Күңелле бәйрәм
статья (средняя группа) на тему

Мухтарова Чулпан Хамзовна

Статья в газете "Биектау хәбәрләре"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunelle_byrm.docx29.96 КБ

Предварительный просмотр:

Күңелле бәйрәм

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.

Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Март ае – язның уянып кына килә торган чагы. Зәңгәр күктә кояш җылырак, ягымлырак, яктырак карый. Түбәләрдән, өй кыекларыннан тамчылар йөгерешә, тып-тып итеп, сикерә-сикерә тамалар. Сулап туя алмаслык язгы саф һава җанны иркәли, яшәү дәрте өсти. Табигать уяна, табигать белән кеше дә үзенә көч ала. Яңадан-яңа уй-фикерләр белән яши башлый, алга таба яңа планнар кора.

8 Март – ул, эри башлаган кар исен, чәчәкләрнең хуш исен һәм җир йөзендә һәрберебез өчен дә иң кадерле хатын-кыз булган әниләребезгә багышланган ягымлы сүзләр, нәфис хисләрне чагылдырган бәйрәм ул.

МБДОУ Красносельский “Ак Каен” балалар бакчасында март башында барлык төркемнәрдә дә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмнәр оештырылды. Барыбыз да, тырышып, илһамланып әзерләндек. Чөнки балалар бакчасында уздырыласы һәртөрле бәйрәм дә балалар өчен яңа, матур, озак вакытлар истә калырлык вакыйга. Әгәр дә инде бу көн әниләрне котлый торган бәйрәм – 8 Март икән – сабыйлар икеләтә тырышалар.

Безнең “Кояшкай” татар икенче кечкенәләр төркемендә әлеге бәйрәмгә музыка җитәкчесе Бикбаева А.С., тәрбиячеләр Мохтарова Ч.Х., һәм Гыйләҗиева А.Х. гына түгел, ә барлык балалар белән бергә аларның әниләре дә зур тырышлык куеп, костюмнар әзерләп, кызыксынып, бик теләп әзерләнделәр. Чөнки без икенче ел рәттән 8 Март бәйрәмен үзенчәлекле итеп, балалар гына түгел, әниләр дә катнашып, “Иҗат кичәсе” итеп уздырабыз. Әйе шул, безнең төркем балаларының әниләре һәрвакыт зирәк тә, тапкыр да, талантлы да, сәләтле дә булып газиз баларына зур үрнәк булып та торалар.

Менә кичә буласы көн килеп җитте. Чәчкәдәге күбәләкләр кебек киенгән кызлар да, үз-үзләрен җитди тотарга тырышкан малайлар да, балаларның  бераз дулкынланган әниләре дә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, матур итеп биеделәр, татар халык уеннарын уйнадылар.

Бәйрәмне тәрбияче Алсу Хайдаровна  җыр белән башлап җибәрде, аңа кызлар бию белән кушылдылар. Камил һәм  Адель әниләре белән матур бию күрсәттеләр. Артур, Оксана, Дарина һәм башка балалар шигырьләр сөйләп күрсәттеләр. Ә Вероника шигырьне әнисе Настя белән бергә матур итеп башкардылар. Рианабыз әнисе Диләрә белән бик матур җыр җырладылар. Беркем дә бәйрәмнән читтә калмады, һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Балалар үз-үзләрен иркен тоттылар  Бәйрәмнең ахырында, балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне әниләренә биргәч һәм шулай ук һәр катнашучыга рәхмәт хатлары, ә конкурсларда катнашучыларга дипломнар тапшырылганнан соң, барыбыз да, татарча бию көйләренә рәхәтләнеп биедек.

Күңелле җырлар, биюләр, уеннар, балаларга да, зурларга бик ошады. Матур теләкләр теләп, тагын да шундый кичәләрдә очрашырга сүз куешып таралыштык.  “Кояшкай” төркеменең әниләре мөдиребез Энҗе Зиннуровнага, тәрбиячеләргә һәм музыка җитәкчебез Алёна Сергеевнага рәхмәтләрен җиткереп калалар.

 Ч.Х.Мохтарова

        Үз белемеңне күтәрү планы

2018- 2023 уку елы аралыгында профессиональ

белем күтәрү буенча  тәрбияче

Ибрагимова Альбина Рәшит кызының

шәхси иҗади планы

 

 

                                                 2018-2019  уку елы

 "Авторлык дидактик уеннар " муниципаль конкурсына катнашу

Ата- аналар җыелышы, группа бүлмәләре белән таныштыру.

Льготаларга ия булган гаиләләрнең исемлеген булдыру

август

сентябрь

“Көзге фантазия” табигый материаллардан эшләнгән кул эшләренә бәйге  уздыру.

"Өлкәннәр көненә” бәйрәм котлавы әзерләү

октябрь

Ата-аналар җыелышы. Тема: “Ата-аналарны Лего – төзү материаллары белән таныштыру”

Район тәрбиячеләре өчен ачык шөгыль күрсәтү.

“Әниләр көне “ бәйрәме уздыру.

ноябрь

“Яңа ел бәйрәме “уздыру.

Декабрь

“Кышкы бизәкләр “ рәсем конкурсы уздыру.

“Светофор – минем дустым!”рәсем, панно, кул эшләренә конкурс

январь

“Яшел ут”  конкурсына материаллар туплау, папка тутыру.

февраль

“Говорушки!”” түгәрәк эшчәнлеген дәвам итү

февраль

Сайтка белем бирү эшчәнлеге конспектлары урнаштыру, видео- занятиеләр урнаштыру.

“Созвездие-Йолдызлык-2018”конкурсында нәфис сүз чыгышы белән катнашу.

