“Опыт работы воспитателя в развитии билингвальности с детьми старшего дошкольного возраста”.
учебно-методический материал на тему

Выступление на метод объединении воспитателей татарских групп.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vystuplenie_na_metrd_ob.umk_.docx19.82 КБ

Предварительный просмотр:

“Әллүки”не тыңлап үстем,

Көйләп үстем шул көйне.

“Су анасы”, “Шүрәле” белән

Мин таныштым бер көнне.

“Туган тел”дән тәрбия алдым

Әнкәм сөйләвен тыңлап.

Гыйбрәт булды гөмергә дип

Тарак урлаган малай.

Кышкы салкын кичләрдә дип

Башлана “Кышкы кич”е.

Тукай безгә гел өндәгән

Һәр даим бул син кеше!

Эш беткәч уйнарга ярый!

Моэмай – ялкауланма!

Туган ил, туган телеңне

Син беркайчан онытма!

Бу шигырьләр безгә үрнәк,

Ул – яшәү чыганагы.

Аларда гел чагыла

                            Тормышның төрле ягы!      (авт.Гөлүсә Сабирова)

 Менә шушы шигырь юлларындагы алымнарны мин үз эшемдә һәр даим кулланырга тырышам. Минем уйлавымча, әби-бабаларыбыз безгә җиткергән гореф-гадәтләр, йолаларны без үз чиратыбызда үсеп килүче яшь буынга җиткерергә тиешбез. Минем балалар бакчасында эшләвемнең төп бурычы да шул булып торадыр , мөгәен.

2013 елда мәгариф өлкәсенә килеп кергән уку-методик комплекты минем барлык теләкләремне тормышка ашырырга ярдәм итте дияргә була. Ул үз эченә эш дәфтәрләре, балаларның күз явын алырлык рәсемнәр, анимацион сюжет һәм татар теленә тәрҗемә ителгән күп санлы мультфильмнарны ала.

Ике теллелекне куллану алымнары:

  1. Татар телен үзләштерү өчен ин мөһим алым, минем уйлавымча, ул уен. Балалар үзләре дә анламастан татарча сүзләр, җөмләләрне уенда актив куллана башлыйлар. Слайд 4-9
  2. Мәгълүмәтне балалар дөрес һәм үтемле кабул итсеннәр өчен үз эшемдә информацион – комуникатив технологияләрне бик еш кулланам. Режим моментларында интерактив такта ярдәмендә балалар белән анимацион сюжетлар, татарча мультфилмнар һәм дидактик уеннар уйныйбыз. Слайд 10-12
  3. Шулай ук балаларда телгә кызыксыну уятыр өчен мин халык фольклор иҗатын да кулланам. Халык авыз иҗаты, җырлар, шигырләр аша уен эчтәлеген бик отышлы итеп оештырырга була. Слайд 13.
  4. Балаларның тататр телен тиешле дәрәҗәдә үзләштерүләренә ата-аналар да битараф түгел. Мин үз эшемдә алалр ягыннан да ярдәм тоям. Мәсәлән, гыйнвар аенда “Иң яхшы бармак театры” конкурсы булып узды. Бу конкурста ата-аналар бик актив катнаштылар. Аларга  бер татар халык әкиятен сайлап алып геройларын бармак театры итеп тегәргә иде. Слайд 14-15.
  5. Шулай ук ай саен ике телдә дә гаилә гәҗите чыгарабыз. Шушы гәҗитләребез аша ата-аналар һәм балалар белән тәрбия эшләре алып барабыз.  Безнең уйлавыбызча, балалар белән үткән теманы, кирәкле мәглүмәтне, фикерләр, теләкләрне ата – аналарга җиткерү өчен иң отышлы алымдыр бу мөгәен. Газетаны рус һәм татар телләрендә чыгарабыз.Бу эш бик зур әзерлек сорый һәм бу процеста музыка җитәкчесе, психолог, физкультура инструкторы, татар теле тәрбиячесе дә читтә калмыйча актив катнашалар. Һәр гәҗит нинди дә булса бер теманы яктырта. Андагы мәглүмәт исә тематика буенча  алышынып тора.Слайд 16-18
  6. Инде аңлавыгызча, мин каләм тибрәтергә яратам. Буш вакытларымда туган телемдә балалр һәм зурлар өчен шигырьләр иҗат итәм. Соңгы елларда шулай ук шогыл конспектлары һәм аларга презентацияләр иҗат итә башладым.
  • 2014 елда “Яшь артист” конкурсына Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштердем һәм бу материалны Сабыем сайтына урнаштырдым,  мәгариф булегеннэн  рәхмәт хаты. Слайд 20-21.
  • 2015 елда “Яшь артист” конкурсына М. Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштердем. Шулай ук Сабыем сайтына урнаштырдым.Слайд 22-23.
  • Менә тагы берничә публикациям. Слайд 24-25.
  • Слайд 26. Ә монсы исә “Фея мир знаний 1” иҗат конкурсына үзем иҗат иткән шигырьләрне җибәргән өчен бирелгән диплом. Мин бу шигырләрне үз чиратымда язып кына калмыйм, үз эшчәнлегемдә дә актив кулланырга тырышам. Мәсәлән, балаларга бәйрәмнәрдә ятларга бирәм, шулай ук ширмалар, ата-аналарга мәгълүмәтләр язганда да кулланырга тырышам.

