Табиб Айболит урман аланында
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Закирова Венера Рашитовна

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән  сәламәтлек темасына багышланган  ачык чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabib_aybolit_urman_alanynda.docx22.29 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.  Б.Сабасы  бистәсе “Гомуми үсеш бирүче төрдәге 5 номерлы Саба “Бәләкәч” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү  учреждениесе

“Табиб Айболит  урман  аланында”

        

“Сәламәтлек илендә” атналыгын йомгаклау чарасы

Тәрбияче:Закирова В.Р

2017 ел

“Табиб Айболит  урман  аланында”

Максат: 1.Балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш булдыру.

2. Сәламәтлекне саклауда табигатьнең әһәмиятен аңлату, чыныгу чаралары белән таныштыру. 3. Балаларны гигиена кагыйдәләренә гадәтләнергә өйрәтү, чисталык – сәламәтлекнең нигезе икәнен төшендерү.

Катнашалар: Табиб Айболит, Куян кызы, Куян малае, Төлке ,Бүре.

Урман аланы күренеше. Кулына чемодан тоткан табиб Айболит керә.

Айболит:-Ай-яй! Нинди матур урман  аланы! Саф һава, кошлар сайрый, яшеллек.  Шулкадәр рәхәт!

Балаларны күрми дә торам икән! Исәнмесез, балалар! Мине таныдыгызмы сез?

-Сезнең арада авыручылар юкмы? Кая, тыңлап  карыйм әле. Сула, сулама. Бик яхшы. Авызыңны ач әле, “Аааа“ дип әйт. Тәртип. Барысы да яхшы.  Балалар барысы да сау-сәламәт. Ә мине бит бирегә ярдәм кирәк дип чакырдылар. Урман хәбәрчесе Ябалак тиз арада килеп җитегез дип үзе шалтыратты. Ярый , мин менә монда урнаша торыйм. Авыручылар бәлки үзләре килеп җитәрләр.

Елый-елый куян керә.  Яңагын яулык белән бәйләгән.

Куян:- Ай-ай -ай, тешем сызлый, уууу, никләргә ашадым шул баллы конфетларны. Бик авырта тешләрем. Кишер-кәбестәләрне ничек кимерим хәзер. (елый)

Айболит:- Исәнме , Куян , улым! Ни булды?

Куян:-Исәнме,Табиб Айболит! Зинһар ярдәм итегез. Әниемне тыңламыйча күп итеп конфет ашадым, тешләремне дә чистартмадым ,  менә хәзер тешләрем кортлап бетте, бик сызлыйлар (елый)

Айболит:- Кая,  авызыңны ач әле.  Әйе, чынлап та әниеңне тыңламагансың . Мин сиңа хәзер дару салам, дәвалыйм Көн саен иртә белән торгач һәм ятар алдыннан тешләрне чистартырга кирәк! Менә сиңа кишер, кәбестә. Конфет белән дус булма. Куян, улым!

 

Куян:-Рәхмәт, Айболит, сезнең сүзне тыңлармын. Кетер-кетер яшелчә генә кимерермен хәзер.(сикерә-сикерә чыгып китә)

Бик арган кыяфәттә Бүре керә. Кулында планшет.  Кулъяулык белән күзен сөртә. Абына.

Бүре: - Күзләрем бик әчетә, берни дә күрмим. Кемнәр бар соң монда? Урманга Табиб Айболит килгән дигәннәр иде. Мин аны курмим. Балалар сез күрмисезме, кая икән ул? Айболит, кайда сез?

Айболит:- Исәнме  соры Бүре. Күрәм, хәлләрең бик начар. Яле,  утыр әле. Күзләреңне тикшерергә кирәк. Бер күзеңне капла, икенчесе белән мин күрсәткән хәрефләрне әйтерсең.

Бүре ялгыш әйтә, балалар аны төзәтә.

