Балалар бакчасында проектлаштыру методикасы
статья на тему

Семинар практикумга чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalar_bakchasynda_proektlashtyru_metodikasy.doc120 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында проектлаштыру  методикасы

Бала туганнан  үскәнче  үзенә-үзе ачыш ясаучы, үзен чолгап алган тирәлектә тикшерүче  булып тора. Аның  өчен һәрбер әйбер дә  яңалык: кояш, яңгыр, курку, шатлык. Бөтенебезгә дә билгеле булганча кечкенә  балаларны “почемучкалар” дип тә әйтәбез.  Бала мөстәкыйль рәвештә генә бөтен сорауларга да җавап  табып бетерә алмый, тәрбиячеләр  ярдәмгә килә.Безнең балалар бакчасында  сораулар, логик фикерлүне үстерү, проблемалы ситуацияләрне модельләштерү, ягъни проблемалы өйрәтү  методы  бик киң кулланыла.

Эзләнү эшчәнлеге. балада шатлану, кызыксыну хисләре уяту белән беррәттән, аның әхлакый, акыл, физик сыйфаталрын да үстерүгә мөмкинлекләр тудыра. Мондый эшчәнлек яңа (инновацион) технолгияләрнең бер төре булган ПРОЕКТ МЕТОДЫ ярдәмендә оештырыла.

Проектлаштыру методының төп максаты булып  баланың ирекле иҗади шәхесен үстерү тора. 

Заманча мәктәпкәчә оешмалар практикасында түбәндәге проект типлары кулланыла:

  1. Иҗади тикшерү  тибы: балалар экспериментлар ясыйлар һәм нәтиҗәне балалар дизайны, газета формаларында  бизәп эшлиләр;
  2. Рольле уеннар тибы; (иҗади уеннар элементы белән, балалар әкият персонажлары образларына керәләр,куелган  проблемаларны үзләренчә чишәләр)
  3. Информацион-практик- ориентлашу тибы: балалар информацияләр җыеп реальләштерәләр, социаль кызыксынуларга яраклашалар (группага дизайн ясау,оформить итү,һ.б.)
  4. Иҗадый тип: (нәтиҗәләрне балалар бәйрәмнәре формасында күрсәтү,мәсәлән. театр атналыгы)

.Проктлар шулай ук  интегральләштерелә.  Бу очракта   алымны куллануның төрләре  бик күп:

  • тулысынча интегральләштерү (экологик тәрбия, матур әдәбият,ИЗО, музыка,физик үсеш)
  • Өлешчә интегральләштерү (матур әдәбият һәм ИЗО эшчәнлеге)

Бер проект нигезендә интегральләштерү. Аның нигезендә нинди дә булса бер   проблема  ята.

.

Прокт бурычлары   төркемнәргә  аерым билгеләнә

Кечкенәләр төркемендә ул-

  • баланың проблемалы уен ситуациясенә керә белүе (педагогның әйдәп бару роле);
  • проблемалы ситуацияләрне чишү өчен актив теләк булдыру;
  • эзләнү эшчәнлегенең башлангычын формалаштыру (практик тәҗрибә);

Зурырак төркемендә ул-

  • эзләнү эшчәнлеген  формалаштыру, интеллектуаль инициатива булдыру;
  • иң элек зурлар ярдәмендә,соңыннан мөстәкыйль рәвештә,  проблемаларны чишү өчен мөмкин булган алымнарны билгели өйрәнүне үстерү;
  • куелган бурычларны чишү һәм төрле вариантларны файдалану   өчен алынган алымнарны куллана өйрәтү;
  • билгеле бер терминнарны куллану теләген үстерү.

