Авторский проект " Күркәм кием-тән зиннәте"
проект (старшая группа) на тему

"Татарча сөйләшәбез" (З.М.Зарипова) комплекты "Уйный-уйный үсәбез" проекты "Киемнәр" темасы буенча татар теленә өйрәтүче тәрбияче тарафыннан төзелгән минипроект. (1ай)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_microsoft_powerpoint.pptx2.25 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен гомуми белем бирү муниципаль бюджет оешмасы “Күрү сәләтенә зыян килгән балалар өчен компенсацияләү төрендәге 71 нче башлангыч мәктәп- балалар бакчасы Авторлык проекты « Күркәм кием — тән зиннәт е » проект төре- иҗади эзләнү үткәрү вакыты - 1ай (З.М.Зарипованың“Татарча сөйләшәбез “программасы “Уйный-уйный үсәбез”проекты “Киемнәр” темасы ) Науматуллова Разия Хакимхановна, татар һәм рус телләренә өйрәтүче тәрбияче

Слайд 2

Проектта катнашучылар Сөйлә миңа -мин онытырмын , күрсәт - истә калдырырмын , кызыксындыр - өйрәнермен …. Кытай халык мәкале Татар теле тәрбиячесе Зурлар төркем тәрбиячеләре (4, 9 төркем) Зурлар төркеме балалары, 5-6 яш ь. Әти-әниләр

Слайд 3

Проект темасының актуальлеге Федераль дәүләт белем бирү стандартлары мәктәпкә балаларның фикерләү сәләте, эшчәнлек, аралашу сәләте формалашып килүен, шәхеснең яңа сыйфатта үсешен тәлап итә. Проект бала шәхесенең тел өйрәнү эшчәнлегенә иҗади якын килеп, узара килешеп, фикерләшеп, үз эшләренең кирәклеген аңлап шөгыл ьлә нүенә юнәлтелгән .

Слайд 4

Проектның максаты : Иҗади эзләнү –тикшеренүләр аша тел өйрәтү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүдә югары нәтиҗәләргә ирешү . (З.М.Зарипованың“Татарча сөйләшәбез “программасы “Уйный-уйный үсәбез”проекты “Киемнәр” темасы)

Слайд 5

Проектның бурычлары Балалар өчен: тел өйрәнүгә кызыксыну уяту; балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә кулланырга өйрәтү,узара килешеп эшләргә өйрәтү; матурлыкны күрү, соклану хисләре тудыру ; “Киемнәр” темасы буенча белемнәрен камилләштерү. Төркем тәрбиячеләре өчен: -төркемнәрдә тел өйрәнү өчен шартлар тудыруны дәвам итү; - “Киемнәр” темасы буенча белемнәрен арттыру; - бер үк максат куеп, бердәм коллектив булып эшләү. Әти-әниләр өчен тәрбиячеләр, әти-әниләр, балалар белән бердәм эш алып баруны камилләштерү; УМК ның эчтәлеге, бурычлары белән таныштыру эшен дәвам итү

Слайд 6

Проектны йомгаклау чарасы “ Минем күлмәгем матур, Сннең күлмәгең матур...” күңел ачу кичәсе (әти-әниләр, зурлар төркеме б алалары белән б ергәләп)

Слайд 7

Проект продуктлары Балалар өчен: Кием эскизлары ; “ Без булдырабыз”альбомы; т өсле киемдәге курчаклар; д идактик, электрон, эчтәлекле уенннар. Төркем тәрбиячеләре өчен: “ Киемнәр” темасын кабатлау, ныгыту өчен “ Төсле киемнәр”, “Өлешләрдән җый ” , “Курчакны киендер”дидактик һәм электрон уеннар; “ Киемнәр кибете ”, “Ателье ” эчтәлекле уен өчен атрибутлар. Әти-әниләр өчен: Күргәзмәләр , консультацияләр ; балалар иҗаты буенча фотоколлажлар; үткәрелгән эшләр буенча презентация

Слайд 8

Проектны планлаштыру һәм оештыру Оештыру этабы Үткәрелгән чара Максаты Җаваплы Вакыты Проект буенча тәрбиячеләр белән киңәшмә үткәрү , план төзү , материал әзерләү Мәгълүмат җыю , проблеманы тикшерү , ачу , аны чишүдә дөрес вариантны сайлау , проект эшендә тәрбиячеләргә балаларга тигез хокуклы фикердәш , ярдәмче итеп карарга кирәклеген аңлату , мөстәкыйль эшләргә шартлар тудыру . Татар теленә өйрәтүче тәрбияче 1нче атна 1 Балалар белән мини музейда булу Милли бизәкләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау, милли киемнәрнең үзенчәлекләрен күреп, фикерләрен әйтә белергә өйрәтү, халкыбыз мирасына ихтирам тәрбияләү. Тәрбиячеләр, татар теле өйрәтүче тәрбияче 1нче атна 2 Балалар белән төрле фасондагы, төрле төсләрдәге киемнәрнең рәсемнәрен карау, интернет ресурслар аша балалар модасы, дефиле карау. Матурлыкны күреп, соклана белергә өйрәтү, киемнәрнең фасоннары турында аңлатма бирү, коммуникатив эшчәнлекләрен формалаштыру. Тәрбиячеләр, татар теле өйрәтүче тәрбияче, әти-әниләр 1нче атна Әти-әниләргә язма һәм телдән консультация Әти-әниләрне проект белән таныштыру, мәгълүмат бирү Әти-әниләр 1нче атна

