Туган ягым - Байлар Сабасы"
методическая разработка по развитию речи (старшая группа)

Фарида Миннисламовна Шарипова

Сценарий о происхождении Богатых Сабов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym_baylar_sabasy.docx30.73 КБ

Предварительный просмотр:

                         Сценарий « Туган ягым Байлар Сабасы»

А.Б: Исәнмесез, хәерле көн балалар. Бүген без сезнең белән нинди бәйрәмгә җыелдык микән? Шигырьне тыңлап үтегез әле:

 “ Туган якны сайлап алып булмый

    Сайлап булмагандай әнкәйне.

   Иң ямьле як безнең яклар гына

  Билчәннәре гөлгә тиңләрлек.

  Әрәмәсе була карурман

Гел матурлык, гел гүзәллек кенә

 Эзли күңел туган ягыннан!

I өлеш

А.Б: Монда сүз нәрсә турында бара? Туган як сүзе аша сез нәрсә аңлыйсыз? Безнең туган ягыбыз нинди шәһәр? Ул кайсы республикага керә? Безнең туган телебез нинди тел? Сабада татарлардан кала тагын кайсы милләт вәкилләре яши?  Безнең Сабабыз ничек барлыкка килгән соң шул турыда белергә телисезме? Алайса тыңлагыз:

“ Борын- борын заманда әле безнең бабайлар да тумаган заманда Казан янындагы Колык исемле авылда Мәмәт һәм Шәриф исемле бабайлар яшәгәннәр. Аларның тормышлары бик авыр булганю Ашарларына ризык, эшләргә эш булмаган ди. Шулай бер көнне Мәмәт әйткән ди Шәрифкә:

Мәмәт: Шәриф дустым, безнең тормышлар авырайды, эшләргә эш, ашарга ризык юк. Әллә башка берәр җирдән бәхет эзләп карыйбызмы?

Шәриф: Әйе шул, мин дә шулай дип уйлыйм. Бәлки яңа авыл өчен уңайлы, матур урын да табарбыз.

Мәмәт: Әйдә юлга кузгалыйк.

Шәриф: Әйдә.

А.Б: Шулай итеп Мәмәт белән Шәриф юлга кузгалганнар. Бара торгач бик күп юл үткәннәр. Урманнар, күлләр, болыннар буйлап барганнар. Бара торгач бер елга буена килеп туктаганнар. Бу урын “ Шайтан – Елга” дип атала икән.

Мәмәт: Шәриф дустым, кара әле нинди матур урын. Әйдә шушунда туктыйк әле.

Шәриф: Миңа да бик ошый бу урын.

А.Б: Һәм бабайлар шушы урында куышлар корып яши башлаганнар.Көннәрдән бер көнне Мәмәт бабай елгадан йомычкалар агып килгәнне күргән дә:Шәриф кара әле, су буйлап йомычкалар агып килә димәк якын-тирәдә авыллар бар. Әйдә тагын да өскәрәк менеп карыйк әле.

А.Б: Шулай итеп алар бу урынны калдырып тагын да өскәрәк менгәнәр. Тау башында туктаганнар. Ә аста бик матур , салкын сулы чишмә дә агып тора ди.

Шәриф: Бу тау башы миңа бик ошый. Якында гына агачлык та бар, чишмә дә агып тора. Үз эшебезне шушында башлап карарбыз- дигән.

Мәмәт: Әйдә йомычкаларны кырып савыт- саба ясап карыйк әле.

А.Б: Бабайлар йомычкаларны кырып савытлар ясый башлаганнар. Бу эш аларга бик ошаган.

Мәмәт: Без яшисе авылга исем дә кирәк бит эле. Нинди исем бирербез микән,- дип сораган.

Шәриф: “ Савыт” дип әйтсәк бик үк матур түгел инде. Бәлки “ Саба” дип атарбыз.

Мәмәт: Бик дөрес әйтәсең дустым. Бу яңа авылның исеме “ Саба” булсын. Әйдә Колыкта калган гаиләбезне дә алып килик, дусларыбызны да чакырып шушы урында яши башлыйк.

А.Б: Шулай итеп Мәмәт һәм  Шәриф бабайлар тырышлыгы белән без хәзер яши торган җирдә Сабабыз барлыкка килгән. Ә “ Байлар” дигән исеме каян килде микән анысын алга таба белербез. Бу турыда риваять бар шуны тыңлап үтик әле:

А.Б: Мәмәт бабай белән Шәриф бабай бик тырыш булганнар. Алар үзләре ясаган савыт- сабаны төрле авылларда сатып йөргәннәр. Тормышлары көннән-көн алга таба барган. Алар бик яши башлаганнар.Бик тырыш, эшчән булганнар. Баеп та киткәннәр. Кешеләр Саба ягында яшәүчеләргә кызыгып караганнар һәм “ Байлар” дип йөртә башлаганнар. Менә шушыннан чыгып безнең Сабаны – “ Байлар Сабасы” дип дә башлаганнар.

Саба гел үсә, матурая бара. Анда бик күп шагыйрьләр, күрекле шәһесләр үсеп чыккан. Алар матур җырлар, шигырьләр, иҗат иткәннәр. Әйдәгез тыңлап үтик әле:

           

                           Җыр: “ Сәяхәткә”

16.Борын-борын заманнарда
Саба җире туган ди.
Безнең әби-бабайлар
Шушы җирдә торган ди. 
Ул бабайларның кулыннан
Һәр эшләр дә килгән ди                         Ш.Әдилә
Эшен алып, дөнья буйлап
Сәүдә дә иткәннәр ди.

