Конспект занятие "Тылсымлы йомгаклар"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая, старшая группа) по теме

Хафизова Закия Киямовна

Это интегрированное занятие по ФГОС.Включает в себе 5 образовательных областей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_-_tugan_zhiremkonspekt_2.docx261.85 КБ
Файл konspekt_tylmsymly_yomgaklar.docx22.86 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  «Татарстан – туган җирем»

Максат: Балаларга Татарстан республикасы турында мәгълүмат бирү.

Тәрбия бурычы:

1.Балаларда республикабыз,аның гербы,флагы ,гимны турындагы белемнәрен кинәйтү,ныгыту.

2.Балаларның  татар телендә сөйләшү күнекмәләрен үстерү,логик фикерләү сәләте үсешенә булышык итү.

3.Туган илгә,туган телгә мәхәббәт,татар милләтенә карата горурлык хисләре һәм башка милләт халкына хөрмәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы:балаларны сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү,сузләрне дөрес табып әйберләрне танып аңлата белү.

Белем бирү бурычы: Татарстан республикасы турында белемнәрен тирәнәйтү, гербны, флагны бутамыйча төгәл әйтү.

Интеграль  белем бирү бурычы: танып белү, аралашу, социаль комуникатив,  сәнгати үсеш, физик үсеш.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Методик алымнар һәм чаралар: уй, сорауларга җавап бирү, нәфис сүз,табышмак әйтү,күргәзмә материаллар куллану мактау, практик эш, техник чаралар куллану.

Җиһазлар: карта, магнитофон, символикалар(герб, флаг), татар халык ризыгы “Чәк-чәк”, гимн сүзләре, түбәтәй, МТК, интерактив такта.

Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр ятлау, карта белән танышу, Татарстан республикасы турына әнгәмә.

Сүзлек өстендә эш: символика, республика гимны,герб, флаг .

Эшчәнлек төзелеше:

I.Эмоциональ халәт тудыру,кереш оештыру моменты.

II.Төп өлеш:

  1. Кунаклар белән исәнләшү.
  2. Шигырь сөйләү.
  3. Тәрбияче һәм балалар сөйләме.
  4. “Түбәтәй уены” җырлы – хәрәкәтле уен(ял минуты).
  5. Гимн тыңлау.
  6. Сәяхәткә бару.
  7. Чәк – чәк белән сыйлану.

      III.Йомгаклау.

Шөгыль барышы.

Группада «Мин яратам сине, Татарстан» жыры яңгырый.

Кереш өлеше.

Тәрбияче: Балалар, исәнмесез!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Хәлләрегез ничек?

Балалар: Кояшлы иртә кебек.

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән, әйдәгез, алар белән исәнләшәбез.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Ә сез беләсезме, татар халкы нигә ике кулын сузып исәнләшә?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Бу–кулларымда корал юк. Мин – сиңа дус дигәнне аңлата. Балалар, әйдәгез сездә бер-берегез белән исәнләшегез.

Балалар ике кулларын сузып исәнләшәләр.

Төп өлеш.

Тәрбияче: Без кунакларны яшәгән жиребез, сөйләшкән телебез белән таныштырырбыз, бергәләп сәяхәт итәрбез. Эйдәгез, кунакларга әзерләгән шигырьләребезне сөйләп күрсәтәбез.

Таһир: Нинди күркәм минем илем,

               Кояштай балкып тора.

               Урманнары жыр шикелле

               Моңланып шаулап тора.      

Алинә: Идел ярларына нурлар сибеп,

               Матур ата бездә таң.

               Таң шикелле яктыТуган илем,

               Бәхет биргән жирем – Татарстан!

Тәрбияче: Нәрсә соң ул Татарстан?

Балалар: Татарстан  - ул, туган жиребез, торган өебез.

Тәрбияче:Дөрес балалар, Татарстан ул безнең татар милләтеннән булуыбызны аңлата.

Тәрбияче:Балалар,  без ниндителдә сөйләшәбез?

Балалар: Татар телендә.

Тәрбияче: Дөрес. Татар теле – безне;ң туган телебез. Яраткан шагыйребез – Г. Тукай татар теле турында нинди матур шигырь язган?

Мәрьям: И туган тел, и матур тел!

