Хикмэтле алма
материал (подготовительная группа) на тему

Чернова Людмила Николаевна

Сценарий постановки на татарском языке "Хикмэтле алма".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hikmtle_alma.docx18.1 КБ

Предварительный просмотр:

Хикмәтле алма.

Борын борын заманда түгел,менә хәзерге көннәрдә- урамда машиналар,күктә самолетлар гөрләп торган заманда бер бик киребеткэн малай булган ди.

Ата:Улым,карале,нинди матур машина  алып кайттым.

Малай:Ямьсез! (елый, машинаны атып бәрә)

Ана:Улым ,мә тәмле ботка аша әле!

Малай:Тәмсез!(тәлинкәне этеп җибәрә)

Ана:Улым,әллә биеп   күрсәтикме?

Бию (татар бию көе)

Малай: Кирәкми!

Ата:Әллә  улыбыз чирли микән?Докторга күрсәтеп карыйк.

Доктор: Алай икән!Әйдә әле тирән итеп сула!(тыңлый).Бернинди дә чирен тапмадым, улыгызга дару бирә алмыйм.

Ана: Инде кая барыйк,кемгә күрсәтик?(аптырап йөри,алма сатучыны күреп ала)

Алма сатучы: Бар матур бакча

Анда алма үсә

Менә шундый алма зур

Менә шундый кечкенә

Алма алма кил әле

Биеп,биеп кит әле

Алма чыга.(бии)

Алма сатучы: Менә бу  хикмәтле алма,аны ашаса, улыгыз бик  тиз терелер!!!

Ана: Ничә сум?

Алма сатучы:10 сум

Ана:Рәхмәт,саубулыгыз!

Ана:Мә, улым,нинди матур,кызыл,баллы алма алдым.Аша!

Малай: Кирәкми,тәмсез ул!(Алманы идәнгә атып бәрә)

Алма тәгәрәп китә,каршысына Керпе килеп чыга.

Алма күңелсез җыр җырлый:

Үпкәлим,рәнҗим мин

Мәрхәмәтсез малайга

Китәм моннан ерак,

Чыгам тизрәк юлга.

1 нче Керпе: Әй кызыл алма,кая барасың, кая шулай ашыгасың?

2 нче Керпе: Нигә шулай бик күңелсез күренәсең?

Алма: Бик рәнҗеттеләр мине,бер усал малай “тәмсез” дип  идәнгә атты.

1нче Керпе: Ай –ай, хәлләрең начар икән. Ерак китмә,адашырсың!

2 нче Керпе: Сак бул, Алмакай! Юлыңда бәлагә очрый күрмә!

Алма: Рәхмәт сезгә, Керпекәйләр!Саубулыгыз!

(Алманың юлына аю,бүре очрый).

Аю: Кара әле, нинди  матур алма! Хәерле юл сиңа, алмакай!

Бүре: Адаша күрмә! Сак бул!

Ата: Күршедә бер бабай бар,бөтен чирне  дә  дәвалый диләр.Әллә аңа күрсәтеп карыйк микән, әнисе?

Ана: Әйдә, күрсәтеп карыйк.

Исәнме, бабай? Улыбыз авырып китте бит әле, нишләргә дә белмибез.

Бабай: Я әйдә, кил әле балам.Кай җирең авырта?

Малай: Бөтен җирем авырта!(елый)

Ата: Улыбыз терелер микән  бабай?

Бабай:Улыгызга кызыл алма ашарга кирәк.Тик ул алманы табуы бик читен булыр.....

Ана:Хикмәтле алма сатучы янына барып карыйм әле.

Ана: Исәнмесез!,кызыл алма бармы?

Сатучы:Юк шул,алмагачыбыз корыды,кемдер аның җимешләрен кадерсезләгәндер инде.

Ана:Кызыл алманың сере нәрсәдә иде соң?

Сатучы:Хәзер кешеләр күңелендә җылылык бетте,ә  ул алма кеше күңеленә җылылык бирә- менә шунда иде аның сере.

Ана: Улым бик кире шул.Ашамады,алманы идәнгә атып бәрде.Ә алма өйдән чыгып китте.Ничек табарга инде ул алманы хәзер?

Сатучы: Улыгыз алманы үзе эзләп карасын.

(Малай  чыга. Юлында керпеләрне очрата).

-Исәнмесез, керпе дускайларым!Хәлләрегез  ничек?Сез тәгәрәп барган алманы күрмәдегезме?

1нче Керпе : Исәнме, дустым! Менә бу туры юлдан бар,бәлки табарсың!

2нче Керпе: Юлыңда игътибарлы бул, дустым!

Малай : Рәхмәт!

(Малай  аюны,бүрене очрата.Алар малайгага  табышмак  әйтәләр)

Малай: Исәнме аю дустым, исәнме бүре дустым!Мин кызыл алма эзлим, күрмәдегезме?

Аю, бүре: Исәнме, дустым!

Аю: Күрдек, күрдек. Безнең  сиңа табышмаклар әйтәбез, җавапларын  тапсаң, сиңа юл күрсәтербез.

Аю:Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште. (Алма)

Бүре:

Мин дә табышмак әйтәм:

Урманда яши,

Бу озын колак.

Кишер ярата,

Үзе бик куркак.(Куян)

(Малай  табышмакларга җавап биргәч,юлны күрсәтәләр).

Малай юл буйлап барганда алманы табып ала.Елый елый гафу үтенә.

Малай :Гафу ит мине алмакай,мин синең төшләреңне бакчага утыртырмын,сулар сибәрмен,башка алай кире булмам.Әнием,әтием сездә гафу итегез!Рәхмәт сезгә.

Җыр “Бар монда зур аю”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле алма.

Тема: Хикмәтле алма.Максат: Тәрбияче сөйләмен игътибар белән тыңлау, әвәләү алымнарын, формаларын күзаллауларын камилләштерү, бармак очлары бәлән пластилинны ябыштыру,  өлкәннәрне хөрмәт ит...

Сценарий новогоднего праздника "СЕРЛЕ АЛМА" для старшей группы (на татарском языке)

Работая в двуязычном саду, столкнулась с   дефицитом сценариев на татарском языке.Приходилось либо переводить с руссого, либо повторять сценарии из года в год. Вот и приходится придумывать самой....

Бакча утыртмый, алма булмый.

        Кешенең шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенең әһәмияте зур. Хезмәт итеп яшәү – халкыбызның төп халәте. Милләтебезнең төп сыйфатлары, пакълеге, әхлакый са...

музыкальная сказка на татарском языке "Бер алманы бишкә бүләек"

Музыкальная сказка на татарском языке на осеннюю тематику....

Развлечение "Бер алманы бишкә бүләек."

Развлечение для старших дошкольников....

Мастер-класс для родителей Презентационно-образовательный комплекс SKY 360 49 (Интерактивный стол), Программное обеспечение «АЛМА Дошкольное Образование» в воспитании и обучении дошкольников

Тема мастер-класса: Презентационно-образовательный комплекс SKY 360 49 (Интерактивный стол), Программное обеспечение «АЛМА Дошкольное Образование» в воспитании и обучении дошкольниковЦель ...

Музыкаль әкият «Бер алманы бишкә бүләек». Подготовительная группа.

Музыкаль әкият «Бер алманы бишкә бүләек». Подготовительная группа. ...