Җир шары буйлап сәяхәт
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа)

Миннебаева Гульназ Василевна

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhir_shary_buylap_syaht_minnebaeva.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

        “Җир шары буйлап сәяхәт” (Үземнеке)

Тәрбияче:     Исәнмесез, балалар, хәерле иртә сезгә!

Балалар:      Хәерле иртә сезгә!

                     Хәерле иртә безгә!

                    Хәерле иртә барыбызга!

Тәрбияче.   Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар килде, әйдәгез алар белән  исәнләшик әле!

Балалар. Исәнмесез!

               Балалар без бу көннәрдә сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?

               Җир шары турында.

               Әйе.Менә без буген сезнең белән “Җир шары буйлап сәяхәт”кә чыгарбыз. Балалар без нинди планетада яшибез әле?

Балалар.   Җир планетасында яшибез.

Тәрбияче.   Безнең планета турында нәрсәләр сөйли аласыз?

Балалар . Җир зур шар формасында.Глобус җирнең кечерәйтелгә моделе.

Тәрбияче.   Менә бу глобус күбесенчә нинди төскә буялган?

Балалар . Зәңгәр төскә.

Тәрбияче.   Зәңгәр төс нәрсәне аңлата?

Балалар .  Диңгез һәм океаннарны.

Тәрбияче.   Әйе.Ә диңгез белән океанның суы нинди икән?

Балалар . Киң, зур, тирән һәм салкын.

Тәрбияче.   Дөрес әйтәсез. Ә суын әчеп буламы соң?

Балалар .  Юк.

Тәрбияче.   Нишләп эчеп булмый?

Балалар .  Чөнки ул тозлы.

Балалар хәзер мин сезгә бер тәҗрибә үткәреп күрсәтәм.

Тәрбияче.   Ә коңгыр төс нәрсәне аңлата?

Балалар .   Коры җирне.

Тәрбияче.   Коры җирдә кемнәр яши?

Балалар .   Коры җирдә кешеләр,хайваннар,кошлар,бөҗәкләр яши,үсемлекләр үсә.

Тәрбияче.   Ә менә бу яшел төс нәрсәне аңлата?

Балалар .    Урманнарны.

Тәрбияче.   Зәңгәр тасмалар белән нәрсә ясалган?

Балалар .   Зур елгалар һәм күлләр.

Тәрбияче.   Елгадагы суны эчәргә ярыймы?

Балалар .   Елга,күлләрнең суын  чистартып,кайнатып кына эчәргә ярый.    Аның суы төче. Иң чистасы әлбәттә чишмә суы.

Тәрбияче.   Әйе.Дөрес әйттегез.Балалар беләсезме,ә бит бик борынгы кешеләр җирне  яссы формада дип уйлаганнар бик зур булгач.Җир 4 фил өстендә,ә филләрне   зур-р-р ташбака өстендә тора дип,ә ташбака үзе очсыз кырыйсыз диңгездә йөзеп йөри дип уйлаганнар.

Тәрбияче.   Ә сезнең җир шары буйлап сәяхәткә барасыгыз киләме?

Балалар .Әйе.

Тәрбияче.   Ә нәрсә белән очар идегез соң?

Балалар .Һава шары белән.

Тәрбияче. Ә хәзер әйдәгез һава шарына утырдык һәм киттек.

Безнең 1 тукталышыбыз. Менә аларның берсе Төньяк Себер.Исегезгә төшерегез әле төньякта һава торышы нинди?

Балалар  .Суык, буран, җил себерә, карлы, бозлы.

Тәрбияче. Ә анда нинди хайваннар яши?

Балалар . Ак аюлар, себер боланы, тюленнар, моржлар, төлкеләр, бүреләр яши.

Тәрбияче. Себердә яшәүче хайваннар нәрсә белән тукланалар,аларга ни өчен аларга салкын түгел?

Балалар .Боланнар мүк ашыйлар,агач каерылары белән тукланалар,Ә ак аю суда балык тотып ашый.

Балалар . Аюларның,моржларның тиреләре калын,йоннары озын,калын май катламы аларны салкыннан саклый.

Тәрбияче. Ә кайсылары йөзәргә ярата?

Балалар . Ак аю,морж,тюленнәр.

Тәрбияче. Әйдәгез  һава шарында сәяхәтне дәвам итәбез.Балалар миңа эссе була башлады,сезгә ничек?

 

Безнең 2 тукталышка тукталып алыйк әле. Ул Африка дип атала.

Тәрбияче. Әйдәгез бергәләп глобустан Африканы эзләп табыйк  әле ? Африканың табигате нинди әле?

Балалар .Анда зур урманнар бар – джунгли дип атала.

Тәрбияче. Балалар анда нинди агачлар үсә әйтегез әле?

Балалар .Анда пальмалар, бөке имәне, зәйтүн агачы, хөрмә агачы үсә.

Тәрбияче. Әйтегез әле Африкадан безгә нинди җимешләр кайта?

Балалар . Банан,ананас,хөрмә,кокос чикләвеге.

