Конспект организованной образовательной деятельности в подготовительной к школе группы по теме: «Язгы урманга сәяхәт» (на татарском языке)
методическая разработка по окружающему миру (подготовительная группа)

Ибрагимова Альфия Ильгизовна

Данный конспект ООД поможет через различные дидактические игры, задания - добиваться интеллектуального развития детей, стремления помочь жить в загадочном лесу, проявлять интерес к детям, не уклоняться от нравственных правил. Укрепление знаний, обогащение детей о значении леса. Понимание, что природа - это удивительный и волшебный мир. Учить быть добрее и бережно относиться ко всему живущему и растущему в лесу. Освоение правил поведения в объятиях природы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazgy_urmanga_syaht_ibragimova_a.i.docx29.25 КБ

Предварительный просмотр:

“Язгы урманга сәяхәт” (зурлар төркеме өчен)

Максат: төрле дидактик уеннар, биремнэр аша балаларньщ интеллектуаль үсешенэ ирешү, серле урманда яшәүчелэргэ ярдәм итү теләге уяту, балаларда кызыксынучанлык булдыру, әдәплелек һэм әхлак кагыйдәлэреннән тайпылмаска гадәтләндерү. Балаларга урманның әһәмияте турында белемнәрен ныгыту, баету. Табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү, анда үсүче, яшәүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле булырга өйрәтү һәм аларга карата сакчыл караш тәрбиялэү. Табигать кочагында үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү.

Әзерлек эше: балалар белән табигать турында төрле хикәялэр уку, картиналар, слайдлар карау, табышмаклар әйтешү.

Жиһазлау: залда ясалма урман, бабай эчен киемнэр, магнитофон, аудиозапись (кошлар, жил, аккан су тавышлары, яфраклар кыштырдавы тавышы); УМК(укыту-методик комплектларын куллану) - йорт һәм кыргый хайваннар рәсемнәре, интерактив такта, кояш һэм кояш нурлары.

Эшчәнлек барышы:

Сл. 1. Балалар залга керәләр. Түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: Исәнмесез! Балалар, карагыз әле, бүген безгә күп кунаклар килгән. Эйдәгез алар белән исәнләшеп, хәерле көн телик.

Балалар: Исәнмесез, апалар!

Хәерле көн, миңа,

Хәерле көн, сиңа,

Хәерле көн, барыбызга да!

Балалар утыралар.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, үзебез белән таныштырып үтик эле!

(Тәрбияче балаларга туп бирә, ә алар үзләре белән таныштыралар). Балалар: Мин Гүзәл, мина 5 яшь.

Мин Булат, мина 5 яшь. Һ.б.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Афәрин!

Зал түбәсендә шар тора. Аңа хат бәйләнелгән.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә җил белән ниндидер шар очып килгән!

Сл.2. Тәрбияче хатны ала һәм укый башлый.

“Исәнмесез, балалар! Минем урманда зур кайгы. Убырлы карчык безнең урманны сихерләде. Кояшны болытлар каплады. Хәзер урман караңгыланды, бик ямьсез, куңелсез. Кошлар да сайрамый. Урман яңадан терелсен өчен миңа бик күп биремнәр чишәргә кирәк, мин үзем генә булдыра алмыйм. Миңа сезнең ярдәмегез кирәк. Зур үтенеч белән урман бабаегыз. ”

Тәрбияче: Балалар, урман бабайга ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе, булышабыз!

Балалар басалар.

Тәрбияче: Шулай булгач, балалар, безгә урманга барырга кирэк. Әйдәгез эле

минем арттан.

Сл.З. 1.Туры жирдән барабыз (берни узгәрми, берәр көйгә тыныч барабыз; тактада - язгы күренеш).

Сл.4. 2. Инеш аша сикерәбез (инеш тавышы һәм рәсеме).

Сл.5. 3. Кинәт жил чыкты (жил тавышына чүгәләп бару).

Сл.6. 4. Ташлы бер җиргэ килеп життек (ташлардан змейка юлыннан йөрилэр). Сл.7. 5. Юлыбызда калын урман, ботаклаклар аша үтәргә кирәк (балалар ярымкыршау аша чүгәлилэр).

