Проект Әбиемнең борынгы өе.docx
проект (старшая, подготовительная группа) на тему

Проект Әбиемнең борынгы өе.docx

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_biemnen_boryngy_oe.docx19.77 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай районы, Түгәрәк Басу бистәсе, Зәңгәр вагон исемле  балалар бакчасы

Тема: “Әбиемнең борынгы өе”

Төркем җитәкчесе: Фассахова Гөлсинә Нургаяз  кызы.

Яшь үзенчәлеге: мәктәпкә әзерлек төркеме.

Проект төре: танып белү

Дәвамлылыгы: 1 ел.

Проектның максаты:

  • Халкыбызның хәзинәләренә кызыксыну уяту;
  • Борынгы заманнан алып безгә кадәр сакланып килгән матурлыкны күрә белергә, әби- бабайларыбызның эшләрен дәвам итүчеләр итеп тоярга өйрәтү;
  •  Кыска вакытлы экскурсияләр аркылы борынгы хәзинәләргә сакчыллык тәрбияләү.

Бурычлары:

  1. Танып белү, күзаллау сәләтен үстерү.
  2. Аралашу, коммуникатив осталыкларын арттыру.

Тормышка ашыру этаплары:

Эш этаплары

Тәрбияче эшчәнлеге

Балалар эшчәнлеге

I этап әзерлек

- тәрбиячеләр белән берлектә проект кабул итү, куелган максатлар белән танышу

- проектны тормышка ашыру өчен план төзү, җиһазларын әзерләү

- темага кагылышлы мәглүмәт җыеп чыганаклар туплау;

- алга куелган максатны аңлау

- әти-әниләр белән бергәләп  борынгы әйберләр  җыю.

- сөлгеләр, паласлар, сәгатьләр  турында сөйләшү.

 II этап төп

- рәсемнәр карау

- әдәби әсәрләр уку

- презентациягә программа төзү: “Нәрсә ул кызыл башлы сөлге”, “Нәрсә ул чиккән сөлге?”

- аппликация  ясауда булышу

-интернеттан туплаган мәгълүмәтне балаларга җиткерү.

Презентация әзерләү “Балалар бакчасындагы музейдагы сөлгеләр”.

-эшчәнлекләрдә  катнашу

- танып- белү (кызыл башлы, чиккән сөлгеләр белән таныштыру”

- музейга экскурсия экскурсия

- әти-әниләр белән бергәләп интернеттан мәгълүмат жыю.

- проектны яклауга мәгълүмәт туплау

- сөлгәләр рәсеме ясау

-кисеп ябыштыру (төсле кәгазьләрдән сөлгеләр)

Музыка залында проектларны яклау.

III этап соңгы

Эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау

Сораулар аша балаларның белемнәрен тикшерү

Төп өлештә без әбинең өендәге булган борынгы әйберләр белән таныштык.

Карагыз әбинең өе нинди матур, менә чигүле сөлгеләр, күз явын алырлык чигешләр, сугылган паласлар, баша бишеге, барысы- барысы өй эчен бизәп тора. Әбинең өендәге борынгы эш кирәк яракларының барысын да өйрәндек. Сезне дә таныштырып үтәсем килә:

Монысы йон эрли торган каба. Аның белән йон эрләп йон оеклар бәйләгәннәр.

Әбинең өендә түрдә нәрсә тора?

Менә бу өстәл, өстәл өстендә самавыр, шикәр савыты, стакан).

Төп өлештә - Татар теле дәресләрендә табышмаклар өйрәдек, җавапларын таптык. Ягез, тыңлагыз әле.

Башы да тишек

Төбе дә тишек

Уртасында ут

Читендә су. Бу нәрсә?   Бу самавар

Үзе бер дә ашамый, ашаганда бушамый. (Бу нәрсә. Бу кашык).

Үрдәк чума китәр

Койрыгы чыга китәр (Бу чүмеч).

Ә бу ипи изә торган агач  савыт. Монда ипи изгәннәр. Карагыз әле ул нинди зур. Ипине мичтә пешергәннәр, ипи калайларына салып, ипи калае җитмәгәндә мич төбенә ипине пешерергә куйганнар, ипи пешеп чыккач ипи ала торган көрәк  белән мичтән алганнар да өстен каплап суынырга куйганнар.

Менә бу ярма яргычы. Бу яргычта төрле ярмаларны ярганнар. Аннан соң ярманы юуып тәмле ботка пешергәннәр. Бу эш кораллары белән күбесенчә әбиләребез эшләгәннәр.

Бу ярма яргычларны хәзер ут белән эшләүче тегермәннәр алыштыра.

Өстәл янында урындыклар тора. Менә бу урындыкны карагыз әле. Мин сезгә утырып та күрсәтәм.

 Тагын нәрсәгә утырырга мөмкин? Сандык өстенә.

Стенада  нәрсәләр бар? (көзге, сәгать,радио).

Сәгатьләр тагын кая бар? Шкафта, өстәлдә.

Кисеп ябыштуры шөгылендә кызыл башлы сөлгеләр ябыштырдык.

-рәсемнәр карадык

- шигырьләр  укыдык

- презентация карадык : “Нәрсә ул кызыл башлы сөлге”, “Нәрсә ул чиккән сөлге?”

Көтелгән нәтиҗәләр

1.Балалар  борынгы әйберләр  турында күбрәк белделәр.

2.Балалар бакчасы  һәм әти- әниләр арасында якынлык барлыкка килде.

3.Ата - аналада балалар бакчасы белән үзара мөнәсәбәтләрне дәвам итү теләге барлыкка килде.

 

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Сценарий праздника "Әбиемнең күңел сандыгы"

Знакомство детей с национальным татарским костюмом....

Әбиемнең серле сандыгы

Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты....

"Әбиемнең сандыгы"

Разработка праздника "день матери"...

Конспект Әбиемнең күңел сандыгы

Про национальный одежды...

Проект 9 МАЯ ст. гр. . docx

Проект  9 МАЯ ст. гр. . docx...

Реализованный проект "Мы любим наш город Каргат" См. ссылку: http://wwwdsad-berezkarg.edusite.ru/DswMedia/proektmyilyubimnashgorodkargat.docx

Свою любовь к родным местам, представление о том, чем они знамениты, какова природа, каким трудом заняты люди-всё это взрослые передают детям....