"Кызыл китап" образовательная деятельность по познанию (окружающий мир0
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Материал на татарском языке знакомит детей с Красной книгой. Какие животные, птицы, растения занесены в неё.  Через эту образовательную деятельность учим детей беречь природу.

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБМББУ “ТР Биектау муниципаль районы Ташлы Кавал

“Кояшкай” балалар бакчасы ”

“Кызыл китап” нәрсә ул?

(Танып белү белем бирү өлкәсе буенча  эшчәнлек конспекты)

Төзеде: тәрбияче Гыйлаҗиева Эльза Габделхак кызы

Май 2021

Тема: “Кызыл китап” нәрсә ул?

Бурычлар:

1.Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

2.Балаларның әйләнә-тирә белән кызыксынуларын, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.

3.балаларны сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар һәм үсемлекләр турындагы китап белән таныштыру, аның әһәмиятен аңлату.

Сүзлек:Кызыл китап, кыр кәҗәсе, кондыз,бөркет, дельфин, аккош, лачын, тыюлыклар.

Җиһазлар:Кызыл китап (презентация),хайваннар һәм үсемлекләр төшкән рәсемнәр, туп.

Эшчәнлек барышы

1.Мәкаль:Табигатьне саклаган –үз яшәвен аклаган. Мәкаль эчтәлеге буенча фикер алышу.

2.“Кызыл китап”ны күрсәтү. Балаларга сораулар бирү:

-Бу нинди китап? (Балалар җавабы: “Кызыл китап”)

-Нәрсә соң ул “Кызыл китап”?

-“Кызыл китап” нинди бүлекләрдән тора? (Балалар җавабы:Бу китапка җир йөзеннән юкка чыгып бара торган хайваннар, кошлар һәм үсемлекләр теркәлгән, алар турында мәгълүматлр бирелгән)

-Ни өчен ул кызыл? Кызыл төс нәрсәне аңлата? (Балалар җавабы:кызыл төс куркыныч янауны белдерә, җир йөзендә сирәк җан ияләрен саклагыз дип кисәтә, кирәк чакта ярдәм итәргә өнди)

-Тыюлыклар ни өчен кирәк? (Балалар җавабы: калган хайваннарны һәм үсемлекләрне саклар өчен)

3.Слайдлар, рәсемнәр карау. “Кызыл китап”ка нәрсәләр кергән? (кыр кәҗәсе, чуар болан, ак аю, кондыз, дельфин, кеш, бөркет,  аккош, ак челән, лачыннарның бөтен төре һ.б.)

-Юлбарыс турында нәрсә әйтә аласыз? (Балалар җавабы)

-Юлбарысның тиресе нинди? ( Балалар җавабы)

-Кешеләр аны ни өчен аулый? (Балалар җавабы)

-Алар дөрес эшлиләрме? (Балалар җавабы)

-Юлбарысларны һәм башка хайваннарны, кошларны һәм үсемлекләрне саклап калыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?  (Балалар җавабы)

-Табигатькә зыян салучыларга сез нәрсә әйтер идегез? (Балалар җавабы)

4. Дидактик уен “Кем тизрәк җыя?”

Балалар кызыл китапка кертелгән хайван һәм кошларның рәсемнәрен өлешләрдән җыялар.

5. Үстерешле уен “Кызыл китапта бармы?” (туп белән)

Тәрбияче төрле хайваннарның, кошларның һәм балыкларның исемнәрен әйтә һәм тупны берәр балага ыргыта. Бала җавап бирә һәм тупны кире тәрбиячегә кайтара.

6.Балалар эшчәнлеге: “Мин табигать дусты” (3-4 бала сөйли)

Балалар үзләренең ничек итеп кошларга ярдәм итүләре турында сөйлиләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект непосредственно образовательной деятельности По познанию окружающего мира в старшей группе.

Тема НОД: «В гостях у гномика»(ознакомление с лекарств. растением - обыкновенной календулой).Программное содержание: Образовательные задачи: Познакомить с новым лекарственным растением- календулой, за...

Конспект непосредственно-образовательной деятельности по познанию окружающего мира в старшей группе

Жизнь человека связана с природой, а значит и с жизнью растений. Издавна люди украшали цветами и растениями себя и свои жилища, святыни. В процессе данного занятия дети  знакомятся с разнообразие...

Консультация на тему: «Игровая деятельность основа познания окружающего мира дошкольником»

Консультация на тему: "Игровая деятельность основа познания  окружающего мира дошкольником"...

Игра – лучший вид деятельности в. познании окружающего мира

Через какие игры ребенок познает окружающий мир...

Конспект непосредственно образовательной деятельности по познанию окружающего мира с использованием театральной игры для старшего дошкольного возраста по теме: «Путешествие в театр»

Образовательная область социально – коммуникативное развитие: непосредственно образовательная деятельность по познанию окружающего мира с использованием театральной игры.Форма проведения: игра ...

Консультация на тему: «Игровая деятельность основа познания окружающего мира дошкольником.» (в рамках работы «Школа молодого воспитателя»)

Консультация на тему: «Игровая  деятельность  основа   познания   окружающего мира дошкольником.»...