                Әткәм – әнкәмнең теле.

                Дөньяда күп нәрсә белдем

                Син туган тел аркылы.

Тәрбияче: Рәхмәт балалар,тагын рус, мари, чуваш, башкорт күп телләрдә сөйләшкәнне ишеткәнебез бар. Бу халыклар безнең республикада дус яшиләр. Татарстан республикасында татар һәм рус телләре дәуләт телләре булып санала. Димәк, без ике телне белергә тиеш.

Тәрбияче: Безнең республикабыз бик зур, без анны бер көн эчендә дә йөреп чыга алмыйбыз. Кем әйтә ала, Татарстанның чикләрен,елгаларын, шәһәрләрен без кая курә алабыз?

Балалар:Картадан күрә алабыз.

Тәрбияче:Булдырдыгыз. КартадаТатарстанның чиге кызыл төс белән ясалган.

Тәрбияче: Әйтегез әле, зәнгәр тасма, яшел төс,тугәрәкләр нәрсәне анлата?

Балалар: Зәнгәр тасма – елгаларны, яшел төс – урманнарны, түгәрәкләр – шәһәрләрне аңлата.

Тәрбияче: Башкалабыз ничек атала?

Балалар: Башкалабыз – Казан шәһәре.

Тагын нинди  шәһәрләр беләсез?

Балалар: Без – Казан, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы.

Тәрбияче: Дөрес  балалар , Татарстанда  шундый матур шәһәрләр бик күп.

Тәрбияче: Балалар,  без нинди шәһәрдә яшибез?

Балалар: Без Мамадыш шәһәрендә яшибез.

Тәрбияче: Әйе. Сәяхәтебезне Мамадыш   шәһәреннән башлыйк. Әйдәгез, кунакларга сөйләгез әле, безнең шәһәребез нинди?

Балалар: Безнең шәһәребез зур, чиста, матур.Яңа йортлар, балалар бакчасы, мәктәпләр бик күп, урамнары киң, машиналар һәм жәяүлеләр йөри торган юллар бар, күп  чәчәкләрләр шәһәребезне бизи.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, Мамадыш шәһәренең матур, танылганурыннарынбергәләпкарыйк.

 (Мамадыш  шәһәренең күренекле урыннарын слайдлардан карау.)

Балалар әйдәгез ял итеп, үзебез яраткан татар халык уенын уйнап алыйк әле.  «Түбәтәй» уенын уйныйбыз.

Балалар түгәрәккә тезелеп басалар. Үзләре кулга-кул тотынышып, түгәрәк буйлап йөриләр. Тәрбияче балалар белән жырлый:

Туп-туп-түбәтәй,

Түбәтәем укалы,

Матур, ефәк түбәтәем

Менә кемдә туктады.

Түбәтәй кемдә туктый, шуңа берәр жәза бирелә.( жыр ,шигырь )
Уен шулай дәвам итә. 
Тәрбияче: Балалар, Татарстанның үзенең гербы, флагы һәм гимны бар. Менә бу нәрсә?

Балалар: Бу – герб.

Тәрбияче: Татарстан гербында канатлы ак барс сүрәтләнгән. Ак барс – республикабызның  көчлелеген, батырлыгын курсәтә.

Тәрбияче: Әйдәгез гимны тыңлап узабыз. Гимнны танылган татар композиторы Рөстәм Яхин ижат иткән.

Татарстан гимны яңгырый.

Тәрбияче: Дөрес. Флаг турында кем шигырь белә?

Ясминә: Шундый матур яшел төсе,

             Ул кызылы, улагы.

             Жилферди Казан өстендә

             Безнең дәүләт флагы.

Тәрбияче: Татарстан флагы нинди төсләрдән тора? Алар нәрсәне аңлаталар?

Балалар: Өстә - кызыл, аста – яшел,  уртада – ак төс сүрәтләнгән.Кызыл төс – кояш төсе, батырлык төсе,ак төс – чисталыкны, намусны, татулыкны,

 яшел төс – табигатьне, яшьеллекне аңлата.

Тәрбияче: Рәхмәт, булдырдыгыз. Флагыбызның төсләрен истә калдыру өчен дидактик уен уйнарбыз” Флагны дөрес итеп жый” .

