Стихотворение "Бала йоклатканда"(бишек җыры)
материал на тему

Гиниятуллина Рязидя Фаруковна

бб

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bala_yoklatkanda_bishek_zhyry.docx12.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бишек җыры.

Әйдә, балам, ят инде

Ял итәрсең-йокласаң.

Татлы булыр йокың да.

Бишек җырын тыңласаң.

Җырларым бик күп минем

Җырлыйм икән кайсысын.

Телим сиңа йокының,

Иң-иң татлы, баллысын.

Йокла,балам,йокла инде,

Күзең йомылып бара.

Матур төшләр күрә-күрә,

Йокла син, газиз балам.

Көне буе уйнап син,

Арыгансың бит, балам,

Син йоклаган арада,

Ял итеп алыр анаң.

Әлли-бәлли,үскәнем,

Вакыт җиткән йокларга.

Йоклый әти-әниең дә,

Әбиең, бабаең да.

Шаяным-син, наяным,

Йокла инде ,күз нурым.

Син бит минем бердәнберем,

Синең өчен бу җырым.

Керпе дә әйткән йомшагым,

Аю да әйткән аппагым.

Булсаң иде син дә минем

Куанычым,шатлыгым.

Йоклый-йоклый, үсәрсең,

Тиздән тәпи китәрсең.

Әтиеңә-әниеңә,

Бәхет бүләк итәрсең.

Бәләкәчем,йокла син,

Син бит минем бергенәм.

Үстерербез, сине ,балам,

Яратып, сөеп кенә.

Менә йоклап та киттең,

Минем нәни колыным.

Тәмам итәм, әкрен генә,

Тылсымлы бишек җырын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

План конспект занятия по рисованию во второй младшей группе по стихотворению Г. Тукая "Бала белән күбәләк"

МАКСАТ: Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, балаларның күбәләк турындагы белемнәрен тирәнәйтү,аларга карата кайгыртучанлык,сак караш тәрбияләү, аны бармаклар ярдәмендә бизәргә күне...

Туган ягым яшел бишек

Это презентация. Можно использовать на занятиях по окружающему миру....

"Онытылмаслык бишек җырлары".

"Биектау хәбәрләре" газетасында чыккан статья....

Сценарий. "Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән син аһәңле бишек җырлары"

Җырлагыз балалар, курчакларны йоклатканда, җырлагыз тәрбияче апалар, балаларны йоклатканда, җырлагыз әниләр, апалар. Онытылмасын бишек җырлары....

Бишек җырлары халкыбыз рухы

халкыбызның милли гадәтләре...