Балалар бакчасының проект методына  күчүе түбәндәге этаплар белән тормышка ашырыла:

  • балалар уздырган тәҗрибәләргә  проблемалы ситуацияләрне кертеп шөгыль уздыру;
  • комплекслы блок-тематик шөгыльләр уздыру;
  • интегральләштерү:

-өлешчә

-тулысынча

  • проектлар  методы:

-белем бирү тирәлеген  оештыру формасы;

-иҗади уйлау һәм танып –белү  методын үстерү;

ПРОЕКТКА ХӘЗЕРЛЕК ӨЧЕН ТӘРБИЯЧЕЛӘРНЕҢ ЯКЫНЧА  ПЛАНЫ:

 * балалар белән булган проблемаларны өйрәнү нигезендә   проектның максатын билгеләү;

* максатка ирешү өчен план эшкәртмәсе (тәрбияче планны ата-аналар белән карап чыга);

*Проектның өлешләре буенча специалистлар белән киңәшү;

* План-схема төзү;

*Материаллар туплау;

*План-схемага кертелгән занятиеләр, уеннар, балаларның башка төр  эшчәнлекләрнең эшкәртмәләрен булдыру;

* Өйгә эш өчен мөстәкыйль эшчәнлек биремнәрен  әзерләү;

* Проектны ачык шөгыль аша презинтацияләү;

Проект методының төп этаплары:

1.Максат билгеләү: тәрбияче, бала билгеле бер вакыт аралалыгында үтәрлек итеп, актуаль һәм баланың көченнән килерлек итеп бурыч билгеләргә ярдәм итә.

2. Прект эшкәртмәсе – максатка ирешү өчен эшчәнлек планы:

* ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә (өлкәнннәргәме, тәрбиячегәме);

*информацияне нинди чыганаклардан алырга;

*нинди предметлар кулланырга була (кирәк-яраклар,материаллар);

*максатка  ирешү өчен предметлар белән  эшли өрәнү;

3.Проект үтәлеше –практик өлеш.

4.Йомгаклау фазасы – яңа проектлар өчен бурычлар билгеләү.

Хәзерге вакытта проектлар түбәндәгечә классификацияләнә:

а) катнашучылар составы буенча;

б) максатның куелышы буенча;

в) тематикасы буенча;

г) тормышка ашыру вакыты буенча;

Балалар бакчасында төп эшчәнлек булып уен торганлыктан кечкенәләр төркемендә рольле уеннар һәм иҗади проектлар (“Яраткан уенчыклар”, “Сәламәтлек алфавиты”)  күбрәк кулланыла.

Шулай ук проектларның түбәндәге төрләре дә бик әһәмиятле урын алып тора:

*комплекслы “Театр дөньясы”, “Г.Тукай белән”, “Китап атналыгында”

* группара проектлар :  “Математик күзәтүләр”, “Хайваннар һәм кошлар дөньясы”, “Ел фасыллары”

* иҗади  “Минем дуслар”, “Безнең кхңелле бакчада”, “Яраткан әкиятләр”, “Табигать дөньясында”;

*группа проектлары “Ярату турында әкият”, “Үз-үзеңне танып бел”, “Су асты дөньясы”, “Күңелле  астрономия” һ.б.

*шәхси проектлар (индивидуальные) “Мин һәм минем гаиләм”, “Әбиемнең сандык серләре”, “Әкияти кош”

*эзләнүле проектлар “Суны үлчә”, “Сулыш һәм сәламәтлек”, “Туклану һәм сәламәтлек”.

Вакытлары буенча алар кыска сроклы (1 яки берничә шөгыль), уртача сроклы, һәм озын сроклы  (мәсәлән, Г.Тукай иҗаты –ел буена) булырга мөмкин.

Проект

этаплары

Тәрбияче эшчәнлеге

Балалар эшчәнлеге

1 этап

1.Макчат һәм бурыч  куела. Максат куйганнан соң  проектның төре билгеләнә.

2.уен ситуациясенә алып керә.

3.Бурычны формалаштыра.

1.Проблемага керү.

2.Уен ситуациясендә ахыргача катнашу.

3.Бурычларны кабул итү.

4.Проект бурычларын тулыландыру.

2 этап

4.Бурычларны чишәргә ярдәм итә.

5.Эшчәнлекне планлаштырырга ярдәм итә.

6.Эшчәнлекне оештыра.

5.Балаларны эш төркемнәренә берләштерү.

