Мониторинг по УМК татарский язык в ДОУ
методическая разработка (старшая группа) по теме

 Билалова Энже Хафизовна

методическая разработка для воспитателей по обучению татарскому и русскому языкам, родителей и для русскоязычных воспитателей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл monitoring_po_umk_tatarskiy_yazyk_v_dou_.docx26.92 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның

татар телендә сөйләшә (аралаша) белү

күнекмәләрен тикшерүнең якынча үрнәге.

  • Зурлар төркеме         “Уйный-уйный үсәбез”       проекты.

Төзеде:    Татарстан Республикасы

                Түбән Кама Муниципаль районы Башкарма Комитетының

               “Мәктәпкәчә мәгәриф идәрәсе”Муниципаль Учреждениясең №12 нче балалар бакчасы

                татар теле тәрбиячесе  Билалова Энҗе Хафизовна

Түбәндә бирелгән биремнәрне балаларның татар телендә аралаша белү дәрәҗәләрен тикшергәндә кулланып була.

I  “Сүз байлыгы”

Сүз байлыгы балаларның проект буенча үзләштерелгән лексик минимумын чагылдыра.

  • Дидактик уен “Кәрзиндә нәрсә бар?”

Лексика: суган, кишер, кыяр, бәрәңге, кәбестә, аш, ботка.

Уен эчтәлеге: кәрзин, яшелчә, ашамлыклар рәсеме, муляҗлар (комплекттага күрсәтмә рәсемнәр).

Тәрбияче:- Оля, Оля әйт, әле

                  Кәрзиндә нәрсә бар?

Бала: -Кәрзиндә суган, кишер, кыяр.....бар.

  • Дидактик уен “Нәрсә юк?”

Лексика: күлмәк, чалбар, сарафан, футболка.

Уен эчтәлеге:уен интерактив тактада оештырыла

  • Дидактик уен “Дөрес әйт”

Лексика:тәлинкә, кашык, чынаяк. 

Уен эчтәлеге:өстәлдә уенчыклар яки рәсемнәр. Тәрбияче балага уенчыкны күрсәтә, сорый: -Бу кашык (тәлинкә, чынаяк күрсәтеп) – Юк, бу тәлинкә...

  • Дидактик уен “Җиһазлар кибете”

Лексика: өстәл, урындык, карават.

Уен эчтәлеге:төрле зурлыктагы, төстәге җиһазларның таратма рәсемнәре. Тәрбияче сатучы ролендә.

Тәрбиче: -Нәрсә кирәк?    - Өстәл ......кирәк

  • Дидактик уен “Җырла күрсәт”

Лексика: кул, бит

Уен эчтәлеге:җырны җырлап хәрәкәтләр белән күрсәтү.

Бу бит, бу бит

Бу чиста бит.

Бу кул,бу кул

Бу куллар.

Мә су,

Бит, кул ю

Чиста су,чиста су

Ю,ю,ю.

Югары дәрәҗә(2,7-3) – сүз байлыгы җитәрлек, әйберләрне үзлектән, аңлап дөрес күрсәтә, исемнәрен әйтә.

Уртача дәрәҗә (2-2,6) - сүз байлыгы бар, кайбер сорауларга тәрбияче ярдәмендә җавап бирә.

Уртачадан түбән дәрәҗә (1-2) –аңлый, сорауга җавапны руссча әйтә.

«Ягымлы сүзләр куллану»

Хәерле көн,яратам, рәхмәт,исәнме, сау бул.

  • Уен ситуациясе “Курчак йокыдан тора”

Уен эчтәлеге:кукла проснулась. Что скажем кукле? “добрый день”  “Хәерле көн!”

Уен ситуациясе “Кунак сыйлау”

Тәрбияче Акбай ролендә. Ул балаларны ашамлык, җиләк –җимеш. Яшелчә муляңлары белән сыйлый. Тәрбияче балаларның рәхмәт әйтә белүен билгели.

Югары дәрәҗә(2,7-3) –бала ситуаөиләрдә ягымлы сүзлзрне урынлы куллана

Уртача дәрәҗә (2-2,6) – тәрбияче ярдәмендә җавап бирә

Уртачадан түбән дәрәҗә (1-2) –аңлый,сорауга җавапны руссча әйтә.

