"Иң яхшы әти"
материал по теме

Давлетшина Лариса Раисовна

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kich_in_yahshy_ti.docx21.85 КБ

Предварительный просмотр:

                                               “Иң яхшы әти”.

                                Кичә барышы

       Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музыка  астында  балалар керә.

Тәрбияче: Хөрмәтле тамашачылар һәм балалар! Бүген бездә зур бәйрәм- әтиләр бәйрәме.Хәзер барыбыз да басыйк  һәм кул чабып безнең яраткан кадерле әтиләребезне зал түренә чакырыйк. (Музыка астында әтиләр керә, үзләренә әзерләп куелган  урыннарга утыралар.)

Данис.Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше,

Ул иң-иң көчле кеше,

Юк бүтән аның ише.

Диана. Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

Кем дисезме ул кеше?-

Минем әти, әлбәттә!

Тимур.Һәр вакытта иңнәремдә

Тоям дая (абый) кулларын.

Дая янәшә булганда,

Якты булыр юлларым.

Гөлназ.Үзе бик уңган булганга,

Ялкауны сөйми әти.

Эш  сөючеләрне мактап

Гел безгә сөйли әти.

Булат.Син, әтием, минем өчен

Бар дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Самат. Мы обнимаем, поцелуем

Пап и дедушек сто раз,

И сегодня вас поздравим,

Чтобы помнили вы нас!

Тәрбияче: Хәерле көн, хөрмәтле балалар, әтиләр,килгән кунаклар! Сезне барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телибез.

Җыр: “Әтиемә”. Рәмзия  Вәлиуллина сүзләре,Әлфия Һадиева музыкасы.

Тәрбияче:Хөрмәтле әтиләр, без сезнең иң-иң уңган, иң-иң тырыш, иң-иң булган икәнлегегезне беләбез, шуңа бәйрәмебезне дә ярыш формасында уздырабыз.

Безнең белән ярышырга

Җитез әтиләр кирәк

Кемнәр ярышырга әзер

Чыгып басыгыз тизерәк.

1 нче ярыш. “Иң яхшы машина йөртүче”. Дүрт әти урындыкка утыра. Аяк арасында идәндә шнур ята, аңа  уенчык машина бәйләнгән. Сигнал булу белән, уйнаучылар шнурны таякка урыйлар, машинаны  тизрәк  үзләренә таба якынайтырга тиешләр.

2 нче ярыш.”Шарлар”.Әтиләргә шарлар таратыла. Кем иң күп шар кабарта, ул җиңүче була.

Тәрбияче:Безнең балалар утырып арыдылар.Шуның өчен алдагы ярышыбыз- ны алар белән уздырырбыз.

3 нче ярыш.”Әбәкле”. Уен  барлык балалар белән дә уздырыла. Балаларга-ленталар -“койрыклар” таратыла.  Уенга ике әти чакырыла. Кем күбрәк “койрык” җыя шул җиңүче була.

Тәрбияче: Әфәрин! Әтиләр-булган да, уңган да үзегез... Арыдыгызмы? Ә хәзер- балаларның җырын тыңлап китегез.

 Бала: Әтиләрне мактаганга без дә каршы килмибез.

Тыңлап  торыгыз әтиләр,сезнең өчен җырлыйбыз!

Җыр: “Иң шәп бабай”. Рөстәм Сәрвшров музыкасы.

                                         Рөстәм Бакиров сүзләре.

Тәрбияче: Бәйрәмебезне дәвам итәбез.

Алдагы биремебез малайлар өчен. Кәрзинага күбрәк туп  ыргытырга кирәк.

Әйдә, кем батыр,чыгыгыз!

4 нче ярыш.”Снайперлар”. Ике малай сайлана. Билгеләнгән арадан кәрзинага  күбрәк туп кертергә тиешләр.

Тәрбияче: Бер рус  шаян җырын да шундый сүзләр бар:”Папа может быть кем угодна, только мамай не может быть”. Әтиләребез  әниләрне алыштыра ала алармы икән, хәзер шуны тикшереп карыйбыз.

5 нче ярыш.”Әниләрнең ярдәмчеләре”. Ике әти,ике бала чакырыла.Әтиләр балаларын киендерергә тиешләр,ләкин киемнәр кире ягына әйләндерелгән.

Тәрбияче: Булдырдыгыз әтиләр!

Алдагы ярышыбыз балалар өчен Музыка уйнаган вакытта балалар түгәрәк  буенча тезелеп  куелган урындык тирәли йөгерәләр,музыка туктау белән алар утырырга тиешләр,ләкин урындык бала саныннан бергә ким булырга тиеш.

