Интеграция образовательных областей в организованной образовательной деятельности ДОО конспект занятия «Кышкы урманга сәяхәт»
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Рамазанова Айсылу Камилевна

Конспект занятия «Кышкы урманга сәяхәт»

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyshky_urmanga_syaht_ramazanova_a.k.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

                               Тема: “Кышкы урманга сәяхәт”

                                  танып белү буенча белем бирү эшчәнлеге

                                                              (3-4 яшь)

       

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

“Дорга балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Рамазанова Айсылу Камил кызы

 

 

Тема: “ Кышкы урманга сәяхәт”  

Максат: Кышкы урман белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар:

Үстерү бурычы: балаларның күзәтүчәнлеген,мөстәкыйльлекләрен үстерү.

Тәрбияви бурыч: кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатлары тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: кышкы  урман белән таныштыруны дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе:танып белү үсеше

Белем бирү өлкәсе интегральләшүе: танып белү үсеше, сөйләм үстерү үсеше, социаль коммуникатив үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, уен, сөенеч мизгеле, сораулар, үсендерү, мактау, искә төшерү, ныгыту, үзеңә бәя бирү.

Материаллар һәм җиһазлар:ноутбук,экран, чыршы макеты, чыршыга  уенчыклар ,тартма.

Сүзлек өстендә эш: чаңгы,чыршы.

Алдан үткәрелгән эшләр: кышкы табигатьне күзәтү, кышкы урман турында әңгәмәләр үткәрү, материал әзерләү, матур әдәбият уку, татар халык авыз иҗаты куллану, чыршы уенчыклары ясау.

Көтелгән нәтиҗә:Кышкы урман табигатенең матурлыгын күреп, күзәтеп,сокланып кайту.

Эшчәнлек структурасы:

I.Кереш өлеш.

 Оештыру мизгеле

II.Төп өлеш.

1.Кышкы урманга бару турында әңгәмә.  

 2. Кышкы урман турында сөйләшү.

 3. Мөстәкыйль эшчәнлек.Чыршы бизәү.

III. Йомгаклау.

   

Эшчәнлек барышы.

I.Кереш өлеш. –Исәнмесез, балалар!Кәефләрегез ничек?

Кулларга без тотындык,

Бер –беребезгә елмайдык.

Җылы күчте кулларга

Рәхәт булды дусларга.

-Балалар, беләсезме кичә мин кая бардым?                                                                                  -  Ничек уйлыйсыз?  

-Беләсегез киләме?

-Бәлки сез дә баргансыздыр?

- Ә минем буген кышкы урманга сезнең белән барасым килә.

  II.Төп өлеш.

 1.Тәрбияче. –Балалар кышкы урманга нәрсәләр белән барып була?

-Кем ничек уйлый?

- Ә менә бүген сез нәрсә белән барыр идегез?

- Ни өчен чаңгы белән?

-Барыгыз да чаңгы белән барырга ризамы?

-Чаңгыларны алдык, кидек, чаңгы таякларын тоттык. Әйдәгез киттек.( Балалар  чаңгыда шуу хәрәкәтләре ясап, бер-бер артлы баралар.)

-Кыш көне бик салкын, әйдәгез, балалар, җылынып алыйк әле.Уенның исеме “Бергәләп уйнап алыйк” дип атала.

Куллар белән колакларны,

Борыннарны ышкыйбыз.

Кулларны чәбәклибез

Аякларны күтәрәбез

Урында сикерәбез.

(Экранда кышкы урман рәсеме күрсәтелә)

Тәрбияче.-Балалар, без кая килеп җиттек?Әйе, без сезнең белән кышкы урманда(активлаштыру). Нинди матур кышкы урман! Бөтен җир йомшак ак кар белән капланган. Ә урманның һавасы бик файдалы, ул борыннарны ярып керә. Әйдәгез, тирән итеп сулыйк әле (балалар сулыйлар). Бик яхшы!

-Тыңлап карыйк әле,берәр нинди тавыш килмиме? (балалар тыңлап карый)

-Әйе, урманда тып- тыныч. Ә ни өчен? Ничек уйлыйсыз?Әйе, кышкы табигать йоклый.

