“Әбиемнең күңел сандыгы” уен-викторина
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Алсу Салимовна Бакирова

Балаларның татар халык педагогикасына таянып,яш     үзенчәлекләрен истә тотып,сөйләм телен камилләштерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon biemnen_sandygy.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

                         Әбиемнең күңел сандыгы” уен-викторина

                           (Мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән)

Максат:Балаларның татар халык педагогикасына таянып,яш     үзенчәлекләрен истә тотып,сөйләм телен камилләштерү.Алар аша балалар  җор теллелеккә,шаянлыкка,гаделлеккә өйрәнү.Уен барышында үзләренең тапкырлыкларын,осталыкларын күрсәтә белергә.

Алып баручы: Балалар,кадерле кунаклар!Без бүген “Әбиемнең күңел сандыгы”  дип аталган уен-виктаринага җыелдык.Татар халкының үзенә генә хас   үзенчәлекле педагогикасы-нәтиҗәле тәрбия чараларын туплаган хәзинә сандыгы. Бу уенда сезнең тапкырлыгыгыз,җитезлегегез һәм осталыгыгыз  сорала. Я,сез уенга әзерме?Уенны башлап җибәрәбез.

                  1 команда “Тапкырлар”

                    Девизы:

        Тапкыр җиңәр,оттырмас,

        Сезгә куып тоттырмас.

                 2 команда “Зирәкләр”

                    Девизы:

       Зирәк  һәр җирдә кирәк

       Тик чын зирәк бик сирәкме.

                            1бирем:  

      1-2 командага:  Яраткан шигыреңне яттан сөйләү.

                  (“Гали  белән кәҗә”)             (“Әтәч”)

                               2бирем:

               1командага

   1.Татарстанның башкаласы . (Казан)

   2.”Шүрәле “әкиятенең авторы. (Г.Тукай)

   3.Татарстан дәүләт гербында төшерелгән җәнлек.(Ак барс)

  4.Татар ир-егетләренең милли баш киеме.(Түбәтәй)

   5.Г.Тукайның әтисенең исемен әйтегез.(Гариф)

            2 командага:

  1.Без яшәгән республика.(Татарстан)

  2.Татарстан байрагының төсләре.(Яшел,ак,кызыл)

  3.”Күке”шигыренең авторы.(М.Җәлил)

  4.М.Җәлилнең әтисенең исеме.(Мостафа)

  5.Маэмай шигырендәге көчекнең кушаматы ничек?(Акбай)

                               3 бирем:

           1 командага:

      Кырлар буш кала

      Яңгырлар ява;

      Җирләр дымлана,-

      Бу кайчак була?(Көз фасылы)

           2командага:

      Һәр җир карланган

      Сулар бозланган;

      Уйный-җил буран

      Бу ,кайчак,туган?(Кыш фасылы)

                 1командага:

      Көннәр озая,

      Төннәр кыскара

      Бу кайсы вакыт

      Йә әйтеп –кара (“Яз фасылы)

     Халык ашыга

     Китә басуга

     Урагын ура

     Бу кайчак була.(Җәй фасылы)

                                   

             4 бирем:  Мин –сиңа,син-миңа.

Командалар чиратлашып табышмакларга җавап бирәләр.

  1. Дәү генә соры ,түмгәк.

Йоклый кыш  буе тәмләп(Аю)

  1. Ул өстенә җәйдә кыш та

Энҗе күлмәк кия,

Шулай да аны әнкәсе

“Йомшагым” дип сөя(Керпе)

  1.  Бер агачтан икенчегә

Сикерергә оста ул

Сызгырса,урман яңгырата,

Чикләвек ярата ул(Тиен)

  1. Алгы тәпиләре кыска

Чабарга ул бик оста,

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.(Куян)

  5.   Утыра бер ак чүлмәк

        Өстенә кигән йөз күлмәк(Кәбестә)

6.Түгәрәк,ә ай түгел

  Сары ,кояш түгел

Тәмле, ләкин шикәр түгел

Койрыклы,тычкан түгел.(Шалкан)

                          5 бирем: Мәкаль әйтеш.

(Балалар түгәрәк ясап басалар. Алып баручы, төйнәлгән кулъяулык тотып түгәрәк уртасына чыга.)

  • Мин мәкаль  әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы – минем телемдә,  икенче яртысы – шушы төендә.

1.Кем эшләми, (шул ашамый).

2.Теле чибәрнең (үзе чибәр).

3.Калган эшкә (кар ява0.

4.Җәй эшләсәң, (кыш ашарсың).

5.Рәхмәт – кемгә дә (рәхәт).

6.Дустың булмаса – эзлә, (тапсаң – югалтма).

7.Олыласаң олыны, (олыларлар үзеңне).

8.Туган илем – (туган анам).

                       6 бирем:”Дөрес итеп сайла”

Уенчыклар арасыннан әкияттәге геройларны сайлап алырга.

(“Икмәк”һәм”Теремкәй” әкиятләреннән өзек укыла.

                      7 бирем:

       1командага”Яңгыр”турында эндәшләр әйтү.

   Яңгыр яу,яу,яу

   Илдә уңыш мул булсын

   Үләннәр дә күп булсын

  Сыерлар да тук булсын

  Безгә эчәргә сөт булсын!

 

 Яңгыр,яу,яу,яу

 Сине көтә җир,җир

 Безгә күмәч бир,бир.

                          2командага “Кояш” турында.

 Кояш чык,чык,чык.

 Майлы ботка бирербез

 Майлы ботка Казанда,

 Тәти кашык базарда

  Сөтле сыер абзарда.

 Кояш,чык!

 Болыт,кач!

 Без уйнарбыз җылыткач.

Бирем араларында балалар башкаруында җырлар һәм биюләр,татар уеннары уйнарга була.

Алып баручы:Менә безнең “Әбиемнең күнел сандыгы” дигән уен-виктаринабыз ахырына  да килеп җитте.Һәрберебез дә бик булганнар һәм осталар икәненә тагын бер кат ышандык.Киләчәк тә һәр гаилә халык педагогикасының күркәм,бай,хәзинәсен,балаларга бирә алса,алар олыларга намуслы,белемле,илен,телен ихтирам итүче чын алмашчылар булып үсәрләр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Сценарий праздника "Әбиемнең күңел сандыгы"

Знакомство детей с национальным татарским костюмом....

Әбиемнең серле сандыгы

Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты....

Конспект Әбиемнең күңел сандыгы

Про национальный одежды...

Тема: “Әбиемнең күңел сандыгы” Зурлар төркеме

Максат: балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә  карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә  генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлыгына соклану хисләре тәрбияләү.Халкыбызның к...

Әбиемнең күңел сандыгы. (Язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу кичәсе)

1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, ...

Әбиемнең күңел сандыгы

Әбиемнең күңел сандыгы    Уртанчылар  төркеме балалары белән уздырылган әдәби-музыкаль кичә...