Тәрбияче: Балалар, менә без урманга килеп тә життек. Сл.8.

Балаларны урман бабае каршы ала.

Тәрбияче, балалар: Исәнмесез, Урман бабай! Без сезгә булышырга дип килдек! Урман бабай: Исәнмесез балалар! Мин сезне күптән көтәм. Әйдәгез тизрәк биремнәремне үтик һәм урманны терелтик!

1 бирем

Урман бабай: Урманга булышыр эчен иң беренче булып урманда йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк! Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сораулар бирәм, ә сез аларга җавап бирегез.

“Ярый-ярамый” дип аталган уен уйнап алыйк (Слайдлар).

Балалар интерактив такта янына басалар.

Сл.9. Кырмыска оясын таптарга ярыймы? (ярамый)

Сл.10. Урман җәнлекләрен өйгә алып кайтарга ярыймы? (ярамый)

Сл.11. Бөҗәкләрне рәнжетергә ярыймы? (ярамый)

Сл.12. Урмандагы чәчәкләрне эзәргә ярыймы? (ярамый)

Сл.13. Урманда шауларга ярыймы? (ярамый)

Сл.14. Урманда учак ягарга ярыймы? (ярамый)

Сл.15. Урманда чүп калдырырга ярыймы? (ярамый)

Сл.16. Урманда пыяла ватарга ярыймы? (ярамый)

Сл.17. Күбрәк агачлар утыртырга ярыймы? (ярый)

Сл.18. Кошларга җимлекләр ясарга, аларны кыш көне ашатырга ярыймы?(ярый)

Балалар утыралар.

Тәрбияче: Балалар, кешелэр бу кагыйдәләрне үтәмәсә, нәрсэ булыр иде?

Риналь: Чәчәкләр юкка чыгар.

Алина: Кошлар урманнан очып китәрләр.

Айсинә: Агачлар корыр.

Мәликә: Жәнлекләр качар иде.

Тәрбияче: Урман ямьсез, күңелсез булыр иде. Барысында дөрес әйттегез! Шуңа да. карагыз еракта безнең беренче кояш нуры чыгып килэ. Сл.19.

Беренче кояш нуры чыга.

2 бирем

Урман бабай: Мин сезнең белемнәрегезне тикшерәсем килә. Әйтегез эле, Хәзер нинди ел фасылы?

Балалар: Яз.

  • Сез нинди язгы айларны белэсез? (Март, апрель, май)
  • Ә хәзер нинди ай? (апрель).
  • Сез нинди агачлар беләсез әле? (Каен, чыршы, юкә, имән, Кызыл миләш)
  • Агачлар белән яз көне ниләр була?

Гузәл: Бөрелэр шыта.

Замзам: Яфраклар чыга.

  • Яз көне иң беренче булып нинди чәчәкләр чыга? (Умырзая)

Урман бабай: Табигать турында бик күп беләсез икэн.

Тәрбияче: Карагыз ерактан безнең икенче кояш нуры чыгып килә. Сл.20.

Ике кояш нуры чыга.

3нче бирем

Урман бабай: Убырлы карчык урманнан кошларныда куып чыгарган. Аларны кире кайтарыр эчен кошлар турында сорауларга җывап бирергэ кирәк.

Тәрбияче: әйдәгез сорауларны тактадан карыйк эле.

Балалар интерактив такта янына басалар.

Сл.21. 1. Кышлаучы кошны табыгыз.

  1. Күгәрчен.
  2. Сыерчык.
  1. Торна.

4. Сандугач.        Балалар җавабыннан соң Сл.22.

Сл.23. 2. Күчмә кошны табыгыз.

  1. Тукран.
  2. Сыерчык.
  3. Саескан.
  4. Күгәрчен. Балалар җавабыннан соң Сл.24.

Сл.25. 3. Кайсы кош оясын балчыктан ясый?

  1. Карлыгач.
  2. Сыерчык.
  3. Карга.
  4. Сандугач. Балалар җавабыннан соң Сл.26.

Сл.27. 4. Кайсы кошның түше сары?

  1. Күгәрчен.
  2. Сыерчык.
  3. Песнәк.
  4. Торна.        Балалар җавабыннан соң Сл.28.