17.Шушы тырышлыклары
Таныткан ди халыкка
Хезмәт сөю бабайларны
Китергән ди байлыкка.                        Фидан
Ул вакытта күп халылар
Хәерче булганнар ди
Ә безнең Саба байлары
Рәхәттә яшәгән ди

 бабайларның кулыннан
Һәр эшләр дә килгән ди                        
Эшен алып, дөнья буйлап
Сәүдә дә иткәннәр ди.

1.Очар кошлар китә кабат

Җылы якларга табан.

Ә китмим мин , туган Сабам               Динияр

Мәңгегә синдә калам.

2. Кирәкми миңа чит кояш

Кирәкми чит илләре.

 Иркәләсен мине бары                       Султанова Илсинә

Туган Сабам җилләре.

3.Мин яратам сине гүзәл Сабам

Әнием белән куеп янәшә.

Гүзәллегең, матурлыгың саклап           С.Самира

Яшә Сабам минем, гел яшә!

           Бию: “ Зонтик”

4.Туган җирем гүзәл Саба ягы,

Синдә тудым, синдә үсәмен.

Син йөрәккә якын, сәфәр чыксам           К.Динә

Хәзер сагынып кайтып җитәмен.

5. Синең тарих ерак гасырларга

Үткәннәргә барып тоташа.                         Мәрьям

Кешеләрең үткәнеҗне барлап

Киләчәккә якты юл ача.

6.Саба ягы элек- электән үк

Һөнәрчеләр белән танылган.

Алтын куллыларның дәвамы без            Х.Динә

Без дә шундый буын каныннан.

7.Мәңге яшә гүзәл Сабам

Йомшак җилең иссен таңнарда.  

Чынга ашсын халкың хыяллары              Ришат

Йөзсен әйдә балда – майларда.

8. Сабам минем туган ягым

Һәр тарафың миңа якын.

Матурлыгыңа сокланып                           Х.Зөлфәт

Ата синдә алсу таңым.

9.Урман болыннарың иркен

Беркайда юк сиңа тиңе.                              Гадел

Кырларыңда күкрәп үсә    

Мул уңышлы алтын иген.

 

10.Табигатең синең гүзәл

Сокланмыйча кем соң түзәр?

Кыш җитүгә чыршыларны                           Рүзәл

 Ап-ак бәсләр белән бизә.

11. Син бөек шәһесләр иле

Тырыш, эшчән ,уңган халкың.                    Илшат

Көннән- көн тик арта бара                    

С аба дигән матур атың

12.Аптырашта калдым эле

Тик соравым бик гади:

Исемен кертеп җыр җырлыйлар

Ә кем соң ул – Нургали?                             Мәликә

Әллә  айга менгәнме ул,

Яйсә күлгә чумганмы?

Әллә  алтын- көмеш белән

Тутыраганмы урамны?

13.Тукта! Тукта! Ашыкмагыз,

Искә төште – әкәмәт:

 Бу бит урманчы Нургали

Хезмәттә бит бар хикмәт!

Урман белән бергә үскән,                 Эмиль

Шунда гомер иткән ул.

Балаларга  бассейнлы

Мәктәп бүләк иткән ул.

14.Нигә айга менәргә ди,

Җиргә куйган үз аен.

Нургали мәчетендә халык

Намаз укый көн саен.

Рифкать, Рөстәм, Рәис атлы                       Рәзилә

Өч баһадир үстергән.

Нургали ага үзе дә

Булган затлы нәселдән.

15. Яшәсен Саба җире

Шауласын  урманнар                                 Аяз  

Тимәсен аңа заманның

Җилләре- давыллары.

                             Җыр: “ Хәерле көн.”

II өлеш

 Инде викторина сорауларына да җавап биреп үтик:

1. Саба буласы урынга беренче булып кем килгән?

2.Сабаның главасы кем?

3.Ул кайсы республикага керә?

4.Аның флагы нинди? Ул нәрсәне аңлата?

5.Сабада ничә мәктәп бар?

6. Анда спорт белән шөгылләнәләр?

7. Анда дога укыйлар?

8.Анда дәваланалар?

9.Анда борынгы әйберләр саклана?

10.Анда китаплар күп?

11.Анда белем алалар?

12.Анда театрлар, концертлар була?

13.Анда ял итәләр? (парк).

14.Сабада нинди милләт вәкилләре яши?

15. Анда йөзәргә өйрәнәләр?

III өлеш.

Без Сабабыз турында бик матур итеп шигырьләр сөйләдек, биедек, җырла-дык. Без шунда тудык, шунда үстек, шунда яшибез. Ә бит безнең Сабабызда бик күп күренекле кешеләр бар. Алар шагыйрьләр, биючеләр, җырчылар, спорт белән шөгылләнүчеләр. Сабабызда туып, яшәп тә чит илләргә чыгарга, авылыбызның данын күтәрергә мөмкин. Моның өчен бик зур сабырлык, ты-рышлык кирәк. Ә андый кешеләр бездә җитәрлек. Шуларның берсе безнең бүгенге кунагыбыз Зарипова Ләйсән. Әйдә аңа сүз бирик . Рәхим ит, Ләйсән!

        Бәйрәм Ләйсәннең матур биюләре, балалар белән берлектә биюләр аша дәвам итә.

                                   

                     

                               

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

Туган ягым - Яр Чаллы.

Темасы: «Туган ягым- Яр чаллы».(мәктәпкә әзерлек теркеме)Бурычлар:Белем бирү бурычы: балаларга туган як, туган шәһәр, туган йорт төшенчәләре турында белем бирү.Үстерешле бурычлар: сүз байлыгын а...

«ТУГАН ЯГЫМ - ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

Конспект открытого мероприятия по обучению дошкольников татарскому языку...

План кружка "Туган ягым"

План кружка по обучению родного языка "Туган ягым"для подготовительных групп...

Туган ягым - Байлар Сабасы!

Сабабызның һөнәрчеләре....

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....