«Язлар белән Тукай килә!» (әдәби-музыкаль кичә)
материал (подготовительная группа) на тему

Язлар белән тукай килә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazlar_beln_tukay_kil.docx19.23 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

«Язлар белән Тукай килә!»

                                 (Әдәби-музыкаль кичә)

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Тукай портреты, чәчәкләр, әкиятләрдән, шигырьләрдән иллюстрацияләр. Ян якта урман аланлыгы һәм күл күренеше,сул якта бишек.Экранда «Туган көнең белән, Тукай! 1886 ел, 26 апрель» дигән сүзләр. Ерактан акрын гына «Тәфтиләү» көе ишетелә.

Залга күбәләкләр  очып керә. Талгын гына очып бииләр һәм чыгып китәләр.

2 алып баручы чыга.        

1нче алып баручы.

Әйләнәңдә — гөлләр…

Сүзен, гүя,

Шулар аша әйтә күңелләр:

- Туган көнең белән! — дигән сыман

Елмаялар кебек бу гөлләр.

2 нче алып баручы.

Киңлекләрдәязгы аваз-

Чыр-чу килә кошлар иле,

Чыңлап тора аһәңнәре:

Тукай көне!

Тукай көне!

1нче алып баручы.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп.

 Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

2нче алып баручы.

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне:

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең «Туган тел»еңне.

«Туган тел» көе яңгырый. Акрын гына җырлап мәктәпкә әзерлек  төркеме чыга. Җыр көчәя. Аларга залдагылар кушыла. Җыр тәмамлангач, укучылар махсус урнаштырылган эскәмияләргә утыралар.

Экранда Тукайнын балачак рәсеме тора.

(Салмак кына көй яңгырап тора)

1 нче алып баручы:

Ул ятимдә,

Ул мескендә диеп,

Сөйләнелгән

элек-электән.

Күз алдына аны

Бөек итеп

Китерергә

Күпләр күнеккән.

( Түр якта бишектә Ана бишек тирбәтә.

Бишек җыры көе яңгырый.)

Бишек тирәсенә бала тоткан кызлар җыелып утыралар һәм бала тирәтеп бишек җырыҗырлыйлар.

2 нче алып баручы:

Тукайның бала чагы ятимлек ачысы белән бер авылдан-бер авылга йөреп үтә...

Язмыш аны бик иртә сыный. Ул үз хисләрен шигъри юлларга төшереп калдыра.

Тукайга охшатып киенгән бер бала «Туган авыл» шигырен укый.

(Күнелле көй ишетелә)

1 нче алып баручы:Г.Тукай “Исемдә калганнар” хикәясендә үзенең күрше малайлары белән шау гөр килеп уйнаулары,Сабантуйда катнашуларын язып үтә...

( Залга көлешә-көлешә  милли киемнән малайлар һәм кызлар керә)

Түгәрәккә басып татар халык уены “Капкалы” уйнала.

Көй азрак басыла. Балалар түгәрәккә утыралар шул чак 1 күбәләк очып килә.

1 бала: Дусларым карагыз әле нинди матур күбәләк.

2 нче бала күбәләк янына килә.

 “Бала белән күбәләк” шигыре сәхнәлштерелә.

Күбәләк очып китә. Икенче яктан эт иярткән малай күренә.

Малай: Әйдәле,Акбай өйрән син...

“Кызыклы шәкерт” шигыре сәхнәләштерелә.

1 бала: -Дусларым,әйдәгез әле бергәләшеп әнә теге таллар арасына яшеренеп утырган күл буена төшеп уйнап,су коенып алыйк.

Бергә: Әйдәгез,әйдәгез.

Су буе күренеше. Басмада су анасы утыра.

(СУ АНАСЫ әкиятеннән эзек куела)

Атлар чапкан тавыш ишетелә. Залдан пар ат йөгереп уза.

2 нче алып баручы: Менә шушы  пар атлар кечкенә Апушны Казан каласына,печән базарына алып китә дә инде.

“Пар ат” җыры җырлана.

1нче алып баручы:Буген дә бөтен татар дөньясы башкалабызда урнашкан Тукай һәйкәленә чәчәк гөлләмәләре илтә.

Экранда «Тукайга шигъри гөлләмә» дигән сүзләр. Тукай һәйкәле каршындагы шигырь бәйрәме фрагментлары күрсәтелә. Укучылар ярымтүгәрәк булып тезеләләр. Ике алып баручы аларның ике ягына баса.

«Бәйрәм бүген» җыры башкарыла. (Г. Тукай сүз., Җ. Фәйзи муз.)

2 алып баручы:

Тукай исән.

 Җыры - күңелләрдә,

Яшәсәктә үзен күрмичә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"

Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

Әдәби-музыкаль кичә. "Тукай – сүнмәс йолдыз ул."

Әдәби-музыкаль кичә.Зурлар төркеме.Тукай – сүнмәс йолдыз ул.Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы белән таныштыру; дөрес              сөй...

“Тукай безнең күңелләрдә” (Г. Тукайның туган коненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Г. Тукайның туган коненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.Проект посвященный ко дню рождения писателя Габдуллы Тукая.По ссылке “Тукай безнең күңелләрдә” находится видеоматериал....

Әдәби-музыкаль кичә "Тукай теле-туган телем"

Бөек татар шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигырь бәйгесе...