Кышкы урманга сәяхәт
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Хайрутдинова Гузель Рашитовна

конспект занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_urmanga_syaht.docx85.39 КБ

Предварительный просмотр:

Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылы

“Ромашка” балалар бакчасы

Уртанчылар төркемендә интегральләштерелгән шөгыль планы

Тема: « Кышкы урманга сәяхәт »

   

                                                   

   Тэрбияче: Хәйретдинова Г.Р.

Тема: « Кышкы урманда».

Максат: Программа таләпләренә туры китереп, балаларның кыш, кыргый хайваннар турындагы белемнәрен системалаштыру, тирәнәйтү, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.

Бурычлар: Балаларның кыш, туган ягыбызда яшәүче кыргый хайваннар турында белемнәрен гомумиләштерү.  Иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Балаларда кыргый хайваннарның тормышы белән кызыксыну, кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү, бер-береңә ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләү.

Белем бирү өлкәсе: сөйләм телен үстерү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү.

Җиһазлау: маскалар, слайдта рәсемнәр, аппликация ясау өчен кәгазъдән аппликация өлешләре

Сүзлек өстендә эш: җәнлек, тире, онендә, ау.

Методик алымнар: Әңгәмә, презентация күрсәтү, кыргый хайваннар турында шигырьләр сөйләү, табышмаклар әйтү, музыкаль уен уйнау “Күрсәт әле, үскәнем...”, аппликация ясау “Кышкы урманда”.

Әзерлек эше: маскалар әзерләү, кыргый җәнлекләр, кыш рәсемнәрен карау, шигырьләр, уеннар өйрәнү, уенга музыка әзерләү.

Кулланган әдәбият

  1. “Татар телендә сөйләм үстерү” Г.Ә. Набиуллина, Л.Г. Гыйләҗева, В.М. Камалова, 2016.
  2. “Әйләнә-тирә дөнья белән танышу” Н.Г. Гарипова, Р.С. Әхмәтова, Ф.М. Хәсәнова, 2016
  3. “Балалар бакчасы” – Казан: Раннур, 2003.
  4. “Балачак аланы” – Казан: РИЦ, 2011.
  5. “Иң татлы тел – туган тел” М.Ф. Кашапова, 2004

Эшчәнлек барышы.

  1. Кереш өлеш:

 -Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек? (Балаларның җаваплары тыңлана). Мин бик шат.

2. Төп өлеш:

- Балалар, тирә-якка карагыз әле. Табигатьтә елның нинди вакыты?

- Кыш

- Әйтегез әле, балалар, сез кышны яратасызмы? Сезгә ошыймы ул? Ни өчен?

- Әйе, ошый. Кышын без урамда тау шуабыз, чаңгыда йөрибез.

- Балалар, әйдәгез әле, бергәләп кышкы урманга барып кайтыйк.

-Әйдәгез.

- Балалар,карагыз әле, мин монда табышмаклар таптым, безгә аларның җавапларын табарга кирәк. Әйдәгез әле сезнең белән табышмакларны чишеп карыйк. Җавабын дөрес әйтсәгез, җавабы да шунда булыр. (табышмакның җавабын кайсы бала дөрес әйтә, шул балага маска кигерелә)

Дидактик уен “Кем дөрес әйтә?”

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

-        Яле куян турында шигырь сөйләп күрсәт әле.

Куянкай

Әй, куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына,

Аягы җиңел —

Мамыктай гына.

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнисе

“Йомшагым” диеп сөя. (Керпе)

Нечкә билле,хәйләкәр,

 Көлтә койрыклы. (Төлке)

Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

“Тиен” Әнәс Кари

Урманда бар зур койрыклы

Җитез тиен,

Агач башларында яши

Кышын-җәен.

Агачлардан агачларга

Сикереп үтә,

Чикләвекләр ашап шунда

Гомер итә.

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Ашарга эзли. (Бүре)

-Балалар, сез дөрес җаваплар әйттегез, бик яхшы.

“Кыргый хайваннар кышка ничек эзерләнәләр” әңгәмә.

  • Балалар, кыргый хайваннар кышка ничек эзерләнәләр икән? Шуның турында сөйләп китик эле.