Тәрбияче. Ә Африкада сары төс нәрсәне аңлата?

Балалар .Чүлләр,анда бик эссе ,комлы,анда чәнечкеле үләннәр генә үсә.

Тәрбияче.Африкада нинди хайваннар яши?

Балалар.Филләр,бегемотлар,мөгезборыннар,жирафлар,арысланнар,дөяләр,зебралар,крокодиллар,маймыллар яши.

Физкультминутка” Обезьянка”

                   Рано утром на полянке

                   Так резвятся обезьянки:

                   Левой ножкой: топ-топ!

                   Правой ножкой: топ- топ

                   Руки верх,верх,верх,

                   Кто поднимет выше всех?

                   Руки вниз – и наклонились.

                   На пол руки положили.

                   А теперь на четвереньках

                   Погуляли хорошенько!

Тәрбияче. Балалар крокодил турында кем белә? Сөйләгез әле?

Балалар .Крокодил ул суда да,коры җирдә дә яши ала ерткыч хайван,ул хайваннарны гына түгел кешеләрне дә тотып ашарга мөмкин,шуңа күрә аннан сак булырга кирәк.

Тәрбияче. Африканы әйләндереп алган суларда нинди балыклар йөзә?

Балалар .Чүкеч балык,акула.

Тәрбияче. Балалар дельфин белән кит балыкмы?

 

Балалар .Юк.Алар имезүче хайваннар.

Балалар  китның тагын бер кызык сыйфаты бар,ул нишли белә?

Балалар .Баш түбәсеннән су сиптерә белә.

Тәрбияче.Ә нишләп су сиптерә?

Балалар .Чөнки кит судагы үләннәр, вак балыклар, кыслалар белән туклана.Үзенең мыегы белән сөзеп алгач ,баш өстендәге тишектән суны сиптереп чыгара.

Тәрбияче.Балалар бик кыздыра башлады  эйдәгез тиз генә утырыйк та сәяхәтне дәвам итик..Карагыз әле безнең Республика күренә түгелме соң?

Балалар әйтегез әле без нинди Республикада яшибез?

Балалар .Без Татарстан Республикасында яшибез.

Тәрбияче. Башкалабыз ничек дип атала?

Балалар .Казан шәһәре.

Тәрбияче. Безнең президентыбыз кем әле?

Балалар .Миннеханов Рөстәм Нургалиевич.

Әйе.,бик дөрес әйттегез.

Тәрбияче.Ә сез беләсезме икән безнең татарстан халкының бик тырыш икәнен?Алар нәрсәләр эшләгәннәр әле?

Балалар .Чиккәннәр,теккәннәр,беләзекләр ясаганнар.

Тәрбияче. Ә  Татарстанда нинди шәһәрләр барын беләсезме икән?Әйдәгез бер уен уйнап алыйк әле.

“Сүзләр чылбыры” дидактик уен.

 

Тәрбияче. Безнең Татарстанда нинди данлыклы шәһәрләребез бар икән? Алар нәрсә белән данлыклы?

Балалар .Әлмәт.Әлмәттә нефть чыгаралар.

Чистай.Чистай заводында сәгать ясыйлар.

Яр Чаллы. Яр чаллыда машиналар җыялар.

Түбән Кама.Түбән Камада машина тәгәрмәчләре ясыйлар.

Яшел Үзән. Яшел Үзәндә хәрби корабльләр ясыйлар.

Тәрбияче. Менә балалар нинди бай икән безнең татарстаныбыз.Ә безнең Татарстанда нинди милләт халыклары яши икән?

Балалар .Татарлар, русслар, чувашлар,марилар һ.б күп ....

Тәрбияче. Әйе .Татарстанда барлык халыклар да дус – тату яшиләр.

“Дуслык турында” җыр.

Йомгаклау.

- Сезгә сәяхәт ошадымы?

- Сәяхәттә нәрсәләр күрдек?

- Кайда булдык?

- Әниеңә кайткач нәрсәләр сөйләр идең ?

- Рәхмәт балалар булдырдыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"

Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту,  авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн  белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....

"Тукай эзләре буйлап"

Балаларны  Г.Тукай  иҗаты белән таныштыру...

Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт

материал для воспитателей , подготовительных групп....

«Татарстан елгалары буйлап»

Максат: Татарстан җөмһүрияте аша ага торган елгалар турында мәгълүмат бирү.Бурычлар:Елгаларыбызда суның чисталыгын саклау, әйләнә-тирә мохитка сак караш тәрбияләү.Табигать байлыгы – елгаларыбызн...

Шәһәр урамы буйлап сәяхәт.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту....

Экология сукмагы буйлап

МАДОУ №396 “Центр развития ребенка” Сабирова Савия Равиловна 1 категория 1. «Экология сукмагы буйлап»             (уртан...

"Татар халык әкиятләре буйлап сәяхәт"

Балаларга сәхнәләштерү өчен әзерләнгән, татар халык әкиятләре турында сценарий. "Төлке һәм каз", " Төлке һәм торна", Төлке һәм бүре" әкиятләрен берләштереп  әзерләнде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ...