Куңелле сәяхәт
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Мирзина Эндже Масгутовна

Шөгыль эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_mirzina_e.m.docx18.53 КБ

Предварительный просмотр:

Күңелле сәяхәт

(Уртанчылар төркемендә  эшчәнлек конспекты)

Тәрбияче: Мирзина Энҗе Масгутовна, Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасы

 Максат: уен барышында узара дустанә мөнәсәбәт булдыру; урамда,юлларда әдәплелек кагыйдәләрен,караңгы вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен төшендерү,балаларның үзләрен хәвефсез тотарга күнектерү; юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү.төп юл билгеләрен искә төшерү.

  Эшчәнлекнең барышы:

Исәнмесез,Хәерле көн балалар.Мин- Энҗе Масгутовна булам. Сезнең белән очрашуыма мин бик шат.Кәефләрегезне күтәрү өчен  мин сезгә Бармак уены тәкъдим итәм.

Бармак уены “Хәерле иртә”

Балалар,мин сезне “Юл хәрәкәте кагыйдәләре иле”нә сәяхәткә чакырам.(Машина тавышы ишетелә)

-Балалар,нинди тавыш икән бу? (Ишектән машина керә)

Балалар,карагыз әле,нинди автомобиль! Кузовында нәрсәдер бар.  Маскалар-нинди матурлар!

-Без сезнең белән маскаларны киик тә машиналарга әверелик.Һәм сәяхәткә кузгалыйк.Барабызмы ?(Тылсымлы сүз-трах тиби-тох машиналарга әверелик.)

-Безгә тукталышларда төрле биремнәр үтәргә кирәк булачак,сез әзерме?

-Әйдәгез,юлга кузгалыйк.(Машиналар тавышы чыгарып,кузгалалар)

Балалар,безнең алда “Транспорт төрләре”тукталышы.

Барыбыз да экранга карыйк эле: Бу нәрсә? (Су, Һава,коры җир,тимер юл) Монда йөрүче транспорт төрләрен ничек атыйлар? (Су транспорты,Һава транспорты,коры җир транспорты,тимер юл транспорты.)

Ә хәзер мин сезгә  транспортлар өләшәм,сез аларның кайсы төргә кергәнен әйтеп бирерсез.

Балалар,сез булдырдыгыз,сәяхәтебезне дәвам итик.

Алдагы тукталыш “Күренә торган бул”

Бу тукталышта ял итеп алырбыз.Машиналарны тукталу урынына куйык(Маскаларны салдыру,юл билгесе янына кую.Түгәрәк буенча тезелгән мендәрчекләргә утыру)

Балалар,караңгы вакытта сезнең юл кырыендагы билгеләргә игътибар иткәнегез бармы?Алар янып торалар.Бу ни өчен дип уйлыйсыз.(Балаларның җавабы) Юл билгеләрен махсус буяулар белән буйыйлар.

Балалар,карагыз әле.минем тартмада нинди әйберләр бар.Болар нәрсә дип атала,алар ни өчен кирәк?(Балалар җавабы)

Әйе,бу-яктылык кайтаргыч-светоотражающий элемент.

- Балалар,әйдәгез әле без сезнең белән аны сынап карыйк.

(Фонарь ярдәмендә яктыртып карау.,нәтиҗә)

Нәтиҗә чыгару.

Балалар безгә юлга кузгалырга вакыт.

 Алдагы тукталыш “Светофор утлары”

-Балалар,светофорның ничә төсе бар,нинди төсләр.(Балаларның җаваплары тыңлана)

 Балалар,сез светофорның төсләрен бик яхшы беләсез,әфәрин!

  • Хәзер без сезнең белән ял итеп алырбыз.
  • Мин сезгә кызыл төс күрсәтсәм-тик торабыз
  • Сары төс күрсәтсәм-башны уңга-сулга борабыз.
  • Яшел төс күрсәтсәм-урында әйләнеп алабыз.

Без сезнең белән ял иттек,юлга кузгалырга вакыт,сез әзерме .балалар?Без сезнең белән  Җәяүлеләр булып кына чираттагы тукталышка барыйк. Аның өчен безгә нишләргә кирәк,сез ничек уйлыйсыз?

Әлбәттә,икешәрләп тезеләбез һәм алдагы арттагы кешеләргә флаглар тотырабыз.

        Без- “Юл билгеләре”тукталышында.

Балалар,миңа сезнең ярдәм кирәк. Мин сезгә рәсемнәр әзерләп куйган идем,ләкин сезгә кунакка килгән вакытта рәсемнәрдәге юл билгеләре урыннарыннан төшеп калган.Сез миңа юл билгеләрен урнаштырырга ярдәм итәсезме? (балаларның җаваплары)

Рәхмәт сезгә,балалар!Барлык биремнәрне эшләп бетердек.

Сәяхәтебез ахырына якынлашты.Инде балалар бакчасына кайтыйк. Машиналарыбызга утырыйк та  юлга кузгалыйк Күзләрне йомдык.Трах-тиби-тох-1,2,3,4.5. Күзләрне ачтык.

-Сезнең ярдәм белән барлык биремнәрне чиштек.Сез бик белемне,тәрбияле балалар.Рәхмәт сезгә,сезнең тәрбияче апагызга.

-Балалар,сезгә сәяхәт ошадымы..?

-Нәрсәләр белдегез?

-Сау булыгыз!Юл кагыйдәләрен төгәл үтәгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Күңелле светофор.

Интегрированное занятие в средней группе....

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Күңелле матеиатика

зурлар төркемендә   балаларның элементар математик  күзаллауларын үстерү буенча  йомгаклау  шөгыле...

Күңелле математика

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыле...

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...