Кошлар - безнең дуслар
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Аглямова Филиза Назиповна

1-2- нче кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 12.docx39.67 КБ

Предварительный просмотр:

1-2- нче кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе

 Максат:

1. Кошлар турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү.

2. Балаларда аларга карата сак караш тәрбияләү.

3. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

4. Вак кул моторикасын үстерү.

5. Күтәренке , шатлыклы эмоцияләр тудыру

 

Алдан үткәрелгән  эш:

1. Кошлар сүрәтләнгән рәсемнәр карау.

2. Саф һавада йөргән чакта кошларны күзәтү.

3. Кошлар турында әдәби әсәрләр уку.

4. Бармак уеннары өйрәнү.

5. “Казлар”, “Ябалак” һ.б. “Кошлар”, һ.б.  хәрәкәтле уеннарны оештыру.

 Барышы:

 1. Балалар залга матур көй астына керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар.

 Тәрбияче:

-Балалар, буген бездә гадәти булмаган бәйрәм. Бүген без яз килүен һәм кошларның җылы яклардан кайтуын билгеләп үтәргә җыелдык. Көннәр кояшлы, җир һәм һава җылынды. Кошлар бик озак туган җирләренә кайттылар. Аларга бик озын юл үтәргә туры килде. Хәзер алар безне матур җырлары белән шатландырачак.

Яз гөрли, яз көлә,

ҖиҺанга нур тулган.

Ташкыннар башкара –

Өр-яңа җыр туган.

Агачлар куйнында

Бөреләр бүртәләр.

Сыерчык моңыннан

Уяна иртәләр.

 

(Магнитофон язмасында кош тавышлары ишетелә. Зал төрле кош тавышларына күмелә.)

Тәрбияче: Тыңлагыз әле, балалар, сез нинди тавышлар ишетәсез? Әйе, мин дә кош тавышларын ишетәм. Сез ничек уйлыйсыз? Кош тавышларын кайларда ишетергә мөмкин? Әйе, бу матур, сихри тавышларны без болын- тугайларда, урманнарда ишетә алабыз. Кошлар алар бик матур итеп  сайрарга яраталар. Бигрәк тә аларның тавышлары яз җиткәч еш ишетелә башлый. Яз көне әле безнең җылы якка очып киткән кошларыбыз да кире очып кайталар. Шуңа да без язны сагынып көткән кебек алар да язны сагынып көтеп алалар.

1 бала.Яз килә, яз килә!

Сыерчыклар килә!

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

 

2 бала. Яз килә.

Кояш елмаеп тора.

Урман яңгыратып

Кәккүк кычкыра.

 

3 бала. Бик күңелле тышта

Кар эри, боз китә.

Чабышып йөриләр,

Малайлар бер читтә.

 

4 бала. Бөре чуклары белән,

Сыерчыклары белән.

Яз килә, яз килә.

Яз тәрәзәдән көлә.

Яз ишекләрдән керә.

Язны һәркем ярата.

“Яз җитә” җыры башкарыла.

Тәрбияче:

-Балалар хәзер елның кайсы вакыты? (Яз)

-Каян беләбез соң без яз икәнен? Әйдәгез әле язга хас билгеләрне санап китик. (Кояш җылыта, кар эри, урамда җылы, сулар ага, язның беренче чәчәкләре – умырзая чыга, кешеләр җиңел киемнәр кияләр, кошлар кайталар, үзләренә оялар ясыйлар һәм шунда йомырка салалар, шуннан кошчыклар чыга һ.б)

-Нинди кошлар кайта безгә җылы яклардан?(Күчмә)

-Нинди күчмә кошларны беләсез? (Карга, сыерчык, карлыгач. торна, тургай,кыр үрдәкләре,кыр казлары)

-Нигә алар китәләр соң? (Чөнки алар суыктан куркалар, туңалар, шуңа китәләр, аларга ашарга бөҗәкләр дә юк, җир туңа)

- Ә монда безнең белән нинди кошлар калалар?(Күгәрчен, чыпчык, песнәк, саескан, ябалак, тукран). Дөрес!

Тәрбияче: Менә, туган ягыбызга ямьле яз да килде. Яз белән бергә җылы яктан кошлар да очып кайттылар. Әйдәгез аларны каршы алыйк. Рәхим итегез дускайлар.

1 кош.         (карга)

                    Без туган якка очтык

                    Урманнар, кырлар аша

                    Кичтек зур диңгезләрне,

                    Очтык без таулар аша. 

2 кош.         (сандугач)

                    Салкыннар безне өшетте,

                    Ә кояшта без пештек.

                    Ничек итсәк тә иттек.

                    Туган илгә без җиттек.

3 кош.         (сыерчык)

                    Туган илдә шундый рәхәт,

                    Дусларыбыз көтеп торгач

                    Агачларга безнең өчен,

                    Матур, матур оя коргач.

Җыр “Сыерчык”.

Тәрбияче: Әйе, кошкайлар, балалар да сезнең килүне сагынып көттеләр.    Алар сезне колач җәеп каршы алалар.

5 бала.         Әйтегезче кошкайлар

                    Сез кайларда булдыгыз? 

                    Әйтегезче, кошкайлар,

                    Нинди илләр күрдегез?

