"Кыш бабайны көткәндә"
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Занятие в средней группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon burychlar.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Кыш бабайны коткэндэ.

(уртанчылар торкеме)

Бурычлар:

1) тәрбияченең сүзле күрсәтмәләре (схема) буенча күмәк хикәя төзү осталыгын

формалаштыру; хайваннарны тасвирлаганда хаталары табуга кунектерү;

2) игътибарны, конкрет-обрызлы фикерләүне, сөйләмне, күмәк эшләү осталыгын үстерү;

3) Яңа елга карата кызыксыну, хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, аларны тавышларыннан аеру;

      .

Җиһазлар: Кыргый хайваннар, призентациясе, хайваннарның рәсемнәре балалары белән ( аю, бүре, төлке, тиен, куян) хат,  чыршы, кишер куян, тиен, бүре, төлке, Кыш бабай, бияләй, бүрек, тун, гөмбә рэсеме

Эшчәнлек барышы

Әйдәгез балалар  матур итеп утырдык, бер-беребезгә карап елмайдык. Күңелләр күтәрелеп китсен. Елмаю буләк итик.

- Балалар елның кайсы вакыты хәзер?

- Ә нинди ай?

- Урамда салкынмы, әллә җылымы?

- Урамда салкын булганда кешеләр нинди киемнәр кияләр?

- Кешеләргә кышын җылы чөнки алар җылы киемнәр кияләр

- Ә хайваннарга кышын җылымы?

- Ә аларны нәрсә җылыта?

- Ә сез нинди кыргый хайваннар беләсез?

Кыргый хайваннар рәсменәрен күрсәтәм, балалар әйтеп бара.

- Менә бу хайваннар кыргый хайваннар. Нигә аларны кыргый хайваннар дип әйткәннәр?

- Чөнки алар үзләрен үзләре туендыра.

- Әйдәгез аларны карап китик әле.

1 слайд призентация: Урман күренеше кошлар сайрый җәнлекләр йөгереп утә.

2 слайд призентация: Әйдәгез аларның тавышларында тыңлап үтик әле.

3 слайд призентация: Кайсы артык. (уен)

-  Әйдәгез бездә сезнең белән уйнап алыйк, сезнең өстәлдә өй, урман рәсеме  карточкалар ята менә аларны ике группага булергә кирәк. Урман җәнлекләрен урманга, йорт хайваннарын ишек алдына куярга кирәк.

- Ни өчен сыерны авыл йөрты янына куйдың?

- Ни өчен төлкене урманга җибәрдең? Шундый төрдәге сораулар белән уен дәван итә.

Балалар безнең озакламый яңа ел бәйрәме җитә. Сез ул бәйрәмне яратасызмы? Без генә түгел, бу бәйрәмне кыргый хайваннар да бик ярата икән.

Әйдәгез без сезнең белән бергәләп хайваннарның урманда ничек итеп яңа ел каршылаулары турында хикәя төзик әле. Мин җөмләне башлыйм, сез дәвам итәрсез.

 Бер вакыт урманда хайваннар җыелдылар һәм ... (Яңа ел) үткәрергә булдылар. Алар иң матур ... (чыршы) сайлап алдылар. Аны ... (бизәү) турында уйлый башладылар. ,,Мин чыршыга кишер эләм” – диде ... (Куян.), ,,Мин гөмбәләр эләм”, - диде ... (Тиен.),  ,,Мин чыршыны кар бөртекләре  белән бизим”, - дип улады ...  (Бүре.) ,, Ә мин йонлач озын койрыгым белән чыршы тирәсен чистартам”, - диде ... (Төлке.) Кинәт  кенә чыршы янына зур сакаллы ... (Кыш бабай) килеп чыкты. Ул әкияти хайваннарны Яңа ел белән котлады. Ничек итеп котлады икән, Илзирә? (Ландыш, Ислам, Аделия, Альберт, Дамир). Кыш бабай хайваннарга ... (бүләкләр) таратты. Куянга җылы ... (бияләйләр), Бүрегә бәйләнгән ... (бүрек), Төлкегә кызгылт сары ... (тун), Тиенгә аягына кияргә  ... (җылы итек) бүләк итте. Хайваннар Кыш бабайга ... (рәхмәт) әйттеләр. Аның белән чыршы тирәли ... (әйлән-бәйлән) уйнадылар, җырлар ... (җырладылар), ... (биеделәр.) (Сөйләү барышында тәрбияче магнит тактада хикәя фрагментларын күрсәтеп ала.)

Хикәя сезгә ошадымы? Ә әниегез аны ишетмәдеме? Яхшырак истә калдыру өчен һәм кич белән әти-әнигә сөйләү өчен, хикәяне кабатлап чыгыйк. Хикәя нинди сүзләр белән башланды? Нинди хайваннар бергә җыелган? хайваннар бизәү өчен нинди чыршыны сайлап алганнар? Тиен чыршыны ничек бизәгән? Куян чыршыга нәрсә элгән? бүре нәрсә белән бизәгән? Төлке нәрсә эшләгән? Кыш бабай хайваннарга нинди бүләкләр тапшырган? Яңа елны алар ничек каршы алганнар?

