Әкият "Әдәпле бул!"
материал по художественной литературе (младшая группа) по теме

Гарифуллина Алсу Римовна

3-4 яшьлек балалар өчен әкият.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл skazka.docx12.91 КБ

Предварительный просмотр:

                “Әдәпле бул!”.

  Урман буйлап җырлый-җырлый аю әппәс  бал ашарга бара икэн.

  -Мин барамын бал ашарга! Бал ашарга барамын!

   Берзаман куаклар арасыннан сикереп куян килеп чыккан.

   -Аю әппәс, кая барасын?-дип сораган куян.

   - Менә бал ашарга барам эле- дигән аю әппәс.

   - Мине дэ узен белән ал эле – дигән куян.

    Аю әппәс белән  куян бергәләп җырлый – җырлый бал ашарга киткәннәр.

   - Без барабыз бал ашарга! Бал ашарга барабыз!

    Берзаман кыштыр-кыштыр яфраклар арасыннан керпе килеп чыккан.

    -Сез кая барасыз?- дигән керпе аю әппәс белән куянга.

     -Бал ашарга- дигән куян белэн аю әппәс.

     - Мине дә үзегез белән алыгыз әле- дигән керпе.

     Болар бергәләшеп җырлый-җырлый бал ашарга киткәннәр.

     -Без барабыз бал ашарга! Бал ашарга барабыз!

      Урманнар, болыннар аша үткәннән соң, алар умарталыкка барып та җиткәннәр. Бал ашыйбыз дип умарта оясын ачып җибәрүләре булган, аннан өерләре белән  умарта кортлары очып чыккан. Аю әппәсне,куянны һәм керпене бал кортлары чолгап алганнар. Куян тизрәк сикереп куаклар арасына кереп качкан.Керпе яфракларга чумган. Ә аю әппәс кая барырга белмичэ чабып йоргәннән соң, суга сикергән.

Менә шулай итеп кеше әйберенә кагылырга ярамаганын аю әппәс, куян һэм керпе  бик яхшы аңлаганнар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.

Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....

Әкият аша экологик белем һәм тәрбия.

В данной статье приводится пример как через сказку мы можем дать экологическое воспитание....

«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.

Развлечение  с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....

Әкият иленә сәяхәт

Балалар белән математика шөгылендә әкият  иленә сәяхәт итү. Санау күнекмәләрен ныгыту, геометрик фигуралар белән танышуны дәвам итү. Уеннар ярдәмендә балаларның белемнәрен ныгыту....