Квест игра "Путешествие по природе родного края" на татарском языке
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Халиуллина Минния Раифовна

Дети отправляются в путешествие,чтобы спасти Природу и собрать для неё травы для приготовления волшебного напитка.На пути им встречаюся Сова,Лесовичок,Фея цветов.Они дают детям травы.Дети играют ,решают нетрудные задачки.В конце путешествия набирают трав для напитка. Природа благодарит детей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.docx29.28 КБ

Предварительный просмотр:

                Квест-уен“Туган як табигате буенча сәяхәт”

Максат:Үзара бәйлелекне аңлауда һәм кешенең табигать белән үзара бәйләнешен үстерүдә ярдәм итү.

 Бурычлар:; Балаларда туган тел, туган йортны ,туган якның табигатен ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү;

– балаларны кошлар,файдалы үләннәр  белән таныштыруны дәвам итү;фикерләү сәләтен,бәйләнешле сөйләм үстерү;

яшьтәшләре белән хезмәттәшлек итә белүне үстерү: килешә белү,сүзләшү һәм башкалар фикерен хөрмәт итү, бергәләп карарлар кабул итү; коллектив уенда каршылыкларны җиңү;

Актив сүзлек: туган ил,гералдика,төбәк,патшабикә,зирәк ябалак,гамәлләр

Җиһазлар: экран, компьютер, презентация,файдалы уләннэр,Агачлар макеты,чүп калдыклары,ромашка чәчәге. “ташлар”

Алдан эшләнгән эш:Россия,Татарстан символикалары белән танышу;табигатькә экскурсия ясау.

Шәхси эш:.... белән сөйләм теле үстерү

Барышы:

Алып баручы: Исәнмесез, балалар, Исәнмесез, хөрмәтле өлкәннәр. Исәнмесез, бүген безнең белән очрашуда катнашучыларның барысы да.

Килегез,балалар түгәрәккә басыйк,кулны кулга тотыныйк.Бүген көн матур.кояшлы,сезнең кәефләрегез ничек?-әйбәт.бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә шөгылебезне башлыйк.

1.Туган илем басу,кырлар,

Урманнар,яшел юллар

Иңешләрем,чишмәләрем,

Туганнар,якын дуслар.

-Без бүген нәрсә турында сөйләшербез микән?-туган ил.

-Нәрсә соң ул туган ил?-без туган җир,без яшәгән җир.еракка киткәч сагына торган җир,урманнар ...

-Һәр кешенең туган җире була.Ә без нинди республикада яшибез?-татарстан республикасында.Без татарстан флагы,гербы б-н таныштык.

Ә без кайсы районда яшибез?(Сарман)

-Әйдәгез,Сарман геральдикасын искә төшерик.Флагта нинди төсләр бар?Алар нәрсәне аңлата?Сез ничек уйлыйсыз? -Сандугач кошы- сарман халкын җырга моңга сәләтле икәнен аңлата.Кызыл төс-уңышлрага ирешү.Яшел төс-табигать,сәламәтлек.Сары-байлык,хөрмәт итү.Кара –нефтькә байлыкны,

-Сез ничек уйлыйсыз,без боларны нигә белергә тиеш?-без бу илдә яшәүче балалар.илебезне яратырга,горурланырга тиеш.

- Балалар, без яшәгән авылның исеме ничек? (Илексаз).Безнеӊ авыл зур, матур, урамнары күп.

 Безнең авылда нинди биналар бар?-Авылыбызда мәктәп, балалар бакчасы, кибетләр, мәданият йорты, медпункт, авыл советы бар.Әйдәгез әле авылыбыз турында шигырләр искә төшерик.

2.Шифалы сулар һавасы

Туган як- Илексазның,

Табигате искитмәле

Авылым-моңлы сазның.

3.Әсир итә көмеш сулы

Җырлы чишмә чыңнары

Безне хәрчак үзенә тарта

Сандугачлы таңнары.

4. Якындагы урманда

Шаулап үсә пар каен.

Чәчәкататуганавылым

Матурланакөнсаен.

5.Кошларның дәртле җырлары

Йөрәкләргә дәрт өсти

Онытырга хакың юк дип

Авылдашларны өнди!

Авылыбыз зур. Безнең авылда ниләр күп?- Урманнар, елгалар. Ә урманда нәрсәләр үсә?- агачлар,җиләк, гөмбә, чикләвек, үләннәр, чәчәкләр. Күрәсез, нинди байлык! Балалар,  безнең төбәк тагын да байрак булыр иде, урманнар күбрәк булыр иде, ә урманнарда күбрәк хайваннар, елгаларда балык күбрәк булыр иде. Кешеләр нишләсә? -(табигатьне сакласа).Табигатьне ничек саклап була?

