выступление
материал на тему

Исмагилова Фарида Фаритовна

Балалар бакчасында этнокультуралы тәрбия.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыкаль үсешен оештыруда этнокультуралы тәрбиянең әһәмияте”

Без яшәгән заман- тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Заманнан артка калмас өчен мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү эшен федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләренә туры килерлек итеп, балаларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләүгә зур игътибар сорала. Заманча белем бирүне үстерү юнәлешенең берсе булып аның этнокультуралы өлкәсен ойрәнү төп бурычыбыз булып тора.

Безнең балалар бакчасында бала үзен чын кеше итеп тойсын өчен, аңарда туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләү эше оешкан төстә алып барыла. Балалар халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән якыннан танышал ар.

Этнокультуралы белем бирү- балалар бакчасына йөрүче балаларны белем бирү программалары нигезендә, әти-әниләр белән берлектә этник культура белән таныштыру.Үсеп килүче буынга туган җиренә игътибарлыкны, халкының рухи байлыгын, телен, гореф-гадәтләрен, үз милләтенең мәдәниятен өйрәтү безнең төп бурычыбыз.

Балалар бакчасында эшләү дәверендә күп төрле программалар белән танышырга, эшләргә туры килде. Берничә ел Зөлфия Гөмәровна Ибрахимова, Гөлнара Рәшитовна Гыйләҗетдинова, Фирдәүс Җәләевна Җәләлетдинова, Әлфия Кәримулловна Гыйбадуллина (авторлар коллективы җитәкчелегендә) төзелгән “ Әйлән –бәйлән” дип аталган методик кулланма ярдәмгә килә.

Без балалар бакчасында балаларның музыкаль уен эшчәнлеген оештырып, милли репертуар нигезендә җырлау күнекмәләрен камилләштерәбез, бию хәрәкәтләрен өйрәнәбез. Шәхси яңару башлангычны үстереп без бакчада балаларга бишек җырлары, такмазалар, җырлы-биюле уеннар, такмаклар өйрәтүне системалы башкарабыз.

Музыка шөгылләрендә балалар Тататарстан республикасында иҗат иткән композиторлар белән танышалар, якташлары белән горурланалар. Алар иҗат иткән җырларны өйрәнеп композитор кичергән кичерешләрне үзләре аша үткәрәләр. Түгәрәктә уйнала торган җырлы- биюләр белән танышалар. Милли киемнәр киеп төрле чараларда катнашалар.  Татар халкы иҗат иткән уеннарны әти-әниләр белән үткәргән чараларда да кулланабыз. Гомүмән әти-әниләр белән берлектә өйрәтелгән, уйналган уеннар, җырлар балаларның күңелендә якты эз калдыра.

Ел дәвамында бакчабызда әти-әниләр белән бергә төрле бәйрәмнәр үткәрелә.Бу бәйрәмгә алар кунак булып кына түгел, ә балалар белән  уеннар уйнап, җыр конкурсларында ярышып, биеп, экиятләр сәхнәләштереп, гаиләләре белән балалар бакчасыннан рухи байлык алып кайтып китәләр.

Өлкәннәр көнендә үткәрелгән чарада балалар әбиләрен кунакка чакырып аларга музыкаль бүләкләрен тапшыралар. Әбиләребез дә оныкларына татар халкы иҗат иткән уеннар өйрәтеп балалар күңеленә милли рух өстиләр. Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, киемнәре белән таныштыралар.

Әниләр көнендә әниләр  балаларны театр өлкәсендә булган талантлары белән шак каттыралар. Балаларын кечкенә чагында  йоклаткан бишек җырларын искә төшереп, конкурслар оештырыла. Әниләре башкарган җырларны тыңлап балалар горурлык хисе кичерәләр.

Әтиләребез дә балалар тәрбияләүдән читтә калмыйлар. Мәсәлән Ватанны саклаучылар көнендә “Әти белән көчле мин” чарасында үзләренең җырга осталыкларын, уеннарда җитезлекләрен күрсәтеп балаларның күңелләрен канатландыралар. Ә инде “Бакча белән саубуллашу” бәйрәмендә кызлары белән биеп аларга карата игътибарлыкларын, ягымлы хисләрен чагылдыралар.

Балаларга белем биргәндә без этнокультуралы тәрбиянең әһәмиятен яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә безнең балалар бакчасы бүгенге көндә, мөһим булган, халык күп еллар буе бөртекләп җыйган акылны, гореф гадәтләрне, саклап, тулыландырып киләчәк буынга тапшыру эшен уңышлы дәвам итә. Этнокультуралы белем бирү гаиләгә, шәһәргә, республикага, иленә, тирә-як табигатенә, халкының мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт, әхлак, рухи байлык формалаштыра. Әгәр дә без баланы туган җирен хөрмәт итәргә, кадерләргә өйрәтсәк, ул аны чыннан да яратыр.

Борынгылар бу турыда  “Үткәнен белмәгән кеше- берни дә белми”- дигәннәр. Балалар зиһененә яшьтән үк аларның халык мәдәниятен йөртүчеләр икәнен җиткереп, халкыбыз йолаларын өйрәтеп тәрбиялик. Аларны милли рухта тәрбияләү, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне үстерү эшен балалар бакчасында без дәвам итик.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на педагогическом совещании "Нетрадиционные формы работы по развитию речи" Тема:"Ознакомление с семьей и родословной детей старшего дошкольного возраста". Выступление на педагогическом совещании "Нетрадиционные формы работы по развитию

Выступление на педагогическом совещании"Нетрадиционные формы работы по развитию речи"  Тема:"Ознакомление с семьей и родословной детей     старшего дошкольного возраста"...

Выступление на педагогическом совете. Тема выступления: «Значение психологического здоровья детей дошкольного возраста в логопедической работе»

Кто такой учитель-логопед? Взаимосвязь психологии с логопедией, психологическое здоровье детей. Используемые методы и приемы в коррекционно-логопедической работе. Значение психологического климата на ...

Выступление на методическом объединении учителей начальных классов. Методы проблемного обучения детей предшкольного возраста. Выступление на методическом объединении учителей начальных классов. Методы проблемного обучения детей предшкольного возрас

С данным материалом я выступала на методическом объединении учителей начальных классов. В нём методы проблемного обучения детей предшкольного возраста. Выступление сопровождается презентацией....

Выступление на муниципальном семинаре «Формирование культурно-гигиенических навыков у детей младшего возраста» (выступление из опыта работы)

Для ребенка, приученного к личной гигиене с раннего возраста, гигиенические процедуры потребность, привычка.Любую гигиеническую процедуру с маленьким ребенком следует проводить аккуратно, осторожно, ч...

Презентация - выступление на заседание РМЦ. Тема выступления "Нетрадиционные формы взаимодействия воспитателя ДОУ и семьи по формированию здорового образа жизни у детей среднего возраста"

Презентация - выступление на заседание РМЦ. Тема выступления "Нетрадиционные формы взаимодействия воспитателя ДОУ и семьи по формированию здорового образа жизни у детей среднего возраста"...

Выступление на районном методическом объединении воспитателей групп раннего возраста. Тема выступления: «Развитие личности ребенка, его успешности и творческого потенциала через проектный метод»

Развитие личности, ее творческой индивидуальности должно лежать в основе современного педагогического процесса. Эффективное решение этой проблемы зависит от содержательных и структурно-...

Тезисы выступлений. Тема выступления: «Система работы по экологическому воспитанию, формы, методы».

Тезисы выступленийТема выступления: «Система работы по экологическому воспитанию, формы, методы»....