Посиделка в деревне.
материал (старшая группа) по теме

Посиделка - это прекрасная традиция татарского народа. Песни, танцы, игры, шутки - все эти старинные татарские обычаи можно увидеть на посиделках.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл utyrmaga_bargan_idem.docx26.2 КБ

Предварительный просмотр:

Утырмага барган идем...

(фольклор кичә)

Соңгы елларда мәктәптә укыту – тәрбия эшендә бара торган  реформа без – тәрбиячеләр алдына да яшь буынны тәрбияләүнең яңа чараларын эзләү, тәрбия эшендә халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәснә ныграк таяну бурычын куйды.

Халкыбыз авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә  кыйммәтле чыганак.Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү – балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә.

Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата – аналарның, тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы.Андый мөхиттә тәрбияләнгән бала, мөстәкыйль тормышка аяк баскач, кешеләргә карата мәрхәмәтле, өлкәннәрне хөрмәт итүчән, хезмәт сөючән булып үсәчәк.

Традицияләр, халык бәйрәмнәре – милләт тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше.

Без кечкенә вакытта кич утырулар бар иде. Аны әбиләр, әниләр “утырмага бару” дип әйтәләр иде. Мин балалар белән шундый бер кичә үткәрдем, аны сезгә дә тәкъдим итәм.

 Залда авыл өе күренеше: стенада чигелгән әйберләр эленгән, түрдә – өстәлдә самавыр, почмакта сандык, эскәмия, йон эрләү өчен каба һәм йомгак, орчыклар. Әби өй җыештырып йөри. Бабай шәһәргә , оныкларын күрерә киткән. Кич җиткән, әбинең ишеген шакыйлар:

  • Исәнмесез- -саумысыз,

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый – шакый арып беттек.

Нигә каршы алмыйсыз?

Әби ишекне ача, анда оныклары белән күрше әбиләре (кулларында төенчекләр – кул эшләре), кич утырырга  - утырмага килгәннәр.

Әби.  Безгә кунаклар килгән икән, әйдүк – әйдүк, түргә узыгыз. Исән- сау килдегезме (ике кулын биреп исәнләшә, утыралар).

Күрше әби.  Әйдәгез,йортка дога кылыйк (дога кылалар).

Әби. Бик әйбәт булган, картым (бабай) шәһәргә – оныкларны күреп кайтыйм дип китте, үзем генә моңаеп утырадыр идем.

Бала. Әби, (каба белән орчыкка күрсәтеп) болар нәрсәләр?

Әби. Нәниләрем, менә бу каба, бу орчык, йонны менә шулай эрләп, җеп ясыйм, (эрләп күрсәтә), җептән оекбаш, бияләй бәйлим. Күршеләр,әйдәгез, оныкларыбызга һөнәрләребезне күрсәтик әле. (әбиләр, татар халык җыры “Ай былбылым”ны җырылый-җырлый, йон эрлиләр, бәйлиләр, чигү чигәләр, ә балалар аларның эшен күзәтәләр.

 Бала. Әби, без бакчада күп нәрсәләргә өйрәндек: шигырь, табышмак, уеннар, җырлар беләбез.(осталыкларын күрсәтәләр):

Шигырь.  Яратам. Ш.Маннур.

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне.

Табышмак.

Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта.(Кояш)

Бармак уены.

  • Бармак, бармак, кайда булдың?
  • Бу абый белән урманга бардым.

Бу абый белән кырда йөгердем.

Бу абый белән ботка ашадым.

Бу энем белән җыр җырладым.

Эндәш.

Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач.

Шулвакыт бәби елаган тавыш ишетелә.(бер кыз баланың кулында курчак).

Әби. Кызым, син аны “үчти – үчти”ит, менә болай итеп (курчакны алып, аяк очларына бастыра, көйләп сөйли:

Үчти – үчти, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки,

Үсә – үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр.

(Аннары кыз бала да шуны кабатлый).

Бала. Әби, әкият сөйлә әле.

Күрше әби. Балалар, минем янга килегез, тыңлагыз (алдавыч әкият сөйли).

Борын – борын заманда торганнар , ди.

Агай энеле ике туган.

Берсенең исеме – сөйлә булган, ди.

Икенчесе – сөйләмә булган.

Беркөнне сөйлә базарга киткән.

Киткән бу, киткән.

Тукта, кайсы өйдә калган?

-Сөйләмә.

- Алай булгач, сөйләмим.

Балалар. И, безне алдадың, әби.

Бала. Мин дә якият беләм, тыңлагыз әле.

Бер әби белән бабай яшәгәннәр, ди. Аларның булган, ди әтәчләре. Ул әтәч, көн саен менгән, ди киртәгә, калганын сөйләрмен иртәгә (көләләр).

Әби. Күрегез әле, хәзерге балалар үзебезне дә уздыралар, бигрәк җор теллеләр.

Сез, балалар, өлкәннәрне хөрмәтли белергә дә тиешсез. Әдәпле булып үсәргә өйрәткән мәкальләрне тыңлагыз әле (өлкәннәр бер-бер артлы мәкальләр әйтәләр):

-“Әткәй – шикәр, әнкәй – бал”.

-Мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

-Әтине дә, әнине дә яратырга  кирәк.

Күрше әби. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”.

Бала. Әти – әнине тыңласаң әйбәт буласың, тыңламасаң начар буласың.