Айболит:-Бүре, дустым. Син көннәр буе менә шушы планшетта уйнап утырасың,  дусларың белән уйнарга чыкмыйсың, китап укымыйсың, менә шүңа күзләрең күрми башлаган.  Балалар, телефон,  планшет уйнар өченме ул? Алар белән озак уйнарга ярыймы? Менә сез дә Бүре хәленә калмагыз. Саф һавада уйнагыз, әниегез эш кушса , тыңлагыз, китаплар карагыз. Алайса Буре кебек күлек киеп йөрисегез була. Бүре , дус, менә сиңа күзлек. Планшетыңны миңа калдыр.

 

Бүре:- Ооо , ничек якты булып китте. Рәхмәт , сезгә доктор!  Сүзегезне тыңлармын. (чыгып китә)

Айболит:-Урман аланындагы җәнлекләр тәмам авыруга әйләнеп беткән.

Төлке керә, эчен тоткан , кулында чипсы, газлы су.

Төлке:- Урманга табиб Айболит килгән дип ишеттем. Тизрәк очрашасы иде үзе белән. Эчем бик авырта. Ай-ай-ай.

Исәнме , Айболит абый. Зинһар миңа ярдәм итегез. Эчем авырта. Түзәр хәлем калмады.

Айболит:-Төлке, дустым, ни булды сиңа? Нәрсә ашаган идең, нәрсә эчтең?

Төлке:-Иртәнге ашка тавык маенда кызган чипсы ашадым. Әбәткә балык мае кушылган кириешки ашадым, аннан күүүп итеп кока - кола белән фанта суы эчтем. Мин гел шулай ашыйм. Тәмле бит алар. Тавык тотарга,  куян артыннан чабып йөрергә  хәлем юк әле.  (елый)

Айболит:- Синең эчең менә шул ризыкларны ашаганга авырта, Төлке дустым. Кириешки, чипсы, газлы сулар организмга бик зыянлы . Аларны күп ашасаң, үсмисен дә, хәлең дә булмый.  Бүтән ул ризыкларны ашыйсы булма. Менә сиңа алма, груша һәм башка җимешләр. Тик аларны ашар алдыннан нишләтәбез әле?

Төлке: - Белмим шул.

Айболит:-Балалар , ә сез беләсезме?(юарга кирәк)

Төлке:-Рәхмәт, сезгә , доктор. (чыгып китә)

 

Аксаклап Куян кызы керә. Кулында самокат.

Куян: Аягым-аягым, бик авырта, ай-ай- ай.Зинһар ярдәм итегез.

Айболит:-Ни булды, куян кызым? 

Куян:-Як ягыма карамыйча гына юлга чыккан идем, машинага бәрелдем  ( елый)

Айболит:-Хәзер без синен яраңны бәйләп куярбыз, май сөртербез. Балалар, әйдәгез Куян кызына юлда велосипед, самокат белән   ничек йөрергә кирәклекне исенә төшерегез әле.

(балаларның җавапларын тыңлау)

Айболит:-  Балалар,  бүген сезнең ярдәм белән бергәләп  бик күп авыруга ярдәм иттек. Рәхмәт сезгә. Сәламәт булу, авырмас өчен  нәрсәләрне истә тоарга кирәк?

 

Урман җәнлекләре Айболит  янына керәләр.  Барысы бергә әйләнәләр, шатланалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сюжетлы-рольле уен буенча "Нәни табиб" проекты

Проект “Нәни табиб”Проектның эчтәлеге:1.Проект “Нәни табиб”2.Кушымта:“Курчагым авырды”, “Алсуның терелүе, балалар бакчасына килүе” шөгыль конспектлары.Ата-аналар өчен белешмәлекләр ясау.Ата-анал...

Урман аланында.

(Зурлар төркеме балалары белән экология темасына уздырылган бәйрәм кичәсе.)...

Шөгыль эшкәртмәсе "Табиб киңәшләре" (1 кечкенәләр төркеме)

1 кечкенәләр төркемендә сәламәтлек буенча шөгыль эшкәртмәсе...

Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен “Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Сөйләм  үстерү” белем бирү өлкәсе)...

1 нче кечкенәләр төркемендә “Көзге урман аланында” темасына белем бирү эшчәнлеге

ldquo;Көзге урман аланында” танып белү һәм нәфис-эстетик үсеше өлкәсе (тирә-юнь белән танышу һәм әвәләү) буенча интеграль оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты...

Урман аланында"

Урман аланында...