сценарий праздника посвященный творчеству Г. Тукая
материал (подготовительная группа)

сценарий посвященный Г. Тукаю

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8._gabdulla_tukay_stsenariy.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әйләнәңдә — гөлләр… 

Сүзен, гүя, 

Шулар аша әйтә күңелләр: 

- Туган көнең белән! — дигән сыман Елмаялар кебек бу гөлләр. 

Килә, Килә… Язлар саен сиңа Илең килә туган көнеңдә, 

Бетми торган гомрен 

кушкан сыман Синең бөек, кыска гомергә. 

Бәйрәмнәрең алда икән әле, 

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп —

 Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

 Ал чәчәкләр белән күтәреп. 

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне:

Киләчәккә барган улларыңнан

 Ишетәсең «Туган тел»еңне!

«Туган тел» җыры яңгырый.

Кечкенә Габдулланың сабыйлык еллары, белгәнебезчә, ятимлектә, кимсетелү, кагылу-сугылуларда үткән. Сабый балага бик күп гаиләләрдә булырга, авылдан-авылга, кулдан-кулга күчеп йөрергә туры килгән.

 Казан арты авылларының җанга рәхәт бай табигате, тәмле сулы чишмәләре бәләкәй Тукай күңелендә онытылмас тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты хатирәләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала.

Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар.

Шигъриятнең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Әйдә, Тукай, безнең белән бергә

Син дә шатлан, халкың шатлана;

Дәртле Казан, нурлы Казан балкый,

Бездә бүген бәйрәм, тантана! 

Әйдәгез әле, шушы  олы бәйрәм хөрмәтенә күңелле бию карап утик.

5 төркем башкаруында татар биюе.

Тукайның васыяте булган, диләр:  шигырьләреннән килер акчага бер ятим бала үстерүләрен теләгән, имеш. Ул чак бу теләк үтәлми кала. Безнең көннәрдә шагыйрьнең нияте тормышка аша: шигърият дигән гүзәл дөньяда Тукай меңләгән бала үстерә.

Хәзер сезгә Климова Софья үзенең шигырьләрен сөйләп үтәр.

 Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

«Су анасы», «Шүрәлеләр»  –

Безнең дуслар барсы да.

Әлбәттә Тукай әкиятләрен без барыбыз да беләбез, шуңа күрә без бүген ссезгә 11 нче төркем башкаруында шулай ук бөек язучыбыз булган Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен тәкъдим итәбез.

Тукай абыйның балачагы авылда үткән. Барлык балалар кебек ул да татар халык уеннарын яратып уйнаган. Әйдәгез без дә ул яратып уйнаган уеннарның берсен, “Чума үрдәк, чума каз” уенын, уйныйк әле.

9 нчы төркем башкаруында“Чума үрдәк, чума каз” уены.

Урам ташларыннан эзләмәгез,

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә – Тукай сүзләре.

Габдуллин Мансур шигырен сөйләп узар.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң газиз,           тел.

Җыр “Маленькая страна” , башкара С.Эмелия.

Халкым күңеленә ак нур сипте,

Кара төндә булды якты ай;

Шаулы язның сүнмәс тугаедай,

Мәңге дәртле җырчы ул Тукай!

Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар,

Шигъриятнең hәйкәленә шулай

Язлар hаман гөлләр ташырлар.

Чыннан да, буыннарыбыз алмашса да, гасырларыбыз узып барса да  туган телебездә сөйләшик, җырлыйк, биик, телебезне онытмыйк.!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника, посвященного творчеству Г. Тукая

Данный материал может быть использован музыкальными руководителями и воспитателями по обучению детей татарскому языку дошкольных образовательных учреждений для проведения праздника, посвященного творч...

Сценарий праздника посвященный 8 марта « Праздник мам и бабушек»

конспект сценария праздника  8 марта в  подготовительной группе...

Сценарий праздника посвященный ко дню рождения Габдуллы Тукая

Сценарий на двух государственных языках (татарский и русский), для детей разновозрастной группы....

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...

Сценарий праздника посвященный произведениям Г.Тукая в средней группе

Уртанчылар төркеме өчен “Тукай безнең күңелләрдә” исемле бәйрәм кичәсе...

Сценарий праздника,посвященного творчеству Габдуллы Тукая.

Сценарий праздника,посвященного творчеству Габдуллы Тукая "Тукаевские напевы"...