Күрше әби. “Атаң кебек олы кешегә тел озайтма”.

Бала. Олы кешегә каршы сүз әйтергә ярамый.

Әби. Булдырдыгыз, балалар, бу әйтемнәрне гел исегездә тотыгыз, әти- әниләрегезне тыңлагыз, әби-бабаларыгызны рәнҗетмәгез.

Курчак тоткан кыз. Әби, минем курчагымның йокысы килә.

Әби. Әйдәгез, без аңа бишек җырын җырлыйк, тәмле йокыга китсен.

Әлли-бәлли бәү итә

Бәби йокыга китә.

Бәби йокыга киткәч,

Әни бераз ял итә.

(курчак йоклап китә)

Әби. Әйдәгез, әле,күршеләр,эш качмас. Балаларыбызга элек үзебез яратып уйнаган уеннарны өйрәтик, аннары үзләре уйнап үсәрләр(кул эшләрен куялар). “Кап та коп” уенын өйрәтәләр.

Без-без, без идек.

Без 12 кыз идек.

Базга төштек, бал ашадык.

Бер тактага җыелдык.

Ефәк булып коелдык.

Кап та коп, авызыңны ач та йом.

(Авызын ачкан балага җәза бирелә: әтәч булып кычкырырга, куян шикелле сикерергә, һ.б.)

Әби. Нәниләрем, мин сезгә бик матур җырлы-биюле уен өйрәтәсем килә. Уенга кирәкле серле әйбер менә бу сандыкта.

Балалар. Нәрсә соң ул, әбекәй, сандыгыңны ач әле.

Ниләр бар соң анда?

Әби. Бу сандыкта минем иң кадерле әйбеләрем саклана: киң итәкле күлмәк, калфак, сөлге, түбәтәй, алъяпкыч,һ.б.(әйберләрне күрсәтә-күрсәтә, болар -  кунакка барганда кия торган киемнәрем, ди).

Ә сандык төбендә картыма яшь чакта биргән кулъяулыгым, ә менә болары – оныкларыма, оныкчыкларыма бүләк (төрле-төрле бизәкләр, чәчәкләр төшереп чигелгән кулъяулыклар). Хәзер сак кына кулъяулыкларны кулларыгызга алыгыз, “Яулык алыш” уенын өйрәтик әле үзегезгә.

Күршекәйләр, әйдәгез, бергәләп уйныйк, яшь чакларны искә төшерик.

Санамыш ярдәмендә алып баручы сайлана:

Тауга мендем, тары чәчтем,

Аны карап үстердем.

Карагачтын, үскәчтен,

Чыпчык алып киткәчтен,

Кал, булмаса, бу чыксын.

Алып баручы уртага, ә калганнар, түгәрәк ясап, кулъяулык тотып, җырлап уң якка, ә уртадагы бала - алып баручы, сул якка бара.

Талым-талым, талчыбык.

Уртасында бал чыбык.

Читләп-читләп кабык ташла,

Ал яулык, гөл яулык,

Бир миңа бер яулык.

Җырлап бетергәч, уртадагы бала бер бала алдына килеп, аның урынына баса, ә ул бала алып баручы була.

Күрше әби. Әйдәгез, “Тәңкә салыш” уенын уйныйбыз, үзем тәңкә салам.

-Тәңкә кемдә? Сикереп чык!

-Тәнкә миндә!

-Азатка нинди җәза бирәбез?

-Такмаза әйтсен!(Азат такмаза әйтә).

Әнчи-чумадан,

Әби битен юмаган.

Әби битен юар иде

Комганда су бумаган.

Комганда су булыр иде

Кызы суга брмаган.

Шуның өчен әбекәй

Битен юмый башлаган.

Уен дәвам итә, җәзага биергә кушыла, бала такмакка бии:

Бие-бие, бие әле.

Биегәнең юк әле.

Биегәнең булмаса да

Матур биисең әле.

Әби. И, күршекәйләрем, әле дә ярый, утырмага килгәнсез. Бергәләп күңел ачтык, балалар да канәгать калганнардыр. Рәхмәт, барыгызга да!

Ә хәзер бергәләп чәй эчеп алыйк, мичтә бәлешем дә бар, рәхим итегез, утырыгыз (барысы өстәл артында чәй эчәләр).  

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Комплексное занятие во второй младшей группе "У бабушки в деревне"

Это комплексное занятие с использованием разных видов деятельности (музыкальной, речевой, изобразительной) для закрепления у детей представлений о лете, о домашних животных...

Путешествие в деревню

Комплексное занятие "Путешествие в деревню" во II младшей группе....

Конспект интегрированного занятия в первой младшей группе «В гости к бабушке в деревню»

Цель:  Закрепить и расширить первоначальные знания детей о домашних животных и                 птицах.Задачи:...

Конспект интегрированного занятия в первой младшей группе «В гости к бабушке в деревню»

Цель:  Закрепить и расширить первоначальные знания детей о домашних животных и                 птицах.Задачи:...

Конспект интегрированного занятия в первой младшей группе «В гости к бабушке в деревню»

Цель:  Закрепить и расширить первоначальные знания детей о домашних животных и                 птицах.Задачи:...

Сценарий мероприятия «Посиделки у самовара» Посиделки по обычаям и традициям русского народа

Воспитание у детей интереса и любви к русской национальной культуре, народному творчеству, обычаям, традициям, к народным играм;•Познавательная цель: - Расширить пре...