Тәрбияче: Ә хәзер авылга кайтып килик. Кемнең әбиләре авылда яши?  Алар сезгә татар халык ризыклары әзерлиләрдер куннака кайткач, чәк – чәк ашаганыгыз бардыр. Әйдәгез,  чәк-чәк ясыйк.

Барлык хәрәкәтләрне куллар белән ясап күрсәтәбез: башта камыр ясыйбыз, аннары уклау белән жәябез, кечкенә өлешләргә бүләбез, майга салабыз, өябез. Аннары барлык балалар бергә өеләләр, тәрбияче дә балаларны кочаклый.

Тәрбияче: Татар халкы да чәк-чәк сыман гел бергә, аны беркем дә аера алмас.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.  Сез нәрсәләр белдегез? Сезгә бугенге шөгыль ошадымы? Сез өйгә кайткач әниләрегезгә, әтиләрегезгә  бүгенге өйрәнгән белемнәрегезне сөйләп күрсәтерсез .

Балалар, буген сез бик тырыштыгыз. Кунаклар белән саубуллашыйк.

Балалар: Саубулыгыз.

   



Предварительный просмотр:

  Тема: “Тылсымлы йомгаклар”

(Уртанчылар төркеме)

  Максат:  балаларның  танып белү, физик эшчәнлекләрен, логик фикерләргә өйрәтү.

Тәрбия бурычы: Балаларда тәҗрибә үткәрү эшчәнлеген, зирәклеген, бердәмләшеп эшләү сәләте тәрбияләү.

Үстерү  бурычы:Балаларга  тәҗрибә ясарга, яңа ачышлар ачарга  этәргеч бирү.Предметларның билгеләрен  сөйләмдә куллануны үстерү.

Белем бирү бурычы :Предметларның төп билгеләрен күрә белү, аларны классификацияләүне формалаштыру.Бер  урында  ике аякта  һәм алга таба сикерүне күнектерү. Гадәти булмаган рәсем ясау ысулларын үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе:танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре:танып белү,сөйләм теле үстерү,физик үсеш, социаль-коммуникатив, сәнгати үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, уен, үсендерү, мактау.

Җиһазлау:Тылсымлы тартма, сикерүче йомгак,төрле-төстәге, төрле- зурлыктагы йомгаклар, шугалак, табак белән су, кәрҗин, туплар.

Тәрбияче,балалар белән залга җырлап керә :

Кояш белән торабыз,

Бергә җырлап барабыз.

Күңеллелек өләшеп,

Дус,бердәм без уйныйбыз.

Балалар, карагыз әле, бездә бүген күпме кунаклар килгән. Әйдәгез , исәнләшик әле. Исәнмесез! Здравствуйте!

  • Без буген сезнең белән сәяхәткә барырбыз. Өстәлдәге тылсымлы тартмага игътибар итә.

        Балалар  карагыз нинди матур тылсымлы  тартма. Сезгә ошыймы? Әйдәгез  карагыз әле, нәрсә бар икән? Ничек уйлыйсыз? Нәрсә икән тартмада? (Балалар  фикерерләрен әйтәләр).

   Әйдәгез, миңа тартманы  ачырга булышыгыз.Тәрбияче тартмадан зур йомгак ала.Балалар нәрсә бу? ( йомгак).  Ә нинди формада ул? (  түгәрәк) Дөрес , әйдәгез бергәләп кабатлыйбыз . (түгәрәк). Әйе,  бу бит сикерүче йомгак.

 ( Тәрбияче йомгак  белән уйный)

1.Прыг-скок, прыг-скок,

Дальше нас ведет клубок.

Балалар, бу туп  җитезләрне ярата.

 -Ә сез бу йомгак  шикелле сикерә беләсезме? Я күрсәтегез әле?(Балалар үз тирәли сикерәләр). Булдырдыгыз балалар.

- балалар  минем әле куп дусларым-йомгакларым бар, алар тылсымлы шәһәрдә яшиләр, (экранда замок карау) бүген балалар бакчасына кунакка килгәннәр.Әйдәгез тылсымлы йомгаклар белән уйныйбыз .Сикереп өстәл янына киләләр.

1.Прыг-скок, прыг-скок,

 Дальше нас ведет клубок.

