Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире.
консультация на тему

Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konsultatsiya.docx16.57 КБ

Предварительный просмотр:

Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире.

(Тәрбиячеләр өчен консультация)

        Балалар сөйләмендә кайбер тискәре үзгәрешләр күзәтелсә, аларда төрле дәрәҗәдәге гомүм хәрәкәт җитешсезлеге һәм бармаклары хәрәкәтендә дә тайпылышлар була икән. Шуңа күрә тәрбия – белем бирү системасында шул юнәлештә төзәтмә кертү чаралары каралган.

        Н.С.Жукова,Е.М.Мастюкова, Т.Б.Филичева, Н.И.Кузмина, М.И.Иполитова, Л.А.Данилова хезмәтләрендә хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыру буенча сыйфатламалар, тәкъдимнәр бар.

        Балаларның баш миен, психикаын өйрәнүче галимнәр күп функцияләренең зур стимулаштыру әһәмиятенә ия булуын билгелиләр. ПФАның балалар һәм яшь үсмерләр физиологиясе институты хезмәткәрләре балаларның сөйләм үсеше турында – туры бармакларның нәфис, нечкә хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә бәйлелеген күрсәтәләр.

        Күпсанлы тикшерү һәм тәҗрибәләр уздыру нигезендә түбәндәге закончалык ачыкланган: әгәр бармак хәрәкәтләре үсешләре баланың яшенә туры килсә, сөйләм үсеше дә нормада була, гомум хәрәкәт нормаль яисә нормадан югарырак чакта да, бармак хәрәкәтләре үсеше артка калса, сөйләм үсешендә тоткарлана.

        Димәк, бармаклар белән төрле күнекмәләр ясатып балаларның сөйләм үсешенә шартлар тудырырга мөмкин. Әлеге күнекмәләр инде балага алты – җиде ай вакытта үк башларга кирәк. Моңа кул чукларының һәр өлешен бик яхшылап массажлау керә. Аларны язу, сыйпау көн саен ике – өч минут дәвам итәргә тиеш.

        Балага ун айдан соң, бигрәк тә яхшы амплитудалы бармакларны эшкә җигеп, кул чуклары өчен актив күнегүләр уздыралар. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга ярамый. Аларның төрле булуы бөтен бармаклар да хәрәкәтләнсен өчен кирәк. Шарларны шулай ук пластилиннан да әвәлиләр. Кубиклардан әйберләр төзәргә, пирамидалар җыярга, карандашлар, төймә, мәрҗән, шырпы кебек нәрсәләрне  өемнәрдән өемнәргә күчерергә кушарга мөмкин.Яшь ярымлык  балалар өчен биремнәр катлаулырак төймә төймәләү, бау бәйләү, төен чишү һ.б.

Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап?”, “Тычкан – төлке чабышы” һ.б. Аларның кайберләрен уйнаганда, без җырлар җырлыйбыз, такмак, такмазалар әйтәбез:

Карга ботка пешергән,

Балаларын ашаткан,

Монысына да биргән,

Анысына да биргән,

Тегесенә дә биргән,

Дүртесен дә бер күргән.

Бишенчесен ашатмаган:

Боткага су алып кайтмаган,

Утын ярмаган,

Эшләргә яратмаган.

Бу сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер – бер артлы бөгеп барабыз: Баш бармак исә бөгелмичә кала.

Йодрыкка җыелган бармакларны язу уенында түбәндәге шигырьне кулланырга мөмкин.

Бу бармак – бабай бармак,

Бу бармак – әби бармак,

Бу бармак –әти бармак,

Бу бармак – әни бармак,

Бу бармак – бәби бармак.

        Әгәр балалар өчен күнегүләр башкару кыен икән әти – әниләр, бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып таралар.

Баш бармак – бау ишә,

Имән бармак – имән кисә,

Урта бармак – утын кисә,

Атсыз бармак – ат җигә,

Чәнти бармак – чәй эчә,

Шуңа үсмәгән дә ул!

Яисә: Баш бармак – балта саплый,

Имән бармак – икмәк игә,

Урта бармак – урак ура,

Атсыз бармак – аркан ишә,

Чәнти бармак –чигү чигә.

