Көзге алма
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Зарипова Ильсеяр Рамазановна

Класстер технологиясен кулланып,балаларда эшчәнлеккә кызыксыну уяту.Балаларның көзге  җиләкләр,аларның сыйфатлары   турындагы белемнәрен ныгыту, әвәләү күнекмәләрен камилләштерү. Сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү.Эшчәнлектә кулланган сүзләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру; балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, кабул итүләрен үстерү. Сөйләмдә тәмамлык кергән җәенке җөмләләрне куллана белергә өйрәтү, сүз байлыгын активлаштыру;  “ А”авазның дөрес әйтелешен,   сүздәге урынын билгеләү күнекмәләрен ныгыту;Табигать матурлыгына соклана белү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alma_zanyatie.docx23.26 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама Муниөипаль районы

“83-нче санлы гомуми   үстерелешле балалар бакчасы”

Муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем учреждениясе

 

  “Көзге алма” темасына мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән оештырылган белем бирү эшчәнлеге план-конспекты. 

 

 

Төзеде:

ТР ТКМР “83 нче санлы  гомуми

 үстерелешле балалар бакчасы

 тәрбиячесе :Зарипова И.Р.

Түбән Кама шәһәре

2021 ел

Тема:

   “Көзге алма”

Төп белем бирү өлкәсе:

тирә-юнь белән таныштыру

Интеграль  белем бирү өлкәләре:

   Сөйләм үстерү, әфис-нәфәсәти,социаль- аралашу өлкәсе

Яшь үзенчәлекләре:

 Мәктәпкә әзерлек төркеме

Максат:

   Класстер текхнологиясен кулланып,балаларда эшчәнлеккә кызыксыну уяту.

Бурычлар

Өйрәтүче.

Үстерүче.

Тәрбияви.

  Балаларның көзге  җиләкләр,аларның сыйфатлары   турындагы белемнәрен ныгыту, әвәләү күнекмәләрен камилләштерү. Сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү.

Эшчәнлектә кулланган сүзләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру; балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, кабул итүләрен үстерү. Сөйләмдә тәмамлык кергән җәенке җөмләләрне куллана белергә өйрәтү, сүз байлыгын активлаштыру;  “ А”авазның дөрес әйтелешен,   сүздәге урынын билгеләү күнекмәләрен ныгыту;

 Табигать матурлыгына соклана белү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Методик алымнар һәм чаралар:

  сорауларга җавап, уеннар уйнау, әңгәмә,диалогик сөйләм.

Җиһазлау:

 Остәлөстенә җәеп куелган ватман,төсле  маркерлар ,клей карандашлар,

пластилин (кызыл,сары һәм яшел төстә) ,төрле предметлар төшерелгән рәсемнәр.Интерактив монитор.

Сүзлек өстендә эш:

   кайнатма,кондитер,тәм-томнар,бакчачы,җиһаз.

Алдан үткәрелгән эш:

   күзәтүләр, әңгәмәләр үткәрү, дидактик уеннар уйнау.

Алга таба эш:

 Класстерның башка төрләрен эшчәнлек вакытында куллану.

Эшчәнлек структурасы:

I.Кереш өлеш:  1.Исәнләшеп,бер –берсенә сәлам бирү.Шөгылнең максаты белән таныштыру.

II. Төп өлеш:

  1.  Динамик күнегү.
  2.  Балаларга төрле җиләк-җимешләр төшерелгән рәсемнәр тәкъдим ителә.Балалар бер  алма  рәсемен сайлап алалар.
  3. Алма  темасына класстер уены.
  4. Алманың сыйфатларын  билгеләү.
  5. Алмалар әвәләү.
  6. Алмадан яслган эчемлекләр турында сөйләшү.
  7. Компот ясау.
  8. Алмадан ясалган тәм-томнар турында сөйләшү.
  9. Алма сүзен иҗеккә бүлү,сүздз “а” авазының урынын билгеләү.
  10. Алма кулланып пешерелгән камыр ризыклары турында сөйләшү.
  11. Интерактив уен “Пирог пешер”
  12. Алманың кайда үсен,кем үстеруен ачыклау.
  13. Җырлы- биюле уен “Бар матур бакча”

III. Йомгаклау 

 Әвәләгән алмалардан  күргәзмә оештыру.

