Туган ягым - Байлар Сабасы!
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Фатихова Гюзель Хамзевна

Сабабызның һөнәрчеләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sababyznyn_honrchelre.docx1_.docx392.99 КБ

Предварительный просмотр:

"Сабабызның һөнәрчеләре"

     “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе

  Фатихова Гүзәл Хәмзә кызының семинарда

        күрсәтелгән интеграль ачык шөгыле

IMG_8146

2018 ел

Танып белү+сурәтләү

Тема:"Сабабызның һөнәрчеләре "

Максат: балаларыбызда туган төбәгебезнең тарихына кызыксыну уяту,бала-

ларның  әби-бабаларыбызның һөнәрләре белән таныштыру,татар халык би-зәкләрен ясау алымнарын ныгыту, пумала сөйләм телен үстерүүзләренең һәм иптәшләренең эшләренә уңай караш булдыру, туган якка мәхәббәт,эсте-

тик зәвык тәрбияләү
Җиһазлау: агач һәм балчык савыт-сабалар,чиккән киемнәр,җитен чәчәге рә-семе,чабата,итек

Сүзлек өстендә эш:чабата, көлтәләгәннәр, чүмәлә итеп өйгәннәр

Эшчәнлек барышы:

Балалар килгән кунаклар белән исәнләшү.

-Балалар,әйтегез әле без нинди республикада яшибез? (Татарстан республи-касында)

-Ә бистәбезнең исеме ничек? (Байлар Сабасы)

-Балалар,ә сезгә безнең бистәбез ошыймы соң?

-Ни өчен? (балаларның җаваплары)
-Әйе, балалар, безнең бистәбез бик матур, челтерәп аккан чишмәләре,мул уңыш бирә торган кырлары, сандугачлы урманнары якында гына. Әле без-нең бистәбездә спорт мәктәп-ләре,йөзү бассейны, ял итү урыннары бар.

-Балалар, ә сез Сабабызның ничек барлыкка килүен беләсезме? (Сөйләү,слайдтан күрсәтеп бару)

-Балалар, ә хәзер мин сезне күргәзмәгә чакырам.

 Агач һәм балчык савыт-сабаларны күрсәтү:балалар,менә шушы инде ул безнең эби-бабала-рыбыз кулланган агач һәм балчык савыт-сабалар

- Ә бу юкә кайрысыннан үрелгән аяк  киеме чабата дип атала.(кабатлату)Аны әби-бабаларыбыз салкында да ,җылыда да киеп йөргәнәр.Соңрак итекләр бастырганнар.Менә бу савытлар тал чыбыгынан үрелгән.

- Бу зәңгәр чәчәкле үсемлек җитен дип атала(рәсемен күрсәтү) Аны  әби-бабаларыбыз күп итеп басуда үстергәннәр. Өлгергәч аны урак белән урганнар, көлтәләгәннәр (кабатлату)кипсен өчен чүмәлә итеп өйгәннәр (кабатлату)Җитен кипкәч сабакларыннан сүс ясаганнар, сүстән җеп эрләгәннәр, туку станокларында шул җепләрдән тукыма ясаганнар.Менә җитен тукымасыннан тегелгән эскәтерт, тастымал, сөлге.

-Безнең Саба халкы матурлыкны яраткан.Күрегез нинди матур итеп чигелгән алъяпкыч, күкрәкчә,калфак, түбәтәй,читек.Безнең алар турында өйрәнгән шигырьләребез дә бар бит әле

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр (А.Азалия)

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә

Аллы гөлле  чәчәк  төшкән

Килешәме үземә? (Әдилә)

Бигрәк  матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән

Алар монда килгән икән

Чын әкият иленнән (Ильяс)

-Күрегез әле нинди матур савыт-сабалар. Сез ничек уйлыйсыз алар нинди ма-териалдан ясалган? (агачтан)

-Элеке әби-бабаларыбыздан үрнәк алып агачтан савыт-сабалар ясап, аларны бизәүче бу һөнәрчеләр безнең Саба районының Лесхоз авылында яшиләр.

-Безнең районыбызда андый һөнәрчеләр күп.Әйдәгез  кайбер һөнәрчеләр белән танышып үтәбез.(балаларны экран янына чакыру,слайдтан күрсәтеп һөнәр ияләре белән таныштырып бару)

-Балалар, ә сезнең һәнәрчеләр буласыгыз киләме? Күрегез әле, безнең монда остаханәләребез дә бар. Сез үзегезгә теләгән һөнәр сайларсыз һәм бер остаханәдә яки көмешчеләр булып- беләзек ясап бизәрсез,яки балчыктан ясалган тәлинкә һәм чынаякларны бизәрсез,яки алъяпкыч чигеп бизәрсез.

Физкультминут:-Эшли башлаганчы әйдәгез бераз ял итеп алыйк. Әйдәгез,"Итекче" уенын уйнап алабыз.

Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар.  Уртада итекче,такмак әйтә:

Итек-читек, энә-без

Матур итеп тегәбез

Кирәкмиме, алмыйсызмы

Әллә киеп карыйсызмы?

Итекче уртага чүгәли.Балалар кулларын җибәрмичә йөгерәләр. Бу вакытта итекче, чүгәләгән килеш бер баланың аягына суга. Сугылган бала итекче була.

-Хөрмәтле һөнәрчеләр,теләгән остаханәләргә рәхим итегез.Эшли башлаганчы искә төшерик әле, сез әйберләрегезне нинди бизәкләр белән бизәрсез икән?(татар халык бизәкләре белән)

-Бизәкләрне ничек урнаштырабыз? (симметрияле итеп)

Практик эш: татар халык көе кушу,балаларның мөстәкыйль эшләре, индивидуаль ярдәм итү,хуплау.

Рефлексия: -Балалар,сезнең эшләрегез бик матур чыккан. Әгәр һөнәрчеләр монда булсалар, алар безнең алмашчыларыбыз үсеп киләләр икән дип бик сөенерләр иде.Ясаган эшләрегез кипкәч, аларны үзебезнең мини музейга куярбыз,булдырдыгыз,балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

Туган ягым - Яр Чаллы.

Темасы: «Туган ягым- Яр чаллы».(мәктәпкә әзерлек теркеме)Бурычлар:Белем бирү бурычы: балаларга туган як, туган шәһәр, туган йорт төшенчәләре турында белем бирү.Үстерешле бурычлар: сүз байлыгын а...

«ТУГАН ЯГЫМ - ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

Конспект открытого мероприятия по обучению дошкольников татарскому языку...

План кружка "Туган ягым"

План кружка по обучению родного языка "Туган ягым"для подготовительных групп...

Туган ягым - Байлар Сабасы"

Сценарий о происхождении Богатых Сабов....

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....