Проект “Яшелчәләр үстерү”
проект по окружающему миру (средняя группа) на тему

Описывается проект по посадке и выращиванию лука на подоконнике

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt.docx21.56 КБ

Предварительный просмотр:

Проект     “Яшелчәләр үстерү”

     Сибгатуллина А.М.

Казан шәһәре, Совет районының

230 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Проектның актуальлеге:

      Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия һәм белем бирү бүгенге көндә дә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Белгәнебезчә кеше – табигатьнең бер өлеше. Табигать әйләнәсендә бала дөньга килә. Кечкенәдән аның тәэсире астында үсә, ныгый, табигатьтәге үзгәрешләр белән кызыксына башлый, матурлыгына соклана .Үсә төшкәч  табигатьне сакларга һәм якларга тиешлеген аңлый башлый. Ә бу белемнәрне балалар кечкенәдән үк балалар бакчасында  ала башлый. Экологик эчтәлекле эшчәнлек уздыру ярдәмендә, балалар табигатьтә бар нәрсәнең дә үзара бәйле булуын, җир планетасының табигый күптөрле  булуына төшенә башлый. Тәҗрибәләр ярдәмендә табигать күренешләре арасындагы сәбәп – нәтиҗә бәйләнешләрен ачыкларга өйрәнә.  Бу проект   - практик юл белән балаларга үсемлекләр , яшелчәләр турында белемнәр бирү, бүлмә шартларында аларны үстерә , ярата  белү хисе тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.

Проектның максаты:

         -табигать күренешләре һәм үсемлекләр турында белемнәр бирү;

         -табигатькә мәхәббәт, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү;

         -табигать кочагында үзеңне дөрес тоту,җир-суны пычратмау, яшеллекне        һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.

 Бурычлары:

        - бүлмә шартларында тәрәзә төбендә суган үстерү;

        - танып- белү сәләтен үстерү;

        - балалалрда проектның актив катнашучысы булу теләге уяту.

        - суган үстерүдә  гидропоника ысулын өйрәнү;

         -тәҗрибәләр ярдәмендә яңа әйберләр белергә омтылу, иҗади

          эзләнүләр булдыру;

Проектның төре: танып-белү.

Белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше,танып-белү үсеше,нәфис – нәфасәти үсеш,иҗтимагай – аралашу үсеше,физик үсеш.

Проектның дәвамлылыгы: кыска вакытлы.

Проектта катнашучылар: балалар ,тәрбиячеләр, ата-аналар.

Көтелгән нәтиҗәләр: суган үстерү процессында балаларның кызыксыну хисләрен үстерү, эзләнү эшчәнлегенә этәргеч бирү,барлыкка килгән проблемаларны чишү. Экологик белемнәр алу барышында тәҗрибәләр ясау һәм эзләнүләр гадәте булдыру. Ашарга яраклы экологик сәламәт яшел суган кыягы үстерү.

Проектның этаплары:

1. Әзерлек этабы:

- проектның темасын, бурычларын билгеләү;

- проект турында әти – әниләр, балалар белән белән фикер алышу;

- проектны тормышка ашыру өчен тиешле шартлар булдыру;

- тема буенча кирәкле әдәби материал, атрибутлар булдыру.

2. Төп этап (практик):

- суган үстерү темасы буенча барлык белем һәм тәрбия бирү процессы эчтәлеген эшкәртү;

- балалар , педагогглар, әти – әниләр белән иҗади эзләнү һәм практик эшчәнлек оештыру;

- балаларга гидропоника ысулы белән суган үстерү турында видиосюжет күрсәтү.

3. Йомгаклау этабы:

- проектны күмәк рәвештә презентацияләү;

- әти – әниләр белән эш:

- “Суганның файдасы” - консультация;

- әти – әниләр белән “Түгәрәк өстәл” артына җыелу;

- фотокүргәзмә “Кышкы бакча”

- балалар белән эш:

- балалар рәсемнәреннән күргәзмә “Яшелчәләр”

Эшчәнлек барышы:

Атна көннәре

Иртән

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Көндез (саф һавада)

Кичен

Дүшәмбе

-Әңгәмә”суган турында нәрсә беләсез?”

-Дид.уен”Яшелчә-ләрнең исемен әйт”

1.Танып белү

ФЭМП

Бер пркдметны икенчесенең өстенә,астына,янына кую юлы белән тигез һәм тигез булмаган төркемнәрне чагыштыру.

