Из опыта работы: Проектная деятельность “Хезмәт аша балаларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү”.
проект на тему
Доклад на тему “Хезмәт аша балаларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү”.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
vystuplenie_reg.sem_._d.s._27.docx | 23.32 КБ |
Предварительный просмотр:
“Хезмәт аша балаларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү”.
1 | Бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан алгансәләтен ача ала. Баланы хезмәткә күнектергәндә һәм хезмәт итәргә әзерләгәндә аның җәмгыятькә нинди файда китерәчәклеге турында гына түгел, ә хезмәт аның үзенә дә нәрсә бирә алачаклыгы турында уйларга кирәк. |
2 |
Без, тәрбиячеләр, моны яхшы беләбез, шуңа күрә үзебезнең балалар бакчасында моңа бик нык әһәмият бирәбез.Хезмәт эшчәнлеген рациональ оештыру максатыннан, без,группада хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ашханәдә кизү тору өчен алъяпкычлар тектек, курчакларның күлмәкләрен,кирәк-яракларын һәм уенчыкларны юарга кечкенә ләгәннәр алдык. Барлык әйберләр дә махсус урында сакланалар. Балалалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. Хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя. Һәр бала да нәрсәгәдер сәләтле була. Баланың иҗади сәләтләрен, талантын хезмәт эшчәнлеге шартларында гына үстереп була.Танып-белү активлыгы арта барган саен, баланың иҗади эшчәнлеккә әзерлек дәрәҗәсе дә югарырак була.Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен иң элек шартлар тудыру мөһим. Яңа стандарт шартларында әлеге мәсьәләне тормышка ашыру өчен гаять күп төрле методлар, ысуллар һәм технологияләр бар. |
3 | Мин,үзебезнең балалар бакчасында,балаларның иҗади эшчәнлекләрен үстерүнең төрле формалары белән эшлим, мәсәлән, традицион булмаган алымнар белән рәсем ясау. Иң беренче чиратта үземнең алга шартларны өйрәнүне максат итеп куйдым. Алар түбәндәгеләр:
шартлар тудыру;
теләгенә, фикеренә колак салырга өйрәнү;
сәләтләрнең уңышлы үсешендә төп шартларының берсе булуы. Традицион булмаган рәсем ясау аша балаларга белем бирү зур әһәмияткә ия. Бу метод балаларның иҗади үсешен, игътибарын, күзаллауларын, фикерләү сәләтен, кул моторикасын, сөйләм телләрен үстерә, композицияне тоемлый алу хисен камилләштерә, башлаган эшне ахырына кадәр эшләп бетерергә кирәк икәнлеген өйрәтә, хезмәткә уңай караш тәрбияли. |
4 |
Мин, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хезмәт аша иҗади эшчәнлекләрен үстерү өчен, заманча технологияләр дә кулланам – бу проект буенча эшләү. Без, балалар белән бергә, “Тылсымлы тоз” дип аталган проект эшләп чыгардык. Тоз – һәркемгә дә кулай булган материал, экологик куркынычсыз, ә иң мөһиме тоз баланың фантазиясен уята. |
5 |
Бу эштә кирәк булган материаллар һәм җиһазлар: вак яки эре тоз, краскалар су, пумалалар, поднослар, салфетка, төрле төстәге картон кәгазьләре һәм клей. |
6 | Бу Проект өч этапка бүленеп эшләнде. Беренче этап “Бу гаҗәеп ак тоз” дип атала. Максат: Традицион булмаган метод белән таныштыру; тозда төрле кораллар ярдәмендә рәсем ясау күнекмәләрен булдыру; компазицион сәләтләрен үстерү, хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү. |
7 | Бу этапта мин, балаларга, подностагы тозны тигез итеп җәергә булыштым. Балалар бармак яки берәр корал ярдәмендә, үзләренә таныш булган объектларны (түгәрәк, кояш, чәчәк һ.б.) ясап карадылар. |
8 | Икенче этап: “Тозны ябыштыру”. Максат:Балаларның тоз белән эшләү ысуллары турында белемнәрен киңәйтү; тозны клей ярдәмендә ябыштыру ысулларын күрсәтү. |
9 | Икенче этапта су яки клей кулландык. Балалар картон битенә карандаш һәм клей ярдәмендә эскиз ясадылар да клей өстенә тоз сиптеләр. Клей кипкәч артык тозны әкрен генә подноска коеп төшерделәр. |
10 | Өченче этап: “Тозны буяу”. Максат: Балаларда төрле образлар булдыруга мөстәкйль омтылышлар уяту; тозны буяу һәм кирәк булган төс китереп чыгару ысулларын күрсәтү; чиста-пөхтә эшләүне, бер-береңә ярдәм итүне ныгыту. |
11 | Ахыргы этапта килеп чыккан рәсемне төрле төсләргә буядык. Рәсемне алдан буяп куйган тоз белән дә ясау мөмкин. Бу проект эшендә балалар гына түгел, аларның ата-аналары да катнаштылар. Балаларның, ата-аналары белән бергә ясалган эшләреннән, бакчада күргәзмә дә ясадык. |
12 | Бу проект балаларга бик ошый, аның уңышы: балалар үзләренең уңышларына сөенәләр, башкарган эшкә тиешле бәя бирергә өйрәнәләр.
|
13 | Балалар белән эшләү дәверендә мин шуңа ышандым: аларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүне мәктәпкәчә яшьтә үк башларга кирәк. Хезмәт эшчәнлеге аркасында балаларның гомуми үсеш дәрәҗәләре арта, иҗади эшчәнлекләре үсә, кечкенә генә булса да хезмәттәшлек формалары һәм эш ярату, тапшырылган эшкә җаваплы карау кебек сыйфатлар өстенлек ала. |
14 | Алар белән бергәләшеп эшләү, кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, балаларның кечкенә генә уңышларына да сөенү, мактау бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә. |
15 | Игътибарыгыз өчен рәхмәт! |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
из опыта работы проектная деятельность по социально-нравственному воспитанию
Данный материал содержит план работы по проекту, картотеку игр, картотеку ситуаций для обыгрывания, список литературы, которую можно использовать при работе над проектом....
Статья из опыта работы "Проектная деятельность в ДОУ".
Статья раскрывает основные задачи и методы работы по проектной деятельности в детком саду....
Из опыта работы «Проектная деятельность как средство закрепления и расширения знаний детей в экологическом воспитании и образовании»
С самого рождения ребенок является первооткрывателем, исследователем того мира, который его окружает. Для него все впервые: солнце, дождь, страх и радость. Познавательная активность детей дошкольного ...
Из опыта работы «Проектная деятельность, как один из эффективных методов нравственно-патриотического воспитания детей дошкольного возраста»
«Воспитание любви к родному краю, к родной культуре, к родному городу, к родной речи – задача первостепенной важности, и нет необходимости это доказывать. Но как воспитать эту любовь? Она начинае...
Выступление из опыта работы "Проектная деятельность в художественно -эстетическом развитии детей с ОВЗ"
Изучается эффект комплексного воздействия на дошкольника разных специалистов с применением элементов сказкотерапии...
Сообщение из опыта работы "Проектная деятельность как средство формирования коммуникативной компетенции дошкольников"
Сообщение из опыта работы "Проектная деятельность как средство формирования коммуникативной компетенции дошкольников"...
Из опыта работы " Проектная деятельность"
quot;Проект как мотивация к познанию" статья из опыта работы...