Дуслар кунакта
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Сахбиева Гульшат

Икенче кечкенәләр төркемендә үз-үзеңне тотыш культурасы буенча шогел конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslr_kunakta.docx15.82 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Дуслар кунакта.

Максат: Балаларга өстәл артында ничек утырырга кирәк икәнлеге турында белемнәр бирү. Өстәл артында утыру культурасы булдыру.Логик фикерләү, күзаллауларын, сүз байлыгын, җөмләләрне тулы дөрес итеп әйтүне үстерү. Әйләнә- тирәдәге предметларга сакчыл караш, чисталык, пөхтәлек, ярдәмчеллек, үз- үзеңне дөрес тотуны тәрбияләү.

Җиһазлау: уенчык аю, тычкан, чәй табыны, чынаяк, тәлинкә,кечкенә кашык китап.

Сүзлек: Рәхим итегез,түрдән узыгыз, чәй табыны.

Кулланылган әдәбият: Татар телен өйрәнә нәниләр Р. А. Борһанова, Ф. М. Хисамова. – Казан: Мәгариф, 2005- 207 б.

Әткәм- әнкәмнең теле. – Казан: Мәгариф, 1997. – 152 б.

Правила поведения для воспитанных детей. Шалаева Г. П., Журавлёва О. М., Сазонова О. Г. М.: 2006.- 160 С

Т. Исәнмесез балалар, кәефегез ничек?

Б. Кояшлы иртә кебек!

Т. Бик яхшы! Кешенең күңеле теленнән башлана диләр. Күңелле итеп әңгәмә кора белү, ягымлы, матур итеп сөйләшү- зур байлык, хәзинә ул. Без сөйләмебездә матур сүзләрне күп кулланабыз. Алар арасында күңелебезне иркәләүчеләре, юатучылары бар. Ул сүзләрне сезне яратып әниләрегез дә еш әйтәләр. Ягез исегезгә төшерегез(Минем иң якыным, минем кадерлем)

Тәрбияче чәй табынына чакыра. Өстәлгә тәлинкә, кечкенә кашык, чынаяк куела.

Т. Чәй табынына карагыз әле, анда нәрсәләр бар? (балалар җавабы) Алар нәрсә өчен кирәк?

Б. Тәлинкә чәйне суытып эчәр өчен, ботка ашар өчен. Кечкенә кашык ботка ашар өчен, варенье ашар өчен. Чынаяк чәй эчәр өчен.

Т. Бик дөрес балалар. Әйтегез әле, ни өчен мин бүген чәй табыны әзерләдем икән?

Б. Безгә бүген дусларыбыз кунакка киләләр.

Т. Ә бүген безгә кем киләсен табышмаклардан белерсез.

Урмакнда яши, кышын йоклый, язын тора, балны бик нык ярата(аю )

Пи- пи- пи ди, песидән курка, сыр ярата. (тычкан)

Т. Сез бик җитез балалар булдыгыз әле. Менә алар безнең кунакларыбыз килеп тә җиттеләр. Ә без нинди тылсымлы сүз әйтергә оныттык? (исәнмесез)

Т. Дусларыбыз ишек кырында тормасын өчен тагын нинди тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк икән? Әйдәгез өйрәнәбез. ( рәхим итегез, түрдән узыгыз )  Балалар безнең дусларыбыз килделәр, сез аларның ничек утырганнарын карагыз әле.Сез әстәл артында ничек утырырга кирәклеген беләсезме?(кунаклар җавабы – юк )

Т. Балалар әйдәгез өстәл артында ничек утырырга кирәк икәнлеген өйрәтәбез.

Б. Әйдәгез!Миндә шундый китап бар, без андагы ялгышларны төзәтергә тиешбез.

Китапның беренче битен ачабыз:

Баканың туган көненә,

Бөтен дуслар җыелган.

Уйнаганнар, шаярганнар,

Ашарга утырганнар.

Кул юарга онытып,

Ашарга утырганнар.

Ни өчен соң сез дуслар

Сабынлап куллар юмыйча,

Ашарга утырдыгыз.

Үзеңә зыян салмаска,

Кулыңны син чиста ю.

Т. Бака нинди куллар белән ашарга утырган?  Нишләргә кирәк икән? (балалар җавабы)

Т. Аю ипи ашаган,

Идәнгә валчык койган.

Авызын тутырып сөйләшкәнгә

Бер кем дә аңламаган.

Аннары компот алган

Футболкасына түккән.

Т. Карагыз әле нинди шапшак? Ул нинди кагыйдәне бозган?

Б. Өстәл артында дөрес утырмаган ,ипи валчыкларын идәнгә койган, Компотны өстенә түккән.

Т. Икенче битне ачабыз.

Өстәл артында тиен,

Каршында тарелка бар

Анда ипидән тиен,

Өй төзергә тотынган

Алай дуслар эшләмиләр,

Ипи белән уйнамыйлар.

Б. Юк. Өстәл артында тыныч кына ризык белән уйнамыйча утырырга кирәк.

Т. Тагын бер битне ачабыз

Өстәл артында бер эт

Аш ашарга утырган

Ләкин кашык урынына

Чәнечкедән ашаган.

Б. Юк чәнечке белән ашны ашамыйлар, ашны кашык белән ашыйлар.

Т. Ә ашап туйгач нәрсә әйтергә кирәк?

Б. Рәхмәт әйтергә!

Т. Әйе, дөрес. Безнең кадерле дусларыбыз, хәзер өстәл табыны артында ничек утырырга кирәклеген белдегезме?

Т. Әйдәгез тагын әстәл артында ничек утырырга кирәклеген искә төшерик.

Б. Уйнамыйча, азык белән уйнамыйча, валчыкларны коймыйча..........

Т. Менә хәзер чәй эчәргә дә була. Чәйләрегез тәмле булсын!

Б. Чәйләрегез тәмле булсын!

Балалар чәй табынына утыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

Кырмыска узенэ дуслар эзли

( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)-      Балалар, сез мине таныдыгызмы?-      Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ера...

"Безнең дуслар"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган ачык шөгыль конспекты...

«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.

Развлечение  с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....

Исәнмесез дусларым

зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе...

Әтәч дуслар эзли

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем һәм сөйләм үстерү буенча bнтегральләштерелгән бердәм эшчәнлек...

сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча  шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта”  Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...