"Балалар бакчасында кичке уен"
материал на тему

Гарипова Рамзия Раисовна

Татар халкының онытылып барган йолаларын без бакчабызда яңартабыз. Татар халык уеннарын балалар яратып уйныйлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kichke_uen_1.docx17.93 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:

1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2.Балаларда татар халкының җырлы-биюле уеннарына, авыз иҗатына кызыксыну уяту;

3.Сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

4.Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

       

       Исәнмесез, хәерле көн, кадерле кунаклар. Язның бер матур көнендә балалар кичке уенга җыелдылар. Сөйләмим әле, үзегез карагыз: иң яхшысы шул булыр.

   Елмай көнгә һәм кояшка, көнең күңелле узар.

Кырлар, болыннар да сиңа чәчәк, гөлләрен сузар.

Елмай әле, син елмайсаң, яратыр олы, кече.

Дөньяда иң матур кеше, елмайган, көлгән кеше.

Җыр башлыйбыз, тыңлагыз, юк, кушылып җырлагыз.

Хәтта кояшсыз көндә дә сез шатлана белегез, елмаегыз, көлегез.

Җыр :”Тугай”

Бөтен бакча балаларын

Җыеп шушы болында,

Рәхәтләнеп уйнар идек,

Җырлар идек без монда.

Тик менә ни хәл итәсең.

Гармун уйный белмибез.

Магнитофон акырттырып.

Урам буйлап йөрибез.

Дусларым, сезгә бер тәкъдим,

Бүген болай эшлибез:

Гүзәл белән әтисен

Без уенга дәшәбез.

Ризамы?

Барысы бергә: Киттек! Бик яхшы булыр!

Бала: Инсаф абый, Инсаф абый,

            Чыгып кына кер әле.

Инсаф: Ни бар? (чыга)

Балалар: Исәнмесез, Инсаф абый,  хәерле кич.

Инсаф: Хәерле кич, дусларым. Ни эшләп йөрү?

                                                       Инсаф абый, гозеребез бик зур,

Безгә ярдәм итегез,

Гармун тотып, зинһар өчен,

Сез урамга чыгыгыз.

Инсаф: Сез нәрсә, балалар, минем кичке уенга йөрер чакларым үткән. Кызым, чык әле, әнә дусларың килгән.

Лилия:(чыга) Хәерле кич, дусларым.

Бала: Лилия, без бүген уен ясамакчы булган идек. Әтиеңне дә чакырабыз. Гармун белән күңел ачасы килә.

Лилия: Бик әйбәт фикер дусларым.

Инсаф: (уйлап тора) Булмаса булган икән,  болай да тормышның бер кызыгы юк. Чыгарбыз.Наилә, әнисе, чык әле. (Наилә чыга) Күр әле яшләр килгәннәр, безне уенга чакыралар.

Наилә: И-и кеше көлдереп кенә йөрисе калган.

Инсаф: Әй, алай димә әле. Бу балалар безнең киләчәгебез. Элек без уйнаган уеннарны уйныйсылары килә үзләренең. Әйдә күрсәтеп кайтыйк алайса.

Бала: Наилә апа, әйдәгез беренче уенны сез башлап җибәрегез.

   Наилә:Биюдән башлыйбыз. Парлашып басыгыз. Күчмә биибез.

Җәза

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле

Уйнаган гармуннарга.

Ал чәчәк кебек яшик әле,

Бирешмик кайгыларга.

  - Әйдәгез, Кәрия-Зәкәрия җырлы уенын уйныйбыз.

Су буенда вак таллык,

Вак таллыкта вак балык.

Шушылай матур күңел ачсак

Бер сүз дә әйтмәс халык.

Су буенда куаклар.

Асыл кошлар кунаклар.

Сездә ничек, бездә шулай

Җырлап бирә кунаклар.

 "Күбәләгем" җырын кунаклар белән бергә башкару.

       

- Ә без яшь чакта "Җебегән" дигән уен уйныйлар иде.

- Ул уенны без дә беләбез. Әйдәгез уйныйбыз.

Балалар: Әйдәгез, уйныйбыз.

Җәза: - ачык авыз;

              -җебегән;

              - ябалак

Хупҗамал әби керә: Әллә күзләрем ялгыш күрә инде. Бала-чага күңел ачып ята түгелме? Кара-кара тегесе Инсафмы? Әллә тилергәннәр инде. Бала-чага биетеп яталар.

 - Хупҗамал әби, нишләп йөрисең?

Хупҗамал: Менә казларым кайтмаган иде. Шуларны эзләп килүем иде. (Гаҗәпләнеп) Ә сез монда...

Ә без монда рәхәтләнеп

Күңел ачып ятабыз.

Әби, бәлки, берәр уен

Бергәләшеп уйнарбыз.

 - Чынлап та, Хупҗамал әби, балаларның бик уйныйсылары килә. Үзегез яратып уйнаган берәр уенны уйныйбызмы әллә?

Хупҗамал (шаяртып): Әй, имансызлар, тәки мине дә җилкендерәсез бит. (Кулъяулык белән уен)

   Җәза:  -

               -

                -

- Әби синең кәрзинеңдә нинди кашыклар ул?

Хупҗамал: Әй, менә иртәгә  карчыклар җыеп аш итәрмен дигән идем, по пути Хәлимә түтәгездән кашыклар алып чыккан идем.

  - Әби, кашыклар белән уйнап карыйк әле, биреп тор.

Хупҗамал: Мәгез инде алайса, тик вата күрмәгез.

Бала: Әби, ә син биерсең.

Хупҗамал: Юк, юк, улым, син нәрсә.

Балалар: Әби, бие инде.

Хупҗамал: Булмаса булган икән...

(Малайлар "Әпипә" көенә кашык сугалар, әби бии)

Хупҗамал: Уф, хәлем бетте.

  - Әби, менә монда утырып тор. (Әбине утырта)

Хупҗамал: Инде, балакайларым, үзегез җырлап-биеп күрсәтегез.

         Балалар "Шома бас" җырлы-биюне башкаралар.

Хупҗамал: Инсаф, үзең дә  бик матур җырлыйсың бугай...

Балалар: Җырла, Инсаф абый, җырла.

Менә ничек уйнаганнар,

Биегән, җырлаганнар.

Безнең бабай һәм әбиләр,

Безнең әти-әниләр.

Рәхмәт сезгә барыгызга,

Ямьләдегез бу көнне.

Шулай матур үткәрербез

Алдагы көнебезне.

Менә шулай үтте безнең кичәбез. Ә дөресрәге, бу тамашаны без сезнең өчен әзерләдек, кадерле кунакларыбыз. Ул сезгә яз бүләге булсын.

Һәрвакыт күркәм булыгыз,

Авырмагыз беркайчан.

Кайгыларга бирешмәгез

Шатлыклар йөрсен алдан.

  (Чәчәкләр бүләк итәбез)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....

Балалар бакчасында “Әкият ялган, ә нигезендә дөреслек ята” проекты

Актуальлеге:Бүгенге   җәмгыятьтәге  актуаль  бер проблемаларның  берсе – яшь   әти -әниләр  арасында  матур  әдәбият белән  кызыксыну кимү....

Балалар бакчасында “Әкият ялган, ә нигезендә дөреслек ята” проекты.

Актуальлеге:Бүгенге   җәмгыятьтәге  актуаль  бер проблемаларның  берсе – яшь   әти -әниләр  арасында  матур  әдәбият белән  кызыксыну кимү....