Шигырьләрем.
материал по теме

Нигматова Гульназира Хурматулловна

Үзем иҗат иткән шигырьләрем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigyrlrem.docx14.35 КБ
Файл shigyrlrem_2.docx12.19 КБ

Предварительный просмотр:

                               Шигырьләрем.

      Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Саба районы мәгариф начальнигы (мәрхүм)- Зиннуров Шамил Зиннур улына.

Зыялы Сез,  Зиннур улы-Шамил!

Изгелекләр- кылган эшегез!

Намус белән хезмәт итәсез Сез!

Ныклы Сезнең белем көчегез!

Укытучы- мөгаллимнәр Сездән-

Ризадыр дим! Олы Сезнең йөрәк!

Олы эшләр алда булсын әле

Вакыт кыса. Өлгерергә кирәк.

Шөһрәтле халык без, мәгърифәтле,

Ат уйнаткан безнең бабайлар.

Милләт сагында бит Сез бүген дә.

Иман нуры Сезнең йөзегездә.

Лаек эшләрегез белән-Сез биектә!

Зирәк җитәкче Сез эшегездә

Инешләрсез булмый елгалар,

Нигезләрдән сеңгән иман гына

Нәсел дәвамында юл табар!

Узмаган бит заяга дип гомер

Рәхмәт белән искә алсалар!

Урмандагы имән кебек нык тамырлы.

Лачын кебек кыю, батыр , көчле рухлы!

Ышанычлы, таләпчән Сез- Зиннур улы!

Намус белән эшләүчене күрүче Сез!

Акны-карадан аера белүче Сез!      

                                Декабрь, 2009 ел.

(Шигырьдәге баш хәрефләргә игътибар итегез)

                                     

                                       Җырчы Илсөя Бәдретдиновага.

Шөпшәме син? Әллә бал кортымы?

Мишәр кызы, чибәр Илсөя.

Синең кебек үткен уклы җырчы-

Башка юк- “җырчылар илендэ”.

Илфагыңның “әзер кәрәзенә”

Әчкелт балларыңны саласың.

Ә балыңны әче әремнәрдән

Уклы чәчәкләрдән аласың.

Бал кортының канатлары туза

Канатларың синең тузмасын.

Ел да авыз иттер балларыңны

Тәмнәре - йөрәккә сылансын!

“Нечкәбилне” кем яратмый инде,

Зур хөрмәтем-сиңа карата.

Туры сүзле Бәдретдинованы

Саба халкы- үлеп ярата!

                               Пешекчеләр семинарына язган шигырьләрем.

1.Безнең пешерүче апа

Гел көлеп кенә тора.

Ашыннан да тәмле исләр

Бөркелеп кенә тора.

2.Бигрәк уңган безнең апа

Йөгереп кенә йөри.

Тәмле боткалар пешерә.

Һәркемнең көен көйли.

3. Кемдер ботканы яратмый

Кемдер- борчаклы ашны.

Апа әйтә: боткалар ди-

Яхшы эшләтә башны.

4.”Тәмле котлет” булган көнне

Шатлык сыймый эчемә.

Мактый-мактый сыйланабыз

Булсак та бик кечкенә.

5.Коймак пешергән көнне

Түземем бетә инде

“Шөгыльдә”  дә гамем калмый

Эх, шул коймакның исее.

6.Ә мин яратам кисель

Тәмле-тәмле компотлар.

Куллары алтын апаның

Во! Ул пешергән тортлар!

7.Ә мин яратам пылау!

Булсын иде бер олау.

Дөгесе таралып тора

Майлары агып тора.

Әнием дим, безнең пылау

Бөтенләй мондый түгел-

Пешерә белмәсәң әнә

Безнең ападан сора.

8.Дустым борщ ярата

Ә мин балык котлетын.

Дустым токмач  бик ярата

Мин-йомырка омлетын.

9.Итле ризыклар яратам.

Тәмле ежик,котлетлар.

Көн дә шулай ашар идек-

Во безнең аппетитлар!

10.Апага рәхәт түгелдер

Гел аяк өстендә бит

Барсын өлгертергә кирәк

Тәмле ашасыннар дип

11.Апабыз бер дә зарланмый

Яратып эшли эшен.

Без аңа рәхмәт укыйбыз

Тәмле пешергән өчен.

12.Бергә хор белән: Рәхмәт сезгә пешекче апалар!

Нәниләрне сыйлау саваплы эш!

Аяк-кулларыгыз сызламасын!

Алла бабай сезне зурласын!



Предварительный просмотр:

Әниләр бәйрәменә язган шигырьләрем (нәниләр өчен)

1.Иң әйбәт, юмарт кешеләр,

Әлбәттә- ул, Әниләр!

Алар гына алып кайта

Тәмле- тәмле “мәмиләр”.

2.Миңа гомер биргән кеше

Син ул- Әнием!

Якты йөзле, Кояш төсле,

Син ул- Әнием!

3.Матур- матур курчакларны

Әни ала бит!

Уйна кызым! Алтыным-дип

Сабый балам!- дип!

(яки монысын)

Матур- матур курчакларны

Ала бит- Әни!

Уйнасын ди, рәхәтләнеп

Кызым,ди, Нәни!

Уйнап үссен курчак белән

Уңган кыз булсын!

Һәрчак кул арама кереп

Булышып торсын!

4.Күлмәкне дә Әни ала

Матурын сайлап!

Күбәләгем минем син, ди.

Яратып, назлап.

5. Үпкәләтмик әниләрне

Кадерләп саклыйк!

Тулган ай кебек йөзләрен

Юкка кызартмыйк!

6.Алма кебек битләреңнән

Үбәм әнием!

Әни әйтә:”Мин дә сине!”

Син ди, тәтием!

7.Әнием белән әтием!

Озак яшәгез!”

Иң кадерле кешебез дип

Сезгә дәшәбез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай шигырьләре буенча викторина – уен.

                       (Йомгаклау дәресе булып үткәрелә)Максат: Балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту, уен барыш...

ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ

Гөлшат Зәйнашева шигырьләрендә сәламәтлек темасы...

Шигырьләр

Балалар бакчасындагы бер көн турында...

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...

Нәниләргә шигырьләр.

Стихи для самых маленьких ( автор Хайбуллина Мадина Ахатовна)...

" Уйный - уйный үсәбез" проектындагы темаларга кыска шигырьләр

Короткие стихи к проекту " Уйный - уйный үсәбез" для  старшей группы....