Сл.29. 5. Нинди кош көндез йокльш, тонлә оча?

  1. Тукран.
  2. Чыпчык.
  3. Ябалак.
  4. Сыерчык. Балалар җавабыннан соң Сл.30.

Сл.31. 6. Нинди кошны “оча торган барабанчы” дип йертәләр?

  1. Карга.
  2. Песнәк.
  3. Тукран.
  4. Күгәрчен. Балалар җавабыннан соң Сл.32,

Сл.ЗЗ, Урман бабай: (Кошлар сайраган тавыш). Балалар, ишетәсезме? Кошлар урманга кире кайттылар. Рәхмэт сезгә, балалар!

Сл.34. Тәрбияче: Кояшның өченче нурыда чыкты.

Өченче кояш нуры чыга.

Балалар утыралар. Сл.35.

4нче бирем

Урман бабий: Карагыз әле, балалар, бу убырлы карчык бөтен җәнлекләрне дә бутап бетергэн. Бу урманда йорт һәм кыргый хайваннар бергә  яшиләр, адашканнар.

Тәрбияче: Әйдәгез, без аларны үз өйләренә дөрес урнаштырыйк. Мин сезгә һәр

хайванны күрсәтермен, ә сез алар турында сөйләрсез!

Мөслимә: Аю кыш кене өндә яши. Ул җиләк-җимеш, гөмбә, балык ашый. Аю кыргый хайван.

Замзам: Сыер - йорт хайваны. Ул абзарда яши. Жәй көне яшел үлән, ә кыш көне печән, чөгендер ашый. Сыер сөт бирә. Сөттән эремчек, май, каймак, катык ясыйлар.

Айсинә: Тиен - кыргый хайван, ул агач куышлыгында яши. Тиен жиләк, гөмбә. чикләвек ашый. Ул аларны җиргэ яшерә һәм оныта. Шулардан яңа агачлар

тишелеп чыга.

Алина: Сарык - йорт хайваны, ул абзарда яши. Җәй көне яшел үлән, ә кыш көне печән, силос, он ашый. Сарык йон бирә, ә йоннан кофталар, баш киемнәре, бияләйлэр бәйлилэр, киез итекләр ясыйлар.

Гузәл: Керпе - кыргый хайван. Өндэ яши. Ул алмалар, гөмбәләр, җиләк-җимеш, бөҗәкләр, суалчаннар белән туклана. Керпе бөҗәкләрне, тычканнарны, еланнарны ашап табигатне коткара.

Артем: Песи - йорт хайваны. Ул сөт, ит белән туклана. Песи тычканнар тотып кешегә бик зур файда китерә.

Балалар сорауларга җавап биргэн арада 1 бала йорт хайваннарын бер тактага, 1 бала кыргый хайваннарны икенче тактага урнаштыра.

Дүртенче кояш нуры чыга. Сл.36.

Балалар түгәрәк ясап басалар.

5нче бирем

Тәрбияче: Балалар, бераз аргансыздыр инде, әйдәгез әле урман бабае белән бераз

куңел ачып алыйк! Сл.37.

Физкульт мизгел “Яз килә”.

Тәрбияче: Я, балалар, карагыз,

Тышта, әнә, килә яз.

Балалар: Әйе, әйе, күрәбез,

Яз килгәнен беләбез.

Тәрбияче: Миңа якын килегез,

Яз турында сөйләгез.

Балалар: Канат кагып ерактан (очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Кошлар кайтты көньяктан (учларына бармак белән төртеп - төртеп күрсәтәләр) Тамчы тама тып та тып,

Булмый аны туктатып. (кулларын югары күтәреп, күккә күрсәтәләр)

Зәңгәр күктә кояш балкый,

“Тышка чык” дип, безне алдый. (туп сикерткэн хәрәкәтләр ясыйлар)

Урман бабай: Бигерәк күңелле сезнең белән балалар! Карагыз әле безнең бишенче кояш нуры чыкты бит! Сл.38.

Бишенче кояш нуры чыга.

6 нче бирем

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, менә бу өстәлләр янына килеп,урман бабайга рәсем ясыйк эле. Сл.39.

Балалар белән коллектив эш. Сл.40.

Ачтынчы кояш нуры чыга.

