"Безнең дуслар"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган ачык шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon beznen_duslar.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

                         Тема: “ Безнең  дуслар.

Максат: 1.Балаларның йорт хайваннары турындагы  белемнәрен ныгыту.

              2.Исемнәрне берлектә һәм күплектә куллана белү күнекмәләрен

                 үстерү.

              3.Этләрнең кешегә файдасы, үз- үзен тотышы , аннан саклану

                 чаралары  турында аңлату.

              4.Йорт хайваннарына карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

 Шөгыльгә әзерлек: йорт хайваннары турында шигырьләр  өйрәнү, хикәя,

                  әкиятләр уку.

 Күргәзмә материал: йорт хайваннары рәсемнәре, төрле токымлы эт

                  сурәтләре.

           

         Шөгыль барышы.

Хәерле иртә, балалар! Без бүген йорт хайваннары турында сөйләшербез.

1.Сораулар:

-Ни өчен аларны йорт хайваннары диләр?

-Нинди йорт хайваннарын беләсез?

-Кыш көне йорт хайваннарына азык табу авырмы, ни өчен?

-Нәрсә белән тукланалар?

-Кайда яшиләр?

-Йорт хайваннарына “ояны” кем ясый? Ул ничек дип атала?

2.  “ Булсаң зирәк - әйт тизрәк!”

 

1.Кәҗәнең яратып ашый торган ризыгы.

2.Нинди аучы төн буе коралсыз җәнлек аулый?

3.Дуңгызның кыргый туганы

4.Сыерның баласы

5.Нинди хайваннар сөт бирә?

6.Ат тоягына беркетә торган тимер.

7.Кара мәче нинди ишектән керә?

8.Куянның өйдәге туганы ничек атала?

9.Үлән ашый , май ташый.

10.Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми.

11.Күп ишетә, күп өрә, дус булса да сөйләшми.

   3. Дидактик уен: “Баласының исемен әйт!”

Ат – колын, сыер – бозау, кәҗә - бәти, бәкәй, сарык – бәрән, бәти, дуңгыз – дуңгыз баласы, эт – көчек, песи – песи баласы.

4.Физкульминутка.

“Зинһар өчен” дип әйтсәк бирем үтәлә, ул сүз әйтелмәсә, юк.

 

Балалар, ә сезгә кайсы йорт хайваны күбрәк ошый? (балаларның җаваплары)

Ә мин бигрәк тә этләрне яратам. Минем этемнең исеме – Барс.Ул бик акыллы эт.

 Этләр кешегә нинди файда китерә соң?

_-Йортны саклыйлар.

-Чик сакчыларына хезмәт итәләр.

-Сукыр кешеләрне ияртеп юл күрсәтеп йөриләр.

-Көтүчеләргә көтү көтешәләр.

-Аучыга эз табарга булышалар.

- Милиционер абыйларга ярдәм итәләр.

Балалар, ә сез беләсезме, этләрнең исемнәре кушамат дип атала.(әйтеп карау)

Нинди эт кушаматларын беләсез? (Рекс, Шарик, Бобик, Акбай, Актырнак)

6.Төрле токымдагы  этләрнең рәсемнәрен карау.

Мин сезгә бер эт турында шигырь укыйм әле, тыңлагыз ,балалар.

Рөстәм Мингалимовның  “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре укыла.

Сораулар:

-Этнең хуҗасы кем булган?

-Ул аны яратканмы?

-Ни өчен малай этен адаштырган микән?

-Малай этен таба алганмы соң?

-Сез ничек уйлыйсыз, эт белән нәрсә булды микән? (җаваплар)

Балалар, сез дөрес уйлыйсыз, малай этен куып чыгарып бер дә дөрес эшләмәгән. Эт- песиләрне рәнҗетергә ярамый. Алар бит үз хуҗаларын яраталар, аларга тугры булалар. (Сүзлек эше: тугры- преданный)

Ә сез этләрне рәнҗетмисезме?

Эт янында бик сак булырга кирәк , балалар.

7.Ә хәзер этләрдән саклану чаралары турында да искә төшереп үтик әле.

1.Эт ашаганда аның янына барма.

2.Этләрне үртәмә, койрыгыннан тартма.

3.Этнең күзенә карама.

4.Эт яныннан чабып китмә, ул синең артыңнан ташланырга мөмкин.

5.Эт белән уйнагач, кулларыңны сабынлап юарга онытма.

Шөгыльгә йомгак ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дуслар

1-2- нче кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе...

"Кошлар-безнең дуслар" темасына шөгыль

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен әзерләнгән "Кошлар-безнең дуслар" дигән шөгыль эшкәртмәсе....

"Кошлар-безнең дуслар" презентация

quot;Кошлар-безнең дуслар"дигән презентация...

"Кошлар безнең - дуслар"

Балаларны күчмә кошлар белән таныштыру.Кошларга сак караш тәрбияләү....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

«Кошлар – безнең дуслар»

балаларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү....