Мультфильнарның бала психикасына тәэсире
материал на тему

Тохбатова Гульнар Нигматзяновна

Мультфильмнарның бала психикасына ничек тәэсир итүен тикшерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл multfilmnarnyn_balaga_tesire.docx13.92 КБ
Файл multfilnarnyn_balaga_tesire.pptx1.45 МБ

Предварительный просмотр:

Мультфильмнарның балага тәэсире

       Баланың тышкы дөньясы  формалашуда зур өлешне аралашу, уеннар, кызыклы шөгыльләр ,  матур әдәбият белән танышу¸ мультфильмнар  алып тора.

       Нәрсә соң ул мультфильм? Интернет рекламасыннан күренгәнчә: мультфильм- ата-аналар  өчен  тынычлык, балалар өчен бәйрәм. Мультфильмнарны күп кенә әти-әниләр балаларга  бер шөгыль дип кабул итәләр .  Ә психологлар фикеренчә, чынлыкта  мультфильмны баланың  психикасына  тәүсир итә торган корал дип атарга мөмкин. Ләкин нинди корал? Уңай яки тискәре?

       Бүген әти-әниләр  америка, япон, чит ил мультфильмнарына  өстенлек бирәләр . Чит ил мультфильмнары арасында файдалы , балаларга уңай тәэсир итә торган  мультфильмнар бармы? Аларның күбесендә  конфликт , сугыш, атыш, үтереш.Бу балаларның психикасына  начар тәэсир итә. Андагы геройлар мәрхәмәтсез,  агрессив. Сәгатьләр буе телевизор яки компьютер  каршында  утырган баланың сәламәтлегенә дә , психикасына да  зыян килә.

     Барлык  мультфильмнарны да бала психикасына начар тәэсир итә дип әйтеп булмый. “Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик комплектлары белән бергә балалар бакчасына  таратылган  союзмультфильмның татарчага тәрҗемә ителгән мультфильм җыентыклары, татар мультфильмнары  балаларга начар тәэсир итә дип әйтеп булмый. Бу мультфильмнарның нигезендә балалар өчен кызыклы, күңелле  вакыйгалар ята. Аның вакыты да 10-15 минут  кына бара. Мультфильмнар баланың төрле яклап үсешенә йогынты ясый.Бу чорда баланың сөйләме ныклы үсеш ала. Балага матур, аңлаешлы сөйләмне, хис-тойгы белән геройларның  кичерешләрен ишетү бик мөһим. Татарча мультфильмнар  игътибарлылыкны , хәтерне үстерәләр; дуслык, әдәпле  булу хисләре тәрбиялиләр. Алар  балаларга табигатьнең  матурлыгын тоярга, аны сакларга; баланы хезмәтне яратырга;  дусларга, өлкәннәргә ярдәм итәргә өйрәтә.Өлкәннәрне , әти-әниләрне хөрмәт итәргә этәрә. Мәктәпкә әзерлек төркемендә татар балалары белән беррәттән рус һәм башка милләт балалары да йөри . Алар да бу мультфильмнарны кызыксынып карыйлар. Мультфильм карап, эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрәбез. Аның нәрсәгә өйрәтүе хакында фикер алышабыз.

      Ата-аналарга да татар мультфильмнары хакында әйтеп, аның файдасы хакында исләренә төшереп торабыз. Бу мультфильмнарны,  интернет аша, әти-әниләр  балалары белән берлектә , өйдә карыйлар. Ниндиен каравы хакында  хәбәр итәләр, караган   мультфильмнарга рәсемнәр ясап киләләр.

       Шулай ук мультфильмнарның әти-әни, әби-бабай белән аралашу мөмкинлеген алыштыра  алмаганлыгын да кисәтеп үтәргә кирәк.

       Бер яктан  мультфильм  балаларга  өлкәннәр  игътибарсыз калдырган  сорауларга  җавап табарга; нәрсәнең  яхшы, нәрсәнең  начар икәнен аңларга өйрәтсә; баланың фикерләү, уйлау сәләтен үстерсә, дөньяга карашын формалаштырса; икенче яктан   чит ил  мультфильмнарын, озак  хәрәкәтләнмичә, атыш, үтереш карап утыру баланың сәламәтлегенә , психикасына зыян китерә.

        Мультфильмнарны балаларга тиешле вакытта , дөрес тема сайлап каратсак, ахырдан эчтәлеге өстендә эшләп , дөрес нәтиҗәгә килсәк кенә алар балага дөрес тәрбия бирер. Мультфильмнар карауның файдасы булыр.

       


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мультфильмнарның бала психикасына тәэсире Эш тәҗрибәсеннән чыгып Тохбатова Г.Н.

