Показательное занятие "Знакомство с ножом" на татарском языке
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Халиуллина Минния Раифовна
Дети отправляются в ресторан. Знакомятся с древними и современными ножами. Сами готовят винегрет

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pychak_beln_tanyshu.docx21.73 КБ

Предварительный просмотр:

 «Пычак белән танышу. Бәрәңге салаты әзерләү”

Максатлар:

1.Пешекче һөнәре турында балаларның белемнәрен тирәнәйтүне дәвам итү, әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

2.Балаларга пычакның барлыкка килү тарихын аңлату, кухня пычагы белән столовый пычагының аермаларына төшендерү, алар белән сак эш итү кагыйдәләрен аңлату

3.Өстәлнең дөрес бизәлешен – сервировкасын өйрәтү        

4. Бәрәңгенең барлыкка килү, кулланылышы турында балаларда күзаллау булдыру

5. Пычак белән эшләү кагыйдәләрен истә тотып, бәрәңге салатын ясарга өйрәтү

Күрсәтмә материаллар: телеграмма, Ашханә приборлары (калак, пычак, чәнечке, кухнә һәм ашханә пычакларының наборлары, балалар савыт – сабасы җыелмасы, балалар һәм әти – әниләр өчен ак колпаклар, кул өчен юеш сөлгеләр, пычаклар, куна такталары, пластик тәлинкәләр, салат өчен ингредиентлар, зур миске, балаларга призлар) тутырылган тылсымлы шкатулка.

Эшчэнлекнең барышы

Тәрбияче: Хәерле көн балалар һәм килгән кунаклар

Тәрбияче: Кемдер шакый түгелме? Әйе – әйе, керегез!

Тәрбияче: Зур рәхмәт, бакчага телеграмма килгэн.Кем безгә телеграмма язды икән? Әйдәгез, укып карыйк әле.

Исәнмесез, Илексаз балалар бакчасы балалары

Сезгә Тәмлетамак әкият илененнән “Ням – ням” ресторанының пешекче шеф яза

Балалар, миңа тиз арада сезнең ярдәмегез кирәк иде.

Минем ресторанда чакырулы кичке аш узарга тиеш.

Әмма минем бөтен пешекчеләрем дә авырып китте

Алар кичке ашны миңа әзерләшергә ярдәм итә алмыйлар

Балалар, чакырулы кунакларга кичке ашны әзерләргә ярдәм итегезче, зинһар!

Тәрбияче: Я ничек, балалар! Кичке ашны әзерләргә ярдәм итәбезме? (әйе) Димәк, безгә ашыгырга кирәк, Тәмлетамак әкият иленә эләгергә безгә очкыч – самолет ярдәм итәр.

Җайлап утырышыгыз да киттек (музыка ишетелә)

“Ням-ням” рестораны дигэн язу куела.

Тәрбияче: Менә без очып килеп тә җиттек. Карагыз әле: “Ресторан “Ням – ням”, димәк, без юлны бутамаганбыз, самолет – очкыч безне тиешле урынга алып килде

Тәрбияче: Карагыз әле. Балалар, безне кем каршы ала? (пешекче)

Пешекче-шеф: Исәнмесез, балалар, минем үтенечемне кире какмавыгыз һәм минем ресторанга килүегез бик яхшы булган! Ничек килеп җиттегез? (әйбәт) Үзем белән таныштырырга оныткамын ич, минем исемем...

Мин ресторанның пешекче – шефы.Эшефнын кем икэнен белэсезме? Шеф ул – ресторанда төп пешекче. Ә калган пешекчеләр – минем ярдәмчеләрем. Минем эш урыным – ашханә. Махсус пешекче киемнәрен дә кидем: ак алъяпкыч һәм колпак. Ничек уйлыйсыз: ни өчен икән?( Колпак – чәч ризыкка төшмәсен өчен, ә алъяпкыч – пычранмаска)

Әмма бәла килде, минем пешекчеләрем чирләп китте, кичке ашны миңа әзерләргә ярдәм итә алмыйлар.

Тәрбияче: Шеф. Бер дә борчылмагыз. Балалар бик теләп сезгә ярдәм итәрләр. Шулай бит, балалар? (Әйе)

Шеф: Бу бик әйбәт булыр иде, әмма кызганычка каршы, сез пешекче һөнәренең бөтен нечкәлекләрен дә белеп бетермисез шул.