        Халык аваз иҗатында бик күп җыр – такмазаларны бармак уеннары вакытында кулланырга мөмкин. Яшьүсмерләр арасында элек тә “Йөгерде үрдәк” исемле җырлы бармак уены бар иде. Уенда катнашучылар, өстәл тирәли утырып, кулларын өстәл өстенә куялар. Уенны алып баручы имән бармагы белән аларның һәр бармагына төртә – төртә җыр җырлый, аңа башкалар да кушылалар. Дүртюллык беткәч, ул кайсы бармакка төртсә, шул бармак уеннан чыккан бармак җәза үти.

Түбәндәге уен шундый кызык:

Бармакларны өстәл буйлап йөгертәбез

Барадыр – барадыр идем

Туктап:

Бер уймак таптым.

Икенче кулга биргән хәрәкәт ясап:

Ул уймакны әнигә бирде.

Тагын йөгерәләр: Барадыр – барадыр идем

Туктап:

Бер коймак таптым.

Икенче кулга биргән хәрәкәт ясап:

Ул коймакны әтигә бирдем.

Бармакларны икенче якка йөгертеп,

Үзем киттем Казанга, Казандагы базарга,

Туктап:

Юлда акча чәчелде, (җыюхәрәкәте ясый)

Тәнкәләрне җыя – җыя, баш бармагым янчелде.

Фольклордагы санлы такмазаларны да бармак уеннарында кулланып була:

Бер дидем – берекмәк,

Ике дидем – иген икмәк.

Өч дидем – өч итмәк,

Дүрт дидем – дүрт икмәк,

Биш дидем – биешмәк,

Алты дидем – атмак,

Җиде дидем – җитмәк,

Сигез дидем – сикермәк,

Тугыз дидем – тукмак,

Ун дидем – уймак,

Кәҗәнкәдә – коймак.

Әлеге шигырьне сөйләү вакытында һәр бармак өчен бөгү мөмкинлеге бар. Шулай да балалар авыз иҗатында аерым кул өчен такмазалар күбрәк. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез:

  1. Баш бармак – базарга китте,

Имән бармак – имәнлеккә,

 Урта бармак – утынлыкка,

Атсыз бармак –арт урманда,

Чәнти бармак – чирәмлектә.

  1. Баш бармак – басуда

Имән бармак – урманда

Урта бармак – имәнлектә

Атсыз бармак –абзарда

Чәнти бармак – чинлектә.

  1. Бу бармакларның уйныйсы килә,

Бу бармакларның улыйсы килә,

Бу бармакларның уйлыйсы килә,

Бу бармакларның йоклыйсы килә

Бу бармак карап утыра.

Кул чукларының хәрәкәтен үстерү язу хәрәкәтләренә, рәсем ясарга әзерлек тә әле ул.  

Әдәбият:

“Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник” Хәтер, 1997 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мультфильнарның бала психикасына тәэсире

Мультфильмнарның бала психикасына ничек тәэсир итүен тикшерү....

Балалар психик үсешенең яшь узенчәлекләре: икенче кечкенәләр төркеме ( 3 яшьтән 4 яшькә кадәр )

3-4 яшьлек баланың карашлары акрынлап гаилә чикләрен үтеп чыга башлый. Ситуацияләрдән тыш аралашулар барлыкка килә. Олы кеше аның өчен гаилә әгъзасы гына түгел, ә аерым иҗтимагый фу...

"Курчак театрының балалар сөйләменә тәэсире".

Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне...

“Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”. Гаиләнең балага тәэсире.

Гаиләнең балага тәэсире турында чыгыш.Тәрбия һәр яшь шәхеснең яңа шартларда яшәргә сәләтле, әхлаклы һәм социаль актив булып үсүен тәэмин итәрлек педагогик шартлар булдыру ул.Баланы ничек итеп тәрбиялә...

Ата- аналар өчен консультация: "Музыканың сихри тәэсире"

Турдыкулова Назлыгөл Надил кызы.Алабуганың 30 балалар бакчасының  музыка җитәкчесе.Без көндәлек тормышта заман җырларын тыңларга яратабыз.Безнең белән бер рәттән балалар да шул көйләрне тыңлап үс...