февраль-март

«Г. Тукай – безнең күңелләрдә»  бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан уздыру

апрель

“Ачык дәрес”гәҗитенә мәкалә җибәрү

Район яңалыкларын халыкка җиткерүче “Актаныш FM” радиосына яңалыклар җиткерү

май

“Ачык ишекләр “көне уздыру

май

  “Выпускной”  көне уздыру                                 

май

                                                  2019-2020 уку елы.

Район тәрбиячеләре өчен август конференциясендә доклад уку, презентация күрсәтү.

Белем  күтәрү планнары буенча  эш алып бару

август

сентябрь

Ата-аналар җыелышы үткәрү. Тема: “Сәламәт  яшәү рәвеше”

 Янгын  куркынычсызлыгына карата балалар рәсемнәреннән конкурс оештыру, муниципаль һәм республика этапларында катнашу.

“Ачык дәрес” гәҗитенә мәкалә җибәрү

ноябрь

Сайтлардагы конкурсларга катнашу

ел дәвамында

“Әнием-кадерлем” бәйрәм иртәсе  үткәрү

ноябрь

Ата-аналар белән участокны кар сыннары белән бизәү

декабрь

Районда уздырылган конкурсларда катнашу.

январь

«Сак булыгыз Грипп!» -консультация  әзерләү

Февраль- март

Белем күтәрү буенча оештырылган курсларда катнашу

"Воспитатель года 2018" республика конкурсында катнашу.

Сайтка белем бирү эшчәнлеге конспектлары урнаштыру, видео- занятиеләр урнаштыру.

“Ачык ишекләр “көне уздыру ата-аналарга белем бирү эшчәнлеге күрсәтү

апрель

Мониторинг уздыру, нәтиҗәсен ата-аналарга җиткерү

май

                                     

                                               2020-2021 уку елы.

Туган як табигате белән танышуда яңа технологияләр куллану

сентябрь

    Сайтлардагы конкурсларга катнашу

ел дәвамында

  “Әниләр көне “үткәрү.

октябрь

 "Әни белән бергәләп" ташландык материаллардан ясалган төрле уенчыклар конкурсы оештыру.

ноябрь

 

“Яна ел бәйрәме” уздыру

декабрь

 

"Созвездие-Йолдызлык 2019" конкурсында катнашу.

янв-февраль

“Әтием горурлыгым” фото-конкурс оештыру

февраль

“Әнием-алтыным” бәйрәм иртәсе үткәрү

март

Район тәрбиячеләре өчен доклад уку, презентация күрсәтү.

апрель

“Минем бабам” темасына рәсем конкурсы уздыру

май

                                              2021 -2022уку елы.

 “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга  экологик тәрбия бирү

эшчәнлегендә халык педагогикасы куллану  (эш тәҗрибәсе буенча эшкәртмә).

 Сайтны яңарту, публикацияләр урнаштыру

сентябрь

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә әби-бабайларның роле. “Гаилә традицияләре”ата-аналар җыелешында чыгыш ясау

«Алтын көз» балаларның тематик рәсем күргәзмәсе

октябрь

“ Яссытабанлылыкны кисәтү”

(тәрбиячеләр һәм ата – аналар өчен кулланма )

Район тәрбиячеләре өчен таратма материал  ясау, тәҗрибә уртаклашу.

Такмаклы уеннар ( ширма)

ноябрь

“Яңа ел бәйрәм”иртәсен үткәрү

декабрь

"Созвездие-Йолдызлык 2020" конкурсында катнашу.

ян-февраль

“Әниемә бүләгем”- әниләр көненә багышланган музыкаль- әдәби кичә

март

“Без -косманавтлар ” рәсем бәйгесе  уздыру.

апрель

"Воспитатель года 2019" конкурсында катнашу.

апрель

“Ачык дәрес”газетына мәкалә җибәрү

май

“Ачык ишекләр” көне уздыру

                                             

                                                           2022-2023 уку елы.

 

 “Көзге бакчада хәрәкәтле уеннар” ата-аналарга ширма чыгару

сентябрь

 “Алтын көз”рәсем  панно, кул эшләренә конкурс  уздыру.

   Ата-аналар өчен консультация: “Халык уеннарын онытмыйк”.

 

Район тәрбиячеләре өчен ачык шогыль күрсәтү.

октябрь

 

Районда узган конкурсларда катнашу

ноябрь

   " Хуш киләсең Яңа ел" бәйрәм иртәсе оештыру.

декабрь

     Сайтка даими публикацияләр урнаштыру

январь

    "Созвездие-Йолдызлык -  2021" конкурсында катнашу.

Февр.-март

Ягез әле, егетләр! (Әтиләр белән берлектә)

февраль

“Әниемә –алтыным””- әниләр көненә багышланган музыкаль- әдәби кичә

март

    “Яшел ут” конкурсында катнашу.

апрель

 

 Сайтка белем бирү эшчәнлеге конспектлары урнаштыру, видео- занятиеләр урнаштыру. 

 Г.Тукай туган көненә багышланган шигырь бәйгесендә катнашу

   Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан “Бабам хәтирәләре”- рәсем бәйгесе оештыру.

“Ачык дәрес”газетына мәкалә җибәрү.

Район гәҗитенә, радиога яңалыклар җиткерү.

май

      “Безнең уңышлар”ата-аналар җыелышы уздыру

      Ачык ишекләр” көне уздыру

 

 

 

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Күңелле светофор.

Интегрированное занятие в средней группе....

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Күңелле матеиатика

зурлар төркемендә   балаларның элементар математик  күзаллауларын үстерү буенча  йомгаклау  шөгыле...

Күңелле математика

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыле...

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...