Серле урманга сәяхәт
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

конспект занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon serle_urmanga_seyahet.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕНЫҢ “ГОМУМИ ҮСТЕРЕЛЕШЛЕ 76 НЧЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

СЕРЛЕ УРМАНГА СӘЯХӘТ

 

(3 нче санлы икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле конспекты)

                                                                                    Төзеде :

                                                                            3 нче икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе

                                                                            Мөхәммәтгалимова Нәзирә Гаптерәүф кызы, май, 2012

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЕ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

                        Тема: «Серле урманга сәяхәт».

Максат:Туган якның урманында үскән агачлар турында белемнәрен арттыру Үзенчәлекле билгеләре буенча аера белүләренә ирешү. Кыргый һәм йорт хайваннарын аера белү һәм алар турында төшенчәләр бирү. Җилем һәм пумала белән эш итә белүләрен ныгыту. Чиста ,пөхтә эшләргә өйрәтүне дәвам итү. Табигатькә сак караш тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: ылыс, тәбәнәк, биек, кыргый, йорт.

Җиһазлау: кыргый һәм йорт хайваннар , кошлар рәсеме , агачлар рәсеме,

пумала, салфетка, җилем, шакмак формасында яшел кәгазь, клеенка   төсле түгәрәкләр.

Шәхси эш: “Нәрсә кайда яши?”- дид уен уйнау, рәсемнәр карау.

Методик алымнар:  

1.Серле урманга керү, урман хуҗасы белән танышу.

2.        Агачларны карау, чагыштыру.

3.        “Җил исә” – уен

4.Табышмаклар

5.        “Йорт һәм кыргый хайваннарны аер”- уен .

6.        “Куянкай”- бармак уены

7.        “Кошларны атап үтик”

8.        “Кошлар ашату”- хәрәкәтле уен .

9.        “Урман чәчәкләрен ябыштыру”-  кисеп-ябыштыру.

10. Йомгаклау.        

Барыш:

1.-  Балалар без сзнең белән бүген сәяхәткә барабыз. Итеп басабыз, күзләрнейомып сүзләр әйтәбез.      Борылабыз, борылабыз

                                                            Яңадан матур басабыз

                                                                      Борылабыз, борылабыз

                                               Урманга килеп чыгабыз.

- Нинди серле урман бу!? Кошларда сайрамый, матур чәчәкләрдә күренми. Нәрсә булган бу урманга? Балалар карагыз әле, урман хуҗасы моңсуланып утыра. Әйдәгез әле бу сихерләнгән  урманга булышыйк, бәлки кояш чыгып урманга кошлар, хайваннар кайтырлар.

2. - Балалар урманда агачлар һәм куаклар үсә.(фланелеграфта агачлар һәм куаклар сүрәтләре) Агачларны атап үтәбез.(каен, имән, миләш,чыршы)

- Агачлар нинди өлештән тора?

- Чыршы, каен агачы белән ошаганмы? Нәрсә белән ошаган?

- Нәрсә белән аерылалар?

- Урманда агач нинди булып үскән? Тагын нинди агач биек булып үскән?

Ә куак нинди? Сез аны ничек белдегез?Әйдәгез чагыштырып карыйк.

  • Балалар, карагыз әле безнең урманда кояш нуры күренде.

3.Ә хәзер барыбызды басабыз да уйнап алабыз. “Җил исә”.

4. – Балар мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез аларның җавапларын бирегез.

     Бу урманда хайваннар буталып беткәннәр. Әйдәгез без аларны аерабыз.

 5.  Һәр беребез рәсем алып  аларны атый.

  • Балалар урманда нинди хайваннар яши?Ни өчен аларны кыргый хайваннар дип әйтәләр? Кыргый хайваннар  урман ягына баса.
  • Ә бу нинди хайваннар? Ни өчен йорт хайваннары ?
  • Менә урманда тагын кояш нуры күренде!

6. – Ә хәзер без сезнең белән “Куянкай” – бармак уены уйнап алабыз.

7. – Балалар урманда кошлар тавышы да ишетелми, бәлки без әйтеп үтс;к, алар сайрап җибәрерләр. (Балалар рәсемнәрне карап кошларны атыйлар,

Кошлар тавышы ишетелә)

  • Менә тагын кояш нуры күренде!

8.- Без сезнең белән “Кошлар ашату”- уены уйнап алабыз

Менә кошлар очып килде җимлеккә

Сөенделәр алар анда җим күпкә

Әй чукыйлар алар җимне җимлектән

Сөенешеп тыпырдыйлар җим күпкә.

9. – Балалар урманда кошлар сайрый ләкин матур чәчәкләр дә күренми . Әйдәгез әле без сезнең белән матур чәчәкләрне ябыштырабыз. Барыбызда Өстәл янына утырабыз.

 - Сезнең каршыда нинди формадагы фигуралар бар? (түгәрәк, өчпочмак, шакмак) Яшел зур шакмак эченә матур чәчәк ябыштырабыз.

- Нинди урман аланы барлыкка килде! Карагыз әле ничек матуркояш чыкты, кошлар сайрый.Урман хуҗасы безгә рәхмәт әйтә.

- Ә хәзер барыбыз да басабыз күзләрне йомабыз.

Борылабыз, борылабыз

Бакчага әйләнеп кайтабыз!

10. – Балалар без сезнең белән кайда бардык, Нәрсәләр турында сөйләштек, ниләр эшләдек?

 - Булдырдыгыз балалар, Әфәрин!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

Серле аланда

Әлеге эшкәртмә- балаларның шөгыльләрен интеллектуаль уеннар белән тулылындыру максатыннан эшләнде....

" Серле сандык"

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...

Серле урманга сәяхәт

Открытое мероприятие в рамках городской недели специалист по проблеме «Театрализованная деятельность детей дошкольного возраста" во 2 младшей группе, на базе МБДОУ “ЦРР-д/с №4 &ldquo...