II  «Бәйләнешле сөйләм»

Балаларның проект буенча үзләштергән үзлектән сорау, боерык бирә, аралаша белү дәрәҗәсен билгеләү өчен түбәндәг сүзле, дидактик уеннар, шигырләр ярдәмендә баланың бәөләнешле сөйләм байлыгы нинди дәрәҗәдә икәнлегенәгомуми нәтиҗә куела.

  1. Боерыкны бирә белү.

Лексика: ки, сал,бар, йокла,(сикер, кил, юа,уйна, эч, аша, утыр)

  • Сүзле  уен “Мин әйтәм – син эшлә” “Командир”

Уен эчтәлеге. Тәрбияче боерык бирә, ә бала тыңлап үти.

  • Сүзле  уен “Кем тизрәк”

Уен эчтәлеге. Күрсәтмәлекләр ярдәмендә пиктаграммалар сайлап алына һәм тиз генә  

нәрсә аңлатуын әйтә.

Югары дәрәҗә(2,7-3) –бала боерыкны аңлап, дөрес үти.

Уртача дәрәҗә (2-2,6) –ялгыша.

Уртачадан түбән дәрәҗә (1-2) –татарча аңламый, боерыкларны үтәми.

  1. Тирә – юньдәге предметларның сыйфат билгеләрен, ккккүләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану, аларны исемнәр белән бергә әйтү. “Нинди?” соравына аңлап җавап бирү.

  • Дидактик уен “Кунакта”

Лексика: матур, чиста, пычырак, әйбәт, баллы,тәмле.

Уен эчтәлеге:сюҗетлы рәсем “Чәй табынында” ярдәмендә балалар хикәя төзиләр.

  • Дидактик уен “Буяу сатам”

Лексика: кызыл, сары, яшел, зәңгәр.

Уен эчтәлеге. Тәрбияче сатучы ролендә. Тәрбияче – Буяу сатам, нинди кирәк?

-Кызыл кирәк. Рәхмәт.

Югары дәрәҗә(2,7-3) –әйберләрнең сыйфат билгеләрен, күләмен дөрес әйтә.

Уртача дәрәҗә (2-2,6) – 1-2 билгесен дөрес әйтә.

Уртачадан түбән дәрәҗә (1-2) – әйберләрнең билгеләрен, күләмен рус телендә әйтә.

  1. Санау күнекмәләрен билгеләү.

  • Дидактик уен “Нәрсә, нинди, ничә?”

Лексика: биш, алты, биде, сигез, тугыз, ун.

Уен эчтәлеге. Тәрбияче кәрзиннән алма......алып күрсәтә.

-Бу нәрсә? Алиа нинди? Алма ничә?

  • Дидактик уен “Савыт-саба кибете” 

Уен эчтәлеге. Тәрбияче кибетче ролендә. –Нәрсә кирәк? Ничә кирәк?

  • Дидактик уен “Мин әйтәм – син күрсәт”

Лексика: : биш, алты, биде, сигез, тугыз, ун.

            Уен эчтәлеге. Күрсәтмәлекләр ярдәмендә тәрбияче боера  -5 песи тап, 7 куян тап.....

Югары дәрәҗә(2,7-3) –дөрес саный. Санны исем белән әйтш.

Уртача дәрәҗә (2-2,6) –санаганда ялгыша.

Уртачадан түбән дәрәҗә (1-2) –русча саный.

  1. Аралаша белү, сорауларга аңлап, өйрәнгән лексиканы кулланып җавап бирү, ягымлы сүзләр куллану, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәгъдимитү, инкарь итү, раслау, боерыкларны бирү күздә тотыла.

  • Уен ситуациясе “Салатка нәрсә кирәк?” 

Уен эчтәлеге. Уенны интерактив тактада да үткәрергә була. Балалар бер-берсе белән сөйләшәләр.

-нәрсә  кирәк?

-кәбестә кирәк.

  • Уен ситуациясе “Курчакны йоклат”

Лексика: ки, сал, йокла, бит, кул, юа.

