Утырабыз урманда,

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә,кыздыра да,

Кешеләр безне җыеп.(Гөмбә)

5.Сөттәй ап-ак тамчылар

Яшел болыт астында,

Хуш исләрен таратып

Җемелдиләр каршыда.(Ландыш-энҗе чәчәк)

 Урман хуҗасы:Бигрәк зирәк  икәнсез,балалар.Ә  сезнең гөмбә җыйганыгыз бармы?Гөмбә җыюның да үз тәртибе бар бит.1.Гөмбә җыярга олы кеше белән генә барырга кирәк;2.Таныш булмаган гөмбәне өзәргә ярамый.

Уен “Гөмбә җыю”.

        Урман кызы чыга.

Таңсылу:Исәнмесез,балалар!Мин урман кызы Таңсылу.Әәнә теге өйдә яшим.Сезнең күңелле тавышыгызны ишетеп килдем.

Таңсылу һәм балалар башкаруында “Болында” җыры.

Таңсылу:Минем сезгә бүләгем дә бар.Мин сезгә тәкыя бүләк итәсем килә,ләкин алдан күңел ачып алыйк.

“Тәкыя бирешле” уены.

Җыр “Җиләкләр”.

Акыллы бала (шигырь).

1.Егылып төшә оясыннан,

Сыерчыкның баласы,

Тирәсендә очып йөри

Бик кайгырган анасы.

                                                             2.Бакчадан кайтып килгәндә

                                                                 Күрә моны бер бала.

   Сыерчыкның баласын

                                                                 Нәни кулына ала.

   3.Кечкенә генә булса да,

Акыллы була бала.

    Сыерчыкның баласын

                                                                  Ояга илтеп сала.

Алып баручы:Таңсылу,без табигать тә үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен дә бик әйбәт беләбез бит әле,ягез әле балалар.

1.Их,күңелле җәй көнендә

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тотыу

Кирәктер шул чагында.

2.Эссе чакта,коры чакта

Урманда ут якмагыз.

3.Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

4.Суларны пычратмагыз

Пыяла.чүп атмагыз

5. Табигать-безнең әни!

Барысы бергә: Табигатьне саклагыз!

Таңсылу: Һай,менә нинди булдыклылар икән бит сез. Менә минем дә сезгә бер серне ачасым килә,дуслар.Минем бүген туган көнем. Мин туган көнемә күчтәнәч итеп коймаклар пешердем,сезнең киләсене мин алдан белеп тордым(хәйләкәр генә елмая).

Коймаклар алып чыга.

Алып баручы:Безгә урманда бик күңелле булды.Шулай да безгә кайтырга кирәк.Сыйларыгыз өчен зур рәхмәт.

Урманда чүпләр калдырмагыз,

Кошларны куркытмагыз,

Чәчәкләрне таптамагыз.

Урман ул-ил байлыгы,

Бергәләп саклыйк аны.

1 бала: Саф һаваң,чәчәкле аланың өчен рәхмәт сиңа, Урман хуҗасы!Тәмле коймакларың өчен рәхмәт сиңа,Таңсылу!

Алып баручы:Без сезгә тагын килербез әле,сау булыгыз.