“Яшелчәләр” демонстрацион материалын куллану.  

 

2.Физик үсеш

Күзәтү: җир өстен кар каплаган,бак-

чадагы түтәл-ләр күренми.

Балалар алды-на проблем-ный ситуация кую, аны чишү юлларын бер-гәләп эз-ләү,балалар -ның фикерлә-рен тыңлау.

Х/уен:”Пред-метны тап”

Хезмәт:бала-лар белән туфракка һәм сулы савытка суган утырту.

Кыш көне яшел суган усрерү эшен тормышка ашыру. Ситуа

циянең уңай якка чишелешен

аңлату.

Матур әдәбият уку:

хезмәт турыда мәкальләр әйтү.

Сишәмбе

Яшелчәләр турында альбом карау.

Әти –әниләр өчен консультация”Су-ганның файдасы”

1.Сөйләм телен үстерү.

“Яшелчә бакчасында” –картина буенча сөйләү.

2.Нәфасәти үсеш

Музыка.

“Суган” турында җыр тыңлау.

Хезмәт: агач төпләренә,чәчәк түтәлләренә кар ату.

Әңгәмә:”Бак-ча эшләре”

Рус халык әкяте”Шал-кан” мультфильм карау.

– Иҗади сәнгать эшчәнлегендә ясалган балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештыру ”Яшелчәләр”

Чәршәмбе

Трафаретлар ярдәмендә яшелчәләр сүрәтләргә өйрәнү.

С/р уен:”Яшелчә кибетендә”

Китапханә почмагында китаплар күргәзмәсе оештыру: яшелчәләр турында китапларны сайлап кую.

1.Нәфасәти үсеш

Рәсем.

Тема:”Кәрзиндә су-ганнар”

2.Физик үсеш

Күзәтү: балан агачына кунган “Кызыл түшләрне”карау.

Экологик сукмак буйлап сәяхәткә чыгу.

Ирекле әвәләү”Кәр-зиндә яшелчәләр”

Яшелчәләр турында табышмак-лар әйтү.

Пәнҗешәмбе

Балалр белән яшелчәләр битлекләре ясау. Алга таба битлекләрне уеннарда куллану.

Хәрәкәтле уен:”Түтәлгә басма”

1.Танып белү(ФЦК)

“Үсемлекләргә кайсы яктан һава кергәнен билгеләү һәм үсемлекләр-нең кояшка таба  белү сәләтен күрсәтү” тәҗрибә-ләр уздыру.

2.Саф һавада физик үсеш.

Эстафета оештыру

“Кем тизрәк”

Кар астыннан кү-ренеп торган

Куаклыклар-ның исемен әйтү.

Бармак уены:”Суган утыртам”

Җырлы – биюле уен:”Утыр,ут-ыр Мәликә”

Ирекле рәсем”Без-нең бакча”

Җомга

Аралашу”Витамин-нар кайда була?”

Д/уен:”Домино”

1.Нәфасәти үсеш.

Кисеп- ябыштыру.

Тема:”Куянга күчтәнәч”

2.Нәфасәти үсеш(Музыка)

“Көнбагышлар”җырын өйрәнү.

Ә.Бакиров музыкасы,Ә.Бикчәнтәева сүзләре.

Дид/уен:”Яшелчәнең исемен әйт”

Хезмәт: куак-

 лыкларны сындырмас өчен тирә- ягын кар белән әйлән-

дереп алу.

Дидактик уен

“Дүртенче артык”

Матур әдәбият уку.

Татар халык әкияте уку:”Аю белән бабай”

“Кышкы бакча” – фотоконкурс.

   

   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект-презентация на тему"Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Проект : “Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү”...

Уртанчылар төркемендә озакка сузылган проект эшчәнлеге «Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы»

      Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап к...

Проект по УМК в старшей группе на тему: “Овощной магазин” - “Яшелчәләр кибете”

Проект: Сюжетно – ролевая игра     Тема: «Овощной магазин»Вид проекта: познавательный, творческий.Продолжительность: краткосрочныйУчастники проекта:  дети средней группы,...

"Яшелчәләр" темасына проект

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен баету, тулыландыру, сөйләм телен үстерү....

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

Сөйләм телен үстерү буенча ачык – шөгыль конспекты. Тема: “Яшелчәләр”

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү "Яшелчәләр" темасы буенча шөгыль-конспект...

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...