4 кош.         (аккош)

                    Ерак- ерак илләрдә 

                    Бик кызу җәйләр.

                    Йөриләр анда маймыллар.

                    Һәм зур- зур филләр.

 

6 бала.        Ничек яшәдегез соң?

                    Сез чит илләрдә

                    Бар идеме соң анда

                    Сезгә дус ишләр дә.

5 кош          (карлыгач)

                    Без сагындык авылны, 

                    Көмеш сулы чишмәне,

                    Зифа буйлы каенны

                     Монда калган дусларны.

Тәрбияче: Кошлар турында табышмаклар да тыңлап китик әле.

6 кош          Җәй шакылдый бу чүкеч

                    Кыш шакылдый бу чүкеч,

                    Ничек чыдый бу чүкеч.

                                                 (тукран)

7 кош          Койрыгын алса- башы ябыша

                    Башын алса- койрыгы ябыша. 

                                                 (саескан)

8 кош          Гөрли- гөрли җырлый ул

                    Кызыл читек кия ул. 

                                                 (күгәрчен)

9 кош          Җәен булсын, кышын булсын

                    Салмый ул сары түшен.

                                                  (песнәк)

Тәрбияче:  Табышмаклар әйтәм, җавабын тап.

                    Тезелешеп кайталар,

                    «Бак-бак»- дип әйтәләр.

                     Йә, алар кемнәр икән? (Алар үрдәкләр икән.)

 

                     Юлны күктән сузалар,

                     Каркылдашып узалар.

                     Йә, кемнәр икән алар? (Алар каргалар икән.)

 

 

                     Бер кошым бар тынмый,

                     Агачка оя кормый;

                     Өе - җирдә,

                     Җыры күктә. (Тургай)

 

                     Коймада өй,

                     Өйдә җырчы. (Сыерчык)

 

                     Кулы юк балчык ташый

                     Балтасы юк өй ясый.(Карлыгач)

                     Борыны озын,боты озын,

                     Камышта көнозын,

                     Сазлык җирләрдә йөри,

                   “Тату торыйк”, - дип сөйли.(Торна)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, рәхмәт балалар! Кечкенәләр белән бармак уеннары уйнап алабыз.

 

Карга әйтә: «Кар, кар,  

  (Учларны канат шикелле      җәю)                                                                      

Җирдә чеби бар, бар.            

(Бер кулның бармакларын чеби башы     итеп җыю.)

Берсен алып китәр идем,     

 ( Бер уч төбендә икенче кулның  бармаклары белән атлау кебек   хәрәкәтләр чыгару)

Сакчылары бар, бар.             

 Килсәм чишмә буена,     ( Бер уч төбендә икенче   кулның  бармаклары белән атлау кебек хәрәкәтләр чыгару)

Чыпчык суда коена, (Бер кулның бармакларын чеби башы итеп җыю.)

Канатларын кага-кага,

Рәхәтләнеп юына. (Учларны канат шикелле җәю.)

 

 

Тук-тук-тукран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларның

Барсын чүпләп бетерәм.

 

Сыерчык,сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык;

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык;

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык;

Анаңныкы булмаса,

Бабаңныкын киеп чык...

Тәрбияче:  Зурлар төркемнәре белән уен уйнап алабыз. “Сыерчык оясын төзе.”

Уен: “Бүленгән кисәкләрдән кошны төзе”

Тәрбияче:  Безгә ямьле яз алып килгәннәре өчен әйдәгез кошларга  рәхмәт әйтеп җырлап алыйк. 

“Түгәрәк уен”

Тәрбияче.Балалар бүген бездә нинди бәйрәм булды?  Ә кошлар безгә кирәкме? Ә ни өчен? Дөрес, алар матур итеп сайрыйлар, зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар. Ә кыш көне сез аларга ничек ярдәм итәсез? (Әти-әниләрегез, тәрбияче апаларыгыз белән җимлекләр ясыйсыз, җим, комбагыш сибәсез).Балалар, кошларны кайгырту  турында нинди кагыйдәләрне беләсез? Кошлар бик файдалы, алар безгә бик кирәк, аларны рәнҗетергә, куарга ярамый.Кош оялары янында кычкырырга,шаулашырга , ояларын туздырырга ярамый.Андагы йомыркаларны, кошчыкларны  кулыңа алып карарга ярамый.Кошлар яшеллек сакчылары. Шуңа күрә аларны саклыйк, яратыйк! Аларга ярдәм итик!Рәхмәт балалар, кошлар турында бик күп беләсез икән.

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең дуслар"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган ачык шөгыль конспекты...

"Кошлар-безнең дуслар" темасына шөгыль

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен әзерләнгән "Кошлар-безнең дуслар" дигән шөгыль эшкәртмәсе....

"Кошлар-безнең дуслар" презентация

quot;Кошлар-безнең дуслар"дигән презентация...

"Кошлар безнең - дуслар"

Балаларны күчмә кошлар белән таныштыру.Кошларга сак караш тәрбияләү....

«Кошлар – безнең дуслар»

балаларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү....

Тема :”Кошлар безнең дуслар”

Туган телдә сөйләшәбез зурлар төркеме ачык шөгыль...