6.Амплуа (комика) га бүлү.

3 этап

7.Практик ярдәм.

8.Проектны тормышка ашыруга юнәлтә, контрольдә тота.

7.Специфик белемнәрне формалаштыру,белем күнекмәләре булдыру.

4 этап

9.Призентациягә әзерли.

10.Призентация.

8.Эшчәнлек төрен призентациягә әзерләү.

9.Эшчәнлек төрен күрсәтү(призентацияләү)

Бүгенге көндә проеклаштыру методикасы бик актуаль булып тора.Ул балага эксперимент ясап карау, алган белемнәрен гомумиләштерү  мөмкинлеге тудыра, аның иҗади сәләтен һәм аралашу күнекмәләрен үстерергә,мәктәпкә баргач төрле  үзгәрешләргә тиз ияләшергә ярдәм итә.

Проектлаштыру методикасын төзи башлаганчы иң элек тәрбиячеләр белән эш оештырыла.

Монда түбәндәге формаларны кулланырга була:

   Темалар буенча консультацияләр:

 -Проект төрләре һәм аларны үсеш төркемнәренә карап  куллану;

 -Проектлаштыру методы – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белемен үстерү методы”;  һ.б.

         Семинар –практикумнар:

-“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белүдә кызыксынуларын ачыклау”;

- “Белем һәм тәрбия бирү процессында  өстәмә белем бирү өчен перспектив тематик планнар  эшкәртмәсе”;

- “Белем һәм тәрбия процессында өстәмә белем бирү”;

- “Белем бирүдә проектлаштыру методы эшкәртмәләре аша эксперименталь эшчәнлек материалларын гомумиләштерү”; һ.б.

“Без яшәгән дөнья”  исеме астында проектлаштуга  якынча схема.

Программа бүлекләре

Балалар эшчәнлегенең төрләре

Уен эшчәнлеге

Сюжетлы-рольле уеннар “Өй”, “Гаилә”, “Җиһазлар салоны”,

“Өй өчен җиһазлар”.

Әсәрләр буенча драматизацияле уеннар “Шалкан”, “Кызыл калфак”, “Казлар-аккошлар”һ.б.

Өстәл театры уеннары “Минем бүлмәм” һ.б.

Социаль эшчәнлек

Бала хокуклары Конвенциясе турында тематик шөгыльләр.

Бала хокуклары  һәм бурычлары.

Гинеологик агач (узган чор һәм киләчәк өчен)., авылның карта-схемасы (йорт,өй  күренешләре белән ), альбом “Минем кечкенә илем”, йолдызлык буенча туган көннәр. “Сам себе режиссер” –видеосалонында очрашу һ.б.”

Сөйләм һәм аралашу

Балаларның “Галәдә ял көн”,  “Минем якыннарым”, “Бакчада җәй”, “Безнең сәяхәт”, “Без яраткан кошлар, (җәнлекләр)” кебек темаларга  иҗади сөйләмнәре.

 Сүз иҗаты. “Минем гаиләм” (фото, рәсем,шигырь)

Балалар һәм әти-әниләрне әдәби кунакхандә  катнашулары.

Сәламәтлек һәм физик сәламәтлек

Һәр гаилә өчен дә көндәлек режим төзү,иртәнге гимнастика,чыныктыру  күнегүләренә конкурс (гаиләләр арасында).

Әти-әниләр белән экскурсияләр “Табигатьтә бергәләп”.

Гаиләләр арасында спорт ярышлары.

Гаиләләр белән мини-кафелар оештыру. “Минем гаиләнең яраткан ризыгы” темасына призентация, “Гаилә рецеплтлары” –китапчыкһ.б.

Танып – белүне үстерү

Географик күзаллаулар

Классификацияләү (савыт-саба,җиһазлар,көнкүреш техникасы, ризыклар)

“Минем йортым” темасына план-схема төзү. “Безнең авыл”

макетын булдыру.Район картасы белән эшләү.

Табигать

“Яраткан йорт хайваннары”. Гаилә белән  “Бүлмә гөлләре” , “Яшелчә бакчасы” альбомнары төзү.