Уен эчтәлеге. Балаларда курчаклар, киемнәр. Балалар кара-каршы аралашалар.

  • Уен ситуациясе  “Киемнәр кибете” 

Уен эчтәлеге: Төрле төстәге киемнәр рәсемнәре таратыла. . Балалар кара-каршы аралашалар.

Югары дәрәҗә(2,7-3) – сорауларга аңлап, өйрәнгән лексиканы кулланып җавап бирә

Уртача дәрәҗә (2-2,6) – сораулар биргәндә ялгыша.

Уртачадан түбән дәрәҗә (1-2) – татарча аңламый, боерыкларны үтәми.

Зурлар төркемендә балаларның татар телен үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү “Уйный-уйный үсәбез” проекты буенча

Баланың исеме, фамилиясе.

Сүз байлыгы

Бәйләнешле сөйләм

Нәтиҗә

1

2

3

4

5

Минем өем”проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.Бу кем? Бу нәрсә? Сорауларына җавап бирү.

Ягымлы сүзләр куллану (“исәнме, сау бул, рәхмәт”)

Боерыкны аңлап үтәү (кил, утыр, эч, уйна, сикер,аша, ю)

Тирә-юньдәге предмет-ларның

сыйфатын, күләмен

белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә

куллану. “Нинди?”

соравына җавап бирү.

Аралаша белү (ягымлы сүзләр өйтү, чакыру, сыйлау,сорап алу,тәгъдим итү,инкарь итү,раслау. Сорауларга

аңлапҗавап бирү

1

Энгель

2

Даша

Нәтиҗәләрне бәяләү.

Югары дәрәҗә(2,7-3)

Бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә (2-2,6)

Сүз байлыгы бар, кайбер сорауларга тәрбияче ярдәмендә җавап бирә.

Уртачадан түбән дәрәҗә (1-2)

Аңлый, сорауга җавапны руссча әйтә.

Кулланылган әдәбият.

1. Балачак аланы: татар балалар балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. –Казан:РИЦ,2012.
2. Борһанова Р.А.,Ф.М.Хисамова. Татар теле өйрәнә нәниләр. Казан: Мәгариф, 2005.

3. З.М.Зарипова.Логоритмика в развитии детей дошкольного возраста, г.НабережныеЧелны,2010.
4. Р.К.Шаехова.Игровые технологии развитии школьно – значимых функций у дошкольников.Казань,Школа,2006.
5. З.М.Зарипова,Э.В.Тарасова.Триста шестьдесят пять игр для дошколят. НабережныеЧелны,2009.
6. З.М.Зарипова,И.М.Хәлитов. Бал Бабай.Балалар бакчалары өчен хрестоматия. Яр Чаллы,2010.

7. "Балачак - уйнап-көлеп үсәр чак" К.В. Закирова, Л.Р.Мортазина

(Балалар бакчасында уеннар).

8.Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (Программаның милли-төбәк юнәлеше) /Төз.-авт.: К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, Г.Ә.Галиева. – Казан: Мәгариф, 2009.

9. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С.Комарова ред.,( Русча басмадан К.В.Закирова, Р.Щ.Кадыйрова, З.Г.Ибраһимова, Г.Р. Гыйләҗева, Ф.Җ. Җәләлетдинова тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2006.)

10. Программа по обучению детей русскому языку / Сост.:З.М.Зарипова, Л.З,Галиуллина, Д.Г.Мансурова,Л.З.Касаева.- Наберңные Челны, 2004.-163с.

11. Галеев Э. Х. Татарские народные игры и праздники: кн. Для учителя / Э. Х. Галеев, Я. И. Ханбиков. – 2-е изд., перераб. идоп. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985.

12. Закирова К. В. Уйный-уйный үсәбез: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К. В. Закирова. – Казан:Татар. кит. нәшр, 2010.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

Хөрмәтле коллегалар, бүгенге темабызны дәвам итеп,  минем шуны әйтәсем килә. Без балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасында , беренче төркеменнән башлап, балаларның авазларны дөрес ә...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

презинтация для воспитателей и родителей....

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: " Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку".

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: "Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку"....