Слайд 2

Ата-аналарга анкета әзерләдек һәм аларга эксперемент үткәрергә тәк ъдим иттек

Слайд 4

Ата-аналар өчен анкета 1. Балагызның исеме________________ 2.Балагызга ничә яш ь _________________ 3.Сезнең балагыз нинди мул ьтфильм нарны ешрак карый____________ __________________________________________________________ 4.Сез ничек уйлыйсыз, гел алмашынып торучы сурәтләр, агрессив күренешләр, ямьсез геройлар, атышлар, сугышлар белән эшләнгән мул ьтфильмнар бала гызның тәртибендә чагыламы? Чагылса, ничек?____ ______________________________________________________________ _______________________________________________________________ Ата-аналар өчен тәҗрибә 1нче көн : Кич 20.00 дә балаларга 40 минут “Тачки”, “Винкс” яки “Шрек” мул ьтфильмнарын к үрсәтергә. 21.00дә йокларга яткызырга. Бала ничә минуттан йоклап китә, ничек йоклап китә күзәтергә._______________ ______________________________________________________________ 2нче көн : Кич 20.00 дә балаларга 40 минут “Казлар-аккошлар”, “Леопол ьд ” яки “Крокодил Гена”мул ьтфильмнарын к үрсәтергә. 21.00дә йокларга яткызырга. Бала ничә минуттан йоклап китә, ничек йоклап китә күзәтергә._________________________________________________ _________________________________________________________________

Слайд 5

Үз тәҗрибәмнән чыгып Нәтиҗә: Гел алмашынып торучы сурәтләр, агрессив күренешләр, ямь сез геройлар белән мул ьтфильм карау баланың психикасына тискәре йогынты ясый. Балалар тиз кызып китүчән була « Шрэк », «Человек-паук», « Спанч Боб» мультфильмнарын карагач Сикер әләр, йөгерәләр, сугышалар, тарткалашалар.Озак йоклый алмыйлар «Крокодил Гена», «Малыш и Карлсон », , «Винни-Пух». мультфильмнарын Балалар үзләрен тыныч тоталар . Тиз йоклап китәләр карагач

Слайд 6

Балаларга мультфильм нарның тәэсире турында ата-аналарның киң таралган фикер , бәяләре: Бала ярсыган ; Тискәре геройларга , начар гәдәтләргә ияреп кабатлыйлар ; Бала кызып китүчән , сүз тыңламый ; Тыныч йокламый ; Бер үк мультфильмны көннәр буе карый ала ; Бала начар төшләр керә дип зарлана .

Слайд 7

Памятка для родителей: Необходимо контролировать выбор просмотра мультфильмов Обязательно обсуждать просмотр мультфильма с родителями Ограничить время просмотра Чаще заменять просмотр мультфильмов чтением сказок Помните ! Никакой мультфильм не заменит живого общения ребенка с взрослым, в котором он так нуждается!

Слайд 8

Баларның яраткан мультфильмнары . 82%

Слайд 9

Баларның яраткан мультфильмнары . 18%

Слайд 10

Балалар карар өчен зарарсыз мультфильмнар Яхшылыкны һәм яхшы сыйфатларны пропагандалаган ; Начарлыкны яхшылык җиңә , начарларга җәза бирелә торган ; Музыкасы артык каты, ямь сез булмаган . Балаларны тәртипкә, эшкә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә торган.

Слайд 11

ЕСЛИ ВЫ НЕ ДУМАЕТЕ О СВОЁМ БУДУЩЕМ, У ВАС ЕГО НЕ БУДЕТ … Бертран Рассел ЕСЛИ ВЫ НЕ ДУМАЕТЕ О СВОЁМ БУДУЩЕМ, У ВАС ЕГО НЕ БУДЕТ … Бертран Рассел ӘГӘР СЕЗ ҮЗ КИЛӘЧӘГЕГЕЗ ТУРЫНДА УЙЛАМЫЙСЫЗ ИКӘН, ДИМӘК УЛ СЕЗНЕҢ БУЛМАЯЧАК


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире.

Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире....

"Курчак театрының балалар сөйләменә тәэсире".

Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне...

“Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”. Гаиләнең балага тәэсире.

Гаиләнең балага тәэсире турында чыгыш.Тәрбия һәр яшь шәхеснең яңа шартларда яшәргә сәләтле, әхлаклы һәм социаль актив булып үсүен тәэмин итәрлек педагогик шартлар булдыру ул.Баланы ничек итеп тәрбиялә...

Ата- аналар өчен консультация: "Музыканың сихри тәэсире"

Турдыкулова Назлыгөл Надил кызы.Алабуганың 30 балалар бакчасының  музыка җитәкчесе.Без көндәлек тормышта заман җырларын тыңларга яратабыз.Безнең белән бер рәттән балалар да шул көйләрне тыңлап үс...

Сценарий Выпускного бала в подготовительной группе "Музыкальная Моль на Выпускном балу"

Сценарий утренника, предназначенный для Выпуска в школу, составлен с участием необычной гостьи (Музыкальная Моль), которая не хочет отпускать детей в школу, ссылаясь на то, что они очень музыкальные и...