Грамматик башлангыч

Математика “Гаилә членнарының яше һәм буйлары”, әти-әниләр белән уен “Гаилә бюджеты”.

Гаиләдәге якыннарының исемнәреннән словарь төзү һ.б.

Конструкцияләү

“Минем хыялдагы йортым”, “Бакчадагы йорт”,

мозаикадан гаилә,бакча  темаларына  сюжетлар төзү.

Эстетик үсеш

Матур әдәбият

Гаилә турында табышмаклар һәм әйтемнәр. “Сак-сок ”бәете,

“3 кыз”, “Сестричка Аленушка и братец Иванушка”

әкиятләрен  уку:

Сайланма укулар оештыру , шигырьләр яитлау.

ИЗО һәм дизайн

Рәсемләү: “Минем бакчам”, “Минем гаиләм”, “Гаилә портретлары”, “Минем йортым”, “Минем бүлмәм”, “Яңа бүлмәгә обойлар” һ.б.

Гаилә газетасы чыгару.

Табигать материалларыннан икебана, букет, паннолар ясау.

“Гаилә хоббие” исеме астында күргәзмәләр уздыру.

Театр

Төркемдә яки гаилә белән мини-театрлар кую,балалар белән күңел ачу өчен сценарийлар төзү.Гаиләләр белән театрларда булу һ.б.

Балалар бакчаларында проект эшчәнлеге

Проект методы XX йөз башында Америка педагогы, психологы, фәлсәфәчесе Джон Дьюи (1859 - 1952) тарафыннан уйлап табыла. Аның фикере буенча, белем бирү ул - "балаларның шәхсән кызыксынуларына, максатларына тәңгәл килгән максатчан эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән процесс".

Эзләнү эшчәнлеге. балада шатлану, кызыксыну хисләре уяту белән беррәттән, аның әхлакый, акыл, физик сыйфаталрын да үстерүгә мөмкинлекләр тудыра. Мондый эшчәнлек яңа (инновацион) технолгияләрнең бер төре булган ПРОЕКТ МЕТОДЫ ярдәмендә оештырыла.

Балалар бакчаларында проект методын куллануның төп максаты булып балаларны ирекле иҗади шәхес буларак тәрбияләү тора.

Проект методы куллану аша балаларга үсеш бирү бурычлары:

  • балаларның сәламәтлеген саклау, психологик уңай халәт тудыру;
  • танып белү сәләтен үстерү,
  • иҗади күзаллау сәләтен үстерү;
  • иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
  • аралашу, коммуникатив осталыкларын үстерү.

Проект методын куллануда:

•        тәрбияченең роле: балаларның яшь үзенчәлекләрен исәптә тоту, танып белү процессында балаларның    кызыксыну хисләрен үстерү максатыннан кирәкле шартлар тудыру, бала белән мөнәсәбәтләрне үзара аңлашу, ярдәмләшү нигезендә кору, эзләнү эшчәнлегенә этәргеч бирү ситуациясе булдыру, уен алымнары куллану;

•        балалар роле; проектның актив катнашучысы булу, барлыкка килгән проблемаларны чишү, кыенлыкларны җиңеп чыгу юлларын табу (бу проект методының төп максаты).

Проект планы балалар, ата - аналар белән берлектә төзелә, проект группасы сайлана. Проектны тормышка ашыру аны яклагач кына башлана.

Проектны тормышка ашыру принциплары:

  • системалылык;
  • яшь үзенчәлекләрен исәптә тоту;
  • ел фасылына туры килү;
  • баланың шәхесен хөрмәтләү;
  • бала белән бакчада, гаиләдә үзара аралашу, хезмәттәшлек итү эшчәнлеге оештыру.