Слайд 9

Проектның төп өлеше буенча эшләү 1 Балалар белән программа буенча булган киемнәрнең (күлмәк, чалбар, сарафан, футболка) эскизларын төзү Хәзерге заман модасын чагылдыручы, зәвыклы, үзенчәлекле эскизлар ясау аша иҗади сәләтләрен үстерү,фикерләрен ачык итеп әйтә белергә өйрәтү Татар теле тәрбиячесе. т әрбиячеләр ., балалар 2 атна 2 “Өлешләрдән җый”,”Төсле киемнәр” дидактик уеннарын ясау Уеннар аша балаларның сөйләмен, иҗади күзаллауларын үстерү,фикерләү сәләтләрен камилләштерү Ата-аналар , тәрбиячеләр , балалар 2 атна 3 “Эчтәлекле уеннар “Киемнәр кибете”,”Ателье” уеннары өчен атрибутлар әзерләү “Уйный-уйный үсәбез” проекты “Киемнәр” темасы буенча белемнәрен ныгыту өчен материаллар булдыру Тәрбиячеләр, татар теле тәрбиячесе, әти-әниләр, балалар 3 атна 4 Курчакларга төсле киемнәр тегү (кызыл, яшел, сары, зәңгәр) Төркемнәрдәге үстерелешле мөхитне баетуны дәвам итү,балаларның иҗади активлыгын , иҗади сәләтләрен күрү , ачу , аларны үстерү юлларын табу Тәрбиячеләр , әти-әниләр, балалар 3 атна 5 Балалар эскизлары буенча “Без булдырабыз” ал ь бомын төзү . Балаларның мөмкинчелекләреннән чыгып катнаштырып, килеп туган проблеманы тәрбияче ярдәмендә, соңыннан үз көчләре белән чишәргә өйрәтү. Тәрбиячеләр, татар теле өйрәтүче тәрбияче 4 атна 6 Конкурслар үткәрү , күргәзмәләр оештыру , презента ц ия үткәрү. Әти-әниләрне, бакча хезмәткәрләрен балалар иҗаты белән таныштыру , балаларда үз эшләре белән горурлану хисе тәрбияләү Тәрбиячеләр Татар теленә тәрбиячесе,әти-әниләр, балалар 4 атна

Слайд 10

Йомгаклау этабы 1 Минем күлмәгем матур, Синең күлмәгең матур...” күңел ачу кичәсе Б әйрәмнәрдә катнашу , җырлар уеннар өйрәнү теләге тудыру , киемнәрнең оригинальлеген, күркәмлеген, матурлыкны күрә һәм бәяли белергә өйрәтү, җыр-бию, актерлык сәләтләренен үстерү, бер-берсенә уңай мөнәсәбәтле, сәләтле , белемле , әхлаклы шәхес тәрбияләү, киемнәр темасына диалог төзеп сөйләргә өйрәтү. Тәрбиячеләр. татар теленә өйрәтүче тәрбияче, әти-әниләр, балалар 4 атна

Слайд 11

Көтелгән нәтиҗәләр Әти-әниләр белән ныклы бәйләнеш булдыру; ә ти-әниләрдә , балаларда тел өйрәнү эшчәнлегенә карата кызыксыну уяту; т әрбиячеләр белән бердәм коллектив булып эш итүне активлаштыру; и җади эшчәнлек, эзләнү-күзәтүләр тәҗрибәсе аша балаларның тел өйрәнү сыйфатын яхшырту.

Слайд 12

Иг ътибарыгыз өчен зур рәхмәт !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторский проект "Кубань, ты Родина моя"

Представлено краткое содержание проекта, информационная карта проекта и системная паутинка....

Авторский проект "Волшебная иголочка"-формирование графомоторных навыков посредством обучения технике "изонить"..

В проекте представлен опыт работы по обучению детей с ОНР технике "изонить ",детские работы....

Авторский проект старшего воспитателя МБДОУ детского сада комбинированного вида №4 «Полянка» Коробовой А.Е., Проект «Там где мы живем, Малой Родиной зовем!

Проект  «Там  где  мы  живем,   Малой  Родиной  зовем!»(из опыта работы)«Невозможно представить себе приятнейшей страны: ибо во многих местах ...

Авторская программа по дополнительному образованию "Әкият илендә"

По направлению "Развитие речевых способоностей  на татарском языке"...

Конспект авторского проекта "Новогодняя игрушка" (Детско-взрослый проект в подготовительной группе)

Описание последовательной работы с воспитанниками и их родителями в проектной деятельности....

Конспект авторского проекта "Моя родословная" (Детско-взрослый проект в подготовительной группе)

Освещены приемы работы с родителями в проектной деятельности.Помощь детям в осознании родственнных связях....