Алмадан үзләре ясаган компот эчү.

Эшчәнлек барышы:

Т: Хэерле көн, үзебезне әзерлик - динамик күнегү ясап алыйк:

 Әй, балалар, карагыз!

Тышта әнә килде көз.

—Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнне беләбез.

—Я, балалар, сөйләгез

Ничек итеп килде көз?

—Яңгыр ява көн саен,

Ялангач калды каен,

Исәләр салкын җилләр

Туңа бит борын, күзләр.

 Тәрбияче: Дусларым сез тактадагы рәсемнәрдә ниләр күрәсез.(Алма ,груша,җиләк,һ.б)

Балалар: җиләк-җимешләр рәсемнәре.

Тәрбияче:Сезгә шушы җиләк-җимешләр арасыннан берсен сайлап алырга кирек булыр . Элвина рәхим итеп санамыш ярдәмендә тактадан бер рәсемне  сайлап алырга  дустынны санап чыгар әле.Санамыш ярдәмендә сайлап алучы билгеләнә.

Бала чыгып үзенә ошаган җиләкне сайлап ала.

Тәрбияче :Бүген без сезнең белән класстер уенын уйнап алырбыз.Балалар сезгә ничек  җайлы өстәл тирәли  урнаша аласыз.

Тәрбияче өстәл өстендә җәеп куелган ватман өстенә алма рәсемен  куя һәм балаларга  бирем бирә.Балалар бу нәрсә?

Балалар :Бу алма ,ул җиләк-җимеш.Кызыл,яшел,сары төсләрдә була ала.Ул тәмле ,сусыл,баллы,матур.

Тәрбияче:Мина ярдәмчеләр кирәк булачак,сезнең алма турында фикерләрегезне рәсемнәр ярдәмендә ватманга  ябыштыра  барырбыз.  Балалар алманың сыйфатларын әйтәләр.Тәрбияче балалар ярдәме белән алар әйткән сыйфатларнының рәсемнәрен ватманга ябыштыра бар.

Тәрбияче:Әйе балалар безнең алма тырле төслрдә ,төрле формаларда булырга мөмкин.Ә хәзер мин сезгә үзегезгә ошаган төсләрне кулланып алмалар әвәләргә тәкъдим итәм.

Балалар аламалар әвәлиләр.

Тәрбияче:Сез тагын алма турында нәрсәләр әйтер идегез?

Тәрбияче:Алманың сыйфатларын атадык тагын нәрсәләр әйтә аласыз балалар?

Балалар:Сок ,кампот,коктейль,Һ.Б.

Тәрбияче :   Болары  безнең алма ярдәмендә ясала торган эчемлекләр булды.Тәрбияче рәсемнәрне ватманга ябыштыра бара.

Әйдәгез без дә сезнең белән компот ясап карыйбыз,тәмле булыр микән.Моның өчен безгә алма,шикәр комы,кайнар су кирәк булачак.Булышасызмы балалар?Менә бу савытка алма салырга кирәк булыр,рәхим итеп сал эле Самира.Яңадан шикәр комын өстәргә кирәк,рүхим ит Амиля.Ә кайнар суны мин үзем салам,чөнки ул бик кайнар.Хәзер Аз гына болгатабыз.Безнең шогыл ахырына кампотыбызның тәме чыгып әзер булыр ,әлегә әйдәгез тагын алм турында сөләшеп алыйк әле.

Алма турында тагын ниләр әйтә аласыз.

Балалар:Мармелад,желе,кайнатма,повидло,конфет,һ,б.

Тәрбияче: Рэхмәт балалар болары тәм томнар булды,мин сезне өстәлләр янына ,балык схемасында эшләп алырга чакырам.Алма сүзен кул чәбәкләп иҗекләргә бүлеп күрсәтегез әле.

