Урман аланында"
план-конспект занятия (младшая группа)

Сабирова Рахиля Расиховна

Урман аланында

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman_alanynda_2.docx22.36 КБ
Файл urman_alanynda_2.docx22.36 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 1нче  «Шатлык» балалар бакчасы»

мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет  учреждениесе

Тема:  “Урман аланында”

Икенче кечкенәләр төркемендә экологик юнәлеш буенча ачык шөгыль

                                             Тәрбияче:Сабирова Р.Р.

2023  нче уку елы

Тема: “Урман аланында”

Төркем: икенче кечкенәләр төркеме.

Максат: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Бурычлар:

Тәрбия бурычы: әйләнә- тирә табигаькә сакчыл караш, ярдәм итү, дуслык сыйфатлары тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның логик фикерләү сәләтен, фантазияләрен, сөйләм телләрен, сүзлек запасынүстерү.

Белем бирү бурычы: балаларны  чүпләрне төрләргә аерырга, табигатьне пычратмаска, урман җәнлекләренеңөннәрен дөрес танырга, сыйфатларын әйтергә, чәчәкләрне тәрбияләргә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, аралашу, коммуникация, физик культура, куркынычсызлык, хезмәт.

Метод һәм алымнар: методлар: уен, практик, сүзле ; алымнар: сорау-җавап, аңлату, мактау,күрсәтмә материаллар.

Җиһазлау:агач макетлары, зәңгәр тукымадан ясалган елга, кәгазь һәм пластик материаллардан эшләнгән предметлар (чүпләр), тартма, урман җәнлекләре уенчыклары, җәнлек шәүләләре , “Үз өнен тап!” уены, магнитафон, флешка, чәчәкләр утыртылган ике савыт, чәчәкләр, балалар санынча перчаткалар, сулы уенчык лейкалар, кечкенә көрәкләр,салфеткалар, агач ботаклары, кәрзин белән ясалма җиләкләр.

Сүзлек эше: җәнлекләр, өн, җәнлекләр өне, чәчкләр шиңгән, шәүлә, үсенте.

Алдан эшләнгән эш: “Урман” рәсемнәрен карау, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау, “Шәүлә” төшенчәсен аңлату.

Структура:

1. Психологик халәт. Оештыру моменты.

2 .”Урман патшабикәсе” белән танышу.

3 . “Күлне чүпләрдән чистарту” уены.

4 .Җәнлекләрнең шәүләләре белән эш.

5 .Уен- күнегү «Үз өнен тап!».

6 .Физминутка.

7.Практик эш: “Чәчәкләрне тәрбияләү”

8 .Йомгаклау. Балаларның җаваплары. Мактау.

Эшчәнлек барышы:

Психологик халәт:

Бергәләшеп без басыйк, бик зур түгәрәк ясыйк.

Очрашканда,  күрешкәндә

Хәерле иртә телә.

Хәерле иртә!-кояшка һәм кошларга.

Хәерле иртә!-көләч йөзләргә.

Һәркем яхшылык теләсен,

Хәерле иртә кичкә кадәр булсын!

Оештыру моменты:

(Балалар ярым түгәрәк ясап басып торалар)

-Хәерле иртә, балалар! Карагыз әле, бүген нинди матур көн! Безгә матур итеп елмаеп кояш карап тора .Әйдәгез, без дә бер-беребезгә елмаю бүләк итик. (балалар бер-берсенә елмаеп карыйлар. Менә барыбызның да күңелләре күтәрелеп китте.

( “Җил “ тавышы куела, ишектән “Урманнар патшабикәсе” керә).

Минем урманыма ни булды?

Чәчкәләрем ник шиңде?

Кошларым кая очты?

Җәнлекләрем куркудан ,

Кайсы якларга китте?

Нишлим инде мин хәзер,

Кемнән ярдәм сорыйм.

Тизрәк урманымны коткарырга кирәк.

Мотивация:

-Балалар,  исәнмесез.

Урман патшабикәсе: Сез мине таныдыгызмы?

-Мин “Урманнар патшабикәсе” булам. Кәефем бер дә юк.Урманымны явыз “Тылсымчы” ямен алды.  Мин аңа һич кенә дә каршы тора алмыйм, сездән ярдәм сорыйм.Минем үтенечне кире  какмассыз дип ышанам. Коткарыйк урманымны.

Тәрбияче: Әлбәттә, ”Урман патшабикәсе”,  без сиңа ярдәм итәрбез. Шулай бит,  балалар. Әйдә күрсәт юлны, ашыгырга кирәк.

Урман патшабикәсе: Балалар, әйдәгез, минем янга килегез. (Үзенең яшел япмасы белән балаларны каплый һәм сүзләрне кабатлый)

-Урман юлы бик ерак.

Сикәлтәле, бормалы

Урманымны коткарырга

Дуслар  ярдәмгә килә.

-Менә,  дусларым,  минем урманым.

(Чәчәкләр шиңгән, елгалары чупле, агачларның ботаклары сынган күренеш).

Тәрбияче: “Урман патшабикәсе”, чыннан да ярдәм бик кирәк монда.Ә син бердә борчылма, сихердән урманыңны  коткарырбыз.

Күлне чүпләрдән чистарту” уены.

Тәрбияче:Балалар,  елганы күрдегезме? Нишләгән ул? (Чүп белән тулган).

-Балалар, әйдәгез күлне чүпләрдән чистартыйк.Чупләрне дөрес итеп аерыйк. Пластик предметларны, пластик  тартмага, ә кәгазь чүпләрне,  кәгазь тартмага җыябыз. (Балалар чүпләрне җыялар).