2. Тәрбияче – Балалар, әйдәгез, кузгалдык, юлыбызны дәвам итик.

(чыршы агачы макеты янында туктыйлар)

-Балалар бу нинди агач әле?

-Бу агач турында без нәрсәләр өйрәндек?

-Без аларны нинди бәйрәмдә сөйлибез әле?

- Әйе, балалар, бу бәйрәмне барыбыз да көтеп алабыз.

 -Балалар, игътибар белән карагыз әле , чыршы астында бик матур тартма бар. Аның эчендә нәрсәдер бар. Нәрсә икән?Тартманы ачып карыйк әле(тартма эчендә чыршы уенчыклары).Бигрәк матур уенчыклар!Ә кем куеп калдырды икән бу тартманы?Сез ничек уйлыйсыз?

Ә сез бу уенчыкларны нишләтер идегез? Әйдәгез ,урманнан кайтып киткәнче чыршыбызны бизик. Кемгә нинди уенчык ошый, тартмадан алып бизәгез.(Балаларның мөстәкыйль эшләре.Тәрбияче балаларга ярдәм итә.)

-Балалар сезгә ошыймы? Әйе, чыршы бик матур булды.

3. Тәрбияче. –Балалар, кышкы урманны күзәттек, сокландык.

-Сезгә кышкы урман ошадымы?Бик яхшы.Тагын кемнәр белән барыр идегез?

-Урман белән хушлашыйк та юлга кузгалыйк.(чаңгы шуган хәрәкәтләр ясыйлар).Балалар сөйләшеп кайтыйк әле.

Кыш нинди? Кар нинди? Җил нинди?

-Әйбәт кенә урманнан кайтып җиттек.(Балалар чаңгыларны салу хәрәкәте ясыйлар)

 III.Йомгаклау

  • Балалар,сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы?
  • Сез өйләрегезгә кайткач, бу турыда кемнәргә сөйләр идегез?
  • -Без кемне сөендердек,  нинди яхшы эшләр эшләдек?

Рәхмәт сезгә, балалар!Мин сезне бик яратам!Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного итогового занятия во второй младшей группе «Солнечное приглашение в весенний лес», Реализация задач происходит через интеграцию образовательных областей: «Познание», «Коммуникация» (коммуникативная деятельность); «Художественное

Реализация задач в занятии, происходит через интеграцию образовательных областей:  «Познание», «Коммуникация» (коммуникативная деятельность); «Художественное творчество» (продуктивная деятел...

Интеграция образовательных областей "Коммуникация", "Художественное творчество", "Музыка", "Здоровье" .Конспект организованной образовательной деятельности на тему "Весна" средняя группа

Закреплять знания детей о признаках весны, весенних месяцах. Активизировать словарь за счёт имён существительных, прилагательных,глаголов. Учить отвечать на вопросы полными ответами, согласовыва...

НОД образовательной области "Коммуникация" НОД образовательной области "Коммуникация" "Сказка про согласные звуки [к], [г], и [х]"

НОД образовательной области "Коммуникация" "Сказка про согласные звуки [к], [г], и [х]" знакомит детейс вышеуказаннами согласными звуками, дает понятие "согласный зву", дети учатся выделять пер...

Использование интеграции образовательных областей в непосредственно образовательной деятельности в детском саду, как средство развития творческих способностей детей

Ребенок активно познает окружающий мир во всем многообразии. В процессе познания окружающего он исследует предметы и объекты, их свойства и качества. Он делает много открытий и создает интересные, пор...

Конспект организованной образовательной деятельности в образовательной области “по продуктивным видам деятельности” (пластилинография)

Цель. Продолжать знакомить детей с жанром изобразительного искусства – портретом.Учить выполнять изображения клоуна в нетрадиционной технике исполнения – пластилинография. Развивать ч...

Конспект организованной образовательной деятельности в образовательной области “по продуктивным видам деятельности” (декоративное рисование)

Цель. Продолжать знакомство детей с Городецкой росписью, её колоритом, особенностями.Задачи. Учить выделять новый элемент узора – птицу, особенности её формы, украшения, сочетание цветов. Развив...