Проект методын куллануда күздә тотылырга тиеш таләпләр:

  • беренчедән, проект эшчәлегенең нәтиҗәсе балаларга теоретик һәм приактик яктан үсеш бирүгә юнәлтелгән булырга тиеш;
  • икенчедән, куелган проблема билгеле бер логик эзлеклелектә өйрәнелергә, чишелергә тиеш: проблеманы чишү юлларын табу, гепотезалар тудыру, аларны өйрәнү; һәрьяклап тикшереп эзләнү методларын   сайлау; эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән материалларны җыйнау, анализлау, системалаштыру; нәтиҗәләр ясау,  яңа проблемалар тудыру;
  • өченчедән, проектның эчтәлеге башлангыч этапта планлаштырылган балаларның мөстәкыйль эшчәнлегенә корылырга тиеш;

Проект эше барышында тәрбияче балаларның эзләнү эшчәнлеген оештыручы, аларның һәрьяклы үсешен тәэмин итүче педагог ролен башкара.

Проектның этаплары:

  • максат кую;
  • проектны башкару формаларын эзләү;
  • проект темасы буенча барлык белем һәм тәрбия бирү процессы эчтәлеген эшкәртү;
  • әйләнә- тирә мөхитне оештыру,
  • эзләнү эшчәлегенең юнәлешен билгеләү;
  • балалар, башка педагоглар, ата - аналар белән берлектә иҗади эзләнү һәм практик эшчәнлекне оештыру;
  • проектның өлешләре буенча эш, аларга төзәтмәләр кертү,
  • проектны күмәк рәвештә тормышка ашыру һәм презентацияләү.

Проектны әзерләү буенча тәрбияче эшенең якынча планы.

  • проектның максатын билгеләү;
  • максатка ирешү   планы төзү (тәрбияче, методист ата - аналар белән эш планын һәрьяклап тикшерәләр)
  • проектның тиешле бүлекләрендә катнашу өчен башка белгечләрне җәлеп итү;
  • проектның план - схемасын төзү;
  • материал җыю;
  • план - схемага шөгыльләр, уеннар һәм балаларның башка эшчәлеген кертү;
  • өй эшләре, мөстәкыйль эш өчен биремнәр;
  • проектны презентацияләү, ачык шөгыль күрсәтү.

Балалар бакчаларында кулланыла торган проектлар классификациясе: 1\ катнашучылар составы буенча; 2\ максат буенча; 3\ тема буенча; 4\ тормышка ашыру вакыты буенча.

Проект төрләре:

  • иҗади эзләнү проекты: балалар экспериментлар үткәрә, аннан соң нәтиҗәләр буенча гәзитләр чыгарыла, драматизация уеннары оештырыла һ. б.
  • рольле - уенлы төр  (иҗади уеннар элементлары белән, ул вакытта балалар әкият геройлары роленә керәләр, барлыкка килгән проблемаларны үзләренчә чишеп чыгалар);
  • информацион - практик юнәлешле: балалар мәгълүмат җыя, тромышка ашыра, төрле формада аларны оформить итеп куя (альбомнар, витражлар, дизайн төркемнәре һ.б.)
  • иҗади (нәтиҗәне "Балалар бәйрәме", балалар дизайны, мәсәлән, "Театр атнасы" формасында оештыру)

Проектларның тематикасы һәм эчтәлеге

•        Уенлы проектлар : "Су асты патшалыгына уен - сәяхәт", сюжетлы - рольле уен "Театр", уен "Киләчәк   шәһәре төзибез", "Әкияти кар шәһәре төзү", "Әкиятләр иленә сәяхәт", "Кунаклар каршылау"

  • Иҗади проектлар : кышкы (көзге, язгы) вернисаж, музыкаль әкият, өстәл театры (әкият уйлапчыгару, геройларны, декорацияне   ясау, әти- әниләргә, кечкенәләргә әкият күрсәтү), "Күңелле ярминкә", рәсем итеп ясалган диафильмнар фильмотекасы; "Язгы тамчы" фестивале, "Торт тәмлеме?", "Пластилин дөньясында".
  • Танып   белү,   күзаллау   киңәйтү   проектлары:   "Нәрсә?   Кайда?   Ничек?"   журналы, "Математика иленә сәяхәт", "Минем шәҗәрәм" конкурсы, "Кызыл китап", "Минем шәһәрем", "Кипатларга кем рәсем төшерә?"