Урман патшабикәсе: Балалар,  рәхмәт , елганы чистарттыгыз, балыклар рәхәтләнеп йөзәрләр  хәзер.

Тәрбияче:Балалар,  урманга баргач чүпләр ташлап калдырырга ярыймы? (Юк, ярамый, аларның үзең белән җыеп алып китеп, чүп савытларына салырга кирәк).

-Дөрес, балалар, урманда чүпләр ташларга, табигатьне пычратырга ярамый.

Урман патшабикәсе: Балалар,  рәхмәт сезгә, елгамны чистарттыгыз. Явыз “Тылсымчы” җәнлекләремне сихерләде, безгә аларны да коткарырга кирәк. Менә аларның шәүләләре, сез аларны танып әйтергә һәм аның сыйфатларын санарга тиешсез. 

-Бу нинди җәнлек ?(Куян). Ул нинди? (Куркак, соры төстә, озын колаклы...)

-Ә бу нинди җәнлек? (Төлке).Ул нинди? (Хәйләкәр, көлтә койрыклы...).

-Ә бу нинди җәнлек? (Аю).Ул нинди? (Зур, бал ярата, усал....).

--Ә бу нинди җәнлек? (Тиен).Ул нинди? (Матур, агач башында йөри, чикләвек ашый...).

-Балалар, сез тагы нинди җәнлекләр беләсез? (Бүре, керпе..).

-Балалар, сез минем җәнлекләремне коткардыгыз.(Тартмадан җәнлекләр уенчыклары чыга).

-Әйдәгез аларны өйләренә дә озатыйк. “Үз өен тап!” уенын уйнап алыйк. Җәнлекләрне өйләре – “өн” - дип атала.Без җәнлекләрне тиешле өн белән тоташтырыйк.  Бүре өне,  аю өне, төлке өне..(Балалар кабатлыйлар) . (Өстәл өстендә җәнлекләр һәм аларның  өннәре ясалган рәсемнәр, балалар аларны дөрес итеп тоташтыралар).

-Булдырдыгыз, балалар.

Тәрбияче: Әйдәгез, җәнлекләр белән бергә бераз ял итеп алыйк.

Ял минуты:

“Җәнлекләр зарядкасы”

Куяннар сикерәләр,

Чүгәлиләр, торалар.

Төлкеләр дә тик тормый,

Куяннардан калышмый,

Иеләләр, тураялар,

Сикергәләп алалар.

Аюлар һәм бүреләр,

Керпеләр һәм тиеннәр

Барсыда тырышалар .(Тәрбияче артыннан хәрәкәтләрне кабатлыйлар).

Тәрбияче: Ял итеп алдык, чәчәкләрне күрегез, тәмам корыганнар. Әйдәгез, аларга да ярдәм итик.

( Зурырак ике  савытта, балчыкка чәчәкләр утыртыла, балалар ике төркемгә аерылып, аларның төпләрен йомшарталар, су сибәләр).

-Балалар, әйдәгез хәзер без сезнең белән чәчәкләрнең төпләрен йомшартып, аларга су сибеп, чүпләрен  алырбыз.Кулларга перчатка киеп, кечкенә көрәкләр белән төпләрен йомшартырбыз, аннары нишлибез?

-Бик дөрес, су сибәбез.

-Агачларның  сынган ботакларын кырыйга җыеп куйсак, бик яхшы булыр иде.

(Балалар эшләп бетерер алдыннан “Кошлар” , “ Чишмә тавышы ишетелә)

Урманнар патшабикәсе: Балалар, дусларым. Сез минем урманымны явыз “Тылсымчы” ның сихереннән коткардыз. Ишетәсезме, урман яши башлады.

Рәхмәт сезгә, дусларым.

Тәрбияче: Урманда күңелле булса да, безгә кайтырга кирәк.

Урманнар патшабикәсе:Менә бу күчтәнәч җиләкләрне алыгыз әле, балалар. Ә монсы чыршы агачы үсентесе, бакчагызга кайткач утыртырсыз.

Балалар: Рәхмәт

Урманнар патшабикәсе: әйдәгез, хәзер мин сезне бакчгызга озатам.(Үзенең яшел япмасы белән балаларны каплый һәм сүзләрне кабатлый)

-Урман юлы бик ерак.

Сикәлтәле, бормалы

Якын дусларым минем,

Урманымны коткарды.

Тәрбияче: Менә бакчабызга кайтып җиттек.

Йомгаклау:

Тәрбияче:Балалар, сез бүген кемгә ярдәм иттегез?

-Нинди эшләр башкардыгыз?

Балалар булдырдыгыз. Урманны тылсымчы сихреннән коткардыгыз.

Урманда чүпләр калдырмагыз,

Кошларны куркытмагыз,

Чәчәкләрне таптамагыз.

Урман ул – ил байлыгы,

Бергәләп саклыйк аны.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Салкын чишмә аланында

Экскурсия в парк. Знакомство детей с красотой природы, со цветами....

Урман аланында.

(Зурлар төркеме балалары белән экология темасына уздырылган бәйрәм кичәсе.)...

Конспект занятия по развитию речи "Әкият аланында"

Конспект занятия по развитию речи на татарском языке  "Әкият аланында"...

Табиб Айболит урман аланында

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән  сәламәтлек темасына багышланган  ачык чара....

Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен “Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Сөйләм  үстерү” белем бирү өлкәсе)...

1 нче кечкенәләр төркемендә “Көзге урман аланында” темасына белем бирү эшчәнлеге

ldquo;Көзге урман аланында” танып белү һәм нәфис-эстетик үсеше өлкәсе (тирә-юнь белән танышу һәм әвәләү) буенча интеграль оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты...