Доклад
материал по теме

Яруллина Лейсан Рустамовна

Доклад для семинара о сделаннаю мной  дидактичеких игр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uen_doklad.docx19.06 КБ

Предварительный просмотр:

Уен – балаларның сөйләм телен үстерү чарасы.

       “Уен баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр, алар ярдәмендә ул үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала торган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәтә, моның өстенә бу уеннар балада, гадәттә зур канәгатләнү хисе уяталар” – дип язган профессор П.Ф.Лесгафт.

Мин Чирмешән”Ландыш” балалар бакчасында татар телен өйрәтү буенча тәрбияче булып эшлим. Исемем Яруллина Ләйсән Рөстәм кызы. Әлеге учреждениядә эшләвемә 5 ел була. Гомумән балалар бакчасында эшләвемә 12 ел. Безнең бакчабызда барлыгы 4 төркем.

Һәр төркемдә  татар теле,(ана теле) өйрәнелә.

Узган 2014 елда безнең балалар бакчасы “Билингвиаль балаларбакчасы” конкурсында катнашты. Шунлыктан барлык төркемнәрдә ике тел өчендә хас материаллар, стендлар, почмаклар, уеннар булдырдырылды. Татар теле кабинетында  һәр балага җитәрлек  күрсәтмә материаллар тупланды. Барлык рус телле тәрбиячеләребез 100%лы онлайн курсларын үттеләр, алар белән айга бер тапкыр утырышлар үткәрелеп торалар.

Балалар бакчасы мөдире Ибятова Гөлфия Марс кызы тырышлыгы ярдәмендә  бакчабызда яңа технологияләр, татар теле кабинеты һәм зурлар төркеменә интерактив такталар кайтарылды. Эшчәнлек өчен кирәк яраклы таратма материаллар, төрледән-төрле уенчыклар тупланып тора. УМК буенча эш дәфтәрләре, аудиоязмалар, видооязмалар булдырылды.

Мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, холыклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла, ә шуларның иң әһәмиятлесе, үтешлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.

Уеннар тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатларда тәрбияли. Уеннар ярдәмендә балалар тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтиярлы булып үсә. Кечкендән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.

Бездә үз эшчәнлекләребездә төрле уеннар кулланабыз. Балалар татар халкыбызның милли уеннары белән уйнарга яраталар. Алар арасында: “Нардуган” “Су анасы” “Кулъяулыгым”, “Түбәтәй” уеннары киң таралган. Түбәтәй уенына тукталып китәсем килә. Балалар түгәрәккә басалар кулдан-кулга бер-берсенә түбәтәйне бирәләр шул ук вакытта алдагы сүзләрне әйтеп җырлыйлар.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм, дигәнсең.

                      Туп-туп, түбәтәй,

                      Түбәтәең укалы.

                       Чиккән матур түбәтәең

                       Менә кемдә тукталды.

Кемдә түбәтәй кала шул  балага җәза бирелә. Әлеге уен ярдәмендә балалар сөйләм телен әстерәләр, татар халкыбызның милли киемнәре белән танышалар, татар халык уеннарына кызыксыну барлыкка килә.

Шулай ук балаларыбызга үзебез ясаган дидактик уеннарны тәгъдим итәбез. Мисал өчен татар халкыбызның милли бизәкләре темасын өйрәнгәндә “Калфак, түбәтәй, читек бизә” уены кулланабыз.

Киемнәр темасын үткәндә “Курчакны киендер” уены бик отышлы.Бу уенны барлык балалар белән бер үк вакытта уйнарга мөмкин. Хайваннар белән танышып беткәч “кайсы артык?” дидактик уены кулланабыз, балалар йорт, кыргый хайваннарны аерып әйтә белергә өйрәнәләр.

          Барлык темаларны үтеп йомгаклау дәресендә “Лото” уены кулланабыз. Бик уңайлы һәм кызыклы уен.

         Ашамлыклар, яшелчәләр темасын үткәндә “Яшелчәне әйт, күрсәт” уены белән ныгытабыз. Әлеге уенны исемнәрен алыштырып 4 төрле темага кулланырга була.

        “Бу нәрсә?”, “Ничә?”, “Кем юк?” – сорауларына  карата да уен кулланып балаларның белемнәрен тикшереп була. Әлеге уен 4 плакат формасында анда  карточкада хайван, кеше яисә ашамлык рәсемнәре куела, балалар дөрес итеп җавап бирергә тиешләр.

Нәниләр төркемендә кечкенәләр бармак уеннары белән танышалар, “Бармаклар”, “песием” “Ю”, “Бу бармак...”кебек  уеннар белән кызыксынып уйныйлар.

          Балага белем һәм тәрбия бары тик  төрле – төрле уеннар аша гына отышлы бирелә. Шуңа күрә тәрбияче уенны сайлаганда белем бирү, фикерләү сәләтен үстерү һәм тәрбияләү бурычларын күз алында тота, сөйләм үстерү шөгылләрендә уеннарны максатка ярашлы итеп оештыра.

        Нәниләрнең уеннары асылда зурларның тормышы, көнкүреше һәм хезмәтенең бер чагылышы булып тора. Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә. Халыкта “тырышкан табар – ташка кадак кагар”, дигән мәкал бар. “Бүген булдырып булмаса, иртәгә баребер булдырачакмын” дигән фикерне кагыйдә итеп алсак, без яхшы нәтиҗәләргә ирешербез.

Чыгыш.

“Уен – балаларның сөйләм телен үстерү чарасы”.

Төзеде: Татар теле тәрбиячесе:

Яруллина Ләйсән Рөстәм кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Публичный доклад МДОУ №2 "Рябинка"

Приоритетным направлением деятельности МДОУ № 2«Рябинка» является обеспечение психологического благополучия , охрана  и укрепление  здоровья  детей  и духовно-нравственное во...

Доклад - выступление на научно-педагогической конференции для специалистов занимающихся с детьми с ограниченными возможностями здоровья. Тема доклада - Народная игра в музыкальном развитии детей с ОНР

     Мы все без исключения желаем видеть своих детей здоровыми, счастливыми улыбающимися, умеющими общаться с окружающими людьми. Но это не всегда получается. Особенно сложно дет...

ДОКЛАД- ПРИЗИНТАЦИЯ ДОКЛАД

1слайдФормы и методы работы с родителями и детьми по экологическому воспитанию2слайднастоящее время проблемы экологического воспитания вышли на первый план, и им уделяют все больше внимания. Почему эт...

Доклад к семинару «Формирование коммуникативных навыков дошкольников в процессе игры ». Тема доклада: «Становление социально-коммуникативных умений посредством культурных практик».

С выходом Федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования особое внимание уделяется различным видам детской деятельности и решению задач ...

Доклад ДОКЛАД на тему: « ИСПОЛЬЗОВАНИЕ ПРОЕКТНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ В ПРОЦЕССЕ ФОРМИРОВАНИЯ ЭЛЕМЕНТАРНЫХ ПРЕДСТОВЛЕНИЙ О ПРАВИЛАХ БЕЗОПАСНОСИ ЖИЗНЕДЕЯТЕЛЬНОСТИ У ДЕТЕЙ ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА» .

Ни для кого не секрет, что сложившаяся социальная и экологическая обстановка вызывает беспокойство у людей всей планеты. Особую тревогу мы испытываем за самых беззащитных граждан – маленьких дет...

ДОКЛАД НА ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ СОВЕТ. Тема доклада: «Интеллектуальные игры, как средство развития элементарных математических представлений».

ДОКЛАД НА ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ СОВЕТ.Тема доклада: «Интеллектуальные игры, как средство развития элементарных математических представлений».Задолго до того, как игра стала предметом научных иссл...

Доклад для педагогической конференции. Тема доклада "Ребенок и семья в цифровом пространстве".

пять плюсов дистанционного взаимодействия для родителей: Возможность оперативно получать информацию о текущих и предстоящих событиях в группе.Отсутствие ограничений во времени...