Моның  ачык мисалы булып узган ел җиңүнен 75 еллыгына багышланган “Росинка” конкурсында “Минем бабай” дип исемләнгән шигыр белән катнашу торадыр. Слайд 27.

Менә шулай итеп үз эшемдә ике теллелекне кулланам. Балаларда татар теленә мәхәббәт һәм әби-бабаларыбыздан калган гөреф-гадәтләрне түкми, чәчми үсеп килүче яшь буынга җиткерергә тырышам. Үз эшемнән тәм һәм ямь табып яшим!

Балаларны бик яратам,

Җаным тарта аларга.

Шуңа күрә сайладым мин

Тәрбияче булырга.

Көн дә иртән ашкынамын

Сабыйларым янына.

“Апа, апа”, диюләре

Ләззәт бирә җаныма.

Шушы җаваплы  һөнәрне

Курыкмадым сайларга.

Ярдәм итәм баларга

Тормышны дөрес аңларга!

(авт.Гөлүсә Сабирова).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Опыт работы по теме: «Ручной труд с детьми старшего дошкольного возраста»

Опыт работы по теме:«Ручной труд с детьми старшего дошкольного возраста»...

Опыт работы " Организация познавательно - исследовательской деятельности с детьми старшего дошкольного возраста через использование палочек Кюизенера".

Использование развивающего материала палочек Кюизенера с целью развития познавательно - исследовательской деятельности детей дошкольного возраста....

Опыт работы «Организация опытно – экспериментальной деятельности с детьми старшего дошкольного возраста».

Федеральный государственный образовательный стандарт направлен на решение многих задач. Одной из них является «Создание благоприятных условий познавательного развития детей в соответствии с их в...

Опыт работы по познавательно-исследовательской деятельности с детьми старшего дошкольного возраста. С презентацией.

Опыт работы по познавательно-исследовательской деятельности с детьми старшего дошкольного возраста. На тему "Детское экспериментирование в домашних условиях"А так же мастер-класс для педагог...

«Опыт работы по опытно-экспериментальной деятельности с детьми старшего дошкольного возраста. Трудности освоения и анализ приобретаемых знаний».

Опытно-экспериментальная деятельность для дошкольников одна из наиболее интересных и продуктивных видов деятельности. для педагога - просто и доступно объяснить, как устроен окружающий мир!...

Опыт работы над темой: «Проектная деятельность с детьми старшего дошкольного возраста»

Российская ФедерацияКурганская областьМуниципальное казенное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Ромашка» комбинированного вида р.п. Каргаполье641920, Курганская обл., р.п. ...