Урман бабай: Балалар, сез бөтен биремнәрне дә үтәдегез, тырыштыгыз. Безнең урманыбызны сихердән коткардыгыз. Карагыз, урман ничек яктырды, ничек

гүзәлләнде. Сл.41. Кошлар сайрый.

(Аудиозапись - кошлар, җил тавышы, аккан чишмэ суы тавышы, яфраклар кыштырдавы
тавышлары фонограммасы яңгырый. Интерактив тактада зур кояш рәсеме чыга.)

Тәрбияче: Хәзер безгэ балалар бакчасына кайтырга кирәк.

Урман бабай: Рәхмәт, балалар, сез минем урманны коткардыгыз. Шуның өчен мин сезгә бүләк бирәм. Сез бик әдәпле, акыллы балалар икәнсез. Минем урманга кайчан гына килсәгез дә, кадерле кунакларым булырсыз. Сау булыгыз!

Балалар: Рәхмәт! Сау булыгыз!

Тәрбияче: Әйдәгез бакчабызга кайтыйк. Сл.42.

Урманга килгән юлдан кире кайталар.

Тәрбияче: Менә без балалар бакчасына да кайтып життек.

  • Без сезнең белән кая бардык? (Урманга)
  • Без урманда нишләдек?

Артем: Без урманга ярдэм иттек.

Замзам: Кошларны кире кайтардык.

Тәрбияче: Сез, балалар, бик актив булдыгыз. Бөтен биремнәрне дә үтәдегез. Ә хәзер әйдәгез кунаклар белән саубуллашыйк. Үз төркемебезгэ кайтыйк.

Балалар: Сау булыгыз! Сл.43.

Кулланылган әдәбият:

1. Борһанова Р.А. Туган як табигате белән таныштыру: балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен кулланма. 1 кисәк.- Казан: ИУУ РТ. 1997. – 172б. На татарском языке.

  1. Иң татлы тел - туган тел: Балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча методик кулланма/М.Ф.Кашапова.-Казан: Мөгариф, 2004.-447ю.: рәс. б-н.
  2. Бәйрәмнәр бәйләме: балалар бакчалары тәрбиячеләренә, сыйныф житәкчеләренә ярдәмлек / Төз. В.Г.Гомәрова, Ф.Я.Зарипова.-Казан: Мөгариф, 2005. - 207 б.
  3. Тәрбияле бала (җыентык). Балалар бакчалары тәрбиячеләренә, башлангыч укытучыларына, ата-аналарына һәм педагогик уку йортлары студентларына ярдәменә. Вил Казыйханов, 2006. - 131 б.
  4. Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Тез.: З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова һ.б.- Казан: ФОЛИАНТ, 2012.- 304 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект организованной образовательной деятельности в подготовительной к школе группе по теме: «День Победы»

Конспект организованной образовательной деятельности в подготовительной к школе группе....

Конспект организованной образовательной деятельности в подготовительной к школе группе по образовательной области «Познавательное развитие» с использованием ИКТ Тема: «Совушка – мудрая головушка»

Организованная образовательная деятельность подготовлена с использованием следующей литературы: основной общеобразовательной программы «От рождения до школы» под редакцией Н.Е. Вераксы, Т.С. Комаровой...

Конспект организованной образовательной деятельности в подготовительной к школе группе, работающей по адаптированной образовательной программе дошкольного образования для воспитанников, имеющих тяжелые нарушения речи на тему: "Наш родной город"

Когда-то много-много лет тому назад на месте нашего города стояли дремучие леса. На берегу реки Оки стоял Белопесоцкий мужской монастырь. В его стенах находили пристанище раненые воины. Монастырь стоя...

Конспект организованной образовательной деятельности в подготовительной к школе группе Тема: "Дон-батюшка"

Цель: Воспитание системы ценностный отношений к природе Доского края, создание условий для становления у детей эмоционально-целостного отношения к реке Дон....

Конспект организованной образовательной деятельности в подготовительной к школе группе по изобразительной деятельности (рисование) Тема: «Сказка о царе Салтане»

Конспект организованной образовательной деятельности в подготовительной к школе группе по изобразительной деятельности (рисивание) Тема:"Сказка  о царе Салтане"...