(Балалар тәрбияче белән өстәл янына киләләр. Кәрҗиндә төрле төстәге йомгаклар)

        -Балалар карагыз, кәрҗиндә купме йомгаклар.Кемгә нинди йомгак ошый шуны алыгыз. Әйдәгез йомгакларны сыпырып карыйбыз. Нинди безнең йомгаклар.(Балалар җаваплары. Йомшак,тоткач кулга җылы) Әйдәгез тупны сикертеп уйныйбыз.

-балалар сезнең йомгакларыгыз бертөрлеме әллә төрлеме? Нәрсә белән аералар?Дөрес алар төрле төстә, һәм төрле формада.(Овал һәм түгәрәк) Менә минем йомгагым кызыл төстә,ул җиләккә охшаган. Ә синдә нинди төстә?(Балалардан сорау) (Кызгылт сары, көрән, шәмәхә кебек катлаулы төсләр алына). Балалар, күрегез әле , предметлы рәсемнәр . Шушы рәсемнәр арасыннан безгә овал фигурасына ошаган предметны табарга кирәк.Табабызмы? (Балалар сайлап алалар, эзләү). Калган рәсемнәр кайсы фигурага ошаган? (Түгәрәк).

-Балалар, йомгаклар белән уйныйсыгыз киләме? Әйдәгез, без аларны идәндә тәгәрәтәбез.(Тәгәрәтәләр, түгәрәкләр тәгәри)

-Йомгаклар тәгәриләрме?Нишләп тәгәриләр?( Алар түгәрәкләр туплар шикелле) Ә овал йомгаклар ни өчен җиңел тәгәрәми? (чөнки алар озынча формада)

-Балалар , йомгакларны тагын ничек тәгәрәтеп була.(Бармак,уч төбе,терсәк,тез).  Менә без йомгаклар белән ничек күп төрле тәгәрәтеп  уйнадык.

-Ой,балалар йомгакларыбыз төрле якка тәгәрәштеләр,адаша күрмәсеннәр.Әйдәгез аларны киредән кәрҗингә җыябыз.

        Уен:”Шугалактан йомгаклар тәгәрәтү”(Балалар йомгакларны тәгәрәтәләр,тәрбияче кәрҗингә җыеп бара)

-Менә безнең йомгаклар үз ояларына кайттылыр. Безнең сикерүче йомгагыбыз балаларны икенче дусларына чакыра.Бу төсле йомгаклар белән без саубуллашабыз.

1.Прыг-скок, прыг-скок,

 Дальше нас ведет клубок.

        

Тәрбияче белән балалар ике кәрҗин торган өстәл янына киләләр.Кәрҗиннәрдә төрле зурлыктагы,төрле төстәге йомгаклар.(Кечкенә, зур, бик зур)

Бу йомгаклар зурлыклары белән аерылалар (тәрбияче  балаларга  кәрҗиннән йомгак алырга куша.Тәрбияче кечкенә  йомгаклар яткан кәрҗинне балаларга бирә.

-Балалар бу йомгаклар ниндиләр?Дөрес,кечкенә.Әйдәгез кулда качырабыз, кулда качтылар  чөнки   йомгаклар кечкенә.

Ә хәзер икенче кәрҗиннән алабыз.Бер учка сыямы? (Юк).Әйдәгез, ике кулга яшерәбез.(Качтылар).

-Ә болары ниндиләр?  Дөрес, зур йомгаклар.Әйдәгез кулда качырабыз кулга сыймый чөнки   йомгаклар зур. .Балалар зур йомгакларны өскә күтәрәбез.

Булдырдыгыз.

Тәрбияче : Булышабызмы балалар  йомгакларга өйләренә кайтырга?

    ( өстәлдә бик зур, зур һәм кечкенә өйләр куелган). Үз өйләренә дөрес итеп куябыз.

-Булдырдыгыз балалар йомгакларга үз өйләрен табырга булыштык.Ә хәзер зур һәм кечкенә йомгаклар белән саубуллашабыз.

1.Прыг-скок, прыг-скок,

 Дальше нас ведет клубок.

Балалар тәрбияче белән тәҗрибә үткәрү өстәленә киләләр.        