Урындык җитмәгән бала уеннан төшеп калып бара.

7 нче ярыш.”Төймә”. Бу ярышта “әтиләр” һәм “балалар” командасы  ярыша. Алда кәрзин белән туплар тора.Сигнал булгач беренче торучы тупларны берәнтекләп арттагы  кешегә тапшыра.Арттагы кеше тупны кәрзингә сала барырга тиеш.

8 нче ярыш.”Интеллектуаль викторина”.

  1. Россия армиясен оештыручы булып кем тора? (Петр 1)
  2. Россия флотын кем оештыра? (Петр 1)
  3. “Гардемарин” нәрсәне аңлата? (“Гардемарин”французча диңгез дип тәрҗемә ителә, Ягъни “гардемарин” ул диңгез академиясен тәмамлаучы кеше. Бу дәрәҗә Петр1 тарафыннан 1916 нчы елда кертелә)
  4. Гренардерлар кемнәр алар?(гренардерлар-алар гранатаметчиклар,колонна алдыннан баручы)
  5. Винтовка очына беркетелә торган очлы  корал нәрсә дип атала?(штык)
  6. “Алар бер генә тапкыр ялгышалар”,-дип кемнәр турында әйтәләр? (сапер)
  7. Нинди җайланма ярдәмендә агулы газлардан сакланып була? (Противогаз)
  8. Хәрби кирәк –яракны саклаучы склад нәрсә дип атала?(Арсенал)
  9. Төз атучыны кем дип атыйлар?(Снайпер)
  10.  Корабль белән идәрә итүче руль тәгәрмәчен нәрсә дип атыйлар? (Штурвал)
  11. Моряклар арасында киң таралган өс киеме ничек дип атала? (Тельняшка)
  12. Сигнал утлары белән юл күрсәтүче яр буендагы башня нәрсә дип атала?(Маяк)

9 нчы ярыш.”Чехарда”. Кадерле әтиләр!Балаларыгызны җитәкләп  ике командага бүленегез.Ярыш тәртибе болай булачак. Әти аягын аерып баса,бала үрмәләп чыга да ,чүгәләп утыра,шул тәртиптә билгеләнгән урынга барып җитәргә кирәк .Кире якка йөгереп кайтасың.Эстафетаны алдагы кешегә тапшырасың. Җиңүче булып алдан бетергән команда сайлана.

Тәрбияче: Әфәрин! Барыгызны да биергә чакырам.

“Буги-вуги”биюе.

Тәрбияче: Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!

Сез көчле, сез батыр, сез- безнең куаныч!

Сез-алтын багана,гаиләдә сез –терәк!

Данис.Әнием янында әтием булганда,

Сез бергә булганда – күңелле бар дөнья.

Булат.Кирәксә, үтүкне төзәтеп бирә ул,

Әти бит ир кеше, бар эшне белә ул.

Гөлназ.Әнигә күтәртми әтием сумканы,

Үскәч,мин күтәреп кайтырмын аларны.

Аделина.Иң матур,иң көчле,иң әйбәт кеше дә-

Ул минем әтием.

Самат.Иң якын, кадерле,

Иң кирәк кеше дә- ул минем әтием!

Балалар үзләре ясаган бүләкләрен тапшыралар.

Самат.Без сезне бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр:”Солдат булам”.А.Минһаҗев сүзләре,Ә.Һадиева музыкасы.

Хөрмәтле ир- егетләребез!

Сезне тагын чын күңелдән ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр  эшегездә уңышлар теләп калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материал по развитию речи «ИҢ ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ»

«ИҢ ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ» "ЧӘЧӘКЛӘР АРАСЫНДА". ( Бармак уены ике кул белән башкарыла).(Балаларда дуслык хисләре тәрбияләү, шул ук вакытта төсләрне искә төшереп, кабатлау өчен кулланырга яр...

Сценарий педагогического КВН (УМК) «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.»

Конкурс КВН, приуроченный внедрению учебно-методического комплекса в изучении татарского языка среди педагогического коллектива....

"Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

Развлечение для детей старшего дошкольного возраста,  посвящённое Международному Дню родного языка....

Сценарий "Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

Сценарий мероприятия, который посвящен ко дню родного языка, также включает в себя блог  ко дню ВОВ. При желании можно разделить на части....

сценарий мероприятия "татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

quot;татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел" сценарий мероприятия...