"Курчак театрының балалар сөйләменә тәэсире".
консультация на тему

Шакирова Эльвира Альфредовна

Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Театр төрләре белән таныштыру һәм театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета. Балада сүзлек формалаша – сүзлек яңа сүзләр белән баетыла, тулылана; бәйләнешле һәм монологик сөйләм үстерелә; сөйләмнең аваз культурасы үсә; авазларның дөрес әйтелеше эшкәртелә; фонематик ишетү үсеше башкарыла; артикуляцион аппарат камилләшә. Тавыш көче һәм дикция үсә. Балалар сүзләрне ачык, аңлаешлы итеп ишетелсен өчен әйтергә өйрәнәләр. Театральләшкән эшчәнлек психотерапевтик максатларда да киң кулланыла:  аралашу кыенлыгын үтү, неврозлар һәм куркулар терапиясе, кайгы күргән, якыннарын югалтуны кичергән һ.б. балаларга ярдәм итү.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kurchak_teatrynyn_balalar_soylmen_tesire.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

Курчак театрының балалар

сөйләменә тәэсире

(тәрбиячеләр өчен консультация)

Саба 2-нче номерлы

                                                  “Әллүки” б/бакчасының

                                               1 категорияле тәрбиячесе

                                                         Шакирова  Эльвира

                                                                 Альфред кызы

  Курчак театры – кечкенә тамашачыларга сәнгать чараларының бербөтен комплексы белән тәэсир итә. Курчак театры спектакльләрен  күрсәткәндә нәфис сүз дә, күрсәтмәле образ да – курчак, петрушка, матур декоратив күренеш тә, музыка да – җыр, музыка белән башкару кулланыла. Курчак театрын белеп куллану б/бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора.

   Мәктәпкәчә яшьтәге балалар курчак театры спектакльләрен карарга бик яраталар.Ул аларга якын, аңлаешлы. Балалар ширмада таныш һәм яраткан хәрәкәтләнүче һәм сөйләшүче, кызык курчакларын: аю, куян, песи, этне һ.б. күрәләр. Ләкин курчак театрына күңел ачу чарасы итеп кенә карарга кирәкми. Аның тәрбияви мәгънәсе бик мөһим. Мәктәпкәчә яшьтә баланың тирә-юньгә мәхәббәте, характеры, кызыксынуы формалаша башлый. Нәкъ шушы яшьтә балаларга дуслык, яхшылык, дөреслек, хезмәт сөючәнлек мисалларын күрсәтү файдалы.

   Курчак театрының шартлылыгы балаларга якын, алар аңа үзләренең уеннарында ияләнгәннәр. Шунлыктан балалар спектакльгә тиз кереп китәләр: курчакларның сорауларына җавап бирәләр, аларның күрсәтмәләрен үтиләр, киңәшләр бирәләр, куркынычлык турында кисәтәләр, спектакль геройларына ярдәм күрсәтәләр.

   Күренешнең гадәти булмавы балаларны әкият дөньясына алып керә. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә.

   Балалар бакчасына килгән курчак театрына балалар әлбәттә бик сөенәләр. Ләкин балалар үзләре дә курчаклар ярдәмендә зур булмаган спектакльләр уйнарга яраталар. Уенга кереп китеп, алар курчакларның сорауларына җавап бирәләр,аларның сораганнарын үтиләр, киңәшләр бирәләр, теге яки бу образга керәләр.

   Театр төрләре белән таныштыру һәм театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета.

   Бала курчак театры персонажын бик теләп кулына ала һәм аның исеменнән үз уйларын сөйли. Курчак ярдәмендә ул үзенең борчуларын күрсәтә, аңлата. Курчак балаларны диалог алып барырга этәрә, бу үз чиратында диалогик сөйләмне үстерү өчен стимул булып тора.

   Әкиятләрнең ритмлы, гади һәм җырга тартым теле /”яшәгән ди, булган ди”, “куянкай – озын колаккай”, “аю – камыт аяк”/ әкиятләрне аңлауны җиңеләйтә, баланың сөйләм аппаратын күнектерә /әкиятне кычкырып сөйләгәндә/. Бала рольгә керергә, сүзләрне интонация белән сөйләргә, персонажның характерын күрсәтергә өйрәнә.

   Әкият сюжеты – балага мөстәкыйль иҗат итүгә этәргеч кенә. Чынлыкта, курчак театры балага бетмәс экспериментлар, модуляцияләр өчен мөмкинлек буларак кирәк. Бала үзенең фантазияләрен тормышка ашырыр өчен үз сюжетларын, мөстәкыйль уенны үстерергә омтылырга тиеш. Дөньяны иҗади кабул итү нигезе нәкъ менә шулай формалаша. Курчак театрын уйнау балага бу нигезне формалаштыру мөмкинлеген бирә дә инде.

   Балада сүзлек формалаша – сүзлек яңа сүзләр белән баетыла, тулылана; бәйләнешле һәм монологик сөйләм үстерелә; сөйләмнең аваз культурасы үсә; авазларның дөрес әйтелеше эшкәртелә; фонематик ишетү үсеше башкарыла; артикуляцион аппарат камилләшә.

   Балалар сөйләмдә геройларның характерын күрсәтергә өйрәнәләр /герой нәрсә белән дә булса канәгать түгел икән – ачуланып сөйләшә; әгәр курыкса – куркып кына сөйләшә/.

   Тавыш көче һәм дикция үсә. Балалар сүзләрне ачык, аңлаешлы итеп ишетелсен өчен әйтергә өйрәнәләр.

   Театральләшкән эшчәнлек психотерапевтик максатларда да киң кулланыла:

 

  • аралашу кыенлыгын үтү;
  • неврозлар һәм куркулар терапиясе;
  • кайгы күргән, якыннарын югалтуны кичергән һ.б. балаларга ярдәм итү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мультфильнарның бала психикасына тәэсире

Мультфильмнарның бала психикасына ничек тәэсир итүен тикшерү....

Курчак бездә кунакта

Икенче кечкенәләр төркемендә интеграцияле шөгыль конспекты...

"Әбием курчаклары" Зурлар төркеменә тукымадан курчак ясау шөгыле

Максат: балаларны тукымадан ясалган курчаклар белән таныштыруны дәвам итү.Тәрбия бурычы: тукымалардан ясалган курчакларның әһәмиятен ачыклау, аларга соклану, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, тата...

Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире.

Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире....

Курчак белән уйныйбыз

Ясле төркемендә күңел ачу...

“Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”. Гаиләнең балага тәэсире.

Гаиләнең балага тәэсире турында чыгыш.Тәрбия һәр яшь шәхеснең яңа шартларда яшәргә сәләтле, әхлаклы һәм социаль актив булып үсүен тәэмин итәрлек педагогик шартлар булдыру ул.Баланы ничек итеп тәрбиялә...