«Кошлар – безнең дуслар»
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Сафиуллина Гюзелия Рафаилевна

балаларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_-_beznen_duslar.docx20.4 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Кошлар – безнең дуслар»

зурлар төркеме балалары өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты

Яшь төркеме: зурлар, 5-6 яшьлек балалар өчен

Тема: «Кошлар – безнең дуслар»

Максат: балаларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның диалогик сөйләмен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларның кошлар турындагы белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, сәламәтлек, аралашу, матур әдәбият уку, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: бармак уены, хәрәкәтле уен, сорауларга жавап бирү, табышмак әйту, күргәзмә материаллар, әңгәмә, биремнәр, балалар сөйләмен бәяләү, мактау, аудиоязма тыңлау.

Җиһазлау:

- күрсәтмә материал: кош рәсемнәре, аудиоязмада кошлар тавышы, магнитофон, “Сыерчык” җырына фонограмма.

Индивидуаль эш: кош рәсемнәре карау, кошлар турында әнгәмә алып бару.

Сүзлек өстендә эш: зәһәр, зирәклек.

Алдан үткәрелгән эш: кошлар темасына багышланган рәсемнәр карау, табышмаклар өйрәнү, шигырьләр уку, “Сыерчык” җырын өйрәнү, кошларга сакчыл караш кагыйдәләрен өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше:

- Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле.

- Бармак уены «Кошларны сыйлау»

- Н. Арслановнын «Кугәрчен» шигырен уку.

- Аудиоязма тыңлау.

- Табышмакта кунакта.

- Ял минуты “Кошлар”

- Дидактик уен «Сорау-жавап»

- Хәрәкәтле уен «Очты-очты»

- Үстерешле диалог.

- Җыр “Сыерчык”

- Әңгәмә “Кошларны яратыйк”

Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, исәнмесез! Хәерле көн сина, хәерле көн мина, хәерле көн барыбызга! (Балалар тәрбияче яныны килеп басалар.)

-Балалар, әйдәгез бармак уены уйнап алыйк әле.

Бармак уены “Кошларны сыйлау”

Кошлар, кошлар килегез! (Бармаклар белән чакыру хәрәкәте)

Без сезгә май бирербез. (Куллар белән кисү хәрәкәте)

Сезгә җим әзерләрбез (Бармаклар белән җим сибү хәрәкәте)

Кар өстенә сибәрбез.

Бу өлеш – кугәрченгә, (Уң кул белән күрсәтү)

Бу өлеш – чыпчыкларга (Сул кул белән күрсәтү)

Каргаларга – токмачлар (Куллар белән әвәләу хәрәкәте)

Тук булыгыз, кошкайлар. (Кулларны як-якка жәю хәрәкәте)

Шигырь уку: Нури Арсланов “Күгәрчен”

Бер кошка кызыгамын.

Тәпие кызыл аның,

Атлаган саен баш ия

Гадәте кызык аның.

Ак та була кугәрчен,

Күк тә була күгәрчен.

Уйный кояш нурларында-

Күктә була күгәрчен.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү.

Бигрәк чибәр, кемдер бу?

Тәрбияче: Балалар, шигырьдә нинди чибәр кош турында сүз бара? (Күгәрчен турында.) Ә тагын нинди матур кошларны беләбез? (Карлыгач, тургай, сандугач, тукран һ.б.- слайдлар)

Аудиоязма тынлау “Кошлар тавышы”

Балаларга төрле кошлар тавышы тыңлатыла.

Табышмакта кунакта.

Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

Чырык-чырык чыркылдый,

Бер жиргә дә ул китми.

Безнең белән дус яши,

Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык)

Ала чапан киенгән,

Мал суйганга сөенгән,

Шунда төшеп йөгергән. (Саескан)

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын,

Салмый сары

Алъяпкычын. (Песнәк)

Ял минуты “Кошлар”

Кошлар булып очабыз, (Балалар кулларын як-якка җәеп “очалар”,

Аннан җиргә кунабыз, (Чүгәлиләр)

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез. (Кулларын як-якка куеп “очалар”.)

Дидактик уен: «Сорау-жавап»

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, мин сезгә сораулар бирәм, сез мина җавап бирерсез.

– Көз көне жылы якларга китеп, кыш көне кайтучы кошлар ничек атала?

– Иң беренче нинди кошлар кайта?

– Нинди кош баласын башка кошлар тәрбияли?

– Сыерчык оясы булмаса, сыерчыклар кая оялый?

– Ни өчен каргалар, сыерчыклар җир сукалаучы трактор артыннан бара?

Хәрәкәтле уен “Очты-очты”

«Очты-очты» уены уйнала. (Балалар кошлар исеме әйтелгәндә кулларын селкергә тиешләр)

Үстерешле диалог “Кошларга ярдәм итик”

-Урамда кайсы вакыт?

-Һава торышы нинди?

-Кышлаучы кошларга нинди кошлар керә?

-Алар кышның зәһәр суыкларына ничек жайлашалар?

-Нинди кош кыш көне бала чыгара?

-Кышын кошларга нинди азык бирергә була?

-Кошларга ничек ярдәм итәргә мөмкин?

-Кешеләр ярдәм итмәсә, кошлар кышын нишләрләр иде?

Җыр “Сыерчык”

(Г. Лотфи сүзләре, И. Шәмсетдинов музыкасы)

Өй түрендә бакчада,

Талчыбык куначада

Сыерчык канат кага –

Яз килүгә шатлана.

Җилпенә ул, талпына,

Шатланып сайрап куя:

Ак каенның башында

Бик матур оя тора.

Кем ясаган ояны-

Сыерчык белә аны.

Чут –чут итеп сайравы –

Аның оя сайлавы.

Кошларны яратыйк!

Тәрбияче: Кошлар – яшеллек дуслары алар. Шуңа күрә аларны яратыйк, саклыйк, ярдәм итик.

Балалар тәрбияче белән бергәләп  түбәндәге кагыйдәләрне искә төшерәләр:

Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар эл.

Кошларны куркытма, рәнҗетмә.

Кош оялары янында кычкырма, шаулама.

Кош оясын туздыма

Андагы йомыркаларны, кошчыкларны кулыңа алып карама.

Тәрбияче: Балалар, сезнең белән бүген кошлар турында сөйләштек, төрле биремнәр үтәдек, сез кошлар турында күп нәрсәләр белдегез. Булдырдыгыз, балалар, бүген сез аеруча тырыштыгыз!!!

Кошлар – безнең дусларыбыз. Аларга ярдәм итик, саклыйк, язмышларына сизгер булыйк!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең дуслар"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган ачык шөгыль конспекты...

Кошлар - безнең дуслар

1-2- нче кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе...

"Кошлар-безнең дуслар" темасына шөгыль

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен әзерләнгән "Кошлар-безнең дуслар" дигән шөгыль эшкәртмәсе....

"Кошлар-безнең дуслар" презентация

quot;Кошлар-безнең дуслар"дигән презентация...

"Кошлар безнең - дуслар"

Балаларны күчмә кошлар белән таныштыру.Кошларга сак караш тәрбияләү....

Тема :”Кошлар безнең дуслар”

Туган телдә сөйләшәбез зурлар төркеме ачык шөгыль...