Бала: Алма сүзе 2 иҗеккә бүленә.

Хәзер балык схемасында алма сүзендә а авазларының сүзнең  кайсы өлешендә урнашуын билгеләргә кирәк булачак.

Бала:Алма сүзендә а авазы сүзнең башында һәм ахырында урнашкан.

Тәрбияче: тагын ниләр әйтә аласыз?

Балалар:Пирог,пирожоное, печенье һ.б.камыр ризыклары

 Тәрбияче:    нинди куп булды безнең рәсемнәр,бу тәм томнарны кайда,кемнәр пешерә икән,сез белмисезме?

Балалар :Кондитер фабрикасында,кондитер апалар.

Балалар мин сезгә мониторда интерактив уен уйнап алырга тәкъдим итәм. Сез бигрәк тә әниләрегез пешергән алма пирогын яратасыздыр әле? Әйе бит? Пирогны ничек яратканыгызны интерактив монитор ярдәмендә уен уйнап белеп була.Бу уенда алма пирогын пешерер өчен нинди ризыклар кулланыла икәнен белергә кирәк.Уртада пирог рәсеме,сезгә аны пешергәндә кулланыла торган ризыкларны тоташтырырга кирәк.Әгәрдә дорес тоташтырмасагыз артык ризыклар юкка чыгачак.Рәхим итеп мониторга карыйбыз.Уен уйнала,балалар чиратлашып ризыкларны пирогка тоташтыралар.

 Тәрбияче:Тагын ниләр калды икән?Алма кайда үсә?

Балалар:Алма агачта бакчада үсә.Аны бакчачы үстерә.Су сибә,төпләрен йомшарта.

  Тәрбияче:  “Бар матур бакча” уенын уйнап аласыгыз киләме?

1.Бар матур бакча

Анда  чия үсә.

Менә шундый  чия зур,

 

1.Бар матур бакча,

Анда алма үсә.

Менә шундый алма зур,

Менә шундый кечкенә.

Куш. Алма.алма кил әле,

Биеп-биеп кит әле.

Әллә-ли,әллә-ли ,

Биеп-биеп кит әле.

 Тәрбияче:Менә күңелләрегез дә күтәрелеп китте,әйдәгез  хәзер  Тәмле компоттан авыз итеп алабыз

Рәхмәт сезгә,бик тырышып эшләдегез,әниләр килүенә шушы матур алмаларыгыздан кабул итү бүлмәсенә күргәзмә оештырырбыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле алма.

Тема: Хикмәтле алма.Максат: Тәрбияче сөйләмен игътибар белән тыңлау, әвәләү алымнарын, формаларын күзаллауларын камилләштерү, бармак очлары бәлән пластилинны ябыштыру,  өлкәннәрне хөрмәт ит...

Сценарий новогоднего праздника "СЕРЛЕ АЛМА" для старшей группы (на татарском языке)

Работая в двуязычном саду, столкнулась с   дефицитом сценариев на татарском языке.Приходилось либо переводить с руссого, либо повторять сценарии из года в год. Вот и приходится придумывать самой....

Бакча утыртмый, алма булмый.

        Кешенең шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенең әһәмияте зур. Хезмәт итеп яшәү – халкыбызның төп халәте. Милләтебезнең төп сыйфатлары, пакълеге, әхлакый са...

музыкальная сказка на татарском языке "Бер алманы бишкә бүләек"

Музыкальная сказка на татарском языке на осеннюю тематику....

Развлечение "Бер алманы бишкә бүләек."

Развлечение для старших дошкольников....

Хикмэтле алма

Сценарий постановки на татарском языке "Хикмэтле алма"....

Мастер-класс для родителей Презентационно-образовательный комплекс SKY 360 49 (Интерактивный стол), Программное обеспечение «АЛМА Дошкольное Образование» в воспитании и обучении дошкольников

Тема мастер-класса: Презентационно-образовательный комплекс SKY 360 49 (Интерактивный стол), Программное обеспечение «АЛМА Дошкольное Образование» в воспитании и обучении дошкольниковЦель ...