Проектларның дэвамлылыгы:

  • кыска вакытлы проект (1 шөгыльдән 1 көнгә кадәр);
  • дәвамлы проект (1 атнадан 3 айга кадәр)

"Минем гаиләм" проекты

Максат: балаларда үз әти - әниләренә, туганнарына карата ярату, хөрмәт итү, үзара аңлашып яшәү

хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

  • балаларны проблемалы ситуациягә кую, әти - әниләре, туганнары турында белемнәрен ачыклау;
  • балалар - әти-әниләр - туганнар арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга юнәлтелгән шартлар тудыру;

-        балаларда үзләре турында кайгыртучы туганнарына карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру; Проектта катнашучылар: балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата- аналар.

Проектны тормышка ашыру юллары.

  1. Фотолар карап чәй өстәле артында гаилә клубы утырышы.
  2. Ата-аналарны анкеталау.
  3. Белмәмеш курчагы ясау.
  4. "Гаилә белән ял итәбез" газите чыгару.
  5. Гаилә турында балалар рәсемнәре конкурсы.
  6. Белмәмеш белән бергә гаилә әгъзалары турында»ңырлар, шигырьләр, матур әдәбият уку.
  7. "Минем гаилә тугърасы" конкурсы, презентациясе.
  8. "Гаилә" уены оештыру (балалар үз әти- әниләре булып күрсәтәләр, Белмәмеш аларның кем булып эшләвен аңларга тиеш).
  9. Саф һавада әби-бабайлар, әти - әниләр|#наган уеннарны оештыру.
  10. "Барыбыз да стартка" спорт бәйрәме үткәрү
  11. Дидактик уеннар: "Дөрес әйт" (туганлыкны билгеләү), "Кем турында сөйләгәнне бел"
  12. Проект тәмамланганда "Безнең гаилә серләре" исемле зур бәйрәм оештыру
  13. Шәҗәрә төзү

Көтелгән нәтиҗәләр.

  1. Балалар үз әти- әниләре, туганнары турында күбрәк белделәр.
  2. Балалар һәм әти- әниләр арасында якынлык барлыкка килде, алар бер - берсенә карата ус^ай мөнәсәбәттә.
  3. Гаилә әгъзалары арасындагы туганлык мөнәсәбәтләрен дөрес итеп әйтергә өйрәнделәр.
  4. Ата - аналарда балалар бакчасы белән үзара мөнәсәбәтләрне дәвам итү теләге барлыкка килде.

  1. "Гаилә" уены оештыру (балалар үз әти- әниләре булып күрсәтәләр, Белмәмеш аларның кем булып эшләвен аңларга тиеш).
  1. Саф һавада әби-бабайлар, әти - әниләр|#наган уеннарны оештыру.
  2. "Барыбыз да стартка" спорт бәйрәме үткәрү
  3. Дидактик уеннар: "Дөрес әйт" (туганлыкны билгеләү), "Кем турында сөйләгәнне бел"

12.        Проект тәмамланганда "Безнең гаилә серләре" исемле зур бәйрәм оештыру

13.        Шәҗәрә төзү

Көтелгән нәтиҗәләр.

  1. Балалар үз әти- әниләре, туганнары турында күбрәк белделәр.
  2. Балалар һәм әти- әниләр арасында якынлык барлыкка килде, алар бер - берсенә карата ус^ай мөнәсәбәттә.
  3. Гаилә әгъзалары арасындагы туганлык мөнәсәбәтләрен дөрес итеп әйтергә өйрәнделәр.
  4. Ата - аналада балалар бакчасы белән үзара мөнәсәбәтләрне дәвам итү теләге барлыкка килде.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Балалар бакчасында адаптация чоры

            БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫБалалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа то...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемнәрендә режим моментлары

Кече яштәге балаларга режим моментлары үткәрү, аларга татар телен өйрәнүгә бик булыша.Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары  үткәрү:1 нче нечкеләр төркемендә 10-15 мин.2 нче нечкеләр ...

Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...