Балалар, Табигать Патшабикәгә куркыныч яный.Ул кешеләргә бик күп нәрсәләр бирә,ләкин аның көче бетеп бара,аның хәле бетә,ул чирләргә мөмкин.Аны коткарырга,ярдәм итәргә тылсымлы эчемлек кирәк. Ә эчемлек ясар өчен үләннәр кирәк.Нишлибез балалар?Ничек коткарырбыз Патшабикәне?-үләннәр җыябыз.Кирәк үләннэрне җыябызмы?Сез сәяхәткә барырга әзерме?–әзер Әмма юл, балалар, җиңел булмаячак. Сәяхәткә нәрсә б-н барып була?-самолет,ракета,автобус....Без-җәяү барырбыз.

Шулай итеп, максат: барлык файдалы үләннәрне җыярга, алардантылсымлы эчемлек әзерләргә һәм Патшабикәгә тапшырырга.  

Хәерле юлга!Бүлмә буйлап баралар-

Мин барам,барам,барам

Табигатьне өйрәнәм

Табигать мине көтә

Төрле үләннәр бирә.

Ял итик як-ягыбызны күзәтик- утыралар.

Экранда-Зирәк Ябалак.

- Исәнмесез, балалар. Кая юл тотасыз? –табигат патшабикә чирләгән,үләннәр җыярга..Балалар, урман халкы сезнең өчен зур булмаган концерт әзерләде. Барлык башкаручыларны да атап карагыз әле. (Кошлар һәм хайваннарның тавышлары яңгырый, балаларалар анны атыйлар)

Ябалак: Булдырдыгыз Ярар, мин сезгә тылсымлы эчемлек өчен мәтрүшкә үләне  бирәм.-экранга эленгән-мин идәнгә төшерәм..

Юлыбызны дәвам итик. Экранда урман күренеше.-Карагыз нинди матур урман,монда үләннәр куптер.

БалаларныУрманчы каршы ала.

-Исәнмесез,нишләп йөрисез?-табигат патшабикә чирләгән,үләннәр җыярга..Балалар, әлекүптәнтүгелгенә мондакунаккабалалар килгән, әаларкиткәннәнсоң, үзләретурындакүңелсезхатирәләркалдырганнар.Хәзер, урман кешеләре, " чүп патшалыгы-дәүләтендә«яшиләр икән. Күптән түгел генә төлке консервлы банкадагы әйберне ашап агуланган, куянны пластик пакеттан көчкә тартып чыгардым.Ә сез урманда утырганнан соң нишлисез?Калдыкларныы.чүпләрне кая куясыз? 

Нишләргә соң?-булышырга.Карагыз әле монда пакетлар бар.Балалар калдыкларны җыялар..

Рәхмәт сезгә балалар,мине зур эштән коткардыгыз.Күнелем күтәрелеп китте,уйныйсым килә башлады.Әйдәгез"Экологик светофор»уйныйбыз.-балаларга ике төсле түгәрәкләр тарата.

1. Балалар чикерткә тоттылар. (кызыл.)

2. Балалар өлкәннәргә йорт ишегалдында агачлар утыртырга булыша. (яшел).

3. Балалар кырмыска янына юнәлделәр һәм сак кына аны урап киттеләр. (яшел)

4. Балалар урманны чүп-чардан чистарталар. (яшел)

5.Балалар үләндә кош оясын күрделәр,урап уздылар (я)

6. Балалар  кош тоттылар һәм читлеккә утырттылар. (каршы)

Урманчы  -Бик матур уйнадык,менә сезгә юкә чәчәге,файдасын күрегез,сау булыгыз..

Балалар: рәхмәт

Юлны дәвам итәбез.Карагыз нинди матур болын.Никтер болында бер ромашка чәчәге генә үсә.

Экранда-Чәчәкләр феясы..Исәнмесез балалар.Сез монда нишләп йөрисез?- табигать патшабикә чирләгән,үләннәр җыярга.Минем болында кешеләр чәчәкләрне букетларга тамырлары белән өзеп җыйдылар,алар хазер үсми башлады.

- Нәрсә эшләргә соң. Ничек ярдәм итәргә Феяга.

Әйдәгез Табышмакларга җавап биреп, болынны чәчәкләр белән тутырырбыз.

(Мәк ).Таяк,

Таяк өстендә маяк.