Тәрбияче: Безнең балалар бик сәләтлеләр, әгәр дә сез нәрсәне ничек итеп эшләүне күрсәтеп һәм аңлатып бирсәгез, алар барысын да аңларлар һәм дөрес итеп башкарырлар.

Шеф: Әйдәгез, алайса. Табышмактан эшне башлыйк әле. Әгәр дә сез дөрес итеп барлык җавапларны да тапсагыз, ашханә приборы исеме чыгар:

Слайдлар карау

1.Һәммәсен дә бик теләп ашатам. Ә үземнең авызым юк (калак)

2. Тешләре корычтан, үзләре озын һәм үткен, әйберне эләктереп алу өчен бик уңайлы (чәнечке)

3.Ул корычтан, яшелчә һәм итне шәп кисә, лезвиесенә тимә, кулыңны яраларга мөмкин (пычак)

Шеф: Эйбэт , балалар. Сез табышмакларны бик дөрес чиштегез. (Шеф шкатулканы ача һәс ашханә приборларын ала)

Шеф: Сез калак һәм чәнечке белән таныш инде. Алар белән дөрес кулланырга да өйрәндегез. Мин сезгә яңа ашханә приборы – пычак турында сөйләргә телим.

Слайдлар карау

Шеф: Пычак – бик борынгыдан ук кулланылып килүче прибор. Беренче пычакларны иң беренче кешеләр үк кулланганнар. Алар пычакны таштан ясарга өйрәнгәннәр. Нечкә ташларны алып. Бер ягын үткенләгәннәр. Шул пычак белән хайван тиреләрен эшкәрткәннәр, ит кискәннәр. Шулай ук пычакларны мөгезләрдән һәм сөякләрдән ясаганнар. Алар таш пычакларга караганда җиңелрәк булганнар. Ә соңрак металлдан. Бакырдан, бронзадан, һәм бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән корычтан пычаклар ясаганнар. (Слайдтан борынгы пычакларны күрсәтү)

Шеф: Ә хәзерге пычаклар нинди микән , әйдәгез, карап китик әле. ( кухнә һәм ашханә пычакларын күрсәтү)

Шеф: Пычак лезвие һәм тоткычтан тора. Лезвие өлеше киң һәм тар булырга мөмкин. Аларның кухнә һәм ашханә пычакларына бүләләр. Кухня пычагы – хуҗабикәнең алыштыргысыз ярдәмчесе. Хезмәтләре буенча аларның төрлеләре була: ит кисү өчен, ипигә, балык чистартырга һәм яшелчә кисү өчен. Ә ашханә пычакларының лезвие өлешләре түгәрәкләнебрәк тора. Аларны нык итеп үткенләмиләр, чөнки ашаган вакытта кеше киселергә мөмкин. Ашханә пычагы – чәнечке белән бер үк вакытта кулланыла. Әгәр тәлинкәдә олы кисәк ит ятса, аны кулга алып. Тешләр белән өзеп алырга кирәкми. Культуралы итееп, чәнечке белән кадап тотарга һәм пычак белән кечкенә кисәкләргә кисеп, авызга чәнечке белән кабарга. Пычак белән нәрсәләрне кабып була соң? (ит, балык, тавык ите)

Шеф: Пычак белән, балалар, сак эш итәргә кирәк. Ни өчен дип уйлыйсыз? (чөнки киселергә мөмкин) Шуңа күрә пычак куллануның берничә кагыйдәсе бар:

Слайдлар карау

1. Пычакны лезвиесен кул белән тотмаска, чөнки (киселергә мөмкин)

2. Махсус такталарда кухня пычагы белән генә продуктларны кисәргә, ә ашханә пычагы белән тарелкаларда гына кисәргә. Чөнки өстәлгә зыян килергә, өстәл япмасы да киселергә мөмкин.

3. Әйбер кискән вакытта сул кулыгызны пычакның лезвиесеннән ераграк тотарга кирәк.

4. Балаларга өлкәннәр рөхсәте белән генә һәм алар карап торган вакытта гына пычакны кулларырга ярый.

5. Пычакны үзеңә каратып әйберләрне кисәргә ярамый.

