Курчак белән уйныйбыз
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Аглямова Филиза Назиповна

Ясле төркемендә күңел ачу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maksat.docx33.15 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:Уенчык персонажларның әкият геройларының хәрәкәтләрен кабатлый, күрсәтә белүләрен, хис- кичерешләр белән җавап бирү сәләтләрен үстерү. Балаларда бәйрәм рухы булдыру.

Күрсәтмәлелек: Курчак коляскада

Катнашалар: Эт- бер зур бала, Курчак- бер зур бала.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.  Балалар залга керәләр

Тәрбияче:Бүген бездә зур бәйрәм ! Зал матур итеп бизәлгән, кунаклар килгән. Нинди бәйрәм дисезме? Бүген бездә әниләр бәйрәме.

                          Бәйрәмсез бик күңелсез бит-

                          Күңелсездер сезгә дә.

                          Бәйрәмнәр кирәк безгә дә-

                          Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә-

                          Кирәк һәммәбезгә дә!

Кадерле әниләребез, апаларыбыз, әбиләребез, дәү әниләребез, килгән кунаклар барыгызны да якынлашып килүче яз бәйрәме 8 март  халык –ара хатын кызлар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә эшегездә , тормышыгызда зур уңышлар бәхет шатлык телибез.

Ә хәзер котлау өчен сүзне бакча мөдире   Гүзәл Рифәк кызы Сарваровага бирәбез .

Тәрбияче: Балалар,  карагыз әле, нинди матур курчак!

Безнең курчак бик иркә ,

Башларында кәсинкә,

Күлмәгедә сәрпинкә,

Аягында бәтинкә,

Алтын чәчле , зәңгәр күзле,

Коеп куйган кәртинкә.

Безнең курчак уянды,

Чиста итеп юынды.

Тәрбияче:Без дә  юына беләбез, дәрес, бит балалар. “Йомшак су” күнегүе

      Чиста су , йөгрек су,

      Бит, кулларны

       Ю,ю, ю.

       Суы сарыксын,

       Үзе калыксын,

       Ятып йокласын,

       Торып уйнасын,

       Елап тормасын,

       Елак булмасын.      

Тәрбияче: Менә ,балалар,курчак та , без дә юындык.

                         Бик чиста , матур булдык.

                      Ә хәзер безгә ашарга кирәк,

                         Ботка пешерик тизрәк.

Уен: “Ботка.”

Ботканы без пешерәбез,

Менә шулай болгатабыз.

Лепер-лепер пешә ул,

Бигрәк тәмле икән шул.

Ботканы без пешерәбез,

Менә шулай болгатабыз.

Ботка ашарга кирәк,

Ап – ак теш чыксын тизрәк.

 

Тәрбияче: Әлли,әлли,әллилә,

                  Әй рәхәт бүген бездә.

                  Әлли,әлли,әллилә

                  Урамга чыгыйк бергә.

 

Тәрбияче: Балалар, чү, бу нәрсә икән?

                    Күзләре көлеп тора,

                     Койрыгы йөреп тора.

                     Үзе туптай сикергәләп,

                     “Һау-һау!”-дип өреп тора.

Балалар:  Эт.

Тәрбияче:Әйе,  эт , дөрес балалар.

Эт:  Мин –Акбай ,

                  Бигрәк уңган маэкмай.

                  Көне буе йөгерәм,

                  Төне буена өрәм.

                  Һау! Һау! Һау!Һау!

                  Дөнья булсын сау , сау.

Тәрбияче:Менә шундый шаян ,

                   Менә шундый наян,

                  Бер өзлексез уйный,

                  Җаен таба каян?

 

Акбайны ярату балалар белән.

Тәрбияче:   Әйдәгез ,без дә Акбай белән уйнап алыйк.

Уен: “Йонлач көчек.”

 Тәрбияче: Чү, балалар, ишетәсезме,  кемдер елый.

 Тәрбияче:  Айсылуым, курчагым,

              Нигә елыйсың тагын?!

              Элек бит гел шат идең,

              Белмим елаган чагың…

Курчак: Сез бит мине сөймисез,

                “Айсылуым !”-  димисез.

                 Башкалар белән уйныйсыз,

                 Миңа карап та куймыйсыз.

 Тәрбияче: Абау,тәти курчагым,

                     Бу ни дигән сүз тагын?!

                     Алар бит кунак кына,

                     Яратабыз без сине,

                     Яратабыз күр, менә.

                    Курчакны ярату.

 

Тәрбияче:  Курчакны без юатыйк,

                   Кул чәбәкләп биетик.

Уен: “Чәбәк-чәбәк”

Тәрбияче:     Беркем читтә калмасын,

                       Безнең белән уйнасын.

                       Бергә бәйрәм иткән көннәр

                       Онытырлык булмасын.

Җырлы- уен: “Күрсәт әле үскәнем”.

Тәрбияче:      Бик күңелле уйнадык.

                         Күп нәрсәгә өйрәндек.

                         Инде хәзерял итик,

                         Курчакны да тирбәтик.

Бишек җыры.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Обрядовый праздник на основе национальных традиций "Играем в свадьбу" (Туйлы уйныйбыз) на татарском языке

Способствовать знанию культуры своего народа и в игре познакомить дошкольников с одним из важнейших обрядов во всех традиционных культурах - свадьбой....

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

Курчак бездә кунакта

Икенче кечкенәләр төркемендә интеграцияле шөгыль конспекты...

"Әбием курчаклары" Зурлар төркеменә тукымадан курчак ясау шөгыле

Максат: балаларны тукымадан ясалган курчаклар белән таныштыруны дәвам итү.Тәрбия бурычы: тукымалардан ясалган курчакларның әһәмиятен ачыклау, аларга соклану, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, тата...

"Курчак театрының балалар сөйләменә тәэсире".

Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне...

Уйныйбыз, уйныйбыз, уйнап һич туймыйбыз

Балаларның һәрьяклап үсешендә дидактик уеннарның әһәмияте бик зур. Уен аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яңа белемнәр алу ихтыяҗы гади һәм аңлаешлы итеп бирелә. Уен – баланың тормышка әзерләнү кү...