Сочинение на тему "Школа и общество".
статья по теме

Амирова Гульсияр Раисовна

сочинение

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shkola_i_obshchestvo.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Яр Чалы шәһәре

95нче «Балкыш» балалар бакчасы

Мәктәп һәм җәмгыять.

(иҗади инша)

                                       

                                             1кв.категорияле татар теле тәрбиячесе              

                                             Әмирова Гөлсөяр Рәисовна.

                                                                 2004 ел.

Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар...

Мәктәпне тәмамлаганга да дистә елга якын вакыт узды. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады. Хәзер инде үзем укытучы. Һәр иртәне дәрескә ашыкканда да, сыйныф ишеген ачып кергән вакытта да, балаларның җавап көтеп текәлгән сораулы күз карашларын күргәндә дә ирексездән балачагым күз алдыма килеп баса. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен дип үз-үземә чираттагы мәртәбә сүз бирәм.

Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр икән бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да, максат-хыяллары да, яшәү рәвеше дә әнә шул учакта формалаша икән. Әлбәттә, иң мөһим урынны гаилә тәрбиясе алып тора. Бу шулай булырга тиеш. Ләкин әлеге факт мәктәпнең ролен һич кенә дә киметми. Сабый баланың әти-әнисе, әби-бабасы, якыннары янында алган беренче күнекмәләре, аны характер буларак үстергән гадәтләре мәктәптә тагын да камилләшә төшә. Шуңа күрә бала белем йортының ишеген ачып керү белән үзенең биредә кирәкле кеше икәнлеген тоярга, укырга теләп йөрергә тиеш дип саныйм мин. Шул очракта гына мәктәп үз укучысының җәмгыятьтә үрнәк кеше буласына өметләнә ала.

Мәктәп һәм җәмгыять. Әлеге төшенчәләрне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Аларны аерырга ярамый да. Чөнки мәктәп шул ук җәмгыятьнең бер кисәге бит инде. Алай гына да түгел, гаять әһәмиятле кисәге.

Баланың күбрәк вакыты гадәттә мәктәптә үтә. Иртән иртүк эшкә ашыга әти-әни, кич белән арып-талып кайтып керә. Йөрәк парәсенең хәлләре белән кызыксынырга, аның белән шөгыльләнергә, ял вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү турында уйларга вакыты да, теләге дә бик аз кала аның. Бала исә көн буе диярлек мәктәптә була. Өстәмә дәресләргә, түгәрәкләргә дә кала әле ул.

Баланың нинди өлкәгә тартылуын, аны күбрәк нәрсә кызыксындыруын, нинди сәләтләре бар икәнлекне без – укытучылар иң нык сизүчеләрдер дә әле. Төгәл фәннәрне яраткан бала киләчәктә программист, компьютер остасы булып китәргә мөмкин. Тел фәннәрен үз иткән егет-кызлардан менә дигән язучылар, галимнәр чыгуы бар. Мөгаллим балага тормышта кайсы юлдан китәргә кирәклеген дә ,ничек яшәргә кирәклеген дә өйрәтә белергә, авыр һәм катлаулы заманда югалып калмас өчен акыллы киңәшләре белән ярдәм итә белергә тиеш. Һәр яктан үрнәк булуы сорала укытучының. Шул шартларда мөгаллим укучылары җәмгыятьнең актив, алдынгы карашлы кешеләре булып үсәчәк.

Әйе, укытучы да ипи ашый икән дип аптырый торган вакытлар үтте хәзер. Кайчандыр иң кирәќле һөнәрләрдән саналган профессиянең дә абруе бик нык төште. Педагогик юнәлешле уку йортларында элек иң яхшы укучылар укыса, бүген башка җиргә укырга керә алмаган яки престижлырак башка урында уку өчен мөмкинлек тапмаганнар шакый педагогия уку йортлары ишеген.

Укытучының дәрәҗәсе гаять төшкән катлаулы заманда яшибез. Гомер-гомергә иң зур хөрмәткә лаек булган мөгаллим бүген аяныч хәлдә яши. Белем, тәрбия чыганагы булган затларга шундый караш яшәгән җәмгыятьнең киләчәге нинди булыр? Уйларга да куркыныч. Якты киләчәк хакында уйлыйбыз икән, бу хакта хыялланабыз һәм яхшы яшәргә телибез икән, укытучыларның элеккеге абруйларын кайтару хакында да уйланырга кирәктер. Һәм моның җәмгыять дәрәҗәсендә тормышка ашырылган очрака гына нәтиҗәсе булачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Обучение детей сочиненю загадок с положительным или отрицательным сравнением

В данном материале, созданном по технологии О.Н.Сомковой, представлены задачи работы, основные методы и приемы, результаты по обучению старших дошкольников умению сочинять загадки с положительным или ...

Сочинение описательной загадки на основе сенсорного обследования предмета

Формирование у дошкольников умения сочинять описательную загадку на основе сенсорного обследования предмета по технологии Сомковой О.Н....

Сочинение- размышление ,, Логопед- это звучит гордо!\'\'

Эссе на тему ,, Почему я стала логопедом\'\'...

Тема: Фрукты. Сочинение сказки по сюжетным картинкам

Программное содержание:Закреплять название фруктов, умение их узнавать. Согласовыватьназвание фруктов с числительными.Учить сочинять сказки по сюжетным картинкам, связно отвечать на  вопрос...

Консультация для воспитателей " Модель сказки - опора для пересказа и основа для сочинения новых сказок

Формирование связной монологической речи у дошкольников. Способы облегчающие процесс становления связной речи и их применение: схемы - картинки, схемы- рисунки, сказки-помощники....

"Формирование навыков по культуре поведения дошкольников как совокупности полезных для общества устойчивых форм поведения в быту, в обществе, в деятельности" средняя группа

Годовая задача в средней группе "Формирование навыков по культуре поведения дошкольников как совокупности полезных для общества устойчивых форм поведения в быту, в обществе, в деятельности" ...

Развитие и воспитание у дошкольников личности гражданина России: приобщение к традиционным духовным ценностям, правилам и нормам поведения в российском обществе в интересах человека, семьи, общества и государства.

Если в детстве ребенок испытывал чувство жалости к другому человеку, радость от хорошего поступка, гордость за своих родителей, восхищение от соприкосновения с прекрасным подвигом, он п...