Физ. минут

Кыш бабай юлга чыккан                бер урында марш басабыз

Капчыгы бар иңендә                капчыкны куябыз

Ашыга ул ашыга                        кул белән күрсәтәбез

Безнең янга килергә                        

Тик аны бит урман

Җәнлекләре дә туктаткан                капчыкны куябыз

Ә ул аларга бүләкләрен тараткан        бүләк бирү хәрәкәте

Бүрегә биргән бүрек                        бүләк алган хәрәкәт

Туңып йөрмә син дигән.                бармак янау хәрәкәте

Куянга биргән бияләй                бирү хәрәкәте

Куян йоныннан бәйләнгән

Тиенгә биргән җылы итекләр        бирү хәрәкәте

Тизрәк сикер син дигән                сикерү хәрәкәте.

Ишек шакыйлар, почтальон хат китерә

Тәрбияче: Балалар, бу хат Кыш бабайдан. Менә ул нәрсә дип яза: ,, Мин урманда булдым. Хайваннарны Яңа ел белән котладым”. Кыш бабай хайваннар турында яза. Балалар, кыш бабай ялгышкан бугай. Тыңлагыз әле. Куян турында ул болай дип яза: ,,Куянның колаклары кечкенә, койрыгы озын йонлач. Ул ботактан ботакка сикерә”. Балалар, куян турында Кыш бабай дөрес язганмы? Аны төзәтегез. (Куянның колаклары озын, койрыгы кечкенә. Ул тиз сикерә һәм йөгерә.)

Төлке турында ул болай дип яза: ,,Төлкенең туны ак, койрыгы кыска. Төлке кышка гөмбәләр киптерә”. Кыш бабай нинди ялгыш җибәргән? (Төлкенең туны кызгылт сары, койрагы озын йонлач).

Бүре турында Кыш бабай болай дип яза: ,,Бүренең йоны кызгылт сары йонлач, арткы тәпиләре озын. Буре тиз йөгерә, кишер ярата, куяннардан курка”. Сез Кыш бабай белән  килешәсезме? (Юк. Буренең йоны кыска, соры төстә. Буре тиз йөгерә.)

Тиен турында болай дип язган: “тиеннең колаклары озын, тешләре үткен. Тиен бик хәйләкәр, тычканнарны аулый, тавыкларны урлый”. Кыш бабай дөрес язганмы? (Юк. Тиеннең койрыгы йонлач. Ул кышка гөмбәләр киптерә.)

Балалар, Кыш бабай сезгә хайваннар турында сөйләргә ашыккан, ләкин барысын да буталаган.

Ә сез Кыш бабайга үзегезнең теләкләрегезне әзерләдегезме әле? Ашыгыгыз. Икенче эшчәнлектә без Кыш бабайга үзебезнең теләкләребезне ирештерер эчен хат язарбыз

Ай-ай Кыш бабаебыз шаян ул конвертка салып үзе белән очрашкан хайваннарның рәсемнәрен җибәгән һәм аларны буярга кушкан

Буибызмы? (Баларның җаваплары)

Без эшчәнлектэ нинди хайваннар турында сэйлэштек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел бәйрәменә сценарий. Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы.

Яңа ел бәйрәменә сенарий. “Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы”Алып баручы (а.б.) һәм балалар залга кереп, аны карыйлар.А.б.:    Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, аны ничек мат...

"Без- әби, бабайның булышчылары"

Максат: көз турында белемнәрне ныгытырга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне белергә;табышмакның җавабын табарга, мәкальнең мәгънәсенә төшенергә өйрәнү, сүзләрне дөрес, төгәл әйтү; хәрәкәтләрен активлаштыру; бә...

Кыш бабайның бүләге

Бу бәйрәм эшкәртмәсе "Әдәп төбе -матур гадәт" проектының йомгаклау бәйрәме буларак төзелде. Аны шулай ук Яңа ел бәйрәмен уздырганда да , "Куян кызы" әкияте өлешен әниләргә багышланган бәйрәм иртәсен ...

Бакчачы бабайның уңышын җыябыз

икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү үсеше буенча эшчәнлек....

Cтатья "Кыш бабайның туган көне"

Кыш бабайның туган көне.       Көзнең соңгы ае. Тиздән кышка да аяк басабыз. Нинди матур! Урамда бөтерелеп ап – ак кар ява. Барысы да ак юрган астында калачак. Агач...

Яңа ел бәйрәменә сценарий Тема: «Урман жәнлекләре кыш бабайны көтә”

Яңа ел бәйрәменә сценарийТема: «Урман жәнлекләре кыш бабайны көтә&rdquo...

Кыш бабайның Яңа ел тамашасы! (зурлар төркемендә яңа елга багышланган бәйрәм)

Ике бала  чыршы  уенчыклары  салынган  тартма  тотып  керәләр. Тартмаларны идәнгә  куялар. Чыршы  бизәгән  кебек  сөйләшәләр.ЛИЯ Целый год в кор...