Тиен кечкенә кыргый хайван.  Көз көне  җирән төстәге йонын коя, аның урынына яңа – соры төстәге, калын йон чыга. Йонының төсе үзгәргәч, агачлар арасыннан аны бик күреп булмый. Ул шулай дошманнарыннан саклана.кышка үзенә азык әзерли. Ул гөмбә, чикләвек ашый.

Керпе кечкенә, инәле кыргый хайван. Ул алма гөмбә ашый. Көз ахырында йомгак булып йомарлана да үләннәр , яфраклар белән җылытылган җылы оясына йокыга тала. Ул кыш буе йоклый. Көз көне йокыга талганчы ул туйганчы ашый. Тиресе астында май катламы барлыкка килә. Шуңа күрә ул ач булмый.

Төлке хәйләкәр, кыргый хайван. Кышка төлкегә дә калын йон үсә башлый, шуңа күрә ул туңмый.  Кышка үзенә азык әзерләми. Кышын ул ауда йори.

Аю  зур кыргый хайван,  бал җиләк ашый. Ул көздән күп итеп ашый, аңа калын йон чыга. Кышка өнендә бик каты йокыга тала.

Куян куркак кыргый хайван. Кышка соры тунын сала да ак, калын тунын кия. Ул шулай дошманнарыннан саклана. Кышка үзенә азык әзерләми.

Бүре усал кыргый хайван. Тунының төсен үзгәртми, кышка аңа калын йон үсә. Кышка

үзенә азык әзерләми, кышын ауда йори, ит ашый.

Җырлы-биюле уен “Күрсәт әле, үскәнем”

Балалар түгәрәк ясап басалар һәм җырлый-җырлый хәрәкәтләнәләр.

Дидактик уен “Нәрсәнең койрыгы”.

Балалар, карагыз эле, безнең кыргый хайваннар койрыкларын бутаганнар. Әйдәгез эле бергәләп аларга үз койрыкларын табарга ярдәм итик.

  • Яхшы, балалар! Кыргый хайваннар турында бик күп беләсез икән. Балалар, безнең кыргый хайваннарның үз өйләренә – урманга кайтасылары килә. Ярдәм итәбезме?
  • Әйе, ярдәм итәбез.
  • Ә хазер без сезнең белән өстәлләр янына утырабыз һәм бергәләп кышкы урман ясыйбыз. Ак кәгазьләр алып вак итеп йортабыз һәм агачларга , җиргә ябыштырабыз – ул безнең кар бөртекләре була. Аннары кыргый хайваннарыбызны да ябыштырабыз.

Интегральләштерү .“Кышкы урманда” кисеп ябыштыру.

                 C:\Users\Дом\Desktop\урм сэях\Новая папка (2)\iA7ZC0ZP3.jpg          C:\Users\Дом\Desktop\рус яз садик\рус\листья\X6toNa2Yt0o.jpg    C:\Users\Дом\Desktop\рус яз садик\рус\листья\X6toNa2Yt0o.jpg

3. Йомгаклау өлеше

     -    Балалар, без буген шогыльдә нәрсәләр эшләдек? Сезгә шогыль ошадымы?

  • Әйе, балалар, без бүген кыргый хайваннарны искә төшердек. Сез табышмакларга җавап таптыгыз,  кышкы урман ясадыгыз. Барыгыз да актив катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кышкы урманга сәяхәт

Конспект занятия...

"Кышкы урманга сәяхәт" (вторая младшая группа)

НОД  в рамках методической недели по теме: «Двигательная активность детей в режиме дня» для воспитателей и родителей групп на  базе МБДОУ детский сад №34 «Радуга» г. Елабуга....

Кышкы урманга сәяхәт.(Путешествие в зимний лес)

( 2 нче кечкенәләр төркеме өчен)...

Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты

Итоговое комплексное занятие  в средней группе на татарском языке: "Путешествие в зимний лес"...

Кышкы урманга сәяхәт

Балаларның кыш, киемнәр, кыргый җәнлекләр турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру....

"Кышкы урманга сәяхәт".

quot;Кыш" темасын йомгаклап дәрес сценарие....

Кышкы урманга сәяхәт

Кышкы урманга сәяхәт...