Шеф: Ә хәзер, балалар. килгән кунакларга үзегезнең өстәл ябу сәләтегезне күрсәтеп китегез әле.

Көндезге ашка без өстәл яптык.Пычак һәм чәнечке ярдәмендә өстәлдә ашый торган ризыклар булган вакытта ничек итеп өстәл ябаргаа кирәклеген мин сезгә күрсәтеп китәм. Пычакны без тәлинкәнең уң ягына куябыз, лезвие өлеше тәлинкәгә карап торырга тиеш, ә чәнечке сул якка урнаша.

 (Слайд күрсәтү)

 Балалар уенчыклары ярдәмендә үзегез мөстәкыйль рәвештә өстәл ябып карарга тәкъдим итәм. “Разминка” исемле гимнастика ясап алыйк әле.

Головами покиваем

Носиками помотаем

А зубами постучим

И немножко помолчим.

Плечиками мы покрутим

И про ручки не забудем

Пальчиками потрясем

И немножко отдохнем.

Мы ногами поболтаем

И чуть-чуть поприседаем

Ножку ножкой подобьем

И сначала все начнем.

Балалар уенчык посудкалар белэн өстәл яба. Тәрбияче һәм шеф карап, ярдәм итеп торалар.

Шеф: Пычакны ничек кулланырга, өстәлне ничек дөрес ябарга сез инде беләсез. Инде салат ясый башларга да вакыт җитте. Салат “Бәрәнге салаты” дип атала. Ни өчен микән? (чөнки бәрәңгедән ясала) Бу яшелчә турында сез ниләр беләсез? (бәрәнгенең тарихын, табышмаклар, мәкальләр һ.б.) Сезне тыңлап китәсем килә (балаларның җавабы) Бәрәңгедән нәрсә алалар соң? Һәм ул ни өчен кирәк? (крахмал) (ашъяпмаларны крахмалларга, кисель кайнатырга)  Бәрәңгене тагын ни өчен кулланып була соң? (кызыклы уенчыклар ясарга, рәсем өчен печатки ясарга )

Слайд карау

Шеф: Бәрәңге турында сез бик күп беләсез икән,  балалар. “Бәрәге салаты”на түбәндәгеләр кирәк булачак: (шеф күрсәтеп бара, балалар әйтә баралар) пешкән бәрәңге, пешкән кишер, свежий кыяр, яшел алма, сыек май, тоз)

Шеф: Бөтен пешекчеләр дә үз урыннарында, салат ясый башларга да вакыт, тик пычак белән эш итү кагыйдәләрен онытмаска гына кирәк.

Шеф: Салат әзер һәм мин кабып карый алам. Нык тәмле булган бу. Балалар. Сезгә минем серне ачар вакытым да җитте. Чакырылган кунаклар – ул сез балалар .Өстәл янына утырышыгыз да ашый башлагыз. (салатны ашыйлар) Балалар, безгә саубуллашырга да вакыт җитте. Булышуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, алдагы очрашуларга хәтле саубулыгыз.

 (Шеф чыгып китә, музыка яңгырый)

Тәрбияче: Менә без үзебезнең бакчага да әйләнеп айттык.

Нәтиҗә ясау:

Тәрбияче:

  1. балалар без бүген кайда булдык?
  2. Сез бүген нинди ашханә приборы белән таныштыгыз?
  3. Сез пычакны куллануның нинди яңа кагыйдәләрен беләсез? Санап китегез.
  4. Өстәлне япкан вакытта пычак белән чәнечке кайда торырга тиеш?
  5. Шеф – пешекчегә без ничек ярдәм иттек?

- Балалар, сез бүген бик яхшы эшләдегез. Пычак куллану кагыйдәләрен беркайчан да онытмагыз.

Мин сезгэ бугенге эшчэнлекнен истэлеге итеп булэклэр бирэм.

 (Тәрбияче балаларга рәхмәт әйтә һәм аларга баллы призлар тарата)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

Хөрмәтле коллегалар, бүгенге темабызны дәвам итеп,  минем шуны әйтәсем килә. Без балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасында , беренче төркеменнән башлап, балаларның авазларны дөрес ә...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

презинтация для воспитателей и родителей....

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: " Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку".

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: "Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку"....