-Балалар, бу нәрсә? (Су). Суның үзенчәлекләрен атап чыгыйк әле? Су нинди?         ( Табакта су)(Су сыек, чиста, төссез, исе юк, юеш, ага).Булдырдыгыз, балалар.  Ә сез су белән уйнарга яратасызмы?

Кулга алыгыз әле,алар нинди?Корымы,юешме?(Сухие или мокрые.)Тәрбияче:әйе балалар,йомгакларыбыз коры.Ә хәзер йомгакларыбызны суга салабыз.                

        -Балалар йомгакларыбыз нишлиләр?Йөзәләр.Әйе,алар көймәләр шикелле йөзәләр.Әйдәгез без аларга өрәбез.

 -Ай балалар безнең йомгакларыбыз бата башладылар.Нишләп баталар алар?(балалар җавабы,алар юешләнделәр,авырайдылар)

-Дөрес, балалар,коры йомгаклар йөзәләр,ә юешләре баталар.Әйдәгез, аларны коткарабыз,тизрәк судан алыгыз . Алар юүешләнделәр, алар кипсен  өчен  нәрсә кирәк ?( кояш)

- Әйе, кояш кирәк.

-Балалар борчылмагыз юеш йомгакларга  без    рәсем ясарга өйрәтәбез.

Карагыз, юеш йомгак тукымада нинди кызык эз калдыра.

- Әйдәгез, юеш йомгаклар белән кояш ясыйбыз . Мин кояшның түгәрәген ясыйм, ә сез нурларын ясарсыз.Елмаеп торсын өчен күзләр һәм кояшның авызын да ясыйк әле. Менә балалар нинди матур кояш ясадыгыз карагыз әле экранга.Ул безгә елмаеп тора.

-Менә безнең йомгаклар иленә сәяхәтебез ахырына килеп җитте.Әйдәгез,  без хәзер барлык йомгакларны бер аланга җыеп дуслаштырабыз.(Тәрбияче келәм-алан җәя)

-Балалар барлык йомгакларны-зурларында,кечкенәләрендә,төрле төстәгеләрен,җиңелләрен,авырларын,корыларын,юешләрен алып килегез.(Балалар алып киләләр) Менә нинди матур алан килеп чыкты,безнең барлык йомгакларда дуслашты.

        Яшел аланда йомгаклар җыелдылар

          Бер-берсенә елмайдылар:

        Авыр-җиңел,коры-юеш,

        Зур-кечкенә...һәм барлык төсле йомгаклар.

-Балалар, сезнең белән йомгакларга уйнау ошады,ә сезгә йомгаклар белән уйнау ошадымы?

-Без бугенге шөгыльдә  нәрсәләр белән уйнадык?

- йомгаклар белән.

-Ничек итеп уйнадык? матур өйләренә кайтырга булыштык,шугалактан шудырдык, кояш рәсеме ясадык.

-Әйе, балалар безгә буген күңелле булды. Зур рәхмәт сезгә балалар, сез буген акыллы , тәртипле булдыгыз.

Әйдәгез,  бергәләшеп  уен бүлмәсенә чыгабыз.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»

1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Конспект НОД " Азбука безопасности" .Конспект НОД: Тема «Азбука безопасности» Составила : Рахимова Зарифа Тахировна. К конспекту прилагается презентация.

Составила : Рахимова Зарифа Тахировна.Цель: Обобщить и систематизировать знания о безопасности в доме.Задачи:Образовательные:— Формировать умения видеть вокруг себя потенциальные опасности в доме...

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст) Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старшая группа) Конспект целевой про

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст)Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробу...

праздника Конспект по сказке «Теремок» Веселится народ, праздник Пасхи у ворот. Конспект совместной деятельности педагогов с детьми с ОВЗ «Звуки весны», План - конспекта Тема: Совместная образовательная деятельность «Рукавичка" и другие

Методическая разработка праздника «По дорожке весело наши ножки шли»для детей со сложным дефектом совместно с родителями.Праздник посвящается Дню Матери.Цели и задачи:Коррекционно-ра...

1. Конспект по рисованию 2. Конспект по конструированию 3. Конспект по математике. 4. Конспект по окружающему миру.

Тема1. Рисование "Осенний пейзаж. Дождь" (05.10.2021)2. Окружающий мир «Такие разные, такие важные ». бытовые предметы и техника. Их значение в жизни человека. (11...