Маяк өстендә кибет

Кибет эчендә 4 мең егет

(тузганак).Нечкә яшел сабакта

Юл буенда шар үскән

Ка арада җил искән

Ак шар очкан да киткән.

( Кыңгырау чәчәге).Мин – бер кыр чәчәге,

Чыклы таңда ачылам.

Бал корты килеп кунса да,

Чыңларгагына торам.

 ( Ромашка ).Кыңгыраулы, ак борчаклы

Ак чуклары кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп.

- Карагызәле, ничек матурбулды! Чәчәкләрне өзмәгез, җирматур булсын.Чәчәкләр матур гына түгел, аларның файдалы сыйфатлары да бар! =Рәхмәт балалар.Тылсымлы эчемлек өчен үләнне чәчәк яныннан табарсыз.. Ул ярдәм итәрТабигать Патшабикәгә.-ромашка табалар.

Тәрбияче, балалар: рәхмәт.-Юлны дәвам итәбез

Нинди матур елга,аккошлар да йөзә.Экранда елга рәсеме.Балалар бу безнең Илек елгасы.

Әйдәгез аның матур шома ташларыннан йөрик,ул безгә кирәкле әйбер бирер.--банка белән су тора-Елга да безгә шифалы суын бирде.

Тәрбияче: балалар, без булдырдык, әйдәгез, карыйк әле нинди файдалы үләннәр җыйдык без.Хазер аннан Табигать Патшабикәгә эчемлек әзерләрләр.-поварга бирә.Ә без сезнең белән вәгъдә бирик әле.

Үстерешле уен–“Без табигать дуслары”(Туп белән)

1.Мин намуслы, мәрхәмәтле, кайгыртучан кеше булып үсәргә сүз бирәм!.

2.Күбәләкләрне тотмаска сүз бирәм!

3.Кырмыска ояларын туздырмаска сүз бирәм!

4.Мин болындагы чәчәкләрне өзмәскә сүз бирәм!

5.Кош ояларын туздырмаска сүз бирәм!

6.Кирәкмәгән җирдә учак якмаска сүз бирәм!

7.Агач һәм куакларның ботакларын сындырмаска,  чәчәкләрне өзмәскә,җиләк - җимеш, гөмбәләрне  хәтта агулы булсаларда таптамаска сүз бирәм!

8.Урманнарны, елгаларны,күлләрне чүпләмәскә сүз бирәм!

9.Елгаларга чүп-чарны ташламаска. Өйдәге суны экономияле кулланырга сүз бирәм!

10.Барлык белемнәрне һәм көчне табигать, хайваннар турында кайгыртуга юнәлтергә сүз бирәм!

Миңа бер кулыгызны сузыгыз әле.Күз алдына китерегез әле мин анда боз кисәге куйдым-ул эри башлады.Без дә үзебезнең кайнар йөрәк,тырышлык,ярдәм итү теләге көчле булганга барлык авырлыкларны да җиңдек.

Экранда Патшабикә-рәхмәт сезгә балалар.Миннән сезгә бүләк алыгыз.-Экран почмагында

Медальләр бүләк итә.

Бугенге сәяхәтебез сезгә ошадымы?Нәрсә күбрәк ошады?Кемгә сөйләрсез өйгә кайткач? Безнең кунакларга да ошагандыр сезнең белән сәяхәт итү.Әйдәгез аларга үзебезнең рәсемнәрне бүләк итик

Дуслык җебе өзелмәс ул

Моңлы халык бар җирдә.

Безнең шушы очрашу

Истә калыр гомергә.

Тәрбияче: Ә хәзер бөтенебез тылсымлы эчемлекне авыз итәргә чыгыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект образовательной деятельности по познавательному развитию» (ознакомление с природой родного края) на тему «Природа Краснодарского края» для детей старшей группы

Ознакомление с достопримечательностями природного мира Кубани.Познакомить детей с крупной рекой Краснодарского края; конкретизировать знания детей о животном и растительном мире Краснодарского кр...

Экологическая игра -квест по теме "Природа родного края"

Экологическая игра-квест по теме «Природа родного края» Цель: формирование интереса к природе родного края через совместную деятельность взрослых и детей. Задачи: • расширять представления детей о...

Сценарий образовательной деятельности Мой край родной!» Квест – игра «Путешествие по родному краю» (уточнение и закрепление представлений о родном районе).

Разработка по краеведческому образованию детей дошкольного возраста для реализации парциальной программы